|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.04.2009 Шоу-бизнес
ЛЮЦИЯ МУСИНА: “РӨСТӘМ ЗАКИРОВ ХАТЫНЫ БУЛУ ҖИҢЕЛ ТҮГЕЛ”
Филармониядә Люция Мусинаның концертын икенче кат карадым. Беренчесен Яңа ел бәйрәмнәренә авылга кайткач караган идем инде. Шулай да ялыктырмады. Кайбер шоулардагыча “менә мин нинди текә күрегез” дип үзен дә такмады. Тыйнак, шул ук вакытта, үзенә җәлеп итүче концерт булды ул. Сценарий авторы – Фәнис Җиһанша, режиссеры Илдар Хәйруллин. Залда легендар җырчыларыбыз Әлфия Авзалова, Флёра Сөләйманова, Мингол Галиевлар да бар иде. Ире Рөстәм Закиров белән дуэт җырлавын тамашачы яратып кабул итте. Соңгы вакытта Рөстәм Закировның тормыш иптәше буларак билгеле Люция Мусинаның хәзер чын-чынлап иҗат белән шөгыльләнүе нидән икән?! Бу хакта үзе белән сөйләшергә булдым.
- Һәр эштә әйдәп баручы, үрнәк булырдай кешеләр була. Сез кемнәрне үзегезнең укытучыларыгыз итеп саныйсыз?
- Мәдәният һәм сәнгать университетында укыганда Люция Хәсәнова иде. Соңрак та аңа еш мөрәҗәгать иттем. Шулай ук Миңгол Галив, Венара Ганиевадан дәресләр алдым. Вокал буенча укытучыларым шактый. Төрле кешедән белем алу, камилләшүгә китерәдер дип уйлыйм.
- Җырны озак сайлыйсызмы? Гадәттә җыр күпме тора?
- Озак сайлыйм. Кайвакыт җырны тыңлыйсың, сүзләре мәгънәле, ә көе күңелемә ятмый, яки киресенчә.Үземә ошап җитмәгәч, тамашачыга да шулай булыр кебек. Кабат эзләнәм. Җырны бушка да, сатып та алган чаклар бар. Иҗатның бәясе булырга тиеш дип уйлыйм. Мең, ике мең сум да, кемдер тагын да кыйммәткәрәк сата, төгәл генә бәясе юк. Даими авторлар да бар. Композиторлардан Илназ Баһаветдинов, Илфат Дәүләтшин, ә шагыйрьләрдән Алмаз Хәмзин, Шәмсия Җиһангирова, Фирдания Гыйльфан, Чаллыдан Гөлсинә Акбитова белән элемтәдә торам.
- Сез бит бер гаиләдә ике җырчы. Ә йолдызлык буенча, берегез үгезбозау, икенчегез арыслан. Бер-берсенә туры ук килмәүче билгеләр. Сәхнәдә “Пошалым чаналары” дип елмаеп җырлаучы Рөстәм Закиров гаиләдә нинди? Рөстәм Закировның хатыны булу ничек?
- Йолдызлык буенча туры килмәсәк тә, Аллага шөкер, әйбәт яшибез. Рөстәм Закировның хатыны булу җиңел түгел, дисәм дә буладыр. Ул үзенә дә, миңа да бик таләпчән. Ир кеше шундый булырга тиештер дип саныйм. Һәрчак аның белән киңәшләшеп эшлим, сәхнә киеме сайлаганда да аңа ошасын дип уйлыйм. Иреңнең җырчы булуы икеләтә бәхеттер ул. Сәхнәдә яңгыраганчы ук җырларыңа бәя бирүче бар.
- Балаларыгыз ни белән шөгыльләнә әле? Сез гастрольгә киткәндә кем белән кала?
- Гастрольгә бергә йөрмибез. Мин киткәндә Рөстәм кала. Айрат беренче класста укый. Ул җырчы түгел, футболист булырга хыяллана. Ә Миләүшә бакчага йөри, көзге каршында җырлап, биеп бөтерелә. Миләүшә генә, бүген дә җырларга китәсеңме инде, әни, дип күңелсезләнә кайчак. Мин гастрольгә киткәндә, әтиләре белән калалар, әйбәт кенә торалар.
Концертка кире кайтып…
Укучысына Миңгол Галиев та чәчәкләр бүләк итте. Концертта Азат Фазылҗановның “чеметеп” ала торган такмаклар һәм Эльнара Тимербаева башкарган шәрыкъ биюе дә игътибарга лаек иде. “Чия чияләнгән икән” дип җырлагач, җырның авторы Алмаз Хәмзин сары розалар күтәреп менде. Ул “күлмәгең дә чия төсендә икән, дип, язасы калган икән” дип шаяртты. Ә шулай да, концертның кульминацион ноктасы, залдан ак лилияләр тотып Рөстәм Закиров күтәрелүе булгандыр. Алар дуэт башкарды. Чыннан да, үзләре җырлаганча, “Парлы булуларга ни җитә?!”. Проверенные вакансии для домработниц в Москве.
Лилия КАДЫЙРОВА |
Иң күп укылган
|