поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.04.2009 Мәгариф

ТАЛӘПЛӘРЕБЕЗДӘН БАШ ТАРТМАЯЧАКБЫЗ

Үткән елның апрель аенда ТР Дәүләт Советы Россиянең Мәгариф законына һәм Югары белем турындагы законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты әзерләп, аны Дәүләт Думасына җибәргән иде. Озакламый аңа бер ел тула. Шушы юнәлештә нәрсә эшләнә соң, дип без ТР Дәүләт Советының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиевкә мөрәҗәгать иттек.

– Бу мәсьәлә буенча узган ел Дәүләт Думасында парламент тыңлаулары уздырылды. Үткән елның 18 ноябрендә Татарстан Дәүләт Советында зур киңәшмә үткәрелде. Киңәшмә нәтиҗәсе буларак, РФ Дәүләт Думасының мәгариф комитеты каршында шушы мәсьәләне өйрәнү, тәкъдимнәр кертү, әзерләү өчен эшче төркем оештырылган иде. Ул эшче төркемгә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Дума депутатлары (анда Татарстаннан сайланган депутатлар да бар), берничә милли республика вәкилләре керде. Анда Татарстаннан мин һәм мәгариф министры, Башкортстаннан шулай ук парламент вәкиле һәм мәгариф министры бар. Шушы эшче төркем ай саен җыелырга тиеш дигән карарга килдек. Әүвәлрәк ай саен җыелмаса да, ниһаять, соңгы вакытта ул ай саен җыела башлады.

 

Бу юлы 25 мартта җыелдык. Анда Дума депутатлары, мәгариф комитеты рәисе Григорий Балыхин, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һәм милли мәдәни белем бирү башлыгы Татьяна Петрова, Думаның физик культура һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Ирек Гыйльметдинов, ТР мәгариф министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, Башкортстан мәгариф министры Зиннәт Аллаяров һәм башка рәсми кешеләр катнашты. Монда сүз нигездә үткән елның 18 ноябрендә Казанда үткәрелгән киңәшмәнең карарын үтәү хакында барды. Ул карар 7 пункттан тора. Без һәр пунктны карап, нәрсә эшләнгәнлеген тикшереп чыктык. Әлеге карар буенча, РФ Дәүләт Думасы, Хөкүмәте, субъектлар нәрсәләр эшләргә тиеш булган да, ниләр башкарган соң? Билгеле, күпмедер эш башкарылган. Анда РФ Мәгариф турындагы законының 29 нчы маддәсенә үзгәреш кертеп, илнең яңа мәгариф стандартларын әзерләгән вакытта РФ субъектлары катнаша, диелгән. Бер караганда, бу әйбәт кебек. Алга таба бер адым бу. Әмма катнашу нәрсәне аңлата соң? Аның нәтиҗәсе ничек була? Катнашканда без әйткән фикер мәҗбүри кабул ителәме-юкмы – шул мөһим. Безнең таләбебез шул: республикалар, төбәкләр үз туган телләрендә укыта алу хакында законда аерым маддә, элеккечә гарантия булырга тиеш. Россиянең элекке Мәгариф турындагы законының 7 нче статьясында милли-төбәк компоненты булуы турында кистереп әйтелгән иде. Менә шул юкка чыкты. Без әлеге таләбебездән кире кайтмаячакбыз. Алар исә безнең шушы закон проектын кире алуны сорыйлар.

 

Хәзер Россия субъектлары мәгариф стандартлары төзегән вакытта үз мәнфәгатьләрен яклау өчен үзләрендә эксперт төркемнәре оештыра ала. Мәгариф стандартларына караган бөтен документлар әүвәл субъектларга җибәрелеп эксперт төркемнәре тарафыннан каралырга тиеш. Ярый, без урыннардан үз фикерләребезне җибәрдек, ди. Аны исәпкә алмасалар, нәтиҗәсе булмаса, эшләвебездән ни мәгънә?! Шуңа күрә безгә законда гарантия булырга тиеш: төп таләбебез шул. Дәүләт Думасына җибәрелгән закон проектыннан баш тартырга һич кенә дә исәбебез юк. Шуңа да бу җәһәттә азакка кадәр барырга дип уйлыйбыз.

 

Россиянең әлеге 309 нчы законы буенча, яңа мәгариф стандартлары 2009 елның 1 сентябреннән гамәлгә кертелергә тиеш. Аңа инде бик аз вакыт калды. Әмма аңа күчү өчен әлегә бу стандарт кабул ителмәгән. Бу бик катлаулы эш. Икенчедән, 1 сентябрьдән әлеге яңа стандартлар буенча укыта башлау өчен бер генә дәреслек тә язылмаган. Әле ул дәреслекне язасы, раслатасы бар. Әле бит бер генә дәреслек түгел, дистәләгән дәреслек кирәк булачак. Бернинди әзерлек юк, әмма алар һаман күчү турында сүз алып бара.

 

Әлеге эшче төркем утырышы вакытында бердәм дәүләт имтиханы хакында да сүз күп булды. Чөнки Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының быелның 1 гыйнварында дөнья күргән боерыгы нигезендә бердәм дәүләт имтиханы фәкать урыс телендә генә тапшырылырга тиеш. Без моның белән килешмәвебезне әйттек. Моны, мәгариф өлкәсендә кеше хокукларын бозу, дип атадык. Чөнки РФ Конституциясендә, бөтен телләр дә бертигез, дип әйтелгән. Әгәр без милли телләребездә балаларыбызны укытырга хокуклы икән, ни өчен әле алар бердәм дәүләт имтиханын туган телендә бирә алмаска тиеш?! Бу бернинди дә мантыйк кысаларына сыймый, дип бу җәһәттәге таләпләребезне дә җиткердек.

 

Ике атнадан әлеге эшче төркем тагын җыелачак. Әгәр дә инде безнең закон проекты каралмый икән яисә, Думада каралып, аны кабул итмиләр икән, Россия Конституция судына мөрәҗәгать итүдән башка чарабыз калмый. Бу хакта Президентыбыз да, Дәүләт Советы Рәисебез дә әйтте. Бу минем генә сүз түгел.

 


---
Ватаным Татарстан
№ 56-57 | 31.03.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»