• 18.02-20.02 "Казан" бию ансамбле концерты. Камал театры, 19.00
  • 21.02 "Туган тел" әдәби-музыкаль очрашу. 15.00
  • 25.02 Ваһапов йолдызлары фестивале. Филармония. 18:30
  • 27.02 "Бәхет кошы" мюзиклы Әтнә дәүләт театры. Казан. "Әкият" курчак театры сәхнәсе. 18.30
  • 28.02 "Туган тел" телеканалы концерты. Казан. Филармония. 18.30.
  • 02.03-04.04 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". Уникс. 17:00
  • 02.03-07.03 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 18 Февраль Флера Зыятдинова (1947-2011)
  • 18 Февраль Бибрас Натхо
  • 18 Февраль Константин Глазачев
  • 18 Февраль Раушания Юкачева
  • 18 Февраль Фуад Халитов (1909-1981)
  • 19 Февраль Райнур Шакиров
  • 19 Февраль Рәфыйк Мөхәммәтшин
  • 20 Февраль Булат Бәйрәмов
  • 20 Февраль Булат Сруров
  • 21 Февраль Аммар Аль-Анси
  • Лаеш, Имәнкискә. Үгез ите сатыла: ботлап та, өлешләп тә. Телефон: 89178754552
  • Казанда Мавлютова тукталышында тулай торакта 13 кв.м булмэ сатыла. 89274718157
  • Восстание остановкасында тулай торакта 21 кв.м булмэ озак вакытка арендага бирелэ.Булмэдэ жылы,салкын,душевая кабина,кер юу машинасы,электр плитэсе,телевизор,ике йокы урыны,ош остэле,кухонный гарнитур,шкаф,суыткыч бар.Тулэу бер айга 12500 (бу суммага квартплата кергэн) 89393937375
  • Казан яна матур туй сондыгы сатыла. т.89655808912
  • Лаеш районынынң Бимә авылында 2015 елда төзелгән, бүген үк кереп яшәрлек йорт сатыла. Ашыгыч. Ике катлы, бростан, тышланган. Газ, су, канализация үздырылган. ике контуралы котел, салкын һәм кайнар суларны бирә. Мунчага өйдән генә чыгасы. Зур гараң, погреб Җире 6 сотый. үсентеләр утыртылган. Шалтыратыгыз, алыгыз. 8 917 279-10-83
  • Авиатөзелеш районында тулай торактан 13 кв. м. (фатир статусы) бүлмә сатыла. Янәшәдә 3 балалар бакчасы (берсе ишегалдында), мәктәп, метрога кадәр 10 минутлык юл. 200 метрда Максимово тукталышы. Барлык җиһазлар һәм кер юу машинасы кала. Тел.: 8-937-289-18-63.
  • Казанда ирлэр өчен куртка сатам, кара тестэ 50-51 размер, яна. 4 менгэ сатыла 89179275753
  • Мэжлеслэргэ мантыйлар, шаурма,Кош-теле, бавырсак,чэк-чэк,пироклар,ойдэ киселгэн токмачлар, муравейник, Пицца,Балеш,Тортлар,катлитлэр ясап бирэбез.89393307899
  • Казанын Оренбургский трак урамында урнашкан тулай торакта 12 кв.метрлы булмэ сатыла. Тулай торак остановкага якын.Якында гына мэктэп, поликлиникалар бар. Куршелэре тыныч, тэртипле кешелэр. Булмэдэ яхшы ремонт ясалган. Телефон: 89375777554
  • Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәләр төзим. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 6 елдан артык. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин. Чаллы

 

 
Архив
 

10.10.2014 Тарих

Зариф Бәширинең “Мишәрләр” хезмәте (ФОТО)

Үз заманында Зариф Бәшири (1888-1962) татар әдәбиятында шагыйрь булып танылган кеше. Аның чәчмә әсәрләре дә шактый. Аеруча «Чуаш кызы Әнисә» бәяны аңа шөһрәт китерә. Туган авылы Чүтинең (хәзерге Кайбыч районында) тирә-ягында чуаш авыллары булу сәбәпле, Зариф Бәшири бу халыкның телен, гореф-гадәтләрен яхшы белгән.

«Шура» журналында чуаш халкының яшәү рәвешенә, этнографиясенә багышланган «Чуашлар» мәкаләсе дә шуңа бер дәлил. Бу язма маҗар (венгр) шәрыкчесе Ю.Мессарошның да дикъкатен җәлеп итә. Бу галим белән күрешү, әңгәмәләшү Зариф Бәширигә нык йогынты ясый. Мессарош (Ю.Мессарош – венгр шәрыкчесе.), яшь шагыйрьнең мишәр таифәсеннән булуына игътибар итеп, аңа туган кавеменең этнографиясе, көнкүреш мәдәнияте турында язарга киңәш итә. Шушы сүзләрдән рухланган Бәшири, Оренбургта чыга торган «Чүкеч» җурналындагы мөхәррирлек эшен ташлап, мишәрләр арасына балалар укытырга китә. «Поезд чаба, мине максатыма тизрәк ирештерергә ашыга сыман. Максатым: Тамбов губернасы Темников өязе Вәрәки дигән авылда балалар укыту, шуның белән бергә мишәрләр турындагы тикшеренүләремне дәвам иттерү!» – дип яза ул соңыннан үзенең истәлекләрендә. Нәтиҗәдә, 1910 елда «Шура» журналында аның «Мишәрләр» дигән хезмәте дөнья күрә. Шактый бәхәсле урыннары булуга да карамастан, әлеге язма бүген дә кызыксыну уята. Аны басмага филология фәннәре кандидаты Салават Галимов әзерләде.Фәннәр кандидатлыгына диссертациясен дә ул Зариф Бәшири иҗаты буенча яклаган иде. Биредә шуны да җиткерү күңелле: тиздән Татарстан китап нәшриятында Зариф Бәширинең «Сайланма әсәрләре» дөнья күрәчәк. Аңа язучының истәлекләре, әдәби әсәрләре тупланды.

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА

Мишәрләр

Зариф БӘШИРИ


1.
Колагымда мишәр сүзе уйнау илә минем күкрәгемдә ихтыярсыз, бертөрле мактану вә горурият калка. Фәкать бу горурлыгым җенсият дәгъвасе, милли низаг вә изү кеби инсаниятсезлекләрдән пакьтер. Нигездә, мишәр халкында бу мактану гомуми бер гадәт буларак искедән канга сеңеп калгандыр.

Яшь вакытларымда мәдрәсәдә укыганда, мишәр талибәсе илә казан татарлары дип әйтелмеш татар талибәсе арасында, бер-беренең гадәт вә телләрен тәнкыйть әйтеп низаглашулар бер-бер артлы булып торуы гадәт хөкемен алган иде. Мишәрләр исә казан татарларының асыл сөйләшләрен, казан татарлары исә мишәрләрнең рус сөйләменә тартым сүзләрен вә тавышларын тәнкыйть итә иделәр. Моннан шул аңлашыла: һәр милләт вә һәр җенес, нинди дәрәҗә мәдәни булуына карамастан, үзенең ана телен сөя вә шуны алгы сафка куясы киләдер.

Татарлар илә мишәрләр арасында мондый тартышларның булуы арадан берлекне югалту вә ул исә безнең өчен бер зарурлык булуыннан отыры, андый мәгънәсез низагларны ташлау кирәклеге вә телләребезне берләштерү тиешле идеге һәр ике тарафның өмете вә теләгедер. Ләкин бу искедән калган бер дәгъва гына, татарлар илә мишәрләр арасында әүвәлдә бер суыклык булуы хәтеребезгә килмидер.

Хәлнең асылын нечкәләп тикшереп караган вакытта, татарларның урыс теленнән һичбер сүзне файдаланмаулары вә соңрак вакытта файдалана башласалар да хозур аз булуы, хәтта урыс теленнән кергән сүзләрнең артикуляциясендә зәгыйфьлек күренә. Мишәрләрнең исә күп сүзләре урысча булып, асыл сөйләшләре дә шуңа охшаган булуы – бу ике җенеснең арасында мөнәсәбәтнең юклыгын, булган тәкъдирдә дә ерак тамырларда гына булуын күңелгә саладыр.

Әгәр хәзерге казан татарлары белән мишәрләрнең милли санаган гадәтләреннән башка искедән калган гадәтләре, тормышлары чагыштырылып каралса, бер-берсенә туры килгән шәйләр бик күптер. Мишәрләрнең кирәк дин вә мәгариф тугрысында булган омтылышлары, сәүдә итү, алыш-биреш вә мәгыйшәт эшләрендәге хәрәкәтләре булсын, казан татаралары белән чагыштырганда бик күп дәрәҗәдә алдадыр. Минем беркадәр горурлыгым – шулдыр. Нигез­дә мишәр җенесендәгеләр барчасы мишәрлекләрен сөяләр вә үзләренең намусларын саклау юлында аңлаган вә күңелләре җиткән кадәр иҗтиһадларын кызганмыйлар.

Минем бу сүзләрдән мишәрләрдә та­тар кардәшләребезгә дошманлык вә кырын күз бар икән, дип уйла­ма­сыннар. Мишәрләр хакында берни­ка­дәр мәгълүмат җыеп язарга мине мәҗбүр иткән нәрсә, горурлыгыбызны куәтләндерүгә сәбәп булган маҗар шәркыятьчесе Мисаруш1 әфәнде җәнап­ларының киңәше.

Мисаруш җәнаплары белән беркадәр вакытлар мәҗлестәш булган заманда, сүз арасында «Русиядә гомумән татар исемләнгән әһле ислам арасындагы кавемнәрнең кайсы тәрәккыйга һәвәсле вә голүм мәгарифкә сәләтле?» булуы хакында бәндәләренә бер сөаль такты. Ләкин мин гыйлем вә мәгарифтә түбән вә тәҗрибәдән буш һәм дә милләттәшләрем арасына аз аралашучан булуымнан бу сөальгә катгый җавап бирүне өстемә ала алмадым. Шулай булса да, югарыда яралган фикерләремне бәян иткәннән соң, чама белән мишәрләр белән казан татарлары булуын сөйләргә батырчылык иттем.

Шәркыятьче җәнаплары мишәр халкының башка татар кавемнәре белән чагыштырганда тәрәкъкый вә мәгарифкә сәләтлерәк кавемнәр икәнлеге турындагы фикере барлыгын бәян иткәннән соң, аларның сәүдәгәр, гайрәтле, җитез икәнлекләре вә эшләрендә чыдамлы, ныклы бер кавем булуларын хуплады. Бары тик аларның алыш-биреш итү эшендә башка милләтләр илә артык аралашуларыннан, элегрәк мәгарифтә зәгыйфьлекләре сәбәпле, телләрен югал­­ту­лары вә андый хәлләренең һаман баруы киләчәк өчен куркыныч булуын сөйләде. Шуның белән бергә аларның бу арада яхшы ук укуга ябышканлыкларыннан моның да чарасына керешерләр, дигән өметтә булуын бәян итте.

Шәркыятьче җәнаплары миңа бер хезмәт йөкләү ниятендә булуын белдерде. Моның кебек бөек затларның хезмәтләрен кулдан килә торып та башкармау, әлбәттә, авыр эштер. Фәкать безнең кулыбыздан мондый затларның теләкләренә нинди хезмәт туры килер икән! Бу фикерне, әлбәттә, аңа да аңлаттым.

«Чуашлар» хакында «Шура»да язган әйберләрем төпле тарихлардан алы­­нып язылмавы өстенә, аларның (чуаш­ларның) асыл вә нисбәтләре хакында булмыйча, бәлки үз тәҗрибә вә тикшерүләремнән гыйбарәт булуына карамастан, шәркыятьче әфәнде боларның тарих өчен бөек бер ярдәм икәнен сөйләп, мишәрләр хакында да шушы рәвешле нәрсәләр язуның зарарсыз булуын бәян итте.

«Һәр милләтнең тарихы аларның искедән калган гадәт вә әхлакларын, тел вә мәгыйшәтләрен тикшермәк белән мәйданга чыгадыр. «Шура» журналы кеби әһәмиятле журналга ия була торып та беркадәр авыр, катлаулы эшләрне башкармау иҗтиһад әһеленә языктыр», – җөмләләре минем яшь вә һәвәскәр күңелемне очындырды.

Аның каравы мин бер яшь бала хөкемендәмен вә матубгатта игътибарым да зәгыйфь. Хак илә ат уйнату кадәр дә булмаганлыгымнан, моны рәткә чалышсам да, бу хакта корыч каләмнәре белән матбугат сәхифәләрендә нурлар уйнатып: «Һәй, эшкә яраксыз, бөекләргә юл бир!» – димәк заманнары булмаганлыктан, бу көнгә кадәр бу хәлнең өмете күренеп тормаганлына ышандым. Шул сәбәпле, беркадәр мөһим эшләремне куеп, мишәр кардәшләремнең гадәт вә телләрен, мөмкин булса иске әсәрләрен дә тикшермәк ният илә Пенза губернасында мишәр боткасы булган Рахманка суы буендагы бер мишәр авылында кыш кичермәк ниятен тоттым.

Мин монда мишәр кардәшләрем бе­лән аралашып, көннәр уздырдым. «Шура» сәхифәләре кабул иткәнчә, иң әүвәл мондагы Тамбов вә Пенза мишәрләре хәлләрен язып, гадәт вә телләрен бәян иткәннән соң, тарихыннан да беркадәр мәгълүмат бирәм. Җәнап хак тугры фикер йөрешендә максадыма ирешүемне насыйп әйләсен...

2
«Күңел белән тоташмаган күз – ботак тишеге» дигән мәкальнең дөреслегенә бу көн артыграк төшендем. Мин үзем – мишәр баласы, мишәрләр арасында туып, мишәр балалары белән уйнап үстем. Ләкин мишәр гадәтләреннән һичберсе диярлек хәтеремдә калмаган. Бары күрше әбиебезнең, башына «чалма» аталган озын вә киң ак бурларны чолгап йөргәне генә күз алдымда тора. Авылда әбинең мине сөйгәнлекләре, кыяк суганнар биреп күрсәткән яхшылыклары исемә төшеп, бөтен торышы белән җанлы картина рәвешендә булган сурәте күз алдыма төшкәч кенә мишәр карчык­ларында чалма бәйләү гадәте барлыгын хәтеремә килә. Мин артык татарлашуымнан үземдә мишәр баласы булуыма галәмәт булган бер гадәт таба алмыйм вә шулай ук башкалар да сизә алмыйлар. Тик мишәрләр арасына килгәч кенә, бөтен күңелем хушланып пешкән суган ашавым гына миндә мишәрлек гадәтләреннән табигый булган бер гадәт барлыгын белдерде. Мишәр халкы гомумият илә пешкән суган ашар өчен җан атар. Бу чуашларда да шулай ук.

Мишәрләр вә чуашларның бу көнгә кадәре сакланган урыннары да Русиянең төньяк тарафындадыр. Бу тарафта булган чуашлар белән мишәрләр бер-берсенә якын булып, һичберсенең арасында татар карендәшләр юкдыр. Әмма башка тарафларда булган мишәрләр вә чуашлар, мәсәлән, Самара, Саратов, Хвалын, Чистай кеби җирләрдә, нык татарлашканнар яхуд урыслашканнар.

Чуашлар хакында күбрәк төньяк чуашлар әхвәленнән язганым кебек, монда да төньяк мишәрләр хәленнән язуны кулаерак таптым.

Мишәрләрнең татарларга караганда чуашларга булган мөнәсәбәтләре, кирәк тормышта вә кирәк гадәттә булсын, бик якындыр. Шушы сүзләремне исбатка байтак кына файдасы булганлыктан, үземнең мишәрләр арасына сәяхәт вакытында булган хәлләремне бераз язып китмәк булам.

Казан вә Мәскәү тимер юлы өстендә булган Шихран (1925 елдан Канаш исеме белән аталган) станциясендә берәр кич куну теләге белән фатир эзләргә лазем күрелде. Бер чуаш йортына барып тәрәзә кактым да, урта яшьләрдә бер чуаш хатыны кечкенә генә тәрәзә тишегеннән башын тыгып, безне татарлар дип уйлап булса кирәк, каты күңелдән чыккан тавыш белән: «Кайсы авыл татарысыз?» – диде. «Җиңгәй, без татар түгел, Чүти мишәрләре», – җавабын ишеткәч җиңгәйнең сүзләре йомшакка әйләнсә дә, нинди эшле, кем баласы, кайда бару хакында озак сорашкач кына: «Бердән, мишәр вә икенчедән, Шәрәфи абзый баласы да булгач, ачык йөз белән кабул итәбез инде», – диде.

Чуашларда, үзенә килгән кешене генә түгел, бәлки юлда очраган кешене дә начар эшле булмасын дигән курку белән төрлечә сөальләр биреп тикшерү гадәте бар. Алар бу гадәтләре белән кыргыз-казах халкына охшыйдыр. Кыр­гызларда да узган-барганны туктатып сорашмый җибәрү юктыр.

Югарыда әйтелгән чуаш хатыны, безнең күрше авылдан киткәнлектән татарчага бик оста булуы өстенә, яшь вакытында әткәсе белән бездә берничә мәртәбә чәй дә эчкән икән. Менә шуның өчен дә миңа ничек ихтирам итәргә белми иде. Ихтирамына сәбәп ике төрле нәрсә булды: беренчедән, мишәрлегем вә икенчедән, әткәмнең икмәк-тозыдыр.

Үзенең тукыган тышлы мендәрләрен баш астына салып, сары тунын өстемә яба вә һәр хәрәкәтендә: «Әй безнең Атау! Мишәрдән бер дә кайтмый иде. Авылыбызга мишәрләр киләләр иде. Мишәр кызлары белән кич утырыша идек, мишәрчә бәетләр (җырулар) әйтә идек. Кыз чакларым хәзер төштә күргән вакытлар кебек кенә булып калды... Монда килгәч тә чуаш телен өйрәнә алмый аптырап беттем (Урум, Гөбенә суы буенда чуашлар үзенчәлекле сөйләшә). Монда чуашлар татарча бик аз беләләр. Элек чуашларда мишәрчә бәетләр әйтү булып, бөтен күңелне өзә иде. Хәзер заман бөтенләй бозылды инде. Аларның берсе дә калмаган», – сүзләрен тәкърарлап күз яшьләре белән зарлана вә: «Безнең чуашлар урынсыз җирләргә җумардлык (юмартлык) кылмаганын сез дә белә торгансыз? Әгәр сез безнең җаныбыз тарткан мишәр булмасагыз, мин үзем ята торган мендәрләремне тиз генә сезгә бирер идемме! Әле ярый мондагы чуашлар да мишәрләр өчен өзелеп тора. Кайнатам да, мишәрләр булса, керсеннәр, дип сезнең килүгә ачык йөз бирде», – дип килүебезгә ничек шат булуын белдерә. Хатынның иркә кызы Анна да безгә ничек хөрмәт куярга белми йөри иде. Бу исә чуашлар белән мишәрләр арасында ихласлык белән бер мөнәсәбәт барлыгын белдерсә кирәк.

***
Поездда вакыт югарыдагы хәлләрне уйлап бара идем, каршымда утырган бер татар карчыгы янына яшь кенә бер мишәр егете килеп утырды. Татар карчыгы бу егетнең каты теленнән мишәр идеген аңлагач та: «Җегет сез кайда барасыз?» – сөален биреп, «Ыстанбулга, әбекәй» җавабын алуына бөтенләй гаҗәпләнде вә моңа карап мыскыллы бер тавыш белән: «Анда нишләп йөри икән инде бу мишәр?» – дип, мишәрләрне начар бер халык дип уйлаганын аңлатты. Әбинең аңлатуынча, мишәрләр гаять җалкау, кеше арасына катнаша алмаслык пеш бер халык булдыгыннан, моның да шундый һәйбәт Истанбулга баруы дәрәҗәле бер вакыйга имеш... Минем сөальләремә каршы мишәр егете үзенең Истанбулга башлап баруының сәбәбен сөйли башлады:

– Менә шәкерт! Бездә иң кыен нәрсә – өйләнү. Ул мине егерме бергә чаклы чыкмаган туган-үскән илемнән чыгып, ун еллар читтә йөрергә мәҗбүр итте. Солдаттан калгач өйләнергә теләсәм дә, кыз бәрабәренә бирергә тиеш булган сигез йөз сумны бирергә атамның көче җитмәде. Шул сәбәпле, мин читкә мал табарга чыгып китеп, йөри-йөри ике елдан соң Истанбулга барып чыктым. Анда сигез ел интеккәч, кайтып өйләндем».

Бу егетнең кыз бәрабәренә сигез йөз сум бирүенә гәҗәпсенеп, мин: «Ник ул кадәр кыйммәт? Юкса, сөйгән кызыңны гына алмак булдыңмы?» – дидем.

– Әй шәкерт, кайда ул сөйгән кыз! Нинди булса яраган булыр иде дә, таба алмадым. Бу әле урта бәһасе генә. Бездә кызлар мең йә мең ярым сум була. Шуңа күрә дә егетләре тиз генә өйләнми».

– Соң ул акча кыз атасына буламы?

– Юк, туй расходына, бирнә бүләкләренә бетә, – диде вә бу гадәтнең начарлыгын, шушы сәбәпкә күрә дә, кызларны үзе теләмәгән бай егетләргә кол урынына сатып, бөтен сәгадәтьләрен вәйран иткәнлекләрен бәяли башлады.

– Алай булгач, нигә әллә никадәр маллар түгеп мишәр кызы аласыз, татарда беткәнмени кыз?

Ул көрсенде:

– Әй шәкерт! Үз җенесеңнән аерылу кадәр авыр эш дөньяда бармы икән?! – диде.

Бу әфәнденең дөрес сөйләвенә Пенза мишәрләре арасында чынлап ышандым. Бер мишәр интеллигенты мине үзенең туена чакырды. Бу әфәнде, яхшы гына мәгълүматлы да булганга вә әдәбият җәдидә белән дә һәр ноктасына кадәр төшенеп мәшгуль булганга, хөр вә милли фикерле булып, фикере дә телдән генә булмый эш белән дә булганга зыялы диюгә дә лаеклыдыр. Фәкать ул өйләнү тугрысында гына үзенең фикерен эш белән күрсәтә алмаган.

Ул бу тугрыда: «Мишәрләрнең болай уйланулары вә кыз бирүләре, бердән, кияү белән кызның бер-беренә гүзәл әхлаклы вә тугрылыклы булуларына карамыйча, фәкать зур туй, күп мәһәрне (калым) генә тикшереп, кияү белән кызны бер-беренә күрсәтми вә белдерми, бер-беренә мәхәббәтләре булмастан аларны кычкырыш вә низаг, кайгы вә хәсрәт боткасына боталган мәгыйшәткә ату вә икенчедән өйләнүченең барлы-юклы малын туй расходына түгеп, малы булмаса бурычка чумдырып, калган мәгыйшәтләре вә бурыч газаплары өчен кияүне читкә байлар хезмәтчесе яхуд сәүдәгәр итеп җибәрергә мәҗбүр иттегеннән, аларның ләззәтле яшь гомерләрендә бер-береннән аерылып торуларына, сагынып саргаюларына гына сәбәп була. Шулай булгач, ачы хәсрәтләрне, тәмле шатлыкларны шәрик (уртак) хәят белән уртаклашу, гаилә ләззәтенә алданып мәгыйшәт авырлыкларына чыдау өчен булган бу өйләнү, максатның киресенчә, яңа баштан кайгы вә хәсрәткә чуму, талаш вә кычкырышка юл ачу яхуд өскә артык бурычлар йөкләп тә, нәтиҗәдә бер-берең белән озын гомерләр күрешә алмау дәрте белән тилмереп йөрергә бер сәбәп һәм байларны коршау аша сикертүче, фәкыйрьләрне мәңгелек бурыч астына тыгучы бер бәла гына буладыр», – дип бөтен күңеленнән әрнегәнен, эченнән еглаганын белдерә вә моның начарлыгын таный. Сүз арасында, мисал өчен, алдыбыздагы бер хезмәтчене күрсәтеп: «Күр инде, менә шул әфәнде дә өч-дүрт йөз сумсыз өйләнә алмый бит! Әле җитмәсә шулкадәрле бурыч та яздыра. Кыз атасы аларның киләчәктә мәгыйшәтләрен уйлап та карамый микәнни!» – дип өзелә, шул гадәтне ничек тә булса бетерергә тели.
– Үзең шуның начарлыгын белә торып та ник алай эшләдең?
Поезддагы мишәр кеби бу интеллигент танышым да:

– Шулай алмасаң өйләнми торырга кирәк, башка милләттән алсаң, миллилекне аяк астына салып таптау була, – дип җавап бирде.

Монда кадәрле язган шәйләр мишәрләр хакында булган өч төрле нәрсәне аңлатмак өчен иде ки, алар да: мишәрләр белән чуашларның бер-беренә якынлыклары вә мишәрләрнең өйләнүләре тугрысында булган начар гадәтләре вә миллилекләредер. Әмма аларның бу тугрыда булган миллилекләре ялгыш юл белән булганын киләчәктә язачакмын.

Шура. – 1910. – №1. – Б.5-6.; №3. – Б.74-77.



Уңда – Зариф Бәшири, сулда – Галә Ходаяров. Кисловодск курортында. 1926 ел



Зариф Бәшири (уртада) уйгыр яшьләре белән Сәмәркандта. 1926 ел

Фоторәсемнәр Татарстан Фәннәр Академиясе, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге фондыннан алынды: 57 ф., 1 тасв., 75 сак. берәм.
 

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№11 (892249) / 06.12.2014 19:12:02

Шәкүр карак та дөреслекне эзләгән, Ркаил Зәйдулла да:

Но интересен факт, что население Кайбицкого района считает его (Шакур-карака) защитником бедноты, представляет в образе деревенского благодетеля, друга бедняков, крестьянского Соломона, к которому прибегают, как к мудрецу, за советом и помощью.

http://www.kaibicy.ru/ru/component/k2/item/1208-o-shakure-konokrade-i

№10 (892247) / 06.12.2014 19:00:54

Син ике башлы эхем өч башлы эхемгә баш күтәрмә, башсыз нәмәрсә!

№9 (892245) / 06.12.2014 18:58:56

Шәкүр карак Чүти авылында туган:
http://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A8%D3%99%D0%BA%D2%AF%D1%80_%D0%9A%D0

№8 (892244) / 06.12.2014 18:57:25

Ркаил+,Ничә эхемгә эндәштең7 Мин ике эхем, ( ягъни Эхем-эхем)

№7 (892243) / 06.12.2014 18:57:02

Ркаил+,

Шикләнсәң - ачыкла!

№6 (892240) / 06.12.2014 18:54:08

Эхем, сүзеңне үлчәп әйт, ахырдан үкенерсең.Таптырырлар кемнең бабасы икәнен!

№5 (892239) / 06.12.2014 18:49:28

Шәкүр карак та шушы ук авылда туган. Ул да Ркаил Зәйдулланын бабасы!

№4 (892231) / 06.12.2014 18:23:53

ЗАРИФ БЭШИРИ -Ркаил Зэйдулланын бабасы !

№3 (886454) / 10.10.2014 20:28:55

Зариф Бәшири турында Татар википедиясендә:
http://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%97%D0%B0%D1%80%D0%B8%D1%84_%D0%91%D3

№2 (886453) / 10.10.2014 20:28:52

карт зимагур

Бар кешене дә үз аршының белән үлчәмә... Совет чорында, кириллицада чыккан китаплары да байтак Зариф Бәширинең... Аларны укымадык түгел, укыдык!!

№1 (886388) / 10.10.2014 09:02:21

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА - молодис!!

сәүт чорында оныттырылган татар язучыларын, бүгенге "яшьләргә" алып чыгуың өчен рәхмәт.

69 елларда "Чуаш кызы Әнисә"не,гәрәб шрифтедә, татарча укыганым булды.

оныттырылган татар язучыларын,аларның әсәрләрен,бугенгеләргә укырга мөмкинчелек бирүчеләр күбрәк булсалар иде. узгандагы татар тормышын күзалларга,бабаларыбызның яшәешен,нинди кысырыклаулар булганын күрерләр иде.
бүген күбебез совет язучыларының кайберсен,Тукайны гына беләләр.

картаеп беткән кигәвен дә бу язучы барлыгын белгән кеше түгел. 70не тутырып килсә дә.

Ркаил мактауга лаеклы,файдалы эш эшләгән!

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D