|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.10.2014 Мәдәният
Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр”е турында язучының оныгы Альбина Әпсәләмова белән ӘҢГӘМӘБу көннәрдә Казанда Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” әсәре буенча фильм төшерәләр. Баксаң, әлеге романның язылуына 50 ел тулган икән инде. Язучының оныгы – рус телендә нәшер ителә торган “Идел” журналы мөхәррире, язучы Альбина Әпсәләмова шушы хакта сөйләде һәм онытылуга дучар ителгән фронтовик язучы, шагыйрьләрнең иҗатын популярлаштыру буенча фикерләре белән бүлеште. – “Ак чәчәкләр” телевизион спектакле җитмешенче елларда төшерелгән булган. Яңадан фильм төшерү идеясе кемнеке? Гадәттә классик әсәрне заманчалаштырырга яраталар, “Ак чәчәкләр” шушындый үзгәрешләр кичердеме? – Бу фильмны төшерү идеясе күптән туган иде инде. Берничә ел элек талантлы режиссер Илдар Ягафаров әлеге уй белән янып йөрде. Әмма финанс мөмкинлекләрен таба алмагач, нияте тормышка ашырылмый калды. Быел әлеге идеяне Миләүшә Айтуганова күтәреп алды. Баксаң, аның “Ак чәчәкләр” фильмын күптәннән төшерәсе килгән, быел исә моңа җае чыккан. Шулай итеп, фильмны “Татарстан – Яңа гасыр” каналы төшерә. Аның продюсеры Миләүшә Айтуганова, режиссеры Ренат Әюпов. Гөлшаһидә ролен Тинчурин театры артисты Резеда Сәлахова башкара, Мансур – Әлмәт театрыннан Динар Хөснетдинов. Әсәр үзгәртелмәде диярлек, бары тик партиягә кагылышлы җирләре генә төшеп калды.
– Тамашачы Гөлшаһидәне Нәҗибә Ихсанова образы белән тәңгәлләштерә. Ничек уйлыйсыз, ул яңача фильмны, яңа образны кабул итәрме? Элекке составта уйнаучы актерлар бу юлы да җәлеп ителмәдеме?
– Чыннан да, миңа да Гөлшаһидә нәкъ менә Нәҗибә Ихсанова кебек булырга тиеш кебек тоела. Яңа образны караганда да Нәҗибә ханым кыяфәтен, аның холкы чагылышларын эзләдем. Бу – табигый да. Иманым камил, тамашачы да шундый ук хисләр кичерәчәк. Чөнки заманында бу әсәр дә, әлеге фильм да бик популяр булган һәм бик күп тапкырлар күрсәтелгән. Шуңа күрә актерларга да, режиссерга да таләпләр югары булачак. Әмма Резедә үз Гөлшаһидәсенә гашыйк итә алачак. Аның ничек уйнавын карагач, мин моңа нык ышандым. Элеккеге составтан Әзһәр Шакиров катнаша. Ул заманында Мансурны уйнаган, хәзер пофессор Терегуловны башкара.
– Фильмда гаиләгез дә катнашамы?
– Мин энем белән бер эпизодта гына катнашабыз. Ә менә кызым Мансурның баласын уйнаячак. Төшерү эшләре безнең дачада барды. Анда алтмышынчы еллар җиһазлары, шул заман рухы сакланган. Иҗат төркеме шулай ук музейда һәм хастаханәдә эшләде. Шунысын да искәртик, 10 серияле бу фильм киләсе елда экранга чыгачак.
– Бу фильм заманында бик популяр булган бер әсәргә яңа сулыш өрәчәк. Ә бит бик күп язучы, шагыйрьләрнең әсәрләре заманга туры килми дигән сылтау белән кабатлап басылмый, хаксыз онытылуга дучар була. Менә аларны ничек кире кайтарырга? Бу бигрәк тә фронтовик иҗат әһелләренә кагыла.
– Балачагым сез телгә алган язучылар арасында, аларның әсәрләрен укып үтте. Мин, чыннан да, аларның исемнәренең онытылуы белән килешә алмыйм. Шәхсән үзем бу җәһәттән ниләр эшләдем соң? “Казан Кремле” музей-тыюлыгы җитәкчесе Зилә Вәлиева белән берлектә “Мәңгелек кеше” дигән күргәзмә әзерләдек. Ул ачык һавада, Кремльдә урын алды. Анда 33 язучы, шагыйрь, композитор турында мәгълүмат урнаштырылды. Без бу сан белән генә чикләнергә җыенмыйбыз, киләчәктә күргәзмәдә фронтовикларның саны тагын да артачак. Башлаганда финанслау шушы кадәр генә иде. “Казан Кремле” музей-тыюлыгында “Мәңгелек кеше” дигән очрашулар циклын оештырып җибәрдек. Аның беренчесе фронтовик шагыйрьләргә багышланса, икенчесе композитор фронтовикларның иҗатын пропагандалады. Эмиль Җәләлетдинов шул чор җырларын башкара. Шулай ук фронтовик иҗат әһелләре варисларының клубын оештырдык. Ул “Династия” дип атала. Без бергә-бергә газета, листовкалар чыгарабыз, мәктәпләрдә, клубларда очрашулар оештырабыз. Хикмәт бит минем бабайның яки башка язучының онытылуында гына түгел, без тарихны санга сукмыйбыз, үткәнебезне белмибез. Балалар хәтта Габдулла Тукай белән Муса Җәлилне бутый. Бу – бик аяныч. Менә шулай булмасын өчен матбугатта да шушы юнәлештә эш башларга кирәктер. Әйтик, “Идел” журналында шул юнәлештә ике рубрика ачылды. Аның берсе “Мәңгелек кеше” дип атала һәм фронтовикларга багышланган язмалар циклыннан торачак. Икенчесендә – язучыларның әдәбиятка килеп кенә кергән мәлендә, яшь вакытта язылган әсәрләре басыла башлаячак. Әйтик, озакламый Мирсәй Әмирнең повестеннан өзек тәкъдим ителәчәк. Бу юнәлештә эш башлаганбыз икән, журналист фронтовикларның иҗатын да урап узарга ярамый. Бу җәһәттә “Татмедиа” белән уртак проект эшләнә.
– Укучылардан “Ак чәчәкләр” китабын беркайдан да табып булмый дигән хатлар килә. Габдрахман Әпсәләмовның китаплары яңадан басылмыймы?
– Рус телендә биш томлыгы әзерләнгән иде. Беренче томында “Ак чәчәкләр” әсәре урын алды. Бу китап чыннан да сатылып беткән, аны беркайда да табып булмый. Романның дөнья күрүенә 50 ел тулуга багышлап әсәр татар телендә кабат бастырылыр дип ышанасы килә. Аның үзе исән чагында чыккан “Күк күкрәр” һәм “Агыла болыт” романнары бар. Менә алар кабат беркайда да басылмаган. Бабайның фронт көндәлекләре, публицистикасы да беркайда да дөнья күрмәгән әле. Язучылар варислары белән очрашуда без бу хакта уйланабыз һәм шушы көндәлекләрне җыеп укучыга җиткерү юлларын эзлибез.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА |
Иң күп укылган
|