поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
19.10.2014 Милләт

Новокуйбышевскида “Туган тел” татар җәмгыяте оештырылуга 5 ел (ФОТО)

Новокуйбышевски шәһәренең “Туган тел” татар милли-мәдәни җәмгыяте оештырылуга 5 ел тулды. Бу язмабыз оешманың рәисе Ринат Сәлимҗан улы СИТДЫЙКОВ һәм аның урынбасары Венера Миннехатип кызы ЯМАЛЕТДИНОВАның миллимәдәни дөньябызда ирешелгән уңышлары һәм уңышсызлыклары турында.

Татарсызлык... Татар дөньясында килеп чыккан бу хәлне ничек аңлатып була икән? Милли йөзеңне җуеп, олы юл чатында аунап ятумы бу? Әллә инде бар булмыш татарлыгыңны югалтып, үлем тигәнәсенә тәгәрәп китүме? Россия киңлекләрендә милләтсез җаннарның исәбен-хисабын кемнәр белеп бетергән?

Халыкларның милли-мәдәни байлыкларын саклап калу, үстерү буенча дәүләт биеклегендә махсус программаның, милли сәясәтнең юк булуы, моңа ачык дәлил түгелмени?!
 
Казан ханлыгы бетерелгәч, Мәскәү түрәләре татарларга карата нинди генә пычрак уеннар оештырып җибәрмәгән! Мишәр кенәзе Юсуповны нишләткәннәр? Көчләп чукындырганнар! Чукынмыйсың икән - бөтен байлыгыңны тартып алабыз, дигәннәр. Бай татарларны чиркәүгә алып килгәннәр. Урысның котырынган миссионерлары җәбер-золымнарын эшкә җигеп, татарны шулай эшкәрткәннәр ки, мескеннәр бөтенләй милләтсез җаннарга әйләнеп киткәннәр.
 
Вәт менә ничек иттереп татардан зомби ясап куя торган булганнар. Акылыннан, күңеленнән мөселманлыгын, татарлыгын куып чыгартканнар. Дөрес, яңа чукындырылганнарның кайберәүләре, яшеренеп булса да, ислам диненә тугры булып кала алганнар, гомерләренең соңгы көннәренәчә намаз укуларын өйләрендә дәвам иткәннәр. Чукындырылганнарның балалары, оныклары исә тулысынча христианлыкка күчеп беткәннәр. Державин, Радищев, Карамзин кебек тарихи шәхесләрнең нәсел-нәсәбәләре шушы кимсетүләрнең зур тәгәрмәче аша уздырылмаган дисезме?!
 
Әйе, бу сынаулар - гасырларга сузылган сынаулар... Зур югалтуларга дучар булып та яшәү көчен каян табып аласың, татар?!
 
Тарих томаннарына сыенган татарның сагыш күлләрен кемнәр генә санап бетерә алыр икән? Илаһи Ходаем, бу дөньяның зур алдашуларын, кавымнарыңа кылынган явызлыкларны тиешенчә бәяләсәң иде.
 
Татар дөньясын мәңгелеккә озатып җибәрү турында хыялланып йөрүче җаннар бүген дә әле чыккалап торалар. Жириновский кебегрәк бәндәләр беткәмени? Татарны татарсыз итү сәясәте күптәннән алып барыла, бүген дә ул тукталмаган. Хәер, татарсызлык тоткынлыгыннан качып котыла алган адәмнәр дә юк түгелләр. Хәвефле үлем баткаклыгыннан ычкынып чыгулары, боларның татар дөньясына яңадан кайтып җитүләре ифрат та авыр булган. Ләкин йөзләре ачык, күңелләре киң. Милли дөньябызга яңадан кайтып аяк басулары ничегрәк була икән? Нәкъ шул татарның бүгенгесе, үткәне турында һәм халкыбызга бәйле башка хәлләр хакында Новокуйбышевски шәһәрендә яшәүче милләттәшләрем белән очрашып сүз куерттык.
 
Арыслан йолдызлыгында 
туган егет ул
 
Новокуйбышевски шәһәренең татар милли-мәдәни җәмгыяте рәисе Ринат Ситдыйков белән сөйләшкәндә уйланылган имеш-мимешләр, уйдырмалар күңелдән бик тиз таралып киттеләр. 
 
Тыштан егет бигрәк тә эшлекле булып күренде. Нинди генә темага сүз кузгатсаң да, аның үз фикере, дөньяга карашы бар. Татарчасы мишәрләндерелгән булуга карамастан, эчтәлекле сөйләшүендә тирән фикерләр ята. Юрист белгечлегенә ия Ринат спорт дөньясына китүне нигәдер кулайрак күргән.
 
Хәзер ул Самара шәһәренең 15 санлы спорт яшүсмерләр мәктәбе директоры. Кул астында кырыклап тренер-педагог исәпләнә. Администратор булу белән берьюлы тхеквондо (кореялылар каратэсы), велосипед спорты, спорт буенча көрәш һәм спорт биюләре буенча дәресләр бирә. Хәер, аның яңгыравыклы, музыкаль тавышы, сөйләшү тәртибе, мимикасы, гомумән, бөтен бар булмышы, хәрәкәтләре Россиянең танылган киноактеры Марат Башаровны хәтерләтте миңа. Кино өлкәсеннән тыш, телевидениегә дә кереп оялаган ул. Россия телевидениесен Маратсыз күз алдыңа китерүе кыен. “Звезды на льду”, “Битва экстрасенсов” кебек үтә популяр тапшыруларның төп алып баручысы буларак, бөтен илгә танылып өлгерде Маратыбыз.
 
Боларның бер-берсенә булган нык охшашлыклары зиһенемне таратып җибәрә сыман. Берсен икенчесеннән аера алмыйча интегәм. Ринат сөйли, Марат күз каршыма килеп баса шикелле. Әллә саташып китәм, әллә алдану гына?! Егетләрнең икесе дә "Арыслан" йолдызлыгы астына яшеренеп бу дөньяга аваз салганнар. Нәкъ ике бөркет, ике лачын, ике арыслан болар. Шуның белән бетте, дисезме? Юк! Егетләрнең икесе дә мишәрдән. Ринат Самарада туып үссә дә, әти-әнисенең чыгышлары Ульян төбәге Иске Кулаткы районыннан, Марат исә Мәскәүнең таш диварлары арасында дөньяга килә, әтисе дә, әнисе дә - Сергач ягыннан. Боларның икесенә генә хас тагын бер охшаш яклары бар. Татар дөньясына гашыйк булулары!
 
Кем белгән, бәлки, әле тагын бер охшашлыклары булып китәр. Нигә, мәсәлән, Маратка да, марҗаларын ташлап, Ринат кебек үк татарның гүзәлләрдән-гүзәл, уңганнардан-уңган бер хуҗабикәсен хатынлыкка алып, Мәскәү кадәр Мәскәү биеклегендә бөтен Россиягә татар гаиләсен танытмаска?
 
Диңгез ташкыныдай халык агылып яшәгән урысның иң зур шәһәрендә туып, татарлык дөньясына Маратның ничек кереп китүе турында төрле имеш-мимешләр йөри. Киносъемкадан арып кайткач, йоклап китә һәм төш күрә икән бу. Төшендә, нәкъ Рәшит Ваһапов кебек, күңел кылларын тибрәндереп, үзенең җырлавын сизеп ала. Мишәрчәләп тә, татарчалап та сөйләшүен башыннан кичерә. Әллә шатлыгыннан, әллә куркуыннан уянып киткәч, әнисеннән Тукай, Дәртмәнд шигырьләрен табып бирүен үтенә башлый. Мәскәүнең биек, таш диварларына сыенып үскән малай татар булуын сизенә, тоемлый... Кинәт кенә татар дөньясы аңа бөтен хозурлыгы белән ачылып китә. Чиләбедә татар гүзәле конкурсын, Казанда татарның иң бөек сәнгать фестивален җырларга күмеп алып баруы тикмәгә генә түгелдер. Мәскәүдә Нижгар мишәрләре оештырып җибәргән җыр ансамбленең алып баручысы да, солисты да диләр аны.
 
Әйе, милли дөньябызга һәркем үзенчәлекле юллар аша килеп керә. Ә менә Новокуйбышевски татарлары ничегрәк кереп киткәннәр икән? Моннан биш ел элек Новокуйбышевски татар дөньясының иң караңгы шәһәренең берсе иде. Самара, Тольятти, Сызранда милли-мәдәни учакларыбыз күптәннән гөрләп эшләсә дә, Новокуйбышевски өстендә кара болытлар куерганнан-куерды гына.
 
Шулай беркөнне җомга намазы укылгач, Новокуйбышевски мәчете имамы Әхмәткәрим хәзрәт Миникаев болайрак әйтеп куя:
 
- Яшьләр, әйдәгез, шәһәребездә татар милли-мәдәни җәмгыятен оештырып җибәрик әле. 
 
Шул чакта хәзрәтнең күз-карашы турыдан-туры Ринатка юнәлгән була: “Әйдә, егет, син бит юрист та, директор да, көрәшче дә, оештыручы да. Татарларны уятып җибәр әле”. Ринат Әхмәткәрим хәзрәтнең бу сүзләрен гомере буена оныта алмас, мөгаен.
 
Олыларны хөрмәт итәргә, аларның акыллы киңәшләренә колак салырга гадәтләнгән Ринат моңа ризалаша. Ләкин нинди авыр йөкне җилкәсенә салганын аңлап җиткерде микән ул? Милли дөньядан читләшкән, адашып-саташып йөргән татарны ничек итеп берләштерәсе дә бер йодрыкка туплыйсы? Балаларны дин юлына бастыру, алар өчен ана теле дәресләре оештыру кебек сораулар да күңеленә тынычлык бирми интектерәләр.
 
Бөтен нәрсә Сабан туеннан башланып киткән
 
Һәрхәлдә, милли җәмгыять оештырылгач, шәһәрдә Сабан туе бәйрәмен үткәрү беренче бурыч булып калка. Шулай милли-мәдәни җәмгыять үзенең булмышын халыкка белгертә. Үзенә-үзе реклама ясый, дип әйтик моны. Новокуйбышевскида да хәлләр шулайрак килеп чыккан.
 
Ринат берүзе, ялгыз гына нишли алыр иде икән, белмим. Сабан туе уздырабыз дип әйтүе генә җиңел ул. Ярый әле, бәхеткә, гуманитар-техник колледж директоры - үтә сөйкемле, тәҗрибәле педагог, оештыручы, алты ел буе шәһәр хакимиятендә яшьләр эшләре буенча бүлек мөдире булып эшләүче татар кызы Венера Ямалетдинова ярдәмгә килә. Сабан туенда батырлар гына сынала дип әйтүе дөреслеккә килеп бетмәс. Сабан туе шушы бәйрәмне оештыручылар өчен дә зур имтихан ул. Әле ниндие! Зурысының иң зурысы! Ринат белән Венера нәкъ һавадагы ике аккош кебек парлашып, бөтен бар булган сәләтләрен эшкә җигеп, Сабан туе бәйрәмен оештыруга ныклап алыналар. 
 
Көрәшчеләр коры җир өстендә аунап ятмаслар ич! Келәмне Ринат үзенең спорт мәктәбеннән алып килә. Иң оста көрәшчегә татар традициясе буенча бүләккә сарык бирү каралган, анысын каян алырга?! Ярый әле сарыкны Красноармейски фермеры, чыгышы белән Ульян төбәгенең Зур Черкели авылы егете Хәмит Хәмзин ышандырып куйган. Ышандыруын ышандырган да, сарыкны бит әле машина белән барып аласы да бар.
 
Әлеге дә баягы коммерсантлар артыннан чабып йөгерүләр... Ансат кына була дисезме? Ринат кайчакта: “Минем эш хакым җитәрлек. Коммерсантлар артыннан малай-шалай кебек чабып йөрүләрем, теләнче хәленә төшеп, акча сорап ялваруларның нигә кирәге бар?” - дип уйлап та куйгалый. Үземнең дә Ринатның шундыйрак сүзләрен ишеткәнем булды. Уйлануларында дөреслек юк түгел түгелен. Ләкин татар дөньясына иң зур юлны ачып җибәрүләре кемгә генә җиңел икән? Самара, Тольятти шәһәрләрендәге “Туган тел” оешмаларының беренче җитәкчеләре Рәшит Абдулловка, Азат Надировка, Исмәгыйль Әминовка җиңел булган, дип уйлаучылар бик нык ялгышалар. Милләттәшләрем белән очрашып сөйләшкәннән соң, Ринатка альтернатива юк икәнлеген аңладым. Шулай булгач нишләргә? Җитәкченең яңасын үстереп җиткермичә, я икенче кеше тапканчы түзәсең, Ринат, түзәсең, дияргә генә кала. 
 
Сабан туе - дөньяның иң зур, татарның исә иң якты бәйрәме бит ул. Сабан туеннан кемнәр бүләксез киткәне бар? Сабан туе чишмәсе суларын эчеп, татарсызлык чиреннән качып котыла алган бәндәләрне белмибезмени? Сабан туе турыдан-туры татарга хезмәт күрсәтә. Тик нигә соң зур кесәле абзыйларыбыз халкыбызның олы бәйрәменә матди ярдәм күрсәтергә ашыкмыйлар?! Киресенчә, аңардан читләшүне якынрак күрәләр. Ярдәм кирәк сүзен ишеткәч, кайберәүләре борылып китә башлыйлар. Әллә ишетмәмешкә салышып, әллә шыр тилегә әйләнеп, башларын борып та куялар. “Чуртымамыни ул сабантуйлар?” - дип әйтеп җибәрүчеләре дә юк түгел. Бишәр-алтышар иномаркалары, җиңел һәм йөк машиналары булып та, зурдан-зур, биектән-биек, яктыдан-якты таш йортларында яшәп ятып та, Сабан туе өчен бер тиен акча бирмичә, өйләреннән чыгарып җибәрүче бәндәләр юкмыни?!
 
Татарның гомердән-гомергә меценатлары булган. Онытылмас шәхесләр алар. Тарих түренә менеп утырган Дибердиевлар, Акчуриннар, Апанаевлар милләтнең кирәк-ярагына акчаны җәлләмәгәннәр, күпме кирәгенчә бүлеп бирә алганнар. Әллә инде зур кесәле абзыйларыбыз татарның шундый матур традицияләрен онытып җибәргәннәрме?! 
 
Кылган гамәлләребез өчен Ходай алдында да зур җавап тотасылары бар бит әле. Яхшылык адәмнәрнең үзләренә шушы яхшылыклары белән үк кайтып киләчәген онытып җибәрмәсәләр иде.
 
Әйе, җырсыз-моңсыз Сабан туен күз алдына китерүе кыен. Ринатның Татарстан культура министрлыгына бертуктаусыз шалтыратулары..., “Моңлыларның моңлы сандугачын Новокуйбышевскига җибәрә алмассызмы икән?” кебек үтенечләре бушка китмәгән. Нәфкать Нигъмәтуллин үзенең канатлы Акбүз атында Казаннан Новокуйбышевскига килеп төшмәсенме?! Шулчакта шәһәр өстендәге куе кара болытлар күз ачып йомганчы таралып беткәннәр. Нәфкатьнең сихри моңнары әнә нишләткән ул болытларны!
 
Ринатның беренче ярдәмчесе
 
Гуманитар-техник колледж директоры Венера Миннехатип кызы Ямалетдинова белән очрашу күңелдә җылы хисләр генә уятты. 13 ел буе шәһәр хакимиятендә яшьләр эшләре бүлегендә эшләгән ул. Моннан биш ел элек киңәшкә чакырып алалар аны. “Венера, әйдә татарның милли җәмгыятен оештырып җибәрик”, - дип сүз каталар. Ә Венера ханым: “Рәтле генә татарча сөйләшә белмәсәм дә, милләтем өчен барысын да эшләргә әзермен”, - дип ризалашкан. Әтисе, әнисе шушы татардан булгач, ни хәл итсен?! Новокуйбышевскиның Үзәк ял паркы Венера эшләгән колледжка терәлеп тора. Биредә дүрт ел рәттән татарның Сабан туе бәйрәмнәре, башкалардан аермалы буларак, үзенчәлекле иттереп оештырыла. Биредәге чисталыкка, матурлыкка карап таң каласың. Юкка гына Сабан туен үткәрү өчен бу урын сайлап алынмаган. 
 
- Һәр Сабан туена менә дигән матур табыннар әзерләп куябыз, - дип сөйли Венера ханым. - Беренче табыныбыз - спонсорлар өчен, икенчесе - олы яшьтәге абзыйларыбыз хөрмәтенә, өченчесе исә - апа-абыстайларыбызның күңелләрен күрү өчен әзерләнә. 
 
Ә спонсорларсыз мондый зур табыннар әзерләү бөтенләй мөмкин түгел. Аларны эзләп табуы, табып алгач, беркемне дә югалтасы килми. Боларның йөрәкләренә яңадан-яңа күперләр салып җибәрәсе дә, күңелләренә якын юлларны эзләп табасы. Юлларны эзлисе дә, эзлисе генә әле. Эзләп маташмасаң да ярап куяр иде дә бит. Киләсе Сабан туе бәйрәмнәре кычкырып дәшәләр шул.
 
Биредә спонсорлар белән эшләүнең тагын бер ысулын уйлап тапканнар. Сабан туе үтү белән спонсорларга персональ рәвештә мондыйрак эчтәлекле электрон хатлар җибәрелә: “Аллаһының бәхетле колы, мәрхәмәтлеләрнең-мәрхәмәтлесе, әфәнделәрнең-әфәндесе, я булмаса, гүзәлләрнең-гүзәле, сезнең фәлән кадәр акчагыз, фәлән җиргә тотылды”, - дип тулы мәгълүмат бирелүе кешеләр белән эшләгәндә отышлы ысул түгелмени?!
 
Алданулар, алдаулар чорында аларның күңелендә кечкенә генә булса да ышаныч уятасы килә. Чөнки халык белән эшлисе дә эшлисе әле!
 
Мәчетләребездә дә бу тәҗрибәне өйрәнеп, эшкә җигеп җибәрсәләр иде. Венераның бу фикере белән тулысынча килешәм. Нигә килешмәскә? Мәсәлән, Самараның Җәмигъ мәчете төзелүенә биш былтыр вакыт үтеп китсә дә, бу зур төзелешкә бирелгән акчаларның кая тотылганы турында әледән-әле төрле имеш-мимешләр чыгып тора. Новокуйбышевскида да шундыйрак хәл килеп чыккан, диләр. Мәчет төзелешенә китеп барган акчаларның яңадан ревизия астына куеп, тикшерүләр үткәрү тәкъдиме белән бер төркем дин тотучылар чыкмасынмы?! Авылларда яшәп яткан әби-бабайларның кулларына ноутбук кайчан керер бит әле. Шулай булгач, килгән керемнәрнең кая китеп барулары турында мәгълүматны мәчет коймасына, йә бинасы диварына нигә язып куймаска?
 
Мәҗлесләр, табыннар үткәрү - күптәнге йола ул
 
Әби-бабаларыбызның хөрмәтенә оештырылган табыннар халкыбызның матур традицияләрен дәвам иттерү түгелмени? Табыннарга йөрү - элек-электән килгән йола ул. Шәһәр җирлегендә табыннар теләсә кемгә эләкми. Таралып, таркалып яшәгәч, татарга анда эләгүләре ифрат та авыр. Бәлки, шуны истә тотып, “Туган тел” татар оешмасы Сабан туенда зур мәҗлес, бәйрәм табыны оештыра торгандыр да.
 
Быел Казан халыкара сервис институтында җирле колледжның бер төркем пешекче-педагоглары татар ашларын пешерү- әзерләү буенча махсус курслар үткәннәр. Димәк, киләсе Сабан туе табыннары тагын да матуррак, ризыклары тәмлерәк булуына өметләнергә урын бар.
 
Новокуйбышевскиның “Туган тел” оешмасына нибары биш яшь. Сабый бала яше бит бу. Шуңа да карамастан, абруе зурдан аның. Юкка гына Венера ханым “Туган тел” җәмгыяте исеменнән Новокуйбышевски шәһәре Думасына үзен депутатлыкка кандидат итеп күрсәтмәгәндер шул. Һәм, ниһаять, җиңү! Сайлаучыларның якынча җитмеш проценты аны яклап тавыш биргән. Мин зур җиңүе белән аны чын күңелдән котладым. Уңышларның иң зурысын теләп калдым аңа.
 
Ялгышмасам, Новокуйбышевски шәһәрендә, гомумән, бөтен өлкәбез тарихында, татар җәмгыяте исеменнән депутатлыкка теркәлеп, җиңү яулау беренче тапкырдыр бу. Татарлар хакимияттән читләшеп яшәргә тиешмени? Әлбәттә, юк! Венера ханымның кечкенә генә татар оешмасыннан шәһәр Думасына үрмәләп менүе шатлыклы хәбәрләремнең иң шатлыклысы дияр идем мин. Башкаларга да әйтәсе килә: “Венераның уңышын күрегез, өйрәнегез”, - дип. 
 
Җәмгыятькә яңа көчләр, булышчылар кирәк
 
Новокуйбышевскида татар хәрәкәтенең иң актив эшлеклесе кем икән, дип сорасагыз - Маһирә Харис кызы Әбдрәхимова ул. Мәчет ачылу белән ислам дине нигезләрен өйрәнә башлаган. Коръән-Кәримне дөрес уку буенча Ринат Ситдыйковтан дәресләр ала, намазга баса. Олы яшьтә Коръән сүрәләрен яттан өйрәнү кыен, әлбәттә. Ләкин Аллаһы Тәгалә мондыйларга ярдәмне биреп кенә тора. Тик шунысы күңелен борчый - Мәликә исемле оныкчыгы дин дәресләренә йөрүдән мәхрүм калган. Хәзер бигрәк тә күңелсез аңа. Мәчеттә укуларны дәвам иттерәсе килә. Балаларга ислам дине нигезләрен өйрәткән Наил хәзрәт, көтмәгәндә, Самарага китеп бара. Хәзер исә Новокуйбышевскида мәктәп яшендәге балалар белән беркем дә шөгыльләнми. “Наил хәзрәтнең татарчалап та, русчалап та ачык, аңлаешлы иттереп бирелгән дәресләре балаларның күңеленә бигрәк тә хуш килгән иде”, - дип сөйли Маһирә апа.
 
Самара өлкәсе Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать итәсем килә: “Талип хәзрәт, Новокуйбышевскида балаларга дин нигезләрен өйрәтү буенча оештыру эшләрен рәткә салып җибәрә алмассызмы икән?”
 
Балаларны дин юлына бастыру мәсьәләсе мәчет мәзине Мирсәед Әхмәт улы Мингалиевны да борчуга салган. “Мәчетебез матур, җылы, чиста, тик менә татарны эзләп табуы кыен биредә. 
 
Мәктәп яшендәге балаларны якын-тирәдән җыеп, нигә, мәсәлән, дин дәресләре оештырып җибәрмәскә? Әхмәткәрим хәзрәт Миникаев зур мәчет төзеп бирде халыкка, тик бинаның көннәр, айлар, еллар буе буш торуы йөрәкне әрнетә”, - дип сөйли Мирсәед бабай.
 
...Моннан биш ел элек Новокуйбышевскида кечкенә генә “Туган тел” исемле йолдыз калкып чыккан иде. Йолдызчыкның шифалы нурлары бар дөньяны үзгәртте дә куйды. Күпме кеше, татарсызлык чиреннән чыгып котыла алды, боларның күңелләрендә яп-якты киләчәккә ышаныч уты кабынып китте. 
 
“Туган тел”нең эшчәнлегендә, әлбәттә, барсы да ал да гөл түгел. Моңа сәбәпләр дә бардыр. Мәсәлән, балаларга татар теле, дин дәресләрен яңадан торгызу мәсьәләсе хәл ителмәгән. Туктатылган дәресләрне яңадан оештырып җибәрәсе иде. 
 
Шулай да Новокуйбышевски шәһәренең “Туган тел” татар милли-мәдәни җәмгыяте халык арасында җирле хакимият хакында зур эшләрне башкарып чыгарырга сәләтле булуын күрсәтә алды. “Туган тел”нең дөньяга яктылык сибүче ике аккошы бар. Беренчесе - Ринат Ситдыйков булса, икенчесе - Венера Ямалетдинова. Боларның абруйлары зурдан, димәк, “Туган тел” йолдызының тагын да яктырак янып китүенә ышаныч бар.
 
Новокуйбышевскидан чыгып киткәндә бу ике аккошның эшләре турында уйланып бардым. Таралып, таркалып яшәгән газиз балаларын, татарларын эзләп очулары бу! Алар безгә җим алып киләләр бит... Җим... Гади генә түгел ул! Татарны яшәтүче, бөтен бәлалардан саклап кала алучы сихри көчле җим бу!
 
 
 
Табын артында киңәшү.
 
 
Ринат СИТДЫЙКОВ һәм Венера ЯМАЛЕТДИНОВА.
 

Исхак АПАНАЕВ
Бердәмлек
№ 42 | 19.10.2014
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»