• 26.09 "Көзге моңнар" Казан шәһәр филармониясе концерты. ДК"Отары". 18.00
  • 28.09 «Бәрәңге җанашым» бәйрәме яки БӘРӘҢГЕФЕСТ. Г. Тукай әдәби музее һәм Юнысовлар мәйданы. 13.00-15.00. Керү түләүсез
  • 29.09 "Көзге моңнар" Казан шәһәр филармониясе концерты. ДК"Мирный". 17.00
  • 05.10 Илнар Ялалов. "Табышмак" юбилей концерты. Казан. Филармония. 17.00
  • 08.10 Илһам Шакиров ядкәре. Казан. Филармония. 18.30
  • 10.10 "Көзге моңнар" Казан шәһәр филармониясе концерты. ДК"Осиново". 19.00
  • 11.10 "Көзге моңнар" Казан шәһәр филармониясе концерты. ДК"Юность". 18.30
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 22 Сентябрь Шамил Рәкыйпов (1929-2005)
  • 22 Сентябрь Заһир Бигиев (1870-1902)
  • 22 Сентябрь Марат Гәрәев
  • 22 Сентябрь Вероника Кузнецова
  • 22 Сентябрь Мансур Мортазин
  • 22 Сентябрь Алия Исрафилова
  • 23 Сентябрь Булат Җиһаншин
  • 23 Сентябрь Илдар Сөләйманов
  • 24 Сентябрь Тимерҗан Кәлимуллин
  • 24 Сентябрь Вадим Усманов (1946-2014)
  • Ике татар кызы гостинка/студия эзли до 13 тыс. Даурская, м. Горки якларында. Только собственники! 89196455297- ватс ап
  • Бодай сатыла. 9 сумнан. Тел. 89270861527. Актаныш
  • Актанышта Мутина урамында кирпич йорт сатыла .89600697344
  • Актанышта арпа сатыла 89870627119
  • Сарыклар, суеп итләтә дә сатыла. Актаныш. т89063315104
  • Продаем пшеницу ( яровая). Тел. 8 909 307-07-38 Раиса. С.Федоровское, по цене договоримся, звоните! Есть доставка
  • Ямашев урамында 2 булмэле фатир озак вакытка гаилэгэ арендага бирелэ. Фатирда яшэр очен мебель бар. Собственник.89655846630
  • Тэртипле,начар гадэтлэре булмаган 1 кызга 2 булмэле фатирнын 1 булмэсен вакытлыча яшэп торырга бирэм, ДК Химиков куршесендэ 89272469637 шалтыратыгыз
  • 1 октябрьдән Актаныш технология техникумы базасында 1С программасына укыту башлана. Курс үткәннән соң, квалификация күтәрү турында таныклык тапшырылачак. Дәресләр атнага 2 тапкыр: сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 17.00-19.00 сәгатькә кадәр үтәчәк, 6 ай дәвам итәчәк. Бәясе 12 000 сум (бүлеп түләү мөмкинлеге бар) Урыннар чикле. Белешмәләр өчен телефон: 89061225615
  • Бер булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ.ПОРТ,РКБ,ДРКБ янында.Собственник 89053772306.

 

 

 
Архив
 

21.10.2014 Авыл

Күзгә төтен җибәрү

Өстәгеләр җае чыккан саен авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәменең арта баруы турында искә төшереп үтәргә тырыша. Эшкәртелә торган җир мәйданына яки сатылган сөт күләменә карап субсидия, техника яки нәселле терлеккә дотация бирү, банктан кредит алсаң, процент ставкаларын кайтару һ.б...

Эре инвесторларга гына түгел, крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыкларга да дәү­ләт ярдәме артканнан-арта, диләр. Авыл хуҗалыгын үс­терү буенча кабул ителгән утыздан артык дәүләт программасына йөзләгән миллиард сум акча бирелүен дә исәпкә алганда, авылда продукция җитештерүчеләр өс­тенә көн саен, сәгать саен акча яңгыры ява икән дип уйларга гына кала. Тик менә хуҗалыкларда булганда мондый күләмдәге дәүләт ярдәме күпләрнең төшенә дә кер­мәвенә инанасың. Авыл ху­җалыгына тиешле акча кая китә икән соң, дигән урынлы сорау туа.

Язга дигәнең көзгә кала
 
Авыл хуҗалыгында продукция җитештерүчеләрнең дәүләт ярдәменә өметләре элек тә әллә ни зур түгел иде. Бүген дә хуҗалык җитәк­че­ләре, төп игътибарны җи­тештерелгән продукциягә тиешле бәя булмавына юнәл­тәсе иде дигән фикерне алга сөрә. Әйтик, ел буена күз текәп көткән ашлыкка бүген бәяләр шактый түбән. Арыш­ның 1 килограммын 2 сум 50 тиеннән алмакчылар. Дәүләт заказы булмагач, арадашчылар азына. Ит, сөт, яшелчә һәм башка төр продукцияләр белән дә шундый ук хәл. Нә­тиҗәдә күп хуҗалыклар яңа техника һәм техноло­гияләр кертү, җитештерүне арттыру турында түгел, ә ничек итеп очны-очка ялгап бару турында кайгыртырга мәҗ­бүр.
 
Ә дәүләт ярдәме? Якынча исәпләүләр аның күләме элекке елларда шактый артыг­рак булуын күрсәтә. Әйтик, элек ягулык, минераль ашлама, орлык яки башка кирәк-яраклар сатып ал­саң, дәүләт чыгым­нар­ның шак­тый өле­шен хуҗа­лыкка аерым-ае­рым кайтарган. Яр­дәм күләме гектарга 3000 сум чамасы бул­ган. Хәзер исә дәүләт ярдәме бары эшкәртелгән җир өчен калдырылгач, бу сумма гектарга 300 сумнан артмый. Күргәне­без­чә, аерма хуҗалык файдасына түгел. Чагыштыру өчен: Бөтен­дөнья Сәүдә Оешмасына кер­гән илләрдә 1 гектар сөрү җи­ренә бирелгән дәүләт ярдәме 350 евро, ягъни бездәгедән шактый артык.
 
Әмма ярдәмнең бу ка­дә­ресе дә хуҗалыкка барып җи­тәме-юкмы, билгесез. Ни өчен дигәндә, дәүләт ярдәме бары тик яхшы күрсәткечләр белән эшләүчеләргә генә тиеш. Ә андый хуҗалыклар юк дип әй­тер­лек дәрәҗәдә аз. Шуңа дәү­ләт ярдәменә өмет итү, бигрәк тә крестьян-фер­мер һәм шәх­си хуҗалык­лар өчен, зур сорау астында кала бирә.
 
Ярый, ниндидер могҗиза белән дәүләт ярдәме хуҗа­лыкка тиеш дип табылды, ди. Әмма ул акча хуҗалыкка вакытында барып җитәчәк ди­гән сүз түгел әле. Язгы чәчүгә тиешле ярдәм көзге кыр эш­ләре башланганчы алынса да, рәхмәт әйтәсе генә кала.
 
Качышлы уйнау кирәк түгел
 
Авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәменең иң зур өлеше банк­лардан алынган кредит бурычларын кайтаруга юнәл­дерелә. Татарстанда да бу сум­ма миллиардларча сум бе­лән исәпләнә. Ил буенча исә авыл хуҗалыгының банк­лар­га бурычы берничә трил­лион сумнан арта, диләр. Кыс­касы, авыл хуҗалыгында берничә ел буена бернинди чыгымнарсыз продукция җи­теш­тереп сатсаң да, әлеге бурычлардан котылырлык тү­гел.
 
Иң аянычы, зур процентлар белән алынган мондый кредитлар авыл хуҗалыгына бернинди җиңеллек алып килми. Киресенчә, ничәдер еллар элек дөньяның әллә кайсы почмагыннан берсен-берсен әллә ничәшәр йөз меңгә алып кайткан нәселле сыерлар кайсы безнең та­бигатькә, кайсы тәрбиягә ярак­лаша алмый җан тәслим кылды. Хәзер инде нәселле сыер да, акча да юк.
 
Бары тик банкларга бурыч кына калды
 
Әйтергә кирәк, банклардан алынган ул кредитлар да җиңел генә эшләнгән эш булмагандыр. Моның өчен тонналаган кәгазь язылган, экспертлар, белгечләр, җаваплы җитәкчеләр тарафыннан имзаланган. Тик менә аларның берсе генә дә үз имзасы өчен җавап биргән юк. Бусы – бер. Икенчесе – әлеге хәлләрдән тиешле сабак алынганмы? Юктыр. Шуңа охшаш хәлләр­нең әле дә кабатланып торуын күздә тотып әйтүем. Банклардан кредит алыр өчен бүген дә меңләгән төрле кәгазь языла, бизнес-планнар эш­ләнә. Кемгә кирәк икән алар? Ягъни күпертелгән күр­сәт­кечләр, кабартылган саннар? Безнең илдә авыл хуҗа­лыгында киләсе елда нинди бәя буласын бер Ходай гына белә бит югыйсә. Россиядә җитештерүче белән банклар арасындагы мондый “качышлы” уйнауга чик куярга күп­тән вакыттыр бит инде. Югый­сә авыл хуҗалыгын тор­ган саен күбрәк бурычка батыру банкларның үзләренә дә, иртәме-соңмы, “мөгезе” бе­лән кирегә әйләнеп басарга мөмкин. Дәүләт ярдәме дә банкларны баету сәясәтеннән баш тартмаса, киләчәктә авыл хуҗалыгы бу кадәрле бурыч сазлыгыннан чыга алмаячак.
 
Авыл хуҗалыгында әлегә әзме-күпме отышлы продукция булып сөт җитештерү тармагы калып бара. Бүген хәл аеруча өметле. Ни генә дисәк тә, сыерларның баш санын ки­метмәгән хуҗалыклар алдан күрүчәнрәк булып чыкты. Әмма авызы бер пешкән авыл кешесенең киләчәктә салкын суны да өреп кабачагын онытырга ярамый. Сөткә бәяләр белән уйнауны әйтүем. Бүген Татарстанда да сөт кабул итү бәяләре төрле хуҗалыкларда төрлечә. Биг­рәк тә шәхси хуҗа­лыкларда аерма нык си­зелә. Җәйге чорда сөт бәя­ләрендәге аерма 4-5 сумга җиткән авыллар бар. Бу кадә­ресе инде муниципаль район һәм авыл җир­леге башлыкла­рының эш­чән­леген­нән дә тора. Гомумән алганда, авылның киләчәге фермер һәм шәхси хуҗа­лыкларга нык бәйле. Ит­кә, сөткә тиешле бәя­ләр булганда, авылда мал-туар асрарга өндәп йөрисе дә юк. Әйтик, сөтнең килограммын 25 сумнан ишегалдыннан килеп алып китсәләр, акчасы озакка сузылмый гына бирел­сә, авылда сыер асраучылар саны бермә-бер артыр иде.
Бүген исә авыл хуҗа­лыгына яңача эшләр өчен тарихи мөмкинлек ачыла. Чит илләрнең эмбарго дигән булып, Россиягә азык-төлек кертүне чикләү турындагы карары үзебезнең җитеш­терү­че өчен яңа мөмкин­лекләр ача. Элеккеге чордагы кебек чит илләрдән елына 45 миллиард долларлык азык-төлек сатып алганчы, акча үзебездә калса, күпкә яхшырак булыр иде.

Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ 153 | 21.10.2014
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

№28 (889660) / 09.11.2014 18:06:17

Молодец, бөрчә!!! Булышуыңның әҗере савап булып кайтыр үзеңә, Аллаһы насип итсә.

№27 (889659) / 09.11.2014 17:55:31

дөресе, син дә безнең белән бер юлда йөргәнгә ошаган. Бу әйберне авылда иң беренче былып миңа җырып чыгарга насыйп булды. Калганнарга җиңелгәрәк туры килде. "Кайсы кыягазны ничегрәк тутырырга, ничек җайларга?"- кебек сораулар белән авылдашлар гына түгел, ярты райун килде. Компта бүгенге көндә дә ул әйберләр саклана... Бәлки берәр вакыт кирәге чыгар...

№26 (888706) / 31.10.2014 18:33:48

Җирне бирерләр сиңа алай җиңел генә. Тиешле пай җирен алыр өчен генә дә күпме ишек төбе таптарга туры килде. Моны йөреп чыгып булмый икән дип ташладым. Ярты елдан тагын тотындым,ниләр генә кыланмыйлар анда утыручылар язып бетергесез. Ул районда утыручылар акчаны килгән кешегә уңай эш эшләгән өчен түгел, сине юк бар сәбәп, табып кабат,кабат кире борып чыгарганы өчен х/х ала дигән уй туа.

№25 (888635) / 31.10.2014 08:18:05

әй, мин авыл хуҗалыгыннан ерак түгел, дөресрәге бакча хуҗалыгыннан. Помидорны теплицада да, тышта да үстерәм. Теплица миңа күбрәк рассада үстерү өчен кирәк. Кыяр, борыч, баклаҗан, арбуз рассадаларын шунда үстерәм. Кар эреп-бетәр бетмәс тышка редиска чәчәм. аны йолыккач урынына помидор рассадасы утыртам. Суган артыннан бәрәңге утырканым юк, анысы кеше сөйләгәне буенча.

№24 (888634) / 31.10.2014 07:50:40

җонлы төртке - *!
кеше ышанмаслыкны чын булса да сөйләмә!
рәсәйдә җир җитәрлек,суган артыннын бәрәнге утыртканнарын күргәнем юк Татарстанда. Үзбәктә булса гына.
ридистән суң памидор?!
помидор - типлицада! Ридис тә рәдем үсә.

памидор-кыяр сабан туена өлгереп җитә. ашый башлыйбыз. суганы да урыслар бәйрәменә өлгертәбез. эшлибез яшибез. Аллахе саулык,исәнлек бирсен.

нәрсәнедер озааккааа арендага алган кеше,бик үк чут белеүче түгел дип уйлыйм. җирне тем более. санап кара. хуҗас,җир буш ятмасын дип, бушка арендага бирсә әле куда ни ышло...

син а\х нан еракта икәнсеең...

№23 (888632) / 31.10.2014 07:18:07

Җирне арендага алып эшкәртерлек тырыш кеше бармы соң әле ул. Әнә Голландияда диңгез төбен киптереп, эшкәртеп бик зур уңышлар алалар. Бездә җирнең кадере юк, тиешенчә ашласаң, эшкәртсәң җирдән дә файда алырга була. Хәтта бер сезонда ике тапкыр уңыш алырга мөмкин. Мин мәсәлән иртә язда башта редиска чәчәм, аннан соң шул урынга помидор утыртам. Кайбер кеше суганны җыйгач аның урынына бәрәңге утырта. Ипилек-сөтлек булса да доход керә.

№22 (888604) / 30.10.2014 20:45:12

ӘЛЕ АВЫЛДАШЛАРНЫ ДА АШТАБЫЗ. Ә.алар. Капчык ярым бәрәнге,30 чиләктән һәм 7-8 күкәй,күчтәнәчкә. БЕТӘКӘННӘР СЕЗ.

№21 (888597) / 30.10.2014 20:28:55

Пенсиябез җитәрлек
Алабыз да туздырабыз
Бәрәнгесен,Итен
Базарлар дан сайлап
Сатулашмый алабыз
Авылдашлар килеп чыкса
Аларны да сыйлыйбыз
Күчтәнәчтә бирәбез
Үзләреннән берни дә
Өмет итмибез(хе-хе-хе)
Рәхәтләнеп йокласыннар
Курыкмаенча ятсыннар
Килеп чыгулары бар дип
Тәрәзәләрен ябсыннар
Ишекләренә йозак салып
Өйдән чыгып качсынлар
Янгыр яамаган имеш
БӘрәнге уңмаган имеш
30 сутый җирләреннән
Капчык ярым бәрәнге
Мич башын да йоклап ятып
Бәрәнгене саныйлар
30 чиләк чәчүлекне
Базга салып аттылар
Кеше-кара белмәсен дип
Палас белән яптылар.
Киләләр дә карый лар
Тәрәзә ярыгыннан
Капкага келә элеп
Өйдән чыгып элдергән
Бер кеше дә кермәсен
КУнак-чулак йөрмәсен
Азык-төлек уңдымы дип
Бездән сорап йөрмәсен

№20 (888595) / 30.10.2014 20:27:18

егылып үләсез бит. Бетәшкәннәр.

№19 (888594) / 30.10.2014 20:26:05

КАПЧЫК ЯРЫМ БӘРӘНГЕ И ЯРТЫ КИЛО ПРЯННИК. УКЫМАДЫГЫЗ МЫ ӘЛЛӘ ?

№18 (888593) / 30.10.2014 20:23:20

тиздэн, узенэ дэ шул суз!
Кайтып аша, диярбез.

№17 (888591) / 30.10.2014 20:14:18

НИнди акча ди ул колхозларга.СССР вакытын да кем акча бирде сезгә.БИРЕРГӘ ДӘ ТИЕШ ТҮГЕ.Колхозларга меңләгән гекакр җир бирелгән,шул җирне дөрес кулланып уҢыш җыеп алыгыз-ялкаулар, да шул ук хөкүмәткә сатып бирегез. АКчалы да,эшле дә булырсыз. Җир дә бир акча да бир.СЕз азгыннар икәнсез-оятсыз азгыннар.Сезгә акча биргәнче,шул акчага готовый уңышны УКраинадан очсызрак бәягә сатып алырга була.ПУТИН ШУЛАЙ ЭШЛИ ДӘ. Колхоз җирләрен кемгә дә булса арендага бирергә кирәк,тырыш кешегә причу почти песплатно.Ә сез ялкулар,авыл ялкаулары,шул кешедән сатып алыгыз,саламына хәтле бииик кыйммәт бәягә. Белерсез аннары,күпме керзсен һәм күпрме чыгасын. НИ КОПЕЙКИ ВАМ ,лодырям. ТОЧКА.

№16 (888590) / 30.10.2014 20:11:09

Әйтәм җирле, хәзерге сыерлар, коры сөтне күп бирәләр-ОН ашатканга икән!!!

№15 (888586) / 30.10.2014 19:31:18

бөрчә, сыер ашый инде ул, күпме бирсәң дә отказат итми, печәне ярый инде, көн саен 5 кило он ашаткач, ул сыерның ни файдасы кала? Магазиннан сөт сатып алсаң, очсызгарак төшә. Элекке заманда бер дә он ашатмаганнар, сыерлары барыбер сөт биргән.

№14 (888583) / 30.10.2014 19:21:56

Бөрчә аяй бигрәк күп тондырасың сыерларыңа. Мин син язганның яртысын гына ашатам, бары шул 6-8 л ны бирәләр.Саламын гына бүле бирәм, синең кебек ашатсаң бер сыерны бел ел асырар өчен 1 үгезне суеп сатырга кирәк бит.

№13 (888415) / 28.10.2014 20:48:52

юк! "телең бәйләнә". хәрефләрең сикерә. җемләләрең танцуют...

№12 (888407) / 28.10.2014 20:25:52

Нишләп бирмәсеннәр сүбси, бирәләр! Әле берничә көн элек кенә, хатын икенче яртыеллыкка уапчык тутырып, бер савым сыерына 2000!!!!!!!! сум сүбси алып кайттыб Бу 200 кило фураҗ дигән сүз. бер көнгә бер кило 06 грамм ! Әгәр бер сыерга көненә 30 кило коры печән, 12 кило сусыл азык (чөгендер, бәрәңге яки кабак) 5 кило он тиеш икән (минимал 6-8 литр сөт биреп, җан асырап кыш чыгу өчен шулай кирәк) әкәмәт көп ярдәм төгелме соң?

№11 (888319) / 28.10.2014 09:00:28

Камил СӘГЪДӘТШИН- тагын бер УГОДИСТ!!!
Бугенгесе кондэ югарыда утыручылар хор белэн узебездэ житештерелгэнне,житештеручелэрне мактарга дучар ителделэр.
Мэглум сэбэплэр аркасында мона кадэр кирэге шулкадэр генэ булган авыл халкы (авыл хужалыгы хезмэткэрлэре генэ тугел, э имыннны авыл халкы) алгы планга килеп басты. Азмы-купме авыл хужалыгы продукциясе житештеручелэр турында язу модно, эгэр дэ инде аларнын мэнэфэгатлэрен дэ кайгыртып жибэрэсен икэн, монысы ващщи круто...
Камил СӘГЪДӘТШИНнын тегеннэн-моннан йолкып информация жыеп язылган статьясы шуна бер мисал.
Ни очен:
- дотациягэ акча да бирелмэгэч,ярминкэлэрдэ продукцияне билгелэнгэн тубэн бэядэн саттыралар?
- безнен алда баручы Татарстанда остэ язылганнарнын тискэре якларын кимету очен нинди чаралар курелэ?
- ФЦП "Соц.развитие села" программасы буенча районнарда буленгэн акчалар беренче чиратта кемнэр кулына элэгэ? Ул субсидиянен бер олешен булса да алу очен кеше ничэ ел мохтаж булып чиратта торырга тиеш? (Шэхэр жирендэ шэхэр хэерчелэренэ 5 елдан сон соц.ипотека буенча торак бирергэ дигэн закон бар).
Ягез эле. кайгыртучыларыбыз безнен, менэ шушы хэм калган сорауларга жавап бирсэгез иде...

№10 (887899) / 23.10.2014 20:09:41

УТОПИСТ — (от сл. утопия). Человек, строящий неисполнимые планы, мечтающий об общем усовершенствовании, общем благе и счастье.

№9 (887888) / 23.10.2014 18:39:10

Камил СӘГЪДӘТШИН- тагын бер УТОПИСТ!!!

№8 (887849) / 23.10.2014 09:19:49

чын татарга. Безнең заманында нәселле атлары, авыр йөк атлары, дуңгызчылык, ит сөт җитештерү буенча Мәскәүгә кадәр танылган колхозыбызда бүгенге көндә бер мал калмады. Тораклар җимерелеп таралып бетте. 2006-2014 еллар арасында. БЕР НИЧӘ гаилә бу чорда колхозга чыгып бер эш эшләп карамаган балаларын төрле шәһәрләребездә квартирлы, машиналы, эшле итеп калдырдылар. Безнең ише авылда калганнар әле дә өметләнә. курка- курка кфх ачалар, җир алалар. Шәһәрдә халык күп, ашамый тормый, итенә дә, сөтенә дә кадер булыр бетермик, тырышыйк, киләсе елга, аннан киләсе елга барысы да әйбәтләнер дия-дия упкынга, юклыкка,бушлыкка чумалар.

№7 (887778) / 22.10.2014 14:56:02

дөресе,

синең кебек кибәккә алданучылар күбрәк булган саен А\Х башлыклары бюдҗеттан күбрәк "инвестиция"ләр кертәләр,күбрәк субсидия,төрледән төрле программалар ясап дәүләт акчасын юу чарасын күрәләр.Ул, малый фермерский хозяйстволар дисеңме,малый перерабатываюший предприятиеләр дисеңме...,күп булды инде андый акча юып синең кебекләрне банктан иллегә илле дип миллионнар алдырып, балалары да түләячәк кредитлар оформить иттереп авыл агаен кәкре каенга сөяпкалдырулар.Болар барысы да Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы патронаҗы астында эшләнде.

Бер нәрсәне исегездән чыгармагыз,хәзерге җүләр капитализм заманында берәү дә беркемгә дә үзенә файда булмаса иллегә илле түгел,туксан тугызга Берне дә бирми.Моның дәлиле - кредит алып караучылар.12% дигәннәре 40-50гә баса.

№6 (887774) / 22.10.2014 12:11:19

Дәүләттән ярдәм алыр өчен КФХ ачырга кирәк дип аңлаттылар бер җыелышта. Сөткә өстәмә 3 сумга якын түләнәчәк, техникаларны яңартырга күүүп төрле программалар турында сөйләделәр. Шул кадәр ярдәм барында ничек файдаланмаска. Малларым байтак тагын да арттырырмын, яңа трактор алырмын дип КФХ ачтым,(пенсионный,налоговый,печать ясату,банкта расчётный счёт һ/б)... моның өчен бензинга гына 3500 сум китте...... Сөткә 3 сум өстәмә алу турында белешергә управлениегә кердем. Мондый өстәмә түләүләр турында ишеткәнебез юк дип чыгардылар. Юк сүзләренә ышанып йөрмә авыл кешесе. Үзеңә 1 сыер 4 сарык асыра бик җиткән. Шәһәргә китеп урнаш. Киткән егтләрнең берсенең дә әле авылга кире кайтканы юк. Киресенчә, интекмәгез эш бар, ялы бар, дип үзләре янына чакыралар.

№5 (887756) / 22.10.2014 05:51:43

Балык баштан чери ! Авыл хужалыгына килеп тэ бирелмэгэн акчаларнын исэбе юк. ВАМИН дигэн намуссызга купме дотация ,кредит тутырдылар результаты - республикага хурлык булды.

№4 (887681) / 21.10.2014 13:31:04

чын татар,

№3 (887679) / 21.10.2014 13:17:46

Тик ни файда Камил Сәгъдәтшинның суга сәнәк бн язуыннан.

Авыл хуҗалыгы элек тә акча юу урыны иде,хәзер дә субсидия дигән булып кучка хапуг акча юалар.Моңа мисаллар бик күп. Мәсәлән,нәселле терлекләр кайтарабыз дип бюдҗеттан миллиардлар гына түгел триллионнар юылды.Шул акчаның уннан бер өлешен генә урындагы селекция эшенә бирсәң,әллә нинди регионированный элитный токымнар булыр иде.

РФ һәм РТ бюдҗетыннан авыл хуҗалыгы тармагына бүлеп бирелгән акчалар ,шул исәптән субсидияләр дә,А\Х министрлыгындагы чиновниклар бн инвесторлар(банкирлар) арасында бүленеп бетә.Авыл хуҗалыгына мизер гына эләгә дияр идем,алай да әйтеп булмый.Чөнки А\Хда эшләүчеләр бүген дә 3-4 ай хезмәт хакы ала алмый.Әле аның хакы да ташка үлчим. Шәхси секторлардан бүген сөтне литрын 12 -13 сумнан җыялар.Бу халыкны акыртып талау!

Хөрмәтле ңурналист иптәшләр!Кирәкми,язмагыз авыл халкының хәле нинди аяныч икәнен.Аны болай да халык үз җилкәсендә татый көн саен.Әнә, кем аерылган да ,кем кушылган,кайсы артистның бәбие туган да кайсының хатыны хыянәт иткән.Менә шуларны күбрәк языгыз гонорары да күбрәк булыр.Сезнең шундый язмалар яхшырак чыга.

№2 (887677) / 21.10.2014 12:49:01

Монда язылганнарны сезгэ телэсэ кайсы авылда сойлэп бирэлэр хэм проблеманы хэл иту юлын да эйтэчэклэр...
Зинхар очен ,акыллы кыяфэт чыгарып, авыл кешесен кайгырткан булып , утырмагыз эле анын болай да беткэн нервасында уйнап...
Авыл хужалыгы ник авыр хэлдэ? Чонки дэулэт акча булеп бирми...
Ни очен дэулэт авыл хужалыгына акча булеп бирми? Чонки куп хужалыклар авыр хэлдэ хэм алар начар курсэткечлэр курсэтэ...
Ни очен авыл хужалыгынын куп кенэ хужалыклары авыр хэлдэ хэм....
дэвам итергэме сон???
Э ин топ сэбэп- жибэрелгэн тиеннэрнен яртысы "кайдадыр" югалып кала.

№1 (887676) / 21.10.2014 12:02:13

Хыялый... Житештеручегэ акча бирсэн, бу арадашчы ( сельхозуправлениедагы торле чиновничек, район админстрациясендэгелэр) булганнарга олеш чыгарамы сон? Юк бит. Банктан уз олешлэрен, торле юллар белэн алалар инде алар. Юк исэ, бар доньядагы кебек, 2%лы кредит булыр иде, 15% тугел.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом