• 26.04 Кариев театры. "Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте". 16.00.
  • 27.04 Кариев театры. Н.Сафинның иҗат эшчәнлегенә 50 ел тулу уңаеннан бинефис-спектакль "Супер кияү". 18.30
  • 28.04-29.04 Кариев театры. Бенефис-спектакль "Мәхәббәт күгәрченнәре" ("Любовь и голуби") Ф.Зиннәтулинаның 50 еллык юбилее.
  • 17.05 Элвин Грей концерты. Казан. Спорт сарае. 19:00
Туган көннәр
  • 26 Апрель Ильяс Халиков
  • 26 Апрель Габдулла Тукай (1886-1913)
  • 26 Апрель Илшат Хәбибуллин
  • 26 Апрель Ләззәт Хәйдәров
  • 26 Апрель Римма Бикмөхәммәтова
  • 27 Апрель Рөстәм Исхакый
  • 27 Апрель Хәлим Җәләл
  • 27 Апрель Зөһрә Сәхәбиева
  • 28 Апрель Рафаэль Ильясов
  • 29 Апрель Йолдыз Нигъмәтуллина
  • Үз хуҗалыгыбызда устерелгән бройлер чеби тушкәләре сатыла 89372817099
  • Перевод текста с русского на татарский и с татарского на русский. Все через интернет. Качественно, недорого. 8 903 318 72 87
  • Арча районында кызыл тәмле бәрәңге сатам. Базда сакланган. Бәясе 20 сум тел 89179251728
  • Умарта оялары сатыла. 89173980249
  • Актаныш. Кайнатмалар (вареньелар) сатам: 3 литры банкасы: алма кайнатмасы 160, чия, груша кайнатмалары 180 сум 3 литры банкасы. Сатулашу мөмкин. 8 903 318 72 87
  • Сүтеп алу шарты белән 5х6 метрлы усак бурадан өй сатыла. Яхшы хәлдә. 80 000сум. тел 89083357408.
  • Продаю VW POLO Sedan.Двигатель 1.6, 105 лс.Пробег 94000. Подогрев передних сидений и лоб стекла.Магнитола, кондиционер.Сигнализация Ширхан 9, автозапуск. Колеса летние на литых дисках. Зимние на машине. Цвет черный.Коробка автомат.Масло менялось в январе 2018 года. 400 тыс. торг. Один хозяин.89172548054
  • Актаныш. Сатам опгс пгс 8987422 7660
  • Казан шәһәре Бертуган Касыймовлар урамы 22/7 йортта (тулай торак) 18 кв.м.лы бүлмә озак вакытка арендага бирелә. Бүлмәдә диван, шкаф, телевизор бар. Кухняда шкаф һәм өстәл һәр бүлмәнең аерым. Коридор чиста, күршеләр тыныч. Бәясе аена 10 мең. Йорт янында медучилище һәм автотранспортный техникум. Шалтыратыгыз 89274406462
  • Плитка ябыштыру. Ванна булмәсе "под ключ". Казан. Тел.89372896918.

 

 

 
Архив
 

               

24.10.2014 Милләт

«Мин марҗа. Мин татарча белмим!»

Республикабызның дәүләт учреждениеләренә йомышың төшә калып, гозереңне татарча җиткергән очракта җавапны үз телеңдә ишетү мөмкин эшме? Бу юлы без шуны сынап карарга булдык.

Пенсия фондының бер бүлекчәсенә шалтыраттым.

– Исәнмесез!
 
– Здравствуйте.
 
– Яңа пенсия законына кагылышлы соравым бар иде минем.
 
– Я вас не понимаю.
 
– Мин дә сезне аңламыйм шул.
 
– Говорите по-русски.
 
Әңгәмәдәшемнең сабырлыгы бетә башлады. Соңгы җөмләләрне канәгатьсезлек белдереп, усалланып әйтә башлады. Ахырдан түзмәде, янәшәсендәге бер кызга эндәште: «Подойди, пожалуйста. Я – ее, она меня не понимает».
 
Трубканы ягымлы тавышлы кыз алып, татарча эндәште. Адресымны сорап, яшәгән урыным буенча кайсы бүлекчәнең якынрак булуын әйтеп, аларның телефон номерын хәбәр итте. Икенче кеше аша булса да, алар мине «ишетте». Тагын бер район бүлекчәсенә шалтыраттым. Трубканы бер ханым алды:
 
– Исәнмесез.
 
– Здравствуйте.
 
– Мин кем белән сөйләшәм?
 
– Мин марҗа. Мин татарча белмим (һәр сүзне иҗекләп-иҗекләп әйтеп чыкты).
 
– Янәшәгездә татарча сөйләшүче кеше юкмы соң?
 
– Мин марҗа. Мин татарча белмим.
 
– Ә мин русча белмим.
 
– Мин марҗа. Мин татарча белмим.
 
«Автоҗавапкайтаргыч» белән борчак пешереп булмыйсын аңлагач, саубуллашырга ашыктым.
 
Берочтан Казан шәһәренең мәшгульлек үзәгенә шалтыратып карарга булдым. Телефонны алган кыз минем белән матур итеп татарча сөйләште һәм мәшгульлек үзәгенең үзем яшәгән райондагы бүлекчәсенә шалтыратырга кушты. Нинди йомыш белән шалтыратырга кирәк икән дип баш ватарга туры килмәде, интернеттан өлкән яшьтәгеләр өчен «Интернет–долголетие» программасы эшли башлаганын укыган идем, күрше әби кызыксынган иде дип, шуның турында сорашасы булдым. Мин сөйләшкән ханым рус кешесе булып чыкты. Кая эләктем, мин кем белән сөйләшәм ише кереш сорауларыма, русча сөйләгез әле, мин аңламыйм, дип җавап кайтарды. Чираттагы соравыма шул әлеге дә баягы «Интернет–долголетие» сүзләре кереп киткәнгә, ә, сезне шул программа кызыксындырамыни дип, аның турында бөтен кирәкле мәгълүматны да җиткерде ул. «Долголетие» сүзенә рәхмәт яусын, мин – русча, ул татарча белмәсәк тә, шул сүз ярдәмендә аңлаштык та куйдык.
 
Транспорт буенча кайнар элемтә операторы да рус кешесе булып, русча сөйләшүгә күчүемне үтенде. Татарча белгән кеше юкмы соң анда дип сорагач, бездә бер генә оператор, диде.
 
Инде ике ай домофоным эшләми иде, берьюлы ике куян койрыгын тотам дип, торак-коммуналь хуҗалыкның дежур диспетчерына шалтыратырга булдым. Домофонымның эшләмәве турында татар телендә җиткердем. Татарчамны аңласа да, минем белән ул русча сөйләште һәм икенче бер номер белән шалтыратырга кушты. Ул әңгәмәдәшем дә татарчаны аңласа да, рус телендә сөйләшүне уңай күрде. Аның каравы мине монда да «ишеттеләр».
 
Булгач булсын инде дип, үзебездән ерак түгел урнашкан бер дәваханәнең дә телефон номерын җыеп карадым. Регистратурадагы ханым мине аңлады, ләкин җавапны рус телендә бирде...
 
Телләр турындагы закон дәүләт учреждениеләрендә үтәлеп бетмәсә дә, дәүләт органнарына юлланган мөрәҗәгатьләргә, татарча язылган хатларга җавапларны татар телендә бирәләр икән. Казан шәһәре башкарма комитеты белән Татарстан Дәүләт Советының хатлар белән эшләү бүлекләренә шалтыратып шуны белдем. Татарстан Дәүләт Советы аппаратының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Илнур Бәдретдинов әйтүенчә, Татарстан Республикасының «Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында»гы законның 5 нче маддәсендә «гражданнарның тәкъдимнәре, гаризалары, шикаятьләренә җаваплар мөрәҗәгать ителгән телдә бирелә» диелгән.
 
– Бездә әлеге закон төгәл үтәлә. Татар телендә язылган хатларга җавапны бары татар телендә генә бирәбез, – диде Илнур Бәдретдинов.
 
Татар телен белмиләр дип зарланырга яратабыз, чынлыкта исә телне яхшы белү безнең үзебездән тора. Телефон аша аралашкан вакытта минем татарча сөйләвемне аңлап та, рус телендә җавап кайтаручылар күп булды. Татар теленең кулланылышта булмавы татар телен белмәүдә түгел, аңа карата хөрмәт булмауда икән ләбаса.
 
Разил Вәлиев, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе:
 
– Татарстанда дәүләт учреждениеләрендә эшләүчеләрнең ике дәүләт телен дә белүләре мәҗбүри дигән закон юк. Әмма, телләр законында телләрне өйрәнүгә кызыксындыру максатыннан, ике телне дә белүчеләргә 15 процентка кадәр өстәмә түләү каралган. Мәгариф һәм мәдәният системасында ул өлешчә үтәлә. Әйтик, мәдәният өлкәсендә ике дәүләт телен белүчеләргә хезмәт хакын алты процентка артыграк түләү каралган. 1992 елда кабул ителгән телләр турындагы законда ике дәүләт телен дә мәҗбүри белергә тиешле һөнәрләр исемлеген булдыру тиешлеге турында аерым маддә бар иде. Хөкүмәткә шул исемлекне төзеп, Дәүләт Советына тапшыру каралган иде.Тик ул эшләнмәде, моны кеше хокукларын бозу дип таптылар. Имештер, ул исемлек расланса,татар телен белмәүчеләр үзләре теләгән һөнәр буенча эшли алмаячаклар. Әлеге аңлашылмаучанлыктан чыгу юлын да таптык без. Тел өйрәтү буенча түләүсез махсус курслар уздырып, аны тәмамлаганда имтихан бирдереп, телне белү турындагы сертификат тапшырырга тәкъдим иттек. Кызганыч, монысына да каршы чыгучылар табылды.
 
Дәүләт учреждениеләренә мөрәҗәгать итүләргә килгәндә, татар телендә бирелгән сорауга сез шул ук телдә җавап алырга хокуклы. Әгәр дә берәр дәүләт оешмасына гозерегезне татар телендә җиткергәнсез икән, җавапны шул ук телдә бирүләрен таләп итә аласыз. Җавап бирмәсәләр, аларны административ җаваплылыкка да тартырга мөмкин, чөнки ул телләр турындагы законны бозу очрагы санала.

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№33 (888795) / 31.10.2014 22:18:57

Кешелэрне татарча сойлэштеру очен аны массакулэмгэ житкерергэ кирэк.Эйтик учереждениедэ утыручы кешегэ коненэ 10 кеше татарча сорау бирсэ ул бераз татарча жавап бируне кирэк дип табар иде.Эгэр 100 кеше татарча сорау бирсэ,ул уйлар иде,булмый болай,татарча ойрэнергэ,татарча жавап кайтарырга дияр иде.Монда татарча сойлэшуне булдыру очен условный рефлекс булдыру бик кирэк.Син татарча кешедэн сора ,белмэсэ психовать итмэ.Тавышлану унай нэтижэ китермэс.

№32 (888180) / 27.10.2014 00:23:24

Балык теле

Яңгыр ява,
Урам тулы күлләр,
Урам тулы күзләр
Һәм телсезләр тәгәрәшә.
Алар белән мин янәшә,
Ләкин түгел бергә.
Мин гомергә
Алар белән булмам,
Ярдәм итсә Ходам.
Яңгыр ява...
Балык теле укытучысы
Кайтып килә,
Көлә-көлә, күлне таптап,
Балыкларын саный
Акрын гына атлап.
Ул безнеке түгел,
Әллә каян укып кайткан,
Сатлык күңел,
Балык телен алып кайткан
Сатып ана телен.
Балык теле,
Шундый җиңел тел ул,
Хәрефләре дә юк, язуы да,
Тарихын да аның беркем белми,
Кирәк түгел артык казыну да,
Кирәк түгел китап язуы да.
Кирәк түгел, берни кирәк түгел...
Ул телне өйрәнсәң
Йокың татлы,
Тыныч шаулы күңел.
Чиләкләрдән чиктән ашып түгел,
Юлларыңа бәхет тулса,
Берни кирәк түгел...
Яңгыр ява,
Ә күлләрдә балык туе бара,
Халык туе кадәр...
Балык теле бездә,
Атасыннан баласына күчә телебезгә,
Бөек телебезгә.
Ят та түгел кебек инде
Бу тел безгә,
Балык булып барабыз бит
Үзебез дә.

Булат Ибраһим

№31 (888179) / 27.10.2014 00:22:39

Г.Тукайның Сәгыйть Сүнчәләйгә 1911 елның 15 ноябрендә язган хаты

Сәгыйть!
Бер кешенең гәзитәдә: «Хөррият! Инсаният! Исламият!» — дип кычкыруы гына аның рухын аңларга җитмәгәнлеге сиңа билгеле инде. Моңар Мөхәммәт ага Карабиков, Сабир әл-Хәсәни кеби зате галиләр үз әфгале илә шәһадәт итәләр. Бу замандагы яурупалылар нәрсә тарихында изге ат калдырса, шуңар түгел, нәрсә әле бүген дә тамак туйдырса, шуңар тотыналар, түгел аерым личностьлар, хәтта бөтен милләтләр шул эш илә генә мәшгульләр. Бу күз алдында.
Сине мин һәр тугърыда садәдил кеше таптым. Мин үзем дә, Казанга килмәс борын: «Гаяз Исхаков ашый-эчәме икән?» — дигән кызык бер шөбһәле фикердә идем. Ләкин Казанга килгәч, бөтен милләтчеләрне күреп, хәлләрен аңладым. Мәгаттәәссеф, алар минем колагыма: «Синең шигырьләр халыкка үтә, фәлән хакка гына саткансың икән, без фәләнне биргән булыр идек», — кеби ачкүзле сүзләре илә мине мыскыллый башладылар. «Киләчәкне тәэмин итәргә кирәк-фәлән», — дип лыгырдадылар. Миңа, һәрвакыт милләт вә миллият фикере белән рухланып, илһамланып торган шагыйрьгә, табигый, ул сүзләр тәхкыйрь иде. Мин нишлим аларның киләчәкләре белән? Минем һәр минутым бөтен дөнья бәһасенә тора. Миңа хәзерге вакыт кадерле. Хәзерем шулай мәгънәле булганда, миңа киләчәкне-миләчәкне уйлау хәрам иде. Аларның киләчәкләре минем шул матур дәкыйкаләремдә дә мөтәрәттәб булса булыр иде.
Ләкин алар миңа тынычлый бирмәделәр: «Син бу язганыңны безгә бир, фәлән нәшир сиңа аз биргән, ул — вөҗдансыз!» Менә шулар мине тәмам ваксыттылар, изделәр... Алар миңа дүрт ел буе «киләчәкне тәэмин!», «кеше»чә тору, киенүне, тагы әллә нәрсәләрне лыгырдадылар. Шул тавышлардан миндә бер колак шаулавы пәйда булды. Башым эшләми, хиссиятем тупасланды; беттем, һавада очкан кошлар шаһы-шаһинәне атып төшерделәр. Җитәр әле.
Язмыйсың, дисең. Ләкин менә шушы хаттан күрәсең бит: мин никадәр үзем белән мәшгуль! Шуңар күрә күп яза алмыйм. Соңгы хатыңда күңелсезлектән зарланасың:
Яшь җаныңны синең яшь хатының
Бер дә генә җуатмыймыни?*
Сәлам вә ихтирам. Г.Тукаев

Зате гали — бөек кеше; монда ирония белән әйталгән.
Әфгале — эшләре.
Садәдил — гади, эчкерсез.
Мәгаттәәссеф — кызганычка каршы.
Тәхкыйрь — хурлау.
Дәкыйкаләремдә мөтәрәттәб — минутларда тәртипкә китерелгән.
Шаһ-шаһин — патшалар патшасы.
*яшь хатының/Бер дә генә җуатмыймыни? — С.Сүнчәләйнең Фәридәгә яңарак кына өйләнгән чагы (беренче хатыны Сәлимә баладан үлгән була).

№30 (888175) / 26.10.2014 23:10:32

Градусниклар чыдый алмас –
Күңелемне ут ашый.
Пациентың булыр идем,
Әй син, шәфкать туташы.

Минем кебек авыруга
Һич тә шелтә әйтмәссең.
Бер карусыз эчәр идем
Мәхәббәт төнәтмәсен.

Сөю хисе сиңа йокса,
Киресенчә, табибәм,
Дәвалар идем җаныңны
Иң назлы сүзләр белән.

№29 (888111) / 26.10.2014 10:11:18

Кытайча сулисен, Мэрьямчик!

№28 (888110) / 26.10.2014 10:06:41

Рэшэ, рэхэт, рэхмэт, рохсэт... Нинди телдэ сойлэшэм инде мин иптэш Равил?

№27 (888107) / 26.10.2014 09:01:23

Равил Һади,сорау кемгә???

№26 (888106) / 26.10.2014 08:56:25

Язуда "Ә мин русча белмим." дип язылган. Гомер буе татарлар "Ә мин урысча белмим." дигән. Соңгы егерме елда безне мәҗбүр итәләр "рус" дип әйтергә.
"р" хәрефенә башланган татар сүзләре юк. Булганнары бөтенесе алынма сүзлзр. Татар халкы урыс халкы белән үз исемнәрен биргән. Татар үзен "татар" ди татар, урыс "татарин" ди. Татар урысны "урыс" дип атый, ә урыс үзен "русский" ди.
Нигә без урысны аның атамасы белән атарга тиеш? Нигә калган халыкларны үзебезчә әйтергә ярый, ә урыс халкын ярамый?

№25 (888095) / 26.10.2014 01:18:13

Берара банкта эшләп алдым. Кредитный отделда. Кешеләргә шалтыраткач, русча сөйләшергә тиешмен, чөнки сөйләшүләр яздырылып бара, аннары тикшерәләр. Кайбер әбиләр-бабайлар, русча аңламыйм, диләр, вата-җимерә сөйләшсәләр дә тоям бит инде. Шунда ук татарчага күчә идем, "Мин бит татарча беләм, апа-абый" дия идем. Шундый шатланалар иде. Мин банктан эштән киткәч тә, кайберәүләр сорап-сорап шалтыраткан.

№24 (888085) / 25.10.2014 20:27:04

МАРҖАНЫ ЯРАТАМ АЛАР МАТУРЛАР ҺӘМ ЧИСТОПЛОТНЫЙЛАР.Мрҗа алыгыз,үкенмәссез !

№23 (888080) / 25.10.2014 19:14:52

Эй,сойлэп утырма эле.Маржалар хазер татарына караганда да татарча ойрэнергэ тырыша.Татар гына борынын чоя(тубэн культуралылары),янэсе болар остеннэр татар мохитеннэн.Эх жегетлэр,ан житми.

№22 (888077) / 25.10.2014 17:19:09

Һи, Америкага баргач урыс сразу үзенең урыслыгын оныта, монда гына герой булып йөриләр алар. Анда үзләре урысча сөйләшсә дә балалары, оныклары бик тиз урыс телен оныта, инглиз телендә генә сөйләшә башлыйлар. Америкага барган татарлар, әрмәннәр, хәтта украиннар да үз телен югалтмаска тырыша, үзара оешып, аралашып яшиләр. Урыслар шунда ук американга әверелә.
Магазинга кергәч бөтенесенә дә татарча эндәшәм, барысы да аңлый, күбесе татарча сөйләшә, ә бу әле Татарстанда да түгел.

№21 (888074) / 25.10.2014 15:44:34

утырасыз инде,янәсе марҗаны татарча сөйләштермәк булалалар. хәзер,көтеп тор.

алар әмрикәдә дә,германда да тел өйрәнмиләр,үзләренчә сукалыйлар. местный халык үрәнә аларча сүләшергә.

монда сүз,татар балаларының татарча сөйләшмәүләре турында булырга тиеш. марҗага нәрсәгә кирәге бар ул татар теленең. көлдермәгез индее...

№20 (888050) / 25.10.2014 13:04:05

Татарча белмэгэн, анламаган татар анламый инде аны. Акыллы татар, татарча эндэшкэн кешегэ соенэ-соенэ жавап бирэ. Жулэр белэн бэхэслэшу-ансызлык.
Минемчэ мондый экспериментларнын кирэге дэ юк.Житмэсэ, алар бит эш урынында. За хулиганство, статья чэчпэп куюлары да бар. Эшлэмэгэн законнарны япь-яшь кызларда талэп иттерудэ, бернинди дэ файда курмим.

№19 (888043) / 25.10.2014 12:18:35

90ынчы елларда без нәрсә югалттык соң әле.

Миңа калса, югалтмадык, ә бәлки дәрес алдык.

Югалтсак та мәнсезлегебезне, куркаклыгыбызны, наданлыгыбызны гына.. югалттык. Һәм ниндидер тәҗрибә алдык.

Мисал өчен, без даимән ялганга ышанабыз һәм ялганга ияләшкәнбез, хәтта ялган астыннан чыгасыбыз да килми икән. Шәхсән, минем өчен бу зур тәҗрибә һәм олы дәрес булды. Ни кызганыч, бу тәҗрибә-дәресне әле бүгенгәчә тулаем үзләштереп бетерә алганым да юк.

Бу дөнья - Җир, күкләр һәм алар арасы - тулаем Аллаһ карамагында, Аның Рәхмәтендә икәне аңлашыла башлады. Иң бөек Тәрбияче һәм Укытучы да бары тик Аллаһ кына икәнлеге дә! Шуннан чыгып, безнең, ягъни милләт буларак татарларның оешуы, телебезнең кулланышка кертелү яки кертелмәү мәсьәләсе дә, димәк, Аның кулында. Әмма дөрес сәбәп кылу безнең бурыч! Дәлил Коръәндә, Аллаһка сыенам:

" 14. Разве ты не видел тех, которые дружат с людьми, на которых разгневался Аллах? Они не относятся ни к вам, ни к ним. Они дают заведомо ложные клятвы.

15. Аллах приготовил для них тяжкие мучения. Воистину, скверно то, что они совершают!

16. Они сделали свои клятвы щитом и сбили других с пути Аллаха. Им уготованы унизительные мучения.

17. Ни имущество, ни дети ничем не помогут им пред Аллахом. Они являются обитателями Огня и пребудут там вечно.

18. В тот день, когда Аллах воскресит их всех, они станут клясться перед Ним, подобно тому, как клянутся перед вами, полагая, что это поможет им. Воистину, они – лжецы.

19. Сатана одолел их и заставил их забыть о поминании Аллаха. Они являются партией сатаны. Воистину, партия сатаны – это потерпевшие убыток.

20. Те, которые враждуют с Аллахом и Его Посланником, окажутся в числе самых униженных.

21. Аллах предписал: «Победу непременно одержим Я и Мои посланники!» Воистину, Аллах – Всесильный, Могущественный.

22. Среди тех, кто верует в Аллаха и в Последний день, ты не найдешь людей, которые любили бы тех, кто враждует с Аллахом и Его Посланником, даже если это будут их отцы, сыновья, братья или родственники. Аллах начертал в их сердцах веру и укрепил их духом от Него. Он введет их в Райские сады, в которых текут реки, и они пребудут там вечно. Аллах доволен ими, и они довольны Им. Они являются партией Аллаха. Воистину, партия Аллаха – это преуспевшие."(58. Әл-Мүҗәдәлә. - Сүз көрәштерү.)

№18 (888024) / 25.10.2014 02:19:40

Мин шулай балалар поликлиникасына шалтыратып татарча сойлэп киткэн бар. Эксперимент ясыйм дип тугел инде, ялгыш. Кызым белэн сойлэшэ-сойлэшэ номер жыйдым, чонки 20нче тапкырында гына элэгеп булды регистратурага. И шулай кыз белэн сойлэшкэн шэпкэ мона да татарча эндэшелгэн. "По русски пожалуйста" ди бу. А че, мин эйтэм, по татарски не говорите чтоли? Нет ди. Ну это ваш недостаток дигэн идем, "манчыды" теге мине. "Сез че? Думаете без монда в игрушки играем? Безнен и так эш куп, с вами тут языки изучать" ди. Тэки татар кызы булып чыкты! Шул бер-ике татарча сузгэ дэ Кунелем булып, хэлдэн килгэнчэ тынычландырдым инде тегене. Йомышымны русча эйттем аннары. Юкса, тотып трубканы куйса тагын 20 минут номер жыеп утырасы була иде... Жинелдем короче.

№17 (888020) / 25.10.2014 01:39:50

№16 дорес эйтэсен.Татар кызы икэне йозендэ ярылып ята,акцент белэн сойли.Татарча бер суз эйтеп кара эле ана,зэнгэрлэнеп чыга.Имеш аны татарча дэшеп кимсетэлэр..Гыйбад..менэ шулар бетерэ дэ инде телне.Югары культуралы кеше узе дэ ,баласы да матур итеп уз телендэ сойлэшэ,хурланмый,киресенчэ горурлана.Менэ мин балаларыма хэрвакыт татарча сойлим.Татарлыгыгыз белэн горурланыгыз дим.Безнен тел бик матур бит.Житмэсэ торле теллэрне анлап була.Аллага шокер бик хормэт итэлэр телебезне,матур сойлэшэлэр.УЗЕБЕзДЭн БашЛЫйК!Хормэт итик телебезне!!!

№16 (888015) / 24.10.2014 23:36:40

Эле анын маржасы тугел,татары да русча жавап бирэ, син татарча сораганга Маржага упкэлисе юк

№15 (888003) / 24.10.2014 20:41:57

Эй, булмас нэрсэлэр белэн хыялланырга яратабыз инде.
20 ел элек эшлэмэгэнне, хэзер нэрсэ эшлэп була сон?

№14 (888000) / 24.10.2014 20:23:18

Сүз тезмәсе була.

№13 (887995) / 24.10.2014 19:57:30

җир участогы - җир кишәрлеге була

№12 (887994) / 24.10.2014 19:55:57

барлык сүзләрне дә тәрҗемә итү кирәкме соң? Программа - рус сүзе түгел, programm - бик күп телләрдә кулланыла. Ниә татар теленә генә тәрҗемә итәргә соң?

№11 (887991) / 24.10.2014 19:20:28

Татар тәрҗемә белән артык мавыга дип язган идем инде.
Кем куша "Колшәрип" авыл исемен зур итеп "Кульшарипово" дип язарга?
Шуның ише татар исемен бозулар бездә бик күп.

№10 (887988) / 24.10.2014 18:15:48

Контроль , син сораганнарны, 5ел буена тел өйрәнгәннәр әйтер дип беләм.

№9 (887987) / 24.10.2014 18:12:19

ТӨЗМӘСЕме, ТӨЗЕЛМӘСЕме, әллә ТЕЗМӘСЕме?

№8 (887986) / 24.10.2014 18:07:50

№1 тапшырулар ТӨЗМӘСЕ була!

№7 (887985) / 24.10.2014 18:07:35

ыхы, монда татарчаны русчага бозып тәрҗемә итү түгел, киресенчә, чит телдән кергән сүзләрне татарчага тәрҗемә итү турында уйланалар.

№6 (887983) / 24.10.2014 17:49:13

*, свадьба плуга - сбан туй була.

№5 (887979) / 24.10.2014 16:22:45

Минемчә татарча участок - биләмә була торгандыр. Мәсәлән, җир участогы - җир биләмәсе.

№4 (887977) / 24.10.2014 16:09:09

Татарстанның барлык сайлау участокларына "Сайлау комиссиясе участогы"дип язылган иде.

№3 (887976) / 24.10.2014 16:07:43

Дилбәр, шәп язма әзерләгәнсең.
Телебезне яклап йөргәнең өчен мең рәхмәт!

№2 (887975) / 24.10.2014 16:03:01

Тапшырулар тәртибе була торгандыр. Сездә нинди фикерләр бар? Саф татарча гына сөйләшер өчен безгә бик күп сүзләрне татарчалаштырырга туры киләчәк. Чыннан да татар телен күбрәк кулланышка кертер өчен дәүләт биналарында хезмәт итүчеләргә татарча мөрәҗәгать итеп, татар телендә җаваплар алырга ирешергә кирәктер.

№1 (887971) / 24.10.2014 15:35:15

файдаланып,(тел белгечләре һаман хәреф хатасына төртеп күрсәтеп кызарталар)

ТАПШЫРУЛАР ПРОГРАММАСЫ дигәнне,саф татарча итеп тәрҗемә итеп бирсәгезче.

иркәгә һәм башкаларга.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments