поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.10.2014 Җәмгыять

Гәбдерәүф туйдыргач, Марат буласы килә - исемеңне алыштыру язмышыңа йогынты ясыймы?

Гомерлеккә дип бирелсә дә, кайчак исемне дә үзгәртергә туры килә. Берәүләр олыгайганда үзләренә яңа исем ала, икенчеләр башка дингә күчү сәбәпле. Ә кемгәдер атлаган саен “Гәбдерәүф” дигәнне кабатлау тәмам туйдыра – аның да калганнар кебек гади генә Марат буласы килә. Соңгы елларда яшьләр арасында исем-фамилия алыштыручылар күбәеп китте. Ни өчен мондый адымга баралар? Исем язмышны да үзгәртәме?

“Авыруны җиңү өчен исемен үзгәрттек” 

Айгөл Харисовага биш  яшь булганда кинәт күз күреме начарая. Аннан сул аягы шешә башлый. Табиблар күпме генә тырышса да, кызның ни сәбәпле авырганын аңламый. “Ул чакларны начар төш кебек кенә искә алам. Алма кебек тупырдап үскән балам күз алдында сула башлады, – ди Айгөлнең әнисе Гөлгенә. – Табиблар башта ревматизм дигән диагноз куйды. Казанда айлар буе дәвалану да нәтиҗә бирмәде. Аннан, яман шеш, диделәр. Бөтен нәсел белән кызыбызны терелтергә алындык. Казан–Мәскәү арасын 9 ел таптадык. Белгечләр төгәл диагноз куя алмады, чөнки кызыбызның авыруы күчеп йөрде. Әле башы авырта, әле ашказанына күчә... Мондый очрак бик сирәк балаларда гына була. Татарстанда нибары 21 бала гына шундый авыру белән интегә дип, безгә иң әйбәт шифаханәләргә юллама бирәләр иде. Бармаган күрәзәчеләр, әбиләр калмады. Күбесе кызның чем кара чәченә күз тиюен әйтте,  берсе: “Ай иҗегенә башланган исемнәр бәхетсезлек китерә, бик сирәкләр генә ул исемне күтәрә ала”, – дип, исемне алмаштырып карарга тәкъдим ясады. Озак кына нейтраль исем эзләдек – Ләйсән дигәненә тукталдык. Мәчеткә барып,  мулладан исем куштырдык. Аннан бөтен документларын алыштырдык”. 
 
Ләйсән “язгы яңгыр” дип тәрҗемә ителсә дә, кеше аурасы өчен бернинди дә йогынты ясамый торган исем икән. Айгөлне Ләйсән дип атый башлагач, хәле күзгә күренеп яхшыра. Яңа исем яңа тормыш алып килә. Табиблар инвалидлыктан төшерергә ашыкмаса да, Ләйсән соңарып булса да мәктәпне тәмамлый, 25 яшендә югары белемле була. 
 
“Лачын буласым килде”
 
Лачын Болгари – илләр яулап тарихка кергән хан да, патша да түгел. Ә XXI гасырда яшәүче, Мәскәүдә туып-үскән татар егетенең исем-фамилиясе. 36 яшенә кадәр аны танышлары Руслан дип йөртә. Әмма берара бу ир-ат тарих белән ныклап кызыксынып, болгарчылык юнәлешен өйрәнә башлый һәм... көннәрдән бер көнне исемен үзгәртеп куя. Аның белән бергә паспортын да, башка документларын да. Хәзер Лачын үзенә элеккечә – Руслан дип эндәшкәннәрен яратмый, ул исемне ишетүгә төзәтмә кертергә ашыга, әти-әнисен дә бу хакта кисәтеп куйган. “Без – болгарлар! Шуңа күрә исемебез дә милли, үзебезгә хас булырга тиеш. Лачын – ирекле һәм көчле кош исеме, Болгари – кайсы милләттән булуымны белдерә, – ди Лачын. – Тиешле исем йөртү, минемчә, борынгы әби-бабаларның атамасын мәңгеләштерә, тарихка, үткәнебезгә ихтирамны күрсәтә. Руслан исеме миңа беркайчан да ошамады, аңа 30 ел эчендә дә ияләшеп бетә алмадым. Үземә гомер буе кеше исеме белән эндәштеләр кебек. Лачынга әйләнгәч, җаным тынычланып калды, яңа исемгә берничә атна дигәндә күнегеп беттем”.
 
Белгечләр фикере

“Республикада елына 2 меңләп кеше исемен алыштыра”

Ольга Захаренко,  ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсендә хокукый, оештыру һәм кадрлар эше бүлеге җитәкчесе:
 
– Ел саен ЗАГС органнарына исем-фамилияләрен үзгәртергә теләп меңләгән кеше килә. Күпчелеге – кала кешеләре. 2013 елда барлыгы 1960 кеше исем-фамилиясен алыштырырга дип гариза язды. Бу башка еллар белән чагыштырганда кимрәк. Әмма 2014 елның 8 ае эчендә 1321 кеше исемен алыштырырга теләк белдерде. Әлбәттә, сәбәпләре төрле: кемнеңдер нәсел фамилиясен югалтасы килми, аерылышкач, кыз фамилияләренә кайтырга теләүчеләр бар. Моннан тыш, исем яки фамилиянең авыр яңгырашлы булуы да безгә килеп гариза язарга мәҗбүр итә. 14 яшьтән бала үз теләге белән исем-фамилиясен алыштыра ала. Тик ата-ана ризалыгы булырга тиеш. Юк икән, бу эш суд карары нигезендә генә башкарыла. Бүген исем алыштыру өчен 1 мең сум түлисе, киләсе елдан ул 1600 сумны тәшкил итәчәк. Исем яки фамилия алыштыру бик мәшәкатьле һәм күп чыгымнар сорый торган эш. Чөнки паспорт белән берлектә барлык башка документларны, хәтта дипломны да алыштырасы булачак. 
 
“Бу адымга үткәнен яратмаучылар бара”

Рамил Гарифуллин, психотерапевт: 
 
– Тикшеренүләр күрсәткәнчә, исем – кешенең психикасы үсешенә, формалашуына йогынты ясый. Ул кешенең “минлеген” формалаштыра. Ягъни, кеше үзен шул исем аша күрә, әйләнә-тирәгә тәкъдим итә. Исем үзгәртү – үз-үзеңне сату була инде. Димәк, кеше үз-үзенә ошамый, ышанмый дигән сүз. Андый вакытта ул үз тормышын үзгәртергә омтылып, иң беренче чиратта, исемен үзгәртә. Үзен ничек бар, шулай кабул итәргә аның ихтыяр көче җитми. 
 
Яңгырашы белән авыр, әйләнә-тирәдә ирония, аңлашылмаучылык тудыра торган исеменнән туеп, башкага алыштыручылар да бар. Тормышларын төптән үзгәртергә теләгән кешеләр дә исемнәрен үзгәртә. Статистика күрсәткәнчә, андыйлар арасында рецидивист, төрмәдә утырып чыгучылар күп. Алар башка исем алып, үткәннәрен онытырга тели. Гомумән, исемен алыштыручылар үзләренең үткәннәрен яратмый, аннан качарга теләүчеләр ул.  
“Ислам бу гамәлне тыймый”
 
Рөстәм хәзрәт Зиннуров: 
 
- Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Бала дөньяга килгәч, ата-аналары аңа матур, мәгънәле исем кушарга тиеш”, – дип әйткән. Шуңа да матур яңгыраган гына түгел, ә мәгънәви яктан да туры килә торган исем бирү – һәр ата-ананың бурычы. Исем үзгәртүгә килгәндә, дин буенча бу гамәл тыелмый. Әмма кушыласы яңа исем мәгънәле, исламга якын булырга тиеш. 
 
Хәзер революция, совет чорында популярлашкан, әмма бернидә аңлатмаган исемнәрне алыштыручылар ешайды. Ленар, Маркс, Мелт, Трактор кебек исемнәрне борынгы, мөселман исемнәренә алыштыралар. Моңа каршы килмибез. Иң мөһиме – яңа атама белән сиңа өйдәгеләр, якын кешеләрең, балалар, күршеләр мөрәҗәгать итсен. Әгәр яңа исем белән эндәшмәсәләр, аны алыштыруның мәгънәсе булмый.
 
“Сыерның гына исемен үзгәртәләр”
 
Илфак Шиһапов, продюсер:
 
– Исемне һәр балага ата-анасы бирә, аны алыштыручыларга уңай карамыйм. Һәр ата-ана баласына исем кушканда, аны төптән уйлап, сайлап кушарга тиеш. Без дә тормыш иптәшем Илсөя белән улыбызга исемне озак эзләдек. Нариман – борынгы иран теленнән тәрҗемә иткәндә “җиңүче” дигәнне аңлата. Хәзерге яшьләргә бала тугач, беренче очракта төрки-татар исемнәренә игътибар итеп, үзебезнең татар исемнәрен кушарга киңәш итәр идем.
 
Исем алмаштырып  кына кеше үзе үзгәрми бит. Сыерлар гына бер хуҗадан икенче хуҗага күчкәндә атама алмаштыралар. Акыл утыртып, җитдиләнгән кешегә исем үзгәртү кирәкмидер, мондый адымга үсмерләр генә барадыр, дип уйлыйм. 
 
Бу кызык!
 
Сталинның чын фамилиясе – Джугашвили, Рус Императоры  Екатерина I – Скавронская, Саддам Хуссейн – Саддам Аль-Тикрити, Анна Ахматова – Анна Горенко, Аркадий Гайдар – Аркадий Голиков, Марк Твен – Сэмюэл Ленгхорн Клеменс, Мать Тереза – Агнес Бояджиу.
 
Факт
 
Казанда туган балалар арасында бу көннәрдә иң популяр исемнәр:
Кәрим, Әмир, Артур, Тимур, Азалия, Әминә, Анна, Арина, Милана, Полина. 
 

Филүзә ХӘМИДУЛЛИНА
Гаилә һәм мәктәп
№ 10 |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»