поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.10.2014 Милләт

Яшьлек - яшьнәп яши торган чак (Удмуртиянең "Иман" татар яшьләр оешмасы турында)

Һәр буынның мәнфәгатьләре, кызыксынулары, максатлары үзгә. Яшьләрне генә алыйк. Уку, һөнәр үзләштерү, үзенә тиң яр табып кавышу, җыр-бию һәм башка өлкәләрдә сәләтләрен үстерү, аны халыкка таныту, гаилә кору, бәби алып кайту, эш урыны табып, һөнәри үсеш алу юнәлешендә үзенә юл сала башлау - боларның барысы да яшьлек чорына туры килә.

Шуңа да иң катлаулы да, күңелле, вакыйгаларга бай булган да вакыт ул - яшьлек.

Удмуртия татар яшьләре турында әйткәндә исә монда туып үскән генә түгел, төрле төбәкләрдән килеп, биредәге уку йортларында укучы, төрле өлкәләрдә хезмәт куючы кызлар-егетләр күз алдына килә. Шушы барлык яшьләрне бергә туплау, аларның уртак кызыксынуларын булдыру, милли юнәлештә файдалы эшләр башкаруга җәлеп итү өчен 1994 елда “Иман” татар яшьләре берлеген оештыру теләге туа. Бу матур тәкъдим белән иҗтимагый үзәге рәисе Мәсгуд Гаратуев чыкса, алга таба бу җаваплы эшне оештыруны Ирек Шәрипов үз өстенә ала. 
 
Ул вакытларны искә төшереп Ирек Шәрипов үзе: “Искиткеч матур вакытлар иде ул - һәр юнәлештә күтәренкелек чоры. Барыбызның да акыллырак буласы килә, баерак, матуррак яшәү турында хыяллана идек. Терәгебез - Мәсгуд Гаратуев кебек һәр эштә төпле киңәшен биреп, ярдәм кулы сузарга әзер торучы өлкәннәр булу, һәркемнең үз һөнәре буенча милләткә хезмәт итү теләге көчле булу эшебезне бик тиз алга җибәрде. Сәләтле, егәрле яшьләр тупланып өлгерде: ул вакытта “Яңарыш” газетасында эшләүче журналист Амур Фәләх, Равил Газизов, Светлана Кайсина, Гөлназ Кәримова, Илшат Мутин... һәр атна саен 30лап кеше җыела идек. Алар белән теләсәң тау күчер! Баштарак Татар иҗтимагый үзәге каршындагы оешма булып эшләсәк, алга таба мөстәкыйль булырга теләдек. Чөнки яшьләр күп, потенциалыбыз зур иде. Үз хисапчыбыз, юристларыбыз бар иде. Биергә өйрәтүчебез, һәр үткәргән чарага җаваплы караучы кызлар-егетләребез җитәрлек булды.
 
Ул вакытта Удмуртиянең яшьләр эше буенча дәүләт комитеты буларак эшләп килгән, рес­публикабыздагы барлык милли яшьләр оешмаларын үзенә туплаган үзәкнең рәисе Владимир Гарнов безгә үз составына керергә тәкъдим итте. Без бик теләп ризалаштык. Яшьләр оешмасын җитәкләгән өчен аз булса да хезмәт хакы түләнә башлады. Үзебез дә төрле чаралар оештырып, чыгымнарны капларлык бераз акча эшли идек. Ни гаҗәп, татар чараларына яшьләр бик күп җыела, заллар шыгрым була торган иде”, - дип искә төшерә.
 
Әйе, әлеге чорның истәлекләре булып сакланган фотоальбомга күз салсаң да, нинди актив, күңелле эш алып барылуын аңларга була. 
 
1995 елда “Иман” татар яшь­ләре берлеге милли көрәш сек­­­ция­сен оештыра. Аны Ижау дәү­ләт авыл хуҗалыгы академиясендә физик культура укытучы Илгиз Маннуров җитәкли. Секциягә йөрүче спортчылар республикада гы­на түгел Россиянең башка төбәк­ләрендә дә ярышларда катнашып мактаулы урыннар яулыйлар.
 
Беренче тапкыр 1990 елда Казан шәһәрендә Дөньякүләм татар яшьләре көне оештырыла. Анда бары тик бердәм, көчле оешмаларның вәкилләре генә катнаша ала. Удмуртия татар яшьләре беренче тапкыр әлеге чарага бару бәхетенә 1995 елда ия була. Бу елны Удмуртиядән 7 кеше катнаша.
 
1996 елда “Иман” татар яшь­лә­ренең Корылтае булып уза. Әле­ге чарада Ирек Шә­ри­пов оешма­ның ике еллык эшчәнлегенә хисап тота. Әлеге Корылтайда ул тагын ике елга “Иман” татар яшьләре берлеге рәисе итеп сайлана.
 
Ул вакытлардан соң бүгенгә кадәр әлеге оешманың җи­тәкчеләре инде берничә тапкыр алышынды.
 
Ирек Шәрипов белән әңгәмә барышында: “Оешманың болай ике ел саен рәисе алышынып тору, сезнеңчә, уңай кү­ренешме?” - дигән сорауны бирдем. Ул: “Мин моны начар дип санамыйм. Дүрт ел яшьләр өчен бик зур вакыт. Яшьлек чорының, минемчә, бер генә бик зур кимчелеге бар - ул бик тиз үтә. “Иман” татар яшьләре 20 ел эчендә бик күп үзгәрешләр кичерде, тулысынча мәдәнияткә генә игътибар биргән чаклары да, дингә кереп киткән еллар да булды. Әмма иң мөһиме: ул бар, ул яшьләргә кирәк, бүгенге көнгә сакланып калган һәм үсеш юнәлешендә. Мин моның белән чиксез горурланам”.
 
Бүген, 20 еллык юбилее алдыннан “Иман” яшьләре нинди уй-те­ләк­ләр белән янып яши, нинди эшләр башкара? Бу сорау­га җавап эзләп, “Иман” татар яшьләре берлегенең чираттагы җыелышына бардым. Биредә миңа таныш булган яшьләр дә бар, яңа кызлар-егетләр дә җитәрлек. Иң мөһиме: алар барысы бербөтен булып оешманың юбилеена әзерләнә. Кемдер фотоальбом ясый. Кемдер узасы чараларны җиһазлау белән мәшгуль. Ә кемнәрдер исә бар иҗади көчен, сәләтен эшкә җигеп программа төзи. Алар бу эшләрне киңәшеп, кат-кат фикер алышып башкара.
 
Җыелышка барып, тагын бер нәрсә турында белдем. Ноябрь аенда “Иман”ның Корылтае була, һәм әлеге җыенда яңа рәис сайланачак. Ринат Фәйзуллин оешма рәисе булып икенче срокка калудан баш тарткан икән. Бу яшьләрнең берникадәр кәефен кырса да, алар зур үҗәтлек белән эш башкара. Алда зур эшләр көтә. Юбилей кысаларында Идел һәм Урал буе округы яшьләрен бергә туплаган әйдәманнар мәктәбе лагерын оештыра икән алар. Бу көнне концерт, төрле милли остаханәләр, тренинглар уздыру күздә тотыла. Бу чараны “Иман” татар яшьләре берлеге УР Милли сәясәт министрлыгы белән бергә әзерли.
 
Соңгы вакытта ”Чәкчәк” бәй­рәмнәре, “Татар кызы” бәйгесе, балалар ял лагерьларын, Хәйрия акцияләре кебек чаралар уздырып, республикабыз татарлары күңеленә юл салган “Иман” татар яшьләре берлегенә сәләтле яшьләр килүен, яңадан-яңа уңышлар телибез.
 
 

 


Элмира НИГЪМӘТҖАН
Яңарыш
№ |
Яңарыш печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»