поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.10.2014 Мәдәният

Ришат Төхвәтуллинның концерты өзелә язган (ФОТО)

Популяр җырчы Ришат Төхвәтуллинның кичә Казандагы сольный концерты чак кына өзелми калды. 17-18 октябрь көннәрендә узган 1000 урынлык залга билетлар тулаем алынып беткән иде. Концертның булу-булмавы бер сәгать кала гына хәл ителде.

Беренче көнне концерт башланырга берничә сәгать кала, аппаратуралары янып чыккан. Ярый әле “УНИСК”ның үзенең аппаратурасы булган. Ришатның төркеме аларның аппаратурасы белән эшләгән. Әмма икенче көнгә табылган аппаратураның да бер өлешенә зыян килүе ачыкланган. Шул сәбәпле, концертны өзәргә теләгәннәр.
 
- Иң тәнкыйтьли торган һәм яраткан тамашачым – Казанда. Бөтен татар артистлары монда яши. Кайсы җырчының ничек җырлавын да Казан тамашачы бик яхшы аера белә. Менә быел да алдан ук аппаратураларыбызны тикшереп килгән идек. Концерт башланыр алдыннан аппаратурабызның микшер пульты янып чыкты. Икенче аппаратурада эшләдек. Хәтта беренче көнне репетиция дә ясый алмадык. Казанда узган һәр концертымда нинди дә булса бер каршылык килеп чыга. Мондый хәлнең беркая да күзәтелгәне булмады. Нишләптер гел Казанда... Беренче сольный концертымны куйганда да аппаратурабыз бөтен синтезаторлары белән килеп төшкән иде. Икенче бер концертымда микрофоным сүнеп, кире кабынмады. Үземнең микрофоным белән йөрим мин. Башка микрофон белән җырлаганда, үземне башкача тота башлыйм. Инде тавыш та дөрес яңгырамый. Үземнеке сүнгәч, бөтенләй икенче төрле микрофон тотып җырларга туры килде, - диде Ришат Төхвәтуллин.
 
Микрофон дигәннән, Ришат аны Америкадан заказ белән кайтарткан икән. Бик кыйммәтле, сыйфатлы ак микрофоны 160 мең сумга төшкән. Әлеге микрофон тавышны чиста итеп чыгаргач, анда җырлавы тагын да авыррак, ди. Очсыз микрофонга ничек кенә акырып җырласаң да, тембр дигәне теләгәнчә чыкмавын да ассызыклады. Шулай ук гигиена ягыннан да, Ришат чит микрофонга җырлаудан баш тартуын әйтте.
 
Ришатның 17-18 октябрь көннәрендә узган концертларында  аңлашылмаучанлыклар килеп чыкса да, җырчы үзенең концертын югары дәрәҗәдә куйды. Тамашачы концертның булмый калуын уена да китерә алмаган хәтта. Ришат та югалып кала торган җырчылардан түгел. Рәтле репетиция ясый алмаса да, бар җырын тере тавышка җырлап чыкты. Залга баянчы Рәзил Камалов белән җырларга төшүе дә тамашачыда ихтирам хисе уятты. Тамашачының бер өзлексез кул чабуы да ни тора иде?! Ә җырчы кешегә шуннан да зур бүләк юк бит. Быел җырчы тамашачысын яшьлеккә сәяхәткә алып кайтты. Быелгы сезон концертларында шул рухтагы җырлар һәм, әлбәттә, җырчының өр-яңа җырлары да урын алды.
 
 
Ришатның әти-әнисе продюсеры Рифат Фәттахов белән
 
Концертның чак кына өзелми калуын, бер сәгать калагына хәл ителүен җырчының продюсеры Рифат Фәттахов та әйтеп узды. Аның каравы, һәр ситуациядән чыгу юллары бар, ди ул. Андый гына киртәләрне җиңеп чыгарга өйрәндек инде, дип тә өстәде. Ришатның бик тә эзләнүчән җырчы икәнлеге турында да әйтеп узды. Ни дисәң дә, шоу-бизнеста яңалык булмаса, төшеп калуың барлыгын да алар бик яхшы белә.

– Татар шоу-бизнесында шундый бер күренеш бар. Инде үз урыны булган җырчыларыбыз яшьләргә юл бирәселәре килми. Аларга юл бирмичә, яшьләрне бер-берсенә каршы куялар. Аларга акыллы киңәш бирәсе урынга, киресенчә, матур булмаган киңәшләр бирәләр. Шулай ук гайбәт тарату да күзәтелә. Ришатка карата да булып тора, -  диде Рифат Фәттахов.

Ришат инде ничә елдан бирле шушы ук продюсерда матур гына эшләп килә. Продюсерыннан уңуын, аннан сәхнәнең эчке ягын, шоу-бизнесның эчке ягын күрергә өйрәнүен дә әйтте.

Игътибар:
Тамашачыларның күпсанлы сорауларын истә тотып, 30 ноябрь Казанда, УНИКС залында Ришат Төхвәтуллинның өстәмә концерты оештырыла. Билетлар – сатуда. Белешмәләр өчен: 296-06-27.
 
 
 
1
 
 
2
 
 
3
 
 
4
 
 
5
 
 
6
 
 
7
 
 
8
 
 
9
 
 
10
 
 
11
 
 
12
 
 
13
 
 
14

Эльза ГАЗИЗОВА
Интертат.ру
№ | 20.10.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»