|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.04.2009 Юмор
ГАМИЛ ӘСХӘДУЛЛА: «МИН – КӨЗГЕ АЛМАГАЧ»Бер минут көлү гомерне биш минутка озайта диләр. Сизми дә калганбыз, үзенең юморы белән безнең гомеребезне озайтучы танылган юморист, “Мунча ташы” эстрада театры җитәкчесе Гамил Әсхәдуллага 50 яшь тулган икән. Иҗат гомерендә дә түгәрәк дата – сәхнәгә чыгуына 30 ел. Узган шимбәдә Гамил Әсхәдулла Казанда, Филармония концертлар залында юбилей кичәсе уздырды, аңа хәтле халыкны ике көн “Мунча ташы” театры кыздырды.
– Гамил абый, иҗат итә башлавыгызга 30 ел тулган. Үзегезнең дә елмаясы түгел, ә кычкырып елыйсы килгән вакытлар буладыр, гел кеше көлдереп йөрү туйдырмыймы?
– Кеше көлдерә башлавыма 29 ел гына әле. Башта музыкант булып йөрдем: гармунда, курайда, кубызда уйнадым. Әмма минем укыр, профессионал музыкант булыр мөмкинлегем юк иде. Без биш малай үстек, белем алам дип әни сыртында утырасым килмәде. Әти гармун алып биргән иде, соңрак эшләп баян алдым. Уйнарга үзем өйрәндем. Бер ел үзешчән музыкант булып йөргәч, кечкенә миниатюраларда уйный-уйный юморга кереп киттем. Яратып эшләгән эш туйдырмый ул. Мин тамашачыны яратам, шуңа күрә сәхнәгә дә һәрвакыт теләп чыгам. Горурланып әйтерлек сыйфатым бар: 30 ел буена мин бер тапкыр да концертка соңга калмадым, авырсам да, бер чыгышымны да калдырмадым. Шулай җигелеп эшләрлек көчне халык үзе бирә. Аннан, без бит республикада бердәнбер шундый театр, шул да көч өстидер. Туганнарыма рәхмәтем чиксез. Артист кеше гел юлда, балаларны тәрбияләргә, тормышны алып барырга ярдәм иттеләр.
– Сез үз театрыгызны республикада бердәнбер дисез. Әле бит Буа сатира театры, “Плагиат клаб” бар. Алар сезгә көндәшме?
– Юк, көндәш түгел. Чөнки алар бүтән юнәлештә эшлиләр, әдәбияттан читтәрәк, юморны бик үк аңлап бетермиләр. Эстрада юморы пычак өстеннән барган шикелле ул: киметсәң дә ярамый, арттырсаң да халык яратмый. Безнең юмор халыкчан. Мин халык арасында йөргәндә, сөйләшеп утырганда, кызык хәлләрне язып алам. Тамашачыларыбыз хатлар яза, шуларны файдаланабыз.
Бер сүзем юк, ул театрлар да булсын. Ашарга ризык күбрәк булса, өстәл артына утыруы күңеллерәк. Сәхнәдә дә сайлап алырлык әйбер булырга тиеш. Татарда юмор болай да аз. Әмма минем “Плагиат клаб” дигәнгә эчем пошты. Дискларын алып карагач, бик эчем пошты, чылтыратып эт итеп сүктем. Анда бит сүгенү, оятсызлык... Җитмәсә, ул урыстан урланган әйбер. Без бит урыстан урламадык, алар бездән урлады. “Кривое зеркало” бездән чәлдерелгән әйбер. Без бит инде моның белән 29 ел шөгыльләнәбез, ә аларда әле ул 10 еллап кына бар.
– Профессионал юмор текстлары язучыларга кытлык бармы?
– Бар. Чөнки алар бөтенләй юк. Мин бердәнбер Фәнис абый Яруллинга рәхмәтле, өч ел рәттән аның әсәрләрен уйнадык. Быелгы программада шигырьләрен дә сөйләдем әле. Мәрхүм Фаил Шәфигуллинның әсәрләре ошый иде. Дөрес, без ул әсәрләргә үзебездән ни булса да өстибез, әмма алар юморның нәрсә икәнен эләктереп алганнар.
– Гамил абый, бүгенге көндә кеше көлдереп йөреп, яшәп, акча эшләп буламы?
– Эшләсәң, була. Әй, ярар әле дип, килде-китте сүз сөйләргә чыгасың икән, юк инде. Чөнки сине карарга эт тә килмәячәк. Шуңа күрә эшчәнлегеңне һаман камилләштерергә, кызуын өстәп, яңартып торырга кирәк. Таксист өйдә ятса, акчасы булмаячак. Сәхнәдә дә нәкъ шулай. Менә, Аллага шөкер, 29 ел хөкүмәттән бер тиен акча алмыйча, театрны яшәтәбез, үзебез дә яшибез.
– Танылган юморист булу өчен нәрсә кирәк?
– Беренчедән, көн кадагында торган хәлләрне эләктереп алырга кирәк. Әгәр син халыкны борчыган берәр әйбердән көләсең икән, йөз процент ата! Юморга бүгенге көнне кыстырырга кирәк. Үзенчәлекле кыяфәт – типаж, имидж да соңгы урында түгел. Артист нәрсәсе беләндер халыкка охшарга тиеш. Уңай энергетика булу мөһим.
– “Мунча ташы”ннан Шәмси Закирның китүе иҗатыгызда сизелдеме?
– Баштагы вакытта сизелде. Мин бит театрның директоры идем, ә режиссура, иҗат аның өстендә иде. Әмма заводта директор китте дип, завод ябылмый бит, бар да үтә. Без дә бергәләшеп ерып чыктык. Хәзер Аллага шөкер инде, эшлибез, халык ярата. Шәмси Закир Түбән Камага килеп, минем юбилей кичәмне уздырып китте.
– Кризис иҗатка тәэсир итмиме?
– Тәэсир итә, әлбәттә. Халык предприятие алып биргән билетка тамашага йөррегә өйрәнгән, үз кесәсенннән чыгарып аласы килми. Ә предприятиеләрнең акчасы юк хәзер. Без билет бәяләрен күтәрмәдек, хәтта бераз киметтек тә. Бәлки шул да тәэсир иткәндер, тамашаларга халык ишелеп килде килүен. Бәлки кризис вакытында алар авырлыкларны онытып, рәхәтләнеп, җиңеләеп китү өчен дә килгәндер.
– Гамил абый, быел сезгә 50 яшь тулды. Үз яшегезгә көлеп карыйсызмы, моңаепмы?
– Ышанып булмый. Җәйге алмагач, көзге алмагач бар. Мин үземне көзге алмагач дип саныйм, чөнки соң өлгердем. Классташлар кызлар белән типтергәндә, мин аларның исен дә белми идем. Егетләр тәмәке тартканда, мин тартмадым, гомумән, тартканым юк. Аракыны да соңрак татыдым. Гомер узган саен зирәклек, тормыш тәҗрибәсе арта. 50 яшь – яшәүгә сөенүнең бер көне дип саныйм.
Гөлнара САБИРОВА |
Иң күп укылган
|