поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.10.2014 Язмыш

“Гөнаһымны юа алмам микән?” дигән язманы укыгач, дөньямның асты-өскә килде

Күптән түгел “Ватаным Татарстан” газетасында “Гөнаһымны юа алмам микән?” дигән язма укыдым. Тетрәндерде ул мине. Шул көннән бирле дөньямның асты-өскә килде. Төннәрен йоклый алмый башладым. Кәүсәрия ханымның язмышы өчен ни шатланырга, ни борчылырга белмәдем.

Үз язмышым турында оныткан да идем. Ә бу язма яңадан яшьлегемә алып кайтты. Кара бөдрә чәчле, матур кызчык идем мин. Әти гел эчеп кайтып тавыш чыгара. Әнине кыйный иде. Боларның тормышын күреп үскәнгә, кечкенәдән минем ирем булмый дип әйтә идем. Авылдан укырга чыгып киттем. Яныма әллә нинди матур егетләр килә. Тик берсе дә ошамый гына бит. Күңелем бай, акчалы, акыллы, машиналы егет көтә. Ике ел буена берсе белән дә дуслашмадым. Һәм, ниһаять, үземә кирәк дигән кешемне очраттым. Тик ул өйләнгән иде. Авылга айга бер генә кайта башладым. Мөнир мине кулларында гына йөртте. 45 яшьтә кочагына 21 яшьлек кыз килеп керсен дә, күтәреп йөртми кара! Мин бәхет диңгезендә йөздем. Ул вакытта аның өч баласы бар иде. Хатыны бер оешмада хисапчы булып эшләде. Ә мин тиз генә эшкә дә урнашмадым. Мөнир миңа акчасын кызганмады. Көннәрдән беркөнне мин авырлы икәнемне белдем. Бу хакта Мөниргә җиткердем. Ә ул: “Кеше көлдермә инде, нинди бала? Минекеләр өчәү. Мин бит си­нең белән бала кирәккә очрашмыйм”, – диде. Мин сабыемны таптым да бала тудыру йортында калдырып чыктым. Ул вакытта Мөнир белән аралар суынган иде инде. Базарга эшкә урнаштым. Шунда бер егет белән таныштым. Ташлаган балам турында бөтенләй диярлек оныттым. Берни булмагандай, бергә яши башладык. Аның әти-әнисе бик дини иделәр. Тиз арада никах укыттык. Еллар уза торды. Ирем бала сорап аптырата. Тик мин генә балага уза алмыйм. Нинди табибларга күренеп карамадык. Барысының да бер сорау: “Аборт ясатмаган идегезме?” – диләр. Ирем янында, ясаттым, әле бала тудыру йортында кызымны да калдырдым, дип әйтеп булмый бит инде. Менә шул вакытта гына нинди зур хата кылганымны аңладым.

Аллаһы Тәгалә мине ташламады. Ялваруларым бушка кит­мәде. Мин тагын йөккә уздым. Озакламый улым дөньяга килде. Әтисе шатлыктан нишләргә бел­мәде. Мин бик бәхетле хатынга әйләндем. Тик бәхетем озакка бармады. Улыма биш яшь ди­гәндә, ирем түбәдән егылып тө­шеп үлеп китте. Яңадан тө­шен­келеккә бирелдем. Улымны беренче сыйныфка биргәндә, ике бала җитәкләп килгән ир-атны күреп алдым. Кызы өченчегә, улы беренчегә бара икән. Җит­мәсә, балаларыбыз бер сыйныфта укый торган булып чыкты. “Әниләре эштәмени?” – дип сорап куйдым.
 
– Хатыным моннан 3 ел элек үлеп китте,– дип җавап бирде ир. Күңелемдә бу ирнең хатыны түгел, ә балаларының әнисе буласы килү теләге туды. Беренче чирек тәмамлангач, без тагын очраштык. Бу юлы җыелышта. Кайтыр юлга бергә чыктык. Шулай итеп, дуслашып, аралашып яши башладык. Яңа елдан соң Салих мине өенә яшәргә чакырды. Озак уйлап тормадым, тәвәк­кәлләдем. Башта мине балалар авыр кабул итте. Тик тора-бара ияләштеләр. Иң элек Гөлсу белән уртак тел таптык. “Апа, ярый әле бездә яшисез”,– диде ул. Менә шул сүздән соң җаныма рәхәт булып китте. Икебезнең фатирларны сатып, зуррагын алдык. Матур гына яши башладык. Тормышым түгәрәкләнгәч, ташлап калдырган кызым исемә төшә башлады. Тик аны эзләп карарга батырчылыгым җитмәде. Кире кагар, күралмас дип курыктым.
 
Салих белән кушылганга алты ел вакыт узгач, Интернеттагы битемә хат килеп төште. “Апа, сез минем әни түгел микән? Төс-кыяфәтләребез охшаган. Исемегез дә Гөлия. Кыз чактагы фамилиягез Шакирова түгелме?” – дигән. Хатны укыганмын да аңымны җуйганмын. “Ашыгыч ярдәм” табиблары тавышына уянып киттем. Салих бер сүз дә әйт­мәде. Балалар да дәшмәделәр. Миңа берни аңлатырга туры килмәде. Ачык калган биттәге язуны барысы да укыган иде инде.
 
Шул көннән соң компьютер янына килергә куркып бик озак йөрдем. Бары тик ике айлап вакыт узгач кына бу кыз балага хат язып җибәрдем. Телефон номерымны бирдем. Адресымны күрсәттем. Ике атнадан ишектә кыңгырау чылтырады. “Исәнме, әни! Мин сине бик аңлыйм. Яшь вакытта бала кирәк түгел инде ул. Син мине хәзер кабул ит”, – диде.
 
Ни әйтергә дә белмәдем, еладым гына. Кызымның исеме Илсия икән. Балалар йортыннан алган әти-әнисе юл һәлакәтендә үлеп киткәннәр. Казанга укырга килгәч, Илсия мине эзли башлаган. Ул көнне миннән дә бәхетле әни юк иде. 19 яшен тутырган кызым “әни” дип каршымда тора. Янымда калган балаларым йөге­реп кенә йөри. Шул көннән Илсия бездә яши башлады. Аллаһы Тәгаләмә рәхмәтләр укыйм. Әллә ике ятим балага әни булганым өчен олыгайган көнемдә бәхетле итте микән? “Дүрт аяклы ат та абына”,– диләр. Ялгышмыйча гына яшәү авыр. Шуңа күрә хаталарны вакытында төзәтеп, яхшылыклар эшләп яшәргә кирәк. 

Гөлия ГАЙНУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 151 | 17.10.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»