|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.10.2014 Шоу-бизнес
Филүс Каһиров матбугат конференциясеннән ФОТОрепортаж“Минем 4 мәхәббәтем”, сер булмаса, сөйләгез әле, кемнәр алар? Филүс Каһировның 7 октябрьдә Халыклар Дуслыгы йортында узган матбугат конференциясе шундый сорау белән башланып китте. 1 сәгать дәвамында Республиканың шәрәфле матбугат чараларыннан килгән журналистлар белән Филүс тәмле чәй өстәле артында төрле темаларга аралашты. Журналистларны кызыксындырган төп сораулар: быелгы репертуарда Филүс үз амплуасына тугры калганмы, замана шаукымына ияреп халык көйләрен, эстрада җырларына алыштырмаганмы, ни өчен бер ел югалып торган, ни өчен ТНВ каналында ул сирәк күренә, бүгенге көндә администратор вазыйфаларын кем башкара һ.б.
Филүс үзе дә әлеге очрашудан канәгать калдым, ди. Чөнки җырчы тирәсендә төрле имеш-мимешләр куера башлады, әнә шул аңлашылмаучанлыкка ачыклык кертәсе, гомумән, журналистлар белән җылы атмосфера аралашып утырасы килә иде, ди җырчы.
Ә концертка килгәндә, Филүс тиздән Республика һәм Казан сәхнәсендә булачак зур тамашасы хакында серләрне чишеп бетермәде. Шулай да, быелгы программаның сценарий авторы һәм режиссеры Замирә Гәрәева кайбер кызыклы моментларны әйтеп үтте анысы. “Филүс быел бииячәк һәм чит телдә яңа җыр әзерли. Гомумән, быел хореографиягә аеруча зур игътибар бирелә. Биюләрне Татарстанның атказанган артисты Татьяна Мифтахова һәм Ренат Мифтахов куйды, гомумән, 15 артисттан торган бригада һәрберсе профессионал, шуңа да әшләве җиңел һәм нәтиҗәле,” – ди Замирә.
Хәер, нәтиҗәне тамашачы үзе ясар, бик тиздән Филүс Каһировның Татарстан буенча зур гастрольләре башлана.
Матбугат конференциясенең берничә мизгеле фотоларда:
--- |
Иң күп укылган
|