|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.10.2014 Авыл
Бер хуҗалыклы авылда яшәү җиңелме?Авылдан кеше китәмени? Саба районындагы бер хуҗалыклы Түлешкә авылында яшәүче 75 яшьлек Мансур ага Хәйруллинның гаҗәпләнүе бу. “Шәһәр халкы итен-сөтен, башка авыл хуҗалыгы продукциясен акчага сатып ала. Ит бәясе дә кыйммәт бит. Без яшелчә, җиләк-җимешне үзебез үстерәбез, мал-туар асрыйбыз. Ел саен бәрәңге сатабыз. Авылда рәхәтләнеп яшибез”, – ди ул. Көнем мал-туар карап үтә 20 сарык, ат, ике үгез, дистәдән артык үрдәк, каз, тавык, чебешләр... Хәйруллиннарның хуҗалыгы мал-туарны әнә шулай күп асрый. Йорт тирәсендә зур итеп эскерт өелгән, бер почмакта – утын өеме. Йортка газ кермәгәч, утынны мулдан хәстәрләргә туры килә. Без килгәндә, аның бакча артыннан иңенә печән салып кайтышы иде. “Көнемне мал-туар карап үткәрәм”, – ди Мансур ага. Дөрес, бу йортта ул үзе генә түгел, өйләнмәгән Хаҗинур һәм Флорид исемле уллары белән яши. Мансур абый ике ел элек күзенә операция ясаткан булган, шуңа күрә авыр күтәрмәскә тырыша. Шулай да бер дә тик торырга яратмый. “Гомер буе колхозда эшләдем. Сугыш чорында авылда 25ләп ат бар иде. Атлар карадым”, – ди. Кызы исә Казанда яши. Күптән түгел гаиләсе белән кайтып, бәрәңге алырга булышып киткәннәр. Хаҗинур абый – балта остасы да әле. Аның кулыннан килмәгән эше юк. Тәрәзә рамнары ясап сата. Заказларны Казаннан кадәр килеп бирәләр икән. Икенче улы көтү көткән. Алар хастаханәдә иде. Мансур абыйның тормыш иптәше Зөләйха апа 7 ел элек бакыйлыкка күчкән.
Читкә китеп, кем рәхәт күргән?
“Әти сугышка киткәндә, мин ике яшьлек булып калганмын, шуннан бирле авылда яшим. Түлешкәдә укыдым, эшләдем. Элек ул 24 хуҗалыклы авыл иде. 80 нче елларда таркала башлады. Горбачевның авылларны эреләндерү сәясәтенең нәтиҗәсе бу. Авылдан беренче булып Хәммәт абый Закиров, аннан күрше Рифкать, яшьләр чыгып китте. Менә шулай үзебез генә унбиш еллап яшибез инде, – дип искә төшерде ул авылның үткәнен. – Кечкенә генә булса да, заманында гөрләп тора иде. Зуррак авылларда яшәүчеләр безнең кибеткә йөрде хәтта. Күңел ачарга клубы да бар иде. Авылдан күчеп киткән кешеләр, нәрсә, рәхәт күрде дисезме? Алар арасында начар юлдан китүчеләр, эчеп, тормышларын упкынга салучылар да булды”.
Тугыз хуҗалыкта яшәү рухы сизелә үзе. Җирсү хисе барыбер үзенекен итә, димәк. Әнә Һашим абый да авылына кайтып йөри. Монда яшәмәсә дә, 19 баш умарта тота. Бөтенләй кайту теләге дә бар, диләр. “Монда яхшы гына агач йорт бар, авыл советы 50 мең сумга бирәм дип әйтә. Читтән кайтучыларга яхшы булыр иде”, – ди бабай.
Чишмәне дүрт көндә яңарттым...
“Бер хуҗалыклы авылда яшәү күңелсез, куркыныч түгелме?” – дип сорыйм Мансур агадан. “Юуууук, сеңлем, Аллага шөкер!” Мансур абый бу сүзләрне еш кына кабатлап калмыйча, аны күтәренке рух белән җанга рәхәт итеп әйтә. Зарланырга яратмый. Дөресрәге, моңа ирек куймый. Гомер буе шушы авылда яшәгән ага – чын-чынлап, табигать баласы. Тау битендә үскән чыршыларга, челтерәп аккан чишмә суына, иртән сызылып аткан таңга, кояш баюына, ишегалдындагы тавыкларның җырлашып йөрүенә хәтле соклана белә. “Сеңлем, менә шушы көннәрдә генә чишмәне яңарттым. Чишмә – изге нәрсә, аны сакларга кирәк. Башта аны таштан эшләгән идем, хәзер аларын алып, өстенә яңа кирпечләр өйдем. Кирпечне “уфалла” арбасы белән ташыдым. Чишмә өен дүрт көндә ясап бетердем. Суны шуннан ташыйм”, – ди гаилә башлыгы.
Җәй көне авылда җиләк бик күп була икән. Тау битләренең халык белән тулуы Мансур абый өчен үзе бер бәйрәмгә тиң. Бирегә авыл советы, полиция вәкилләре, журналистлар да килгәли икән.
– Мөмкинлекләр булмаган авылда яшәү җиңел түгелдер бит? – дим аңа.
– Кибеткә интекмибез, атыбыз бар, күрше Шыңарга йөрибез. Кышын юлларны ачып торалар. Авылны әле дә таратмаска була. Моның өчен Сабантуй кебек берәр кечкенә генә бәйрәм, күңел ачу чарасы уздырырга кирәк. Аннан халык кайта башлый. Биредәге табигатьне күпләр ял йортына тиңли, – ди ул.
Көн саен иртән күнегү ясыйм
Иртән сәгать 5-6да торган Мансур абыйның һәр көне гимнастика ясаудан башлана. Үләннәрдән дә файда тапкан. Ике ел инде кырлыган (иван-чай) эчә. Шикәр чире, баш авыртуыннан, арыганлыктан шифасы бар икән. “Аны күләгәдә киптереп, турап, кышлыкка капчыкка тутырып куям. Көн саен берничә стакан эчәм. Топинамбур бәрәңгесен кулланам. Кызыл чөгендердән бер дә өзелмибез, аны күп итеп утыртабыз. Ике ел инде бер төймә дару да эчкәнем юк”, – ди яшәү тәмен белгән карт. Телевизор карарга яратмый, әмма төрле газета-журналлар белән танышып бара.
Җәй буе су коенган әле ул. Әгәр үз күңелен үзе күрә белмәсә, ялгыз, шул ук вакытта соры тормышны җиңү авыр булыр иде. Әмма тормышны яратуы аны рухи һәм физик яктан көчле итә дә инде. Эчке матурлыгы, дөньяны ярата торган үткер күзләре аны һаман да зирәк, шул ук вакытта зарлану белмәс карт итеп яшәтә.
Сәрия САДРИСЛАМОВА |
Иң күп укылган
|