|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.10.2014 Милләт
Түбән Новгородта “Татар кызы” бәйгесе уздыТүбән Новгородта беренче өлкә “Татар кызы” бәйгесе узды. Бу чарада катнашырга 30 кыз гариза биргән иде, алар арасыннан иң тыйнак, әдәпле, күркәм холыклы булган 10 кыз сайлап алынды. Төп бәйгедә таләпләрнең иң мөһиме – татар телен белү, киемнәрендә милли бизәкләр булу, халкыбызның гореф-гадәтләрен чагылдыру, милли татар ашларын әзерли алу иде. Өлкә татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе тарафыннан оештырылган бу бәйгене уздыру “Татарстан – Түбән Новгород” Сәүдә йорты, “Окский берег” торак комплексы ярдәме белән мөмкин булды. Матурлык бәйгесе бәйрәмгә әверелеп, бер тында, бик күңелле, югары дәрәҗәдә узды. Тамашачыларның кызларга карата яхшы карашы да, хуплап каршы алулары да, көчле алкышлары да урынлы иде. Кызларыбыз бераз каушасалар да, үзләренең сәләтләрен күрсәтә алдылар. Кем биеде, кем җырлады, шигырь сөйләүчеләр дә булды. Әлфия Бадяутдинова башкаруында “Мин сине шундый сагындым” сәхнә күренешен хатын-кызлар күз яше белән тыңладылар. Тәнзилә Смелованың чигеп эшләнгән картиналары, Уразавылдан Зөлфия Измайлованың “Көз” картинасы жюрины да, тамашачыларны да битараф калдырмады. Алдан әзерләп китергән милли ашлары да төрледән-төрле, телеңне йотарлык тәмле, ымсындыргыч матур иде. Кәләпүштән сораулар язылган кәгазьләрне алганда, кызлар үзләрен имтиханда кебек хис иткәннәрдер, чөнки белгән җавапларын да татар телендә авырлык белән генә әйтә алдылар. Сүз уңаеннан, кызларыбыз уңган да, булган да, соклангыч гүзәлләр дә, тик туган телләрен ипи-тозлык кына беләләр. Кызганыч, әмма дөресе шул. Киләсе бәйгегә чаклы әле вакыт бар, теләге булганнарга татар телен тирәнрәк өйрәнергә мөмкинлек табарга кирәк. Шул ук вакытта кызларның тарихыбызны, мәдәниятебезне, милли үзенчәлекләребезне белүләре шатландырды. Бәйгенең дә таләбе шул иде бит, автономия рәисе Надир Хафизов әйткәнчә: “Матурлык фестиваленең үзенчәлеге – икейөзле булмау һәм ягымлылык, үзеңне лаеклы тота белү. Безнеңчә, бу максатка ирешә алдык. Гомумән, соңгы вакытта автономия структурасында бик күп үзгәрешләр булды - бюджеты ныгыды, татарларның көндәлек тормышына, аларның проблемаларына күбрәк игътибар бирелә башлады. Боларның барысы да яшьләр белән уңышлы эшчәнлеккә йогынты ясамый калмый. “Татар кызы” кебек бәйгеләр безнең тормышта лаеклы урын алыр дип ышанам. Горячие путаны Екатеринбурга знают, как доставлять невероятное удовольствие в сексе, похотливые индивидуалки умело делают минет без презерватива и отлично владеют техниками массажа.
Надир Мансур улы җитәкчелегендәге жюрига җиңүче кызны билгеләргә җиңел булмады. Бу эшкә алар бик җаваплы карап, кызларыбызның һәр чыгышына билгеләрне гадел куярга тырыштылар. Нәтиҗәдә, иң-иң уңган-булган, тыйнак һәм гүзәл “Татар кызы-2014” исеменә бертавыштан Лилия Гарипова лаек дип табылды. Лилия югары белемле юрист, аның башкаруындагы “Сөембикә” биюе 10 октябрьдә Татар Моклокасында узачак өлкә “Милли көй” фестивале тамашачыларын да сөендерер. Ә Лилия үзе мәскәүдә 7 декабрьдә Бөтенроссия “Татар кызы” матурлык фестивалендә башка регионнардан килгән гүзәлләр белән көч сынашыр.
Бәйрәмнең махсус кунаклары сәләтле яшь якташларыбыз Радик Яруллин, Рената Ильясова, танылган җырчы Сөмбел Билалова булдылар. Жюри йомгак ясаган арада алар тамашачыларга кечкенә генә концерт та куеп өлгерделәр. Алып баручылар Альберт Йосыпов белән Ләйсән Латыйпова да җыелган милләттәшләребезне уйнаттылар, биеттеләр. Матурлык бәйрәменә килгән берәү дә күңелсезләнеп утырмады. Барысының да кәефләре шат, күңелләре күтәренке, йөзләрендә кызларыбыз өчен горурлык хисе күренде. Ришат Төхвәтуллин концертына билет откан Руслан Закиров әйткәнчә: “Мондый чаралар кирәк, алар безне берләштерә, дуслаштыра, милләтебезнең киләчәгенә өмет уята”.
Зилә АХМАДУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|