|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.10.2014 Мәдәният
Фәрит Бикчәнтәев театраль лекторий үткәрә27 октябрьдә 19.00 сәгатьтә “Смена” Заман мәдәният үзәгендә “Милли театр сәнгате һәм гомумән театр” – дигән темага җәмәгать лекциясе була. Алып баручы – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев. Камал Театры һәм “Смена” үзәгенең бу уртак проекты икенче тапкыр оештырыла. Узган гасырның башында туган татар театры бүгенге көнгә кадәр ике юнәлешне эченә ала: беренчедән, халыкның тормышын, уй-өметләрен чагылдырып, әдәби телне, милли традицияләрне саклаучы булса, шул ук вакытта, дөнья сәхнә культурасына нигезләнгән заманча театр булып яши, иҗат итә. Кайбер очракларда бу ике юнәлешне берләштерү мөмкин түгел, шулай да еш кына алар бер-берсе белән үрелеп баралар, ягъни сәнгать синтезын барлыкка китерәләр.
Рухы һәм шәкеле белән тирәнтен халыкчан Камал театры ничек итеп татар милли сәнгатеннән ерак булган спектакльләр иҗат итә? Милли театр нинди булырга тиеш? Нәрсә мөһимрәк: традицияләргә тугры калыргамы, яки яңа театраль алымнар табаргамы?
Шушы катлаулы сорауларга Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев җавап бирәчәк.
Лекция 27 октябрьдә 19.00 сәгатьтә “Смена” Заман мәдәният үзәгендә, Б.Шаһиди урамы, 7 йорт адресы буенча була.
Белешмә өчен:
Фәрит Бикчәнтәев – театр режиссеры, Камал Театрының баш режиссеры. 2011 елдан – Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге рәисе. Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. “Алтын битлек” Бөтенроссия театраль премия-фестивале номинанты.
Казан шәһәрендә туа. 1983 елны Казан театр училищесын, 1991 елда — ГИТИСның режиссура факультетын тәмамлый. 1989 елдан башлап — Татар Академия театры режиссеры. 2002 елның 16 маеннан — Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры. Фәрит Бикчәнтәев Төрки халыкларның “Нәүрүз” Халыкара театр фестиваль-форумының алыштыргысыз сәнгать җитәкчесе. Әлеге фестиваль һәм форумга бөтен дөньядан (Япония, АКШ, Франция, Төркия, Казахстан һ.б.). 40тан артык театр коллективлары җыела.
|
Иң күп укылган
|