поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.10.2014 Мәдәният

Илһамга мәдхия

Филармония Гоголь урамындагы җыйнак кына бинада урнашкан елларны күпләр хәтерлидер әле. Ниндидер бер сихри җир иде ул. Казанның тарихи үзәген би­зәгән ул йорт яныннан узганда, аның ишегалдында көле­шеп-шаярышып сөй­ләш­кән бихисап җырчы­ларны, музыкантларны оч­ратырга, ә инде ишегалдына ук узарга җөрьәт итсәң, филармония ишегеннән чыккач, уңкул якта урнашкан ике генә кешелек “авылча” эскәмиядә Илһам абыйны күрергә була иде. Ул аның яраткан урыны иде бугай.

Моннан 15 еллар элек шул эскәмиядә утырып, Ил­һам абыйдан артист мәзәк­ләрен сөйләткәнем дә хәтердә. Тагын бер яраткан урыны – Лядов бакчасындагы бер эскә­мия иде. Гел бер урында утыра иде ул. Аның янына туктап, һәркем сөй­ләшеп утыра, сораулар бирә ала иде. Мине һәрчак табигатьтән зур талантка ия шәхесләрнең шул гадилеге, аралашуга һәрчак ачыклыгы, һаваланмавы сокландырды һәм сокландыра.

Илһам абыйга тиздән 80 яшь тулачак. Аның бәһасен аңлаган, бәяләгән татар дөньясы әлеге зур вакыйгага әзерләнә. Җырчының туган кө­не түгәрәк  датага җиткән­­че әле берничә ай вакыт булса да, аңа багышланган чаралар, концертлар башланды инде. Ваһапов фонды Татар дәүләт филармониясе сәхнә­сендә уз­дырган “Илһамга мәдхия” дип аталган җыр кичәсе – шуларның берсе. Татар сәнгать әһелләренә гаять игътибарлы әлеге фонд уздырган чаралар һәрчак югары зәвык, профессиональлек белән аерылып тора. Рифат Фәттахов туплаган команда иҗат ягыннан шактый таләпчән һәм яхшы мәгънәдә нәзберек. Илһам агага багышланган концерт моны тагын бер кат исбатлады.
 
Зал шыгрым тулы. Татар зыялылары, яшьләр, сәясәт­челәр, җитәкчеләр... Дәрәҗә белән аерылса да, моңга мөнәсәбәте белән охшаш тамашачы беренче авазны кө­тә.
 
“Атландым да атның, һай, биленә,
Өч әйләндем Казан каласын...”
 
Бу тавышны бер ишет­кәннәрнең аны мәңге оныт­мая­чагы бәхәссез.
 
Сәхнәдә тере оркестр. Дирижёр таякчыгы югарыга талпына һәм зал “Казан нуры” оркестрының дистә­ләгән уен кораллары авазыннан туплаган “Җырлан­маган әле безнең җыр” көенә күмелә. Илһам ага җырларын мәдхия итеп тамашачыга җиткергән яшьләрне тың­лыйсың да, заман җырчы­ларына карашыбыз артык тәнкыйди икәнлеген аңлый­сың. Тыңлап туймаслык җыр­чылар бар яшьләр арасында. Сиринә Зәйнетдинова башкарган “Сарман”, Ришат Төх­фәтуллинның “Китмә, сан­дугач”ы, тавышында йөзлә­гән кыңгыраулар чылтыраган Гөлсирин Абдуллинаның “Син кайтмадың”ны җырла­вы, Айгөл Хисмәтуллинаның “Сах­ралар”ы, Илһам Вә­ли­евнең “Хушлашырга ашык­ма”, “Ме­нәргә иде Урал тауларына”, “Өнсә авылы көе”... Сокланырлык бит!
 
Рөстәм Асаев, Илүсә Хуҗина, Марсель Вәгыйзов, Артур Исламов, Фердинанд Сәлахов, Ярамир, “Болгар кызлары”, гармунчы Ринат Вәлиев, “Казан” бию ансамбле – татар халкының иң затлы җыр һәм көй үрнәкләрен, дәртле тыпырдауларны Ил­һам агага мәдхия итеп җиткергән әлеге сәнгать осталарына “Афә­рин!”нән баш­­ка сүзне кем әйтер.
 
Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев сәхнәдә “Бер алманы бишкә бүләек” җырының сүзләре ничек туганлыгы хакында сөйлә­гәндә, нигәдер күз алдыма филармония ишегалдындагы теге эс­кәмия килде. Уйлап карасаң,  барлык бөек эшләр дә гади шартларда эшләнә түгелме?! Шагыйрь сөйлә­венчә, татар халкының гимны булырлык әлеге җырның сүзләре дә көт­мәгәндә-уйламаганда туган:
 
“...Бәхет булып, алма пеште,
Бер алманы бишкә, һай, бүләек ...”
 
Хәзерге яшь шагыйрьләр арасында да яхшылары аз түгел. Бөек җырчыга мәдхия җырларлык тавышлары булган яшь башкаручыларга да замандаш шагыйрьләре бе­лән шундый очраклы, уңыш­лы очрашулар язсын. Татарны данлаучы иҗатчы­лар чыл­быры өзелмәсен.
 
Сәхнәдә – Илһам Шакиров, янында – татарның иң яхшы баянчылары, “Кара урман”.
 
“Карадагынай урман, караңгы төн,
Яхшы атлар кирәк үтәргә...”
 
Исән-сау бул, Илһам ага! Бөек җырчыны зурлаган һәркем исән-сау булсын!
 
"Ватаным Татарстан" 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»