поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.10.2014 Җәмгыять

Ана капиталы турында 3 сорау

Ана капиталы бетә диләр, бу дөресме? Капиталны түләүле түгәрәкләргә дә кулланырга буламы? Ничә сум һәм нинди сроклар?

Ана капиталы бетә, диләр?

Күптән түгел Россиянең икътисади үсеш  министры ана капиталы программасы балалар санын арттырмый, бәлки аны туктатырга вакыттыр, дигән мөрәҗәгать белән чыккан иде. Шул рәвешле дәүләт бюджетындагы 300 миллиардка якын сумны янда калдырырга була дип анализлаган иде ул. Министрның бу фикереннән соң, ана капиталының киләчәге турындагы имеш-мимешләр тагын да көчәйде. Кыскасы, бу мәсьәләне җитәкчеләр игътибарсыз калдырмаган. Россия премьер-министрының матбугат сәркатибе Наталья Тимакова белдерүенчә, премьер-министр программаны хәзер туктату вакытсыз һәм сәбәпсез дип саный. Һич югы программа 2016 елның ахырына кадәр гамәлдә булачак, ди. Ә аннары нәрсә көтә, бер Ходай белсен. Социаль өлкә ана капиталын саклап калырга тырышса, финанс өлкәсендәгеләр  анализларга, бу мәсьәләдә үзгәрешләр кертергә кирәк дип исәпли бугай.
 
Капиталны түләүле түгәрәкләргә дә кулланырга буламы?
 
Россия Федерациясе хөкүмәте ана капиталын куллану турындагы кагыйдәләргә үзгәрешләр кертте. Акчаны дәүләт аккредитациясе булган мәгариф программалары буенча күрсәтелә торган махсус хезмәтләргә файдаланырга да була. Баланың бакчага йөрүен дә ана капиталы белән түләргә мөмкин. Бу шарт мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе белән төзелгән килешүдә искәртелгән булырга тиеш. Ә менә өстәмә белем алган өчен, шул исәптән түләүле түгәрәкләргә дә ана капиталын кулланып булмый, диделәр Татарстанның Пенсия фондында.
 
Моннан тыш, ана капиталын торак шартларын яхшыртуга, фатир алу өчен алынган кредитны капларга, әнинең булачак пенсиясенә өстәмә рәвешендә кулланырга була.
 
Ничә, кайчан?
 
Россиянең Татарстан буенча Пенсия фондына ана капиталына 165 меңләп гаиләдән гариза кабул ителгән. Ана капиталына ия булу өчен икенче баланың 2016 елның 31 декабренә кадәр туган яки уллыкка (кызлыкка) алынган булуы мөһим. Ана капиталын куллану вакыты исә чикләнмәгән.
 
– Ана капиталы сертификатын алган гаиләләргә аны тиз арада кулланырга ашыкмасыннар иде дип киңәш итәм, ана капиталы суммасы ел саен индексацияләнә. 2007 елда ул 250 мең булса, 2014 елда 430 меңгә кадәр җитте, – ди Татарстан буенча  Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Марсель Имамов.
 
Алдагы елларда сертификат алып, аны кулланмаган булсагыз, быел ул 429 409 сумны тәшкил итә.
 

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»