|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.10.2014 Мәгариф
“Яктылык”та тәрбия эшендә ата-аналар да катнашаКайбер уку-укыту учреждениеләре җитәкчеләре һәм укытучылары еш кына ата-аналар белән элемтә җитешмәвенә, үзара аңлашып эшләү булмавы турында сөйлиләр. Ә менә Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә ата-аналар балалары белән бергә мәктәп тормышында кайнап яшиләр. БЕЛЕМ ЧИШМӘСЕ “Яктылык” мәктәбенең исеме генә дә аның коллективының баштан ук югары планка алып эшләве турында сөйли. Мәктәп диварларында татар телен һәм мәдәниятен кадерләп саклыйлар һәм балаларны милли рухта тәрбияләп үстерәләр. Шул ук вакытта өлкәдә яшәүче башка милләт кешеләренә карата хөрмәт тәрбияләү дә мәктәп эшендәге төп юнәлешләренең берсе булып санала.
Милли мәгариф һәм татар гореф-гадәтләре нигезендә алып барылган тәрбия нәтиҗәсендә барлыкка килгән мохит баланың акылына да, иҗади үсешенә дә яхшы йогынты ясый. 2013 елда мәктәп укуда ирешкән уңышлары өчен Бөтенроссия “100 иң яхшы мәктәп” конкурсы лауреаты исеменә лаек булган, ә аның директоры Радик Газизовны “Ел директоры” билгесе белән бүләкләгәннәр. Кыска вакыт эчендә дан казанып өлгергән мәктәпкә төрле милләттәге һәм төрле диндәге балаларны китерәләр, 1нче сыйныфка укырга килүчеләрнең саны өч класска да сыймый, сайлап алырга туры килә.
Ә инде мәктәпкә эләккән балаларның ата-аналары мәктәп эшеннән берничек тә читләшә алмыйлар. Беркем дә аларны җыелышларга һәм чараларга көчләп китерми, әлбәттә. Алар үзләре дә сизмәстән гөрләп торган мәктәп тормышына баш-аяклары белән кереп китәләр. Үткән елда, мәсәлән, мәктәп тирәсендә әтиләр күбрәк йөрде. Чөнки биредә махсус “Әтиләр клубы” дип аталган җыелышлар уздырыла башлады. Бу чараларга кызыклы кешеләр чакырылып тора. Мәсәлән, танылган психологлар яшүсмерләрнең үз-үзләрен тотышы, тормышны аңлап белә башлавы турында сөйләгәннәр, баланы тәрбияләүдә ата кешенең ролен билгеләп үткәннәр, врач-уролог ир бала сәламәтлеген саклауга басым ясаган. Икенче бер очрашуга олимпия чемпионы Таһир Хәйбуллаев һәм аның әтисе килеп, баланы җиңүче итеп тәрбияләү өчен нишләргә кирәклеге турында нотык тотканнар. Аларга бирелгән сораулар да бихисап булган, чөнки һәр ата үзенең нарасыен җиңүче итеп тәрбияләргә тели.
ЯШЬ КӨРӘШЧЕЛӘР ҺӘМ ЙОЛДЫЗЧЫКЛАР
Берничә ел элек бу мәктәптә татар көрәше секциясе эшли башлаган. Шунда ук олимпия төре – грек-рим көрәше алымнары да күрсәтелә. Физкультура укытучысы Руслан Йосыповның көрәш секциясенә кечкенә балалар да, җиткән егетләр дә йөри. Бу язны аңарда тәрбияләнгән көрәшчеләр аеруча зур уңышларга ирешә алганнар – Камил Әхмәтвәлиев ил беренчелегендә җиңүче булып чыккан, ә Әбдекәрим Шералиев шуннан ук бронза медале алып кайткан.
“Яктылык”та ел саен өлкә күләмендәге көрәш бәйгеләре дә үткәрелеп тора. Анда өлкә шәһәр-авылларыннан гына түгел, Татарстаннан килгән көрәшчеләр дә катнаша. Шундый югары дәрәҗәдәге ярышларда да яктылыклылар сынатмыйлар, беренче урыннарны алып киләләр.
Шәһәр мәктәпләре арасында үткәрелгән бер генә чараны да “Яктылык”ның “Йолдыз” бию театрыннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Мәктәп театры өлкә, бөтенроссия конкурсларында гына түгел, халыкара фестивальләрдә дә катнаша һәм җиңүләр алып кайта. Мәктәп киштәсендә Польшадан һәм Литвадан алып кайткан “Гран-при” бүләкләре кадерләп саклана. Шулай ук “Йолдыз” Казанда үткәрелгән Бөтенроссия татар фольклор-этнографик фестивалендә дә җиңү яулаган. Аларның бию осталыклары өчен хореографлары Инзилә Гыйззәтуллина һәм Алия Газизовага рәхмәт әйтергә кирәктер.
АТА-АНАДАН БАШКА МӨМКИН ТҮГЕЛ
Мәктәп директоры Радик Рифкать улы фикеренчә, иҗаттагы, спорттагы һәм укудагы уңышлар (мәктәп эшли башлаганнан бирле бер генә укучы да имтиханнарны "начар" билгегә тапшырмаган) ата-аналар теләктәшлегеннән башка, бәлки, булмас та иде. “Укытучылар, балалар һәм ата-аналар бербөтен булып уку процессында катнашырга тиешләр, - дип саный директор. - Шуңа күрә без һәр ата-ананы мәктәпкә китерергә тырышабыз. Алар балалары белән бергә инде традициягә әверелгән Сәламәтлек көнендә катнашалар. Бу көнне без 15нче микрорайонның паркында чана, чаңгы, тимераякта шуабыз, төрле уеннар уйныйбыз. Язын һәм көзен ата-аналар шимбә өмәләренә килеп, мәктәп һәм күрше йорт тирәләрен җыештыралар, кипкән агачларны кисеп төшерәләр. Шулай ук безнең белән экскурсияләргә, Ширяевода, Муром шәһәрчеге хәрабәләрендә уздырылган тарих дәресләренә дә бик теләп йөриләр. Актив ата-аналар мәктәп эшләре, андагы мөнәсәбәтләр турында хәбәрдар. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәктер - аларның кайберләре үзләре дә шушы мәктәптә укып чыккан балалар”.
Быел мәктәп Советын бик актив һәм башлап йөри белүче ата - Ленар Сабиров җитәкләгән. Ул татар компоненты булган төрле семинарларда катнашырга тырыша. “Оренбургта уздырылган татар мәктәпләре директорлары семинарында “Яктылык” мәктәбе турында әйтелгән уңай фикерләрне ишетеп бик шатланган идем, - дип уртаклаша мәктәп Советы рәисе. - Татарстанның мәгариф министры да безнең мәктәпне килеп күрергә теләк белдергән икән, димәк күрсәтерлек нәрсәләребез байтак”.
Мәктәп директоры Радик ГАЗИЗОВ һәм укытучы Алия СӘЙФЕТДИНОВА укучылары белән.
"Кояшкай" мәктәпкәчә балалар ансамбле.
(“Волжская коммуна”газетасыннан)
Наталья КОЛОКОЛЬЦЕВА |
Иң күп укылган
|