поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.10.2014 Җәмгыять

“Татар кызы 2014” матурлык бәйгесендә Удмуртия данын Регина Хаҗиева яклаячак (ИНТЕРВЬЮ)

28 ноябрь - 8 декабрь көннәрендә Мәскәүдә татар дөньясында иң киң масштаблы россиякүләм “Татар кызы - 2014” матурлык бәйгесе узачак. Бу бәйгедә катнашу өчен татар гүзәлләрен сайлау максатыннан төбәкләрдә бәйгенең беренче туры үтте.

Удмуртия Республикасы “Иман” татар яшьләре берлеге дә үз бүлекчәләре булган төбәкләрдә сайлау турлары узды. Республикабыз данын яклауга лаек дип табылган 3 кыз арасыннан Мәскәү жюрилары Можга кызы Регина Хаҗиеваны чакырдылар.

Дөнья - кызыклы. Рәхмәт дисәң, сиңа рәхмәт дип әйтерләр. 
Син елмайсаң, сиңа елмаерлар. Барысы да синнән башлана…
 
Регина Фирдәвес кызы Хаҗиева. 24 яшь. Тумышы белән Можга шәһәреннән. 2013 елда М. Т. Калашников исемендәге Ижау Дәүләт Техник Университетының “Системалы анализ һәм идарә” юнәлеше буенча магистратура тәмамлый. Параллель рәвештә “Кризиска каршы идарә белгече” дипломын да ала. Бүгенге көндә шул уку йортында аспирантурада укый һәм студентларга белем бирә.
 
- Регина “Татар кызы -2014” матурлык бәйгесенә кастинг турында каян ишеттең һәм ничек катнашырга җөрьәт иттең?
 
- Кастинг турында мин очраклы рәвештә дуслардан гына ишеттем, шулай да үземне сынап карарга булдым. Мин университет уздырган бәйгедә катнашып, “Тамашачы күңелен яулаучы мисс” исеменә лаек булган идем. Тәҗрибәмә таянып, кыюлыгымны туплап кастингта катнашырга булдым. Мин кечкенәдән бирле сәхнәдә чыгыш ясарга бик яратам. Күп еллар Можгада “Задоринки” хореографик ансамблендә шөгыльләндем. Студент елларында үзебезнең факультет уздырган һәр фестивальдә, һәр кичәдә актив катнаштым. Бу җәйдә “Селигер” халыкара форумына да бару бәхетенә ирештем. Биредә “Киләчәк укытучысы” сменасында А.И. Герцен исемендәге Россия Дәүләт университеты уздырган олимпиадада өченче урын яуладым. 
 
- Кастинг нәтиҗәләрен гаиләң ничек кабул итте?
 
- Кастинг нәтиҗәләре турында мин әле күптән түгел генә белдем. Әтием дә, әнием дә, әлбәттә, бик сөенделәр. Чөнки бу - гади матурлык бәйгесе генә түгел, ә татар мәдәнияте фестивале. 
 
- Удмуртия татарларының данын ничек якларга җыенасың?
 
- “Татар кызы - 2014” - бу бик тә кызыклы проект. Россиянең барлык төбәкләреннән җыелган татар кызлары бер атна буе финал өлешенә әзерләнәчәкбез. Ә финал өлеше бик кызыклы форматта узачак. “Кунакларны танылган артистлар катнашында Европа дәрәҗәсендәге театральләштерелгән шоу көтә”, - диләр оештыручылар. Финалда катнашу өчен милли костюм, кичке күлмәкләр, республика гербы төшерелгән футболка һ. б. кирәк. Бәйгедә сөйләр өчен мин Динар Абдуллинның “Туган як” шигырен дә ятлый башладым. Безнең милләт Россиядә халкыбыз саны буенча икенче урында тора. Шуңа да бу матурлык бәйгесендә үз республикабызны лаеклы яклыйсы килә.
 
- Регина, синең алда чыннан да бик зур максатлар тора, чөнки син Россия күләмендә Удмуртия татарларының йөзен күрсәтәчәксең. Без сиңа чын күңелдән уңышлар телибез. 
 

Гүзәл ШАКИРОВА
Яңарыш
№ |
Яңарыш печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»