поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.10.2014 Шоу-бизнес

Рамил Шарапов: «Театрдан китүемне әни авыр кичерде»

Куе кара кашлары аркасында «Мазда» кушаматы ябышкан Рамил Шарапов Буа сатира театрыннан киткәннән соң, аны мактаучылар да, хурлаучылар да булды. Инде аннан киткәнгә дә шактый вакыт узды.

– Рамил, сине халыкка Буа сатира театры танытты. Бирегә ничек килеп урнашу тарихыңны искә төшереп ал әле.

– Мин әлеге театрга кайчан кайтасымны белдем. Юллама белән укыдым чөнки. Раил Садриевка рәхмәт, бюджет бүлегендә укытты. Биредә биш ел эшләдем. Кеше гомеренең бер институт чоры инде бу. Европада кеше һәр биш ел саен эшен алыштырып тора бит, менә минем дә шулайрак булды инде.
 
– Китү карары ничек туды?
 
– Мәктәпне тәмамлагач та, оядан чыгып китәбез бит. Бу да шулай булды. Өйләнгәч, улым тугач, фикерләр үзгәрде. «Эшләсәм тагын бер ел гына эшлим», – дип уйлап куйдым. Китү теләгемне алты ай алдан әйттем. Артист кеше үсәргә тиеш. Ялгышсам да, абынсам да, җиңүгә ирешсәм дә – үзем гаепле.
 
– Барыбер күңелнең бер читендә сагыну хисе яшидер әле.
 
– Ничек әйтим? Коллективта булган кызык хәлләр, гастрольдәге маҗаралар сагындыра. «Елмай» проектын горурланып карыйм. Тарихка кереп калдым. Бик зур рәхмәт Буа сатира театрына!
 
– Киләчәктә яңадан юллар кисешеп, әлеге театр белән хезмәттәшлек итәргә уйлаганың юкмы?
 
– Уртак проектлар турында әйтәсеңме? Үзләре теләсәләр, мин әзер. Укучылар дөрес аңласын, мин театрны ташлап китмәдем, ә үз аягымда киләчәккә таба баруны сайладым.
 
– Раил Садриев белән ничек аерылыштыгыз?
 
– Дустанә мөнәсәбәттә калдык. Ир белән хатын кебек аерылыштык.
 
– Якыннарың, сине белүче буалылар театрдан китүне ничек кабул итте?
 
– Әнигә авыррак булды. Ара ерагайды чөнки. Иҗатка битараф булмаучылар: «Югалып калма!» – дип теләк теләде.
 
– Бүген кайларда эшлисең? Сине ничек күрергә була?
 
– Хөкүмәт эшендә эшлим. Дәүләт күләмендәге чаралар алып барам. Вазифам – алып баручы, педагог-оештыручы. Күптән түгел «Казан-Арена»да чираттагы бәйрәм концертын алып барганда, тамашачылар танып алды. Бер апа яныма килеп хәтта: «Син экраннардан гына җүләр, тормышта бик матур икәнсең», – диде.
 
– Рамил, киләчәккә планнарың нинди?
 
– Татарстан буйлап «сольный» концертлар оештырырга уйлыйм. Менә әле Пермь якларыннан кайтып төштек.
 
– Кайда яшисең?
 
– Буадагы фатирымны калдырып, гаилә белән Казанга күчендек. Фатир яллап торабыз.
 
БЕЛЕШМӘ:
 
Исеме: Шарапов Рамил Рафыйкъ улы;
Туган көне: 1990 елның 13 апреле;
Туган җире: Буа районының Адав-Толымбай авылы;
Гаиләсе: Әтисе – Рафыйкъ, әнисе – Равия, тормыш иптәше – Земфира; улы – Раян.
Белеме: Казан театр училищесы, Социаль-гуманитар белем институтында психолог белгечлеге алган. Читтән торып Мәдәният һәм сәнгать университетында укый.

Ландыш КӘБИРОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»