|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.10.2014 Медицина
Канлы кеше талагы тотып ФОТОга төшү - чирме, әллә балалыкмы?Казан медицина көллиятендә укучы студент Гөлназ Җәләлованың кеше талагы тотып төшкән фотосурәте Instagram челтәрендә пәйда булуга, ул рәсем бәхәс куерта торган темаларның берсенә әйләнде. Кыз ак халат, башлык, битлек кигән, йөзе ап-ачык таныла, ике учына каны саркып торган талак тоткан, үзе елмая. Рәсем астында сырхау турында мондый мәгълүмат та биргән: “Кызга 16 яшь, сигезенче каттан сикергән, авыр хәлдә. Кабыргасы сынган, башы җәрәхәтләнгән, талагы өзелгән. Ул “шизофреник”, гәүдә авырлыгы – 125 килограмм!” Интернет челтәренә әлеге сурәтне һәм язманы урнаштырганда, 20 яшьлек кыз үз өстенә кара болыт куып китергәнен бөтенләй уйлап карамаган, күрәсең. Сурәт тиз арада социаль челтәрләр буенча таралды һәм китте комментарий яудырулар... Башкортстанда туып үскән Гөлназ, укудан тыш, бер үк вакытта Республика клиник хастаханәсенең травматология үзәгендә санитар булып та эшләгән. Дөрес, моннан соң инде аны бу дәвалау оешмасына якын да җибәрмәячәкләр. Яхшы укуына карамастан, көллияттән дә куарга мөмкиннәр. Менә берничә көн инде аны көллият җитәкчелеге эзли, аның белән психологлар сөйләшмәкче, ләкин кызны таба алмыйлар, ул суга төшкән кебек юкка чыккан. Медицина көллияте директоры Зөһрә Хисаметдинова да аптырашта. Килеп туган күңелсезлекне җитәкчелек болай аңлата: “Кызның психикасында тайпылыш булырга мөмкин яки бу гамәле аша табиблык һөнәренә туры килми торган кешелексезлек сыйфатлары чагыла”. Кыз янәшәсендә бүтән студентлар да булган, һәрхәлдә, аны кемдер фотога төшергән бит инде. Ике учына талак тоткан килеш ул үзен үзе төшерә алмый. Ул минутларда бүтәннәр дә фотога төшкән булуы ихтимал. Гомумән, бала-чаганың, яшьләрнең нәрсә ашаган, нәрсә эчкән, ни эшләгән, һәр гамәлен фотога төшереп, Интернетка сала баруы модага әйләнде. Селфи (үз-үзеңне фотога төшерү) өчен компьютер да кирәкми, кесә телефоны җитә. Гөлназның да замана шаукымыннан ерак тормаганлыгы күренә. Тик бу юлы “табиблык этикасы” сакланырга тиеш иде бит. Комментарий язучыларның да фикере төрле: берәүләр, ул табиб булырга лаек түгел, дип гаепләсә, кемдер, нәрсәгә шаулыйсыз, Интернет мондый сурәтләр белән тулган, диде. “Миндә дә андый фотолар бар, моргта мәетләр арасында да төштем, аның өчен мине кем гаепләр?” – дигән язу калдырган бер студент. Яшьләр үзенчә кабул итсә, өлкәнрәкләр гомердә күзәтелмәгән хәл дип бәяләде.
“Кырык ел табиб булып эшләдем. Төрлесен күрдем, андый очракның булганын хәтерләмим. Авыру турында мәгълүматларны читкә чыгару катгый тыела. Акылга сыймаслык очрак бу”, – ди табиб-терапевт Минзаһит Якупов. Аның фикеренчә, ул кыз медицина хезмәтен сайлап дөрес эшләмәгән. “Әлеге гамәлне психик тайпылыш белән аңлату дөрес түгел. Ул кыз әле балалыктан чыгып җитмәгән. Бар нәрсәне Интернетта яктырту үсмерләргә хас. Берзаман, эшкә күмелгәч, бу гадәт үзеннән-үзе бетәчәк. Студент белән яхшылап сөйләшмичә торып, аны көллияттән куып чыгару да дөрес түгел дип саныйм”, – ди психотерапевт Гомәр Зыятдинов. Психолог Гөлнара Ибраһимованың фикере белән килешүчеләр дә, аны кабул итмәүчеләр дә булыр. – Instagramга сурәтләр салып баруның бернинди начарлыгын күрмим. Без болай да һәркайсыбыз үз эчебезгә йомылдык, аралашудан биздек. Ә Интернет аша кеше ачыла. Әйе, бу кыз авыруның әгъзасын куеп, арттырып җибәргән, ләкин ул аны явыз нияттән, кемгәдер начарлык эшлим әле дип башкармаган.
Мин Гөлназны акларга җыенмыйм, ләкин кызганып куйдым, чөнки аңа бөтен дөнья ябырылды. Зинһар, кичерегез, Ходай Тәгалә инде әллә кайчан кичергәндер.Казан медицина көллияте студенты Гөлназның уйлап җиткермәгән адымы бик күпләр өчен сабак булыр төсле. Медицина уку йортларында гына түгел, мәктәпләрдә дә, БДИдан беркавым аерылып торып, тәрбия сәгатьләре үткәреп алсалар да комачауламас. Балама телефон, смартфон алып бирдем дә, шуның белән вәссәлам, эшем бетте, дип уйлаучы әти-әниләр, бу көннәрдә булса да, ул-кызлары белән сөйләшүне кирәк табар. Акны карадан аерырга өйрәтү – аларның да төп эше ләбаса.
Фәния АРСЛАНОВА |
Иң күп укылган
|