• 22.11-25.11 Российский Форум Маркетинга 2017. г. Москва, ул. Веткина, д.4, Ювелирный Дом «Эстет».
  • 24.11 Илһам Вәлиев концерты. Казан, БКЗ. 19.00
  • 25.11 Elvin Greyның 3D-шоулы концерты, Казан - Боз сарае. Башлана 19:00.
  • 27.11-28.11 SYNERGY GLOBAL FORUM. Бизнес-форум года. Москва. СК Олимпийский.
  • 28.12 "Школа волшебников". Новогодний мультимедийный спектакль. КСК "Уникс". 15:00, 18:00.
Туган көннәр
  • 23 Ноябрь Дәрдемәнд (1859-1921)
  • 24 Ноябрь Григорий Панин
  • 24 Ноябрь Дилбәр Фәиз
  • 25 Ноябрь Габделбәр Ризванов
  • 25 Ноябрь Ильяс Әүхәдиев (1904-1968)
  • 25 Ноябрь Роберт Туктаров
  • 26 Ноябрь Финзия Газизова
  • 26 Ноябрь Фирдания Садриева
  • 26 Ноябрь Шәриф Хөсәенов (1929-1999)
  • 26 Ноябрь Рөстәм Галиуллин
  • Тана ите сатыла. Ал, арт сан. Телэгэн санны сайлап ала аласыз. Балтач. 89178802154 Марсель
  • Занятия логопеда, дефектолога. Константиновка, Самосырово. 89003232578
  • Сдаётся 2хкомнатная квартира посуточно на проспекте Альберта Камалеева 89625483773
  • Меняю дом в экологически чистом районе на квартиру в Казани 89061108949
  • Продается автомагнитола LG модель LAC-M3600R в рабочем состоянии - 600 руб. +79872079780
  • Ищем девушку на подселение 89625483773
  • 26нчы ноябрьдә үгез суеп сатыла. 280сум/кг. тел.8 9274687136.Актаныш.Киров авылы.
  • Казан Глушко 20а (Сахарова, Ак бүре) бер бүлмәле квартира озак вакытка бирелә, 20 000. 89274059202
  • Никахка, җиңсәдә пешергән ике каз сатып алам. Чаллыда. WhatsAppka языгыз 89172935266. Тагын өйдә пешкән кило ярымлы ике чәкчәк кирәк 8 нче декабергә.
  • Даурская урамында гостинка сатыла. 17 кв метр, ремонт белән. Су кертелгән, жиһазлар кала. Яшь гаилә өчен яхшы вариант. Бәясе 1250. 89370093474

 

 

 

 

 
Архив
 

               

06.10.2014 Дин

Картайган, аз белемле имамнарга гына таяну дөресме?

“Нур” мәдрәсәсенең 10 еллык эшчәнлегенә багышлап, Самараның Җәмигъ мәчетендә “Рух һәм мәгариф: максатлар һәм бурычлар бердәмлеге. Тәҗрибә һәм алга таба үсеш мөмкинлекләре”, дип аталган фәнни-практик конференция үткәрелде. Аны Самара өлкәсе губернаторы администрациясе ярдәмендә Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте оештырды.

Мондый чаралар һәрвакыттагыча Коръән укудан башланып китә. Бу юлы да шулай булды. Җыелучыларны - региональ дәүләт хакимияте органнарын, иҗтимагый оешмалар вәкилләрен, өлкә һәм күрше регионнарның дин әһелләрен, фән, мәгариф, мәдәният хезмәткәрләрен, мәдрәсә мөгәллимнәрен һәм шәкертләрне, губернаторыбыз исеменнән өлкә администрациясенең җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе баш консультанты Роман Кирсанов, Россия мөселманнарының үзәк Диния нәзарәте баш казые, мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин, Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин котлады.

Ислам мәгарифе һәм традицион исламны ничек итеп саклап калу, аны үстерү, татарның зыялы уллары Фатыйх Мортазин, Мәхмүт Баишев, җәдитчелек хәрәкәте турында мәгълүматларны Мәскәү педагогия институтының Самара филиалы проректоры Юлия Гусева җиткерде.

Мәдрәсәнең ректоры Али хәзрәт Сөләйманов үзенең чыгышында биредә көндезге һәм кичке уку бүлекләре барлыгын, ә ял көннәрендә балалар һәм өлкәннәргә дин дәресләре укытылуы турында сөйләде.

Гомум алганда, мәдрәсәдә ел әйләнәсендә 300дән артык кеше дин белемен арттыра икән. Елына ике мәртәбә 60лап имам һәм мәзиннәр махсус курсларда укыйлар. Мәдрәсә үткәргән җәйге укуларда 100 - 150шәр бала шөгыльләнә.

Бүгенге көндә көндезләрен мәдрәсәдә даими рәвештә 15ләп яшүсмер дин белеме ала. Аларның кайберәүләре берүк вакытта Самараның төрле колледжларында, техникумнарында да укыйлар икән әле. Бу начар түгел, әлбәттә. Мәдрәсәдә шәкертләрне бушлай ашаталар, яшәүләре дә бушка. Ике җирдә укыгач, уку йортларын тәмамлагач, кулларына дин буенча да, дөньяви һөнәрлек буенча да дипломнар алу мөмкинлеге бар.

Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин фикеренчә, бу эш зур игътибарга лаек. Әгәр мәдрәсәнең үзендә дә шәкертләрне дөньяви белемнәргә укыту хәл ителсә, начар булмас иде, билгеле. Тик әлегә моның өчен биредә квалификацияле укытучылар да, аларга хезмәт хакын түләргә акча да юк. Моның өчен мәдрәсәне фән һәм мәгариф министрлыгының гомум белем бирү системасына кертү зарури.

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев мәдрәсә шәкертләренә психологик тәрбия бирү җитмәвенә борчыла.

- Алардан: “Нигә мәдрәсәгә укырга килдең?” - дип сорасаң, кайберәүләре күз дә йоммыйча: “Мөфти буласыбыз килә”, - дип җавап бирәләр. Ә авыл мәчетләреннән практикадан кайткач, ул шәкертләрнең биштән берсе мәдрәсәне ташлап китә”, - дип ачынып сөйли Җәлил хәзрәт.

Россия мөселманнарының Диния нәзарәте каршында эшләп килүче Уфа Ислам университеты ректоры Ринат хәзрәт Раев Башкортстанда 120ләп имам җитешмәве турында әйтеп үтте. Ислам мәгарифе таркалу хәлендә. Уку-укыту, тәрбияви программаларның юклыгы эш барышында яңадан-яңа аңлашылмаучанлыклар китереп чыгара.

- Самара мәчетләренә йөрүчеләрнең күпчелеге дагстан, чечен, үзбәк, таҗик, кыргыз милләтләреннән. Аз санлы татар белән күп санлы чит яклардан килгән мөселманнар арасында ыгы-зыгылар, аңлашылмаучанлыклар чыккалап тора, - дип сөйләде Самара өлкә мәгариф һәм фән министрлыгының уку-укыту программаларын тормышка ашыру идарәсенең әйдәп баручы белгече, тарих фәннәре кандидаты Дамир Гатин.

- Исламиятнең мәгариф системасы православиенеке белән чагыштырганда, шактый артка калган, - диде ул. - Самара епархиясе төрледән-төрле, яңадан-яңа темаларга багышлап конференцияләр үткәрә. Нигә Ислам дине әһелләренә дә рус телле аудиторияләргә Ислам дине турында тәфсилләп сөйләмәскә, массакүләм мәгълүмат чараларында халык арасында аңлату-тәрбия эшләрен җәелдереп җибәрмәскә? Нигә Самараның Ислам дине әһелләре хәзерге көнгә кадәр православие руханилары кебек күпкырлы фәнни эшчәнлек алып бармыйлар?!

Мин Али хәзрәт Сөләйманов әйткән фикерләр белән тулысынча килешәм. Чынлап та, бүгенге шартларда дин әһелләребезнең югары белемле ораторлар булуыннан бик күп нәрсә тора. Имамның чыгышы халык арасында һәрвакытта да үрнәк булырга тиеш.

Кызганыч ки, авыл җирләрендә мәчетләребездә бүгенгә 70 - 80 яшенә җиткән олы яшьтәге абзыйлар имамлык итә. Олы муллаларга алмашка килердәй яшь белгечләр юк.

Мәдрәсәләрдә укыган яшь имамнар арасында авыл мәчетләренә эшкә барырга теләүчеләр аз. Сәбәбе - имамга түләргә акча булмавы, социаль яклау, фатир юклыгы. Ә садака акчасына гына яшәү мөмкин түгел. Шуңа күрә мәдрәсәләрдә яшьләрне дин гыйлеменә укыту белән беррәттән аларга киләчәктә эшләү өчен тиешле шартлар тудыру турында да уйларга кирәк. Бу Диния нәзарәтләренең һәм дәүләтнең уртак эше булырга тиеш.

Элегрәк авылларда 3 - 4 балалы гаиләләр - гадәти күренеш иде. Хәзер исә аларның саны 1 - 2 баладан артмый. Ә кайбер гаиләләрдә балалар бөтенләй юк. Икенче күңелсез күренеш - татар белән башкортларның дингә тартылу көче кимегәннән кими, дини акыллары зәгыйфләнгәннән зәгыйфләнә бара. Ә менә чит-ят яклардан күчеп килгән мөселман халыкларында бөтенләй киресенчә - ислам диненә тартылу көче үскәннән үсә бара. Бу хәлне ничек аңларга соң? Киләчәктә татар имамнары кәнәфиенә мәчетләребездә таҗиклар, үзбәкләр, дагстанлылар менеп утырмаслар дисезме? Мөселман булып йокларга яткан татар, иртән уянганчы, мөселман түгел адәмгә әйләнеп китмәсме?

Конференция барышында Җәмигъ мәчете мәхәлләсе рәисе Җәүдәт Шәрапов бер шатлыклы хәбәр дә җиткерде. Быелдан башлап, Җәмигъ мәчете бинасы янында 60 балага исәпләнгән мөселман балалар бакчасын һәм татар милли-мәдәни үзәге биналарын төзү эшләре башланачак икән.

Конференциядә тагын бер матур мизгел булып алды. Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизовның дүртенче баласы туган һәм аңа Ибраһим исеме биргәннәр. Дамир Гатин өлкәбезнең мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән Радик Газизовны кайнар котлап, кыйммәтле бүләк тә тапшырды.

Фәнни-практик конференция тәмамланып, мәчет бинасыннан чыгып барганда башыма мондыйрак уй килде: яшүсмерләрнең мәдрәсәдә укырга зур теләк белдермәүләрен, укырга кергәннәренең дә укуларын ташлап чыгып китүләрен нәрсә белән аңлатып була икән соң? Җыеп әйткәндә, авыл, шәһәр җирлекләрендә балаларның кимүе, яңа эшли башлаган имамнарның хезмәт хакы яшәү минимумыннан да түбәнрәк булуы, мәдрәсәләребездә психологик тәрбиянең түбән дәрәҗәдә я бөтенләй булмавы, бердәм уку-укыту, тәрбияви программаларның булмавы, телевидениедә мөселманнарга карата тискәре юнәлештәге программа алып барылуы моңа ачык дәлил түгелме? Димәк, бу проблемалар өстендә ныгытыбрак эшләргә кирәк. Бу конференция нәкъ шуны ачык итеп күрсәтте дә бит инде.

Мәдрәсәләребез булганда, анда дин әһелләре әзерләнгәндә, элеккечә, дини эшләрне алып баруда картайган, аз белемле имамнарга гына таяну, әлбәттә, дөрес түгел.
Конференциядә күтәрелгән мәсьәләләргә кагылышлы кайбер фикерләр:

Илгизәр хәзрәт СӘГЪДИЕВ, Сызран шәһәре, Сызран һәм Шигон районнары мөселманнарының имам-мөхтәсибе, ахун:

- Бик файдалы һәм актуаль конференция булды бу. Бигрәк тә Дамир Гатинның төгәл, аргументлы чыгышы ошады. Бүген иң зур проблема – авылларда дини кадрлар җитешмәве (авыл мәхәлләләрендә яшь имамнарга хезмәт хакына гына түгел, коммуналь түләүләргә дә акча юк), ә без шәһәрләрдә артык тәкәббер проектлар корабыз, әлеге вакытта бәлки кирәге дә булмаган эшләргә миллионлаган сум акча түгәбез.

Тамагы тук ач кешене аңламый, диләр бит. Шулай ук без дә авыл мәхәлләләрендә эшләр ничек барганын белмибез дә, белергә дә теләмибез. Безнең “акбай” иганәчеләребез үз авылларындагы яшь имамнарга һәм Ислам мөгәллимнәренә аз булса да ярдәм күрсәтә алалар бит. Мондый очраклар әлегә еш очрамаса да, өлкәбездә булгалый.

Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТ-КӘРИМ, Камышлы һәм Кләүле районнары мөселманнарының имам-мөхтәсибе, Иске Ярмәк авылы мәчете имамы:

- Мөхтәрәм Илгизәр хәзрәтнең сүзләре белән тулысынча килешәм. Бездә, Татарстан Республикасындагы кебек, авылларга эшкә кайткан яшь имамнарга грантлар бирә башламыйча, авыл мәхәлләләренә кайтырга теләүче мәдрәсәдә укып чыккан яшь дин әһелләре булмастыр ахыры.

Үз вакытында мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин: “Мәхәллә имамны үзе тәэмин итәргә тиеш”, - дип әйтә торган иде. Ләкин бу революциягә кадәр генә шулай булган диләр. Хәзер күпләр диннән ераклашты, аларга нык кирәк булганда гына: никах укырга (кеше сөйләүдән куркып) яисә якыннары бакыйлыкка киткәндә генә дин әһелләрен чакыралар. Бу йолаларны укымышлы яшь имаммы, әллә үзлегеннән өйрәнгән авыл карты үткәрәме – аларга барыбер.

Быел Казанда үткән “Милли үзенчәлек һәм дин” дип аталган Бөтенроссия дин әһелләре җыелышында “Мәдәни Җомга” газетасының мөхәррире чыгыш ясап, яшь имамнарга төрле яктан ярдәм күрсәтергә кирәклеген әйтте. Бу вакытта безнең кайбер мөфтиләребез авызларын ерып, аның сүзләреннән көлеп утырдылар, чөнки без аларга кирәкмибез. Ә бит һәркайсысы һәрвакыт кадрлар җитешмәве турында сөйли. Кешеләр күп урыннарда мәһабәт гыйбадәтханәләр төзеп тә, анда намаз укырга өйрәтүче булмау - ахырзаман якынлашуының билгесе түгелме?
Күп җирләрдә мәчет булган өстенә анда йөрүче кеше, хезмәт итәргә имамнарыбыз юк. Ни дә булса төзегәнче, безгә ул кирәкме-юкмы, исраф кына булмасмы, дип уйларга өйрәнергә кирәк. Безгә барысы өчен дә Аллаһыбыз алдында җавап бирергә кирәк булачак бит әле, бу турыда да онытмасак иде.

Югарыдагы фотода
: Дамир ГАТИН чыгыш ясый.

Конференция президиумында Вагыйз хәзрәт ЯРУЛЛИН (уңнан сулга), Али хәзрәт СӨЛӘЙМАНОВ, Талип хәзрәт ЯРУЛЛИН, Роман КИРСАНОВ, Ринат хәзрәт РАЕВ.
 

Исхак АПАНАЕВ
Бердәмлек
№ 40 | 04.10.2014
Бердәмлек печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№42 (886344) / 09.10.2014 18:40:46

//Моны любой психический нормаль кеше шулай эшли инде.//

Тәңречелек вакытында башкалардан акыллырак булган кешеләрне биек агач башына бәйләп куя торган булганнар.Тәңрегә якын булсын дип. Ул шунда үлгән. Әгәр берәр кеше йомышын коралларын салмыйча гын үтәсә, аны үтереп коралларын алганнар.
Ленин, Сталин вакытында күпме гаепсез кешеләр үтерелгән. Пол Пот, Һитлер, һ.б аларның берсендә психический ненормальный дигәннәрен ничектер укыганым юк. Ә тәңречелекне кайберәүләр кире кайтарырга дип хыялланучылар да бар. Аларны да психический ненормальный дип әйтә алмыйм, дәлилсез.

№41 (886223) / 08.10.2014 20:04:01

RIM№38 "Хәттә үзен куып чыгарган Мәккә шәһәрен алгачта үч алу, үтерү, куркытулар белән шөгелләнмәде, мәрхәмәтлек күрсәтте". Да- а, вот зур мэрхэмэтлелек булган, узенне куып чыгарган оченгенэ утерулэр белэн шогеллэнсэн жир йозендэ бер кешедэ калмас иде инде. Моны любой психический нормаль кеше шулай эшли инде.

№40 (886221) / 08.10.2014 19:38:56

Менә бит, мат.руның диниләргә дә файдасы тия башлаган. Даже RIM кебекләр дә диннең чын асылын аңлый башлаган. Татар, соры молодцы!!!

№39 (886085) / 08.10.2014 10:05:24

RIM,

№38 (886054) / 07.10.2014 22:54:49

Ә соңгы ун елында да пәгәмбәребез (СГВ) килешүләр төзеде. Үзен үтерергә килүчеләргә дә мәрхәмәт күрсәтте. Хәттә үзен куып чыгарган Мәккә шәһәрен алгачта үч алу, үтерү, куркытулар белән шөгелләнмәде, мәрхәмәтлек күрсәтте. Ул вакыттада мөшрикләр Исламны мәсхәрә итмәкче булдылар, Пәйгәмбәребездән, сәхәбәләрдән көлделәр ,үтерү белән янадылар. Ләкин алар эмоцияләргә,һаваларына иярмәделәр, сабырлык белән Исламны башкаларга җиткерергә тырыштылар.

№37 (885931) / 07.10.2014 17:54:30

Мөхәммәд (сгв) 13 ел буе тәүхидкә өндәгән. "Лә иләһә илләллаһ" кәлимәсен аңлаткан, шуңа өндәгән. Беренче итеп намаз да, ураза да, зәкәт тә , җиһад та түгел, беренче тәхидкә өндәгән. Бүгенеге көндә дә бу иң беренче булырга тиешле. Аллаһ Тәгәлә Муса (гс) кавеменә дә Мөхәммәд (сгв) гә ияргән мөселманнарга да залимнәр яныннан китәргә боерылды. Аңарчы алар күпме кырсытуларга, мыскыллауларга түзделәр. Ә бүген кайбер хизбутчылар урамга чыгарга өндиләр. Бу гамәл Мөхәммәд(сгв) гә ияргә сәләфләрдә бар идеме соң? Һәм бу Исламга һәм Ислам дәгвәтенә файда бирәме?

http://www.youtube.com/watch?v=Pfc4PP6bVFQ

№36 (885873) / 07.10.2014 11:50:01

"право"славляющий,ләргә хезмәт иүче "право"верныйлар.

Берничә тапкыр шундый "дини", "фәнни-гамәли" дип үз-үзегезне алдау, алданып,
вакыт уздырып, ыштан туздыру өчен үткәрелә торган кәнфәрәнсәләрегезгә мине дә чакырсагыз һәм сезнең өчен ят, әмма сөннәтәгечә, кыяфәтемнән дә курыкмасагыз, 3-5 тапкыр чамасырак чыгыш ясап, әзрәк аңгырайтсам, бәлки әле эшнең нәрсәдә икәнен дә аңлый башлар идегез.

Аллаһ Тәгаләнең Китабында ни хакында язылганын тирәнтенрәк уйланып, үзең, гаиләң, каумең(телең, милләтең) өчен борчылыбрак(Аллаһтан куркыбрак укырга тиеш икәнен әйтеп тә тормыйм!) укымый торып, карт бабай ни, яшь малай ни, кызганыч, барыбер берни аңламаячаксыз.

Муса гәләйһиссәлләм үзенең каумен, коллыктан коткарып алып чыккач та, аңгырайсыннар өчен, 40ел чүлдә йөртеп, игәүли. Аннан соң да әле,

әгудү билЛәһи минәш-шәйтанир-раҗиим:

"61. Һеҙ əйттегеҙ: — Ий, Муса, беҙ ошо ризыҡтарға ғына риза түгел; беҙҙең өсөн Раббыңдан һорап доға ҡыл да, ул ерҙəн үҫеп сыҡҡан нəмəлəрҙəн, йəшелсəлəрҙəн: ҡыярҙан, һарымһаҡтан, яҫмыҡтан, һуғандан беҙгə лə өлөш сығарһын, — тинегеҙ. Шунан һуң Муса һеҙгə əйтте: — Затлы ризыҡтарҙы насарыраҡтарына алыштырырға телəйһегеҙме? Улайһа, һеҙ ҡалаға керегеҙ. Һеҙ телəгəн ризыҡтар шунда булыр, — тине. Шулай итеп, уларға түбəнлек, юҡсыллыҡ тамғаһы һуғылды. Улар Аллаһтың язаһына юлыҡты. Был бəлəлəр Аллаһтың аяттарын инҡар итеүҙəн туҡтамағандары өсөн, нахаҡҡа пəйғəмбəрҙəрҙе үлтергəндəре өсөн индерелде. Был əфəттəр уларҙың тыңлауһыҙлығы һəм саманан ашҡандары өсөн төшөрөлдө."(Әл-Бәкара.)

Бу кавем Аллаһны онытканнары өчен, шул заманның фиргәвеннәре астында коллыкта яшәп, акны карадан аера белми башлаган иде.

Бүгенге көн фиргавене коллыгында яшәп, бөтенләйгә, инде кешелектән язган безнең кауем. Кол икәнен белми - мискин.

Уйлап-уйлап карыйм да, тагы бер уйлап куям. Муса гәләйһиссәлләм дим, үз каумен Аллаһ әмере һәм ярдәме белән коллыктан чыгаргач, ныгып, кеше булсыннар дип, чарлансыннар өчен, 40 еллар буе, чүлдә йөртте.

Мәрьям улы, Гайсә галәйһиссәлләм изге Рух белән үзе көчле ителде. Аллаһ Тәгаләнең Сүзе белән көчле кеше итеп бу дөньяга китерелде. Көчле Рухлы булганлыктан, исән итеп күккә күтәрелде һәм шул хәлдә, икенче кат күктә яши! Әйтеп китте, миннән соң Аллаһтан тагын бер илче килә сезгә, исеме аның - Мактаулы(Мөхәммәд!) рәхмәт пәйгамбәре, диде!

Хәзер инде кешеләр дөньясы, аны да онытты, тагын юлдан язды.

Безнең өчен җибәрелгән пәйгамбәребезне әйтәм, Мөхәммәд дим, сала Аллаһу гәләйһи вәссәлләм, ул! Мөселманга ничек тиеш шулай яшәп күрсәтте. Юлны безгә түшәп китте! Көчле рухлы булу өчен, Коръән белән, коралландырды ул безне! Һәм әйтте ул, өммәтемнең ризыгы сөнге күләгәсендә, дип. Һәм ул әйтте, Җир йөзендә, "ләәә иләәһә,
иллә Аллаһу"ны урнаштыру өчен, кылыч белән җибәрелдем диеп.

Сүрәттәге бу бәндәләр сезне йомшак ялган белән йоклаталар. Ялганчыга ничек матур итеп ялланырга өйрәтәләр.

Уян, татар! Күр, син, ничегрәк була, дөрес хезмәт Аллаһ Тәгаләгә! Азатлыкка, хөр фикергә омтыл! Кара, һичьюк Украинага, ничек бүген алар тырышалар, тырмашалар. Әле бары, үзе кебекләрнең колы булмас өчен!

Әйтмим инде, әйтер идем куркам, кабул итмәссез дип, "Кабул*дагы хәл"не. Пакъ ыстанны әйтмим, пакъ*ил булыйк без дә дияр идем, кабул итмәссез дип куркам. Сасы, җылы, сазлык баткагыннан чыгасыгыз килми кебек.

Әйтер идем, тагын әйтми торам, Төньяк Кавказ Әмирлеге каһарманнарын да. Матур-матур мәчетләре, бәлешләре белән, мөслимәдән яулык, кием салдыручы, хак мөэминне җәзалаучы, җәфалаучы Кафировлар ошый кебек сезгә..

Инде нишлим.., беләм, бүгенге көн, кәнфәрәнсә тими миңа.. . Булса-калса, "Матбугат ру" һәм "Азатлык" - кәнфәрәнсәм минем. Татар хәле фәләстинга охшаш.


№35 (885863) / 07.10.2014 06:54:57

Иркә, Аллаһ кешене Җиргә рухын камилләштерер өчен, төрле сынаулар аркылы үтеп тәҗрибә җыяр өчен җибәрә. Шуның белән ул кешене үзенә якынайтырга тели. Ә Аллаһ кушканнарны үтәмичә адашканнарның урыны - тәмуг.
Балаларны Аллаһ кешегә чынлап та әманәт итеп бирә. Һәрбер кеше үз баласына Ислам тәрбиясе бирергә тиеш, яхшыны яманнан аерырга өйрәтеп, Аллаһ белән, табигат белән гармонияда яшәргә өйрәтергә тиеш. Шул вакытта ул үз бурычын үтәгән була.

№34 (885828) / 06.10.2014 21:53:29

RIM, аптырыйм мин сина, орышсанда ошатмыйсын, мактасам тагы ошамый ))))Син хотябы определись инде, сина ни кирэк сон?

№33 (885827) / 06.10.2014 21:50:40

Мин-татар!!!, Һәрбер сүздә негатив күрәсең. Яхшылабрак укы монда мәгнә ҖАВПЛЫЛЫК турынада бара. Бүгенге көндә күп кенә түрәләр җаваплылыкның ни икәнендә белергә теләмиләр.

Менә Гомәр хәлиф турында укы

https://docs.google.com/viewer?url=http://www.islamhouse.com/d/data/r

№32 (885825) / 06.10.2014 21:41:59

RIM, вот молодец, ничек ачык итеп исламда халыкнын сарык урынына курулэрен анлатып биргэнсен.

№31 (885821) / 06.10.2014 21:38:54

Пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм әйтә:
«Сезнең һәрберегез көтүче һәм һәрберегез үзенең көтүе өчен җаваплы. Имам – көтүче һәм үзенең көтүе өчен җаваплы, ир-ат үзенең гаиләсе өчен көтүче һәм ул үзенең көтүе өчен җаваплы, хатын-кыз үзенең иренең өендә көтүче һәм үзенең көтүе өчен җаваплы, хезмәтче үзенең хуҗасының маллары өчен көтүче һәм ул үзенең көтүе өчен җаваплы, һәм сезнең һәрберегез көтүче һәм үзегезнең көтүегез өчен җаваплы». («Бохари», 844;«Мөслим», 7408)

№30 (885820) / 06.10.2014 21:31:30

!,салым акчасы мәскәүгә китә.
скуры налог на продаҗу кертеләчәк,менә бу налуг урыннарда калачак һәм аны урындагылар билгеләячәк. менә карарбыз кем нинди хапуга икәнен. бу местный органнар эше булачак. алар каерып алачаклар,чөнки бу урындагыларның бюдҗит акчасы булачак.
бүген 28% и + х% = огогооо %.

№29 (885816) / 06.10.2014 21:14:49

"Вакыты җиткәч..."
Ә күпме хата кылган була инде кеше?
Яшьлек белән баласын югалтучылар, үзләрен гомерлеккә утка салучылар? Мисаллар күп һәм төрле, тик сәбәп һаман да рухиятнең зәгыйфьлегенә һәм кешеләрнең ярдәмгә мохтаҗлыгына кайтып кала.

№28 (885812) / 06.10.2014 20:51:42

Нинди әманәт, ниләр уйлап чыгарасыызззз тагын???

№27 (885807) / 06.10.2014 20:36:34

Шопшэ, кеше узе тошенмэсэ бернинди имам да тошендерэ алмый, аны! Хэзер бит, урта гасырда яшэмибез, бар да белемле, укый - яза белэ. Вакыты житкэч, Аллах, узе белгертеп куя, амэнэтен!

№26 (885805) / 06.10.2014 20:27:14

Соры корт,килешәм, Аллаһ белән кеше арасына һичкем кысыла алмый. Ә менә кайберәүләргә үз җанының күкләр тарафыннан бирелгән әманәт икәнлеген төшендерү бик файдага булыр иде.
Ә кем аны төшендерә?
Билгеле, бу имамның төп вазифасы.

№25 (885804) / 06.10.2014 20:16:04

Шопшэ, Соры корт салым акчасын кызганудан эйтми. Салым болай да каядыр китэ,югала: бергэ артык бергэ ким дигэндэй, аермасы юк.
Тик дэулэт акчасына имамлык иткэн хэзрэтлэр, хужаларынын ботен гонахларын , шайтан вэсвэвэсе итеп, кенэ курсэтэселэр.



Аннан сон, дэулэт акчасына эшлэгэн дин, вакытлы матбугат чараларынын бер торе кебек кенэ булачак. Беренчелэре, ни булганны язса, икенчелэренен роле дини йолаларны утэугэ генэ кайтып калачак.
Э син агарту, дигэн буласын..

№24 (885802) / 06.10.2014 20:05:18

Йөнтәс, Ислам динендә Аллаһ белән кешегә арадашчы кирәкми.)))

№23 (885801) / 06.10.2014 20:03:18

Мин-татар!!!

Муллаларга салым акчасын түләргә кирәк диюнең сәбәбе бик өстә ята аның. Моңа кадәр дәүләт исәбенә яшәгән парторглар мулла булып киттеләр, хәзер дә элеккечә дәвам итүен телиләр. Ә инде парторг булмаганнары гарәптәге сектадан үрнәк ала. Дәүләт, парторгларны муллаларга алыштырырга кирәк буласын аңлап, махсус, Ислам сакланып калган Татарстан, Башкортстан исламыннан аерып, гарәп сектасы өйрәнергә җибәрде бит....

№22 (885800) / 06.10.2014 20:02:27

Авылда хәзер көтү көтәргә теләүче юк, чиратлап көтү кәтәләр, яисә бөтенләй көтмиләр. Халыкны бераз тәртиптә тотар өчен, Аллаһ законнарын аңлатыр өчен мулла кирәк инде, тик аларның күбесе ашка килеп никах укып, хәер җыеп кына китә, килгән халыкка вәгаз укымый, мәҗлескә җыелган халыкка Ислам тәртипләрен аңлатучылары да бар, тик алары сирәк.

№21 (885799) / 06.10.2014 19:58:41

Шэпшя, ул тоткыннарны тэртип бозган очен утыртканнарда инде, синенчэ торле жинэятчелэр иректэ йорсеннэр инде? Азиядэге моселман иллэрендэ шундый иманлы кешелэргенэ яшэгэн очен гел сугышлар барадыр инде, кешелэрне сарык урынына камера каршында суялар, узлэренен тормышын яхшыртырга тырышкан Мобэрэкнен кутенэ таяк тыгып утерэлэрдер инде. Шундый кешелэр иманлы дип атаучы кешене акылы зэгыйф дип уйласан инде, башында акылы булган алай сойлэмэс.

№20 (885798) / 06.10.2014 19:52:58

монда берсе мисал китергэн иде: авылда котуче кирэк булгач халык акча жыеп яллый, халыкка имам кирэк булса ансынада акча булыр иде, значит кирэге юк. Кирэк эйбергэ акча табыла ул. Менэ бу сузлэрдэ халыкка диннен кирэк тугеллеген ачып салган: "Хәзер күпләр диннән ераклашты, аларга нык кирәк булганда гына: никах укырга (КЕШЕ СОЙЛЭУДЭН КУРКЫП)... дин әһелләрен чакыралар". Динилэр купмегенэ дингэ кеше куп килэ дип шапрынмасыннар, менэ бу мэкалэ бик ачык итеп ачып биргэн: дингэ килмилэр, бары тик кеше сузенэ карап электэн килгэн йолаларныгына утилэр.
Икенчедэн, ни очен мин уземнен салым акчама халыкны дураклата торган экият сойлэучелэрне тэрбиялэргэ тиеш эле? Бигрэк оятларыда юк инде бу динилэрнен, кешенен акчасына аны тагыда мингрэулэтмэкче булалар.

№19 (885796) / 06.10.2014 19:48:52

Cоры корт...Сез дөрес әйтәсез: дин тоту һәркемнең үз эше, биредә башкаларның ни катнашы бар? Әмма, имамның бурычы мәчеттә бары тик намаз укыту гына түгел дип ышанам. Корьән китабында тормышның бик күп өлкәләренә караган проблемнарны дөрес хәл итү юллары аңлатылган, алар һәркем өчен әһәмиятле, имам шуны кешеләргә аңлатырга тиеш.
Кеше әүлия түгел, ялгыша, хаталарны үз вакытында төзәтмәү тагын да аянычрак хәлләргә җиткерә. Шуның өчен, имамның вазыйфасы дин ягыннан битәр кешелек ягыннан халыкка ярдәм күрсәтү, киңәше, башкасы белән.

Салым акчасына килгәндә... имамнарга-халыкны агартучыларга кызганасыз...Ә тоткыннар белән шыплап тулган төрмәләр тотуга киткән акчаларны исәпләгәнегез юкмы? Әллә ничә төрле көч структураларына? Иманлы җәмгыятьтә мондыйлар булырга тиеш түгел, ә имансызлыкның төп сәбәбе нидә? Бәлки яшәп торган тормыш рәвешенең камиллектән ерак булуыдыр? Ни булса да, җәмгыятькә үз үзен сафландыру җаен табарга кирәк, бу яктан имамнарга өмет баглауны урынлы дип саныйм.


№18 (885793) / 06.10.2014 19:33:05

Йөнтәс, шуңа да мөфтиләрне дә, мондагы сайт муллаларын да дини дип язганда куш җәяләргә алам бит инде.)))

№17 (885792) / 06.10.2014 19:20:45

Соры корт, дәүләт акча бирәме, юкмы, мөфтиләр барыбер дәүләт заказын үтиләр, аның сүзеннән чыкмыйлар, чөнким чыксалар, аларны шунда ук урыннарыннан алачаклар. Ә аларның җылы урыннан китәселәре килми. Кызык, урыс попларына зарплата бирәләр микән? Чиртсә, каны чыгардай йөзләренә, юанлыкларына карасаң, яхшы гына акча алып эшлилэрдер.

№16 (885790) / 06.10.2014 19:16:38

Шэпшя

Дин һәр кемнең шәхси ихтияҗы һәм диннәр бик күп. Нинди дә булса дингә налог акчасын сарыф итү, башка бик күпләрне кимсетү була. Башкаланы кимсетү исәбенә яшәү-һак дин була алмый, дәүләт сәясәтен кайгыртучы секта гына булып кала.
Менә сез үзегез, динегезне сектага алыштырырга ризамы? Гарәп илләрендәге кебек, проваслаулар кебек? Я инде булмаса, Аллаһыга гына туры булып калу ягындамы? Әгәр дәүләр ялчысы булыган муллаларны телисең икән, Ислам белән авыз чайкау кирәкми торгандыр...

№15 (885788) / 06.10.2014 19:05:20

Соры корт, сез мөселманны башка гражданнардан аерасызмени?Ә бит гражданинга карата булган барча вазыйфа һәм өстенлекләр мөселманга да кагыла. Шулай булгач, ни өчен дәүләт акчасыннан ул баш тартырга тиеш әле? Ул бит аның үз акчасы, шулай түгелме? Дәүләт идарәчеләренә аңларга вакыт, тиз арада рухиятны торгызу буенча җитди чаралар күрелмәсә, Россиядә яшәүче халыкларның гомере санаулы, аларны юкка чыгу көтә.
Рухият сагында исә иң элек имамнар торырга тиеш, элек-электән шулай килгән ул. Алар халыкны тәрбияли, җанны(намусны) саклау кешенең төп бурычы икәнен, шуңа бәйле башкаларын алар төшендерергә тиеш. Димәк, алар булырга,яшәргә һәм халык белән эшләргә тиешләр. Хакимияттә исә, халык язмышы өчен җаваплылыкта булганга, аларның яшәешен кайгырту бурычы бар. (Урыс динен хәзер хөкүмәт тә бик кайгырта).
Шулай иткәндә, бик акрынлык белән булса да, яшәп торган законнар Алла язган законнарга би-и-к якынаер иде. Җәмгыять руки яктан аруланыр иде.(Коррупция, артык зур байлыкка омтылу, h.б безнең заманда булмаса да, алдагы заманда акрын гына юкка чыгар иде)

№14 (885787) / 06.10.2014 18:44:06

Ой, Зимагур, бик зур рәхмәтләр киңәшеңә!
Әле дә ышанмыйм татар язуы көйләнгәнгә!
Аны word кереп кенә көйләп була дип ышана идем вә барып чыкмый торды соңгы вакытта.
Исән-сау була күр һәрвакыт һәм барча эшләрең уң булсын!

№13 (885786) / 06.10.2014 18:42:29

Соры корт, хаклы!

№12 (885785) / 06.10.2014 18:38:38

Дин дәүләттән, дәүләт диннән аерылган булса гына ДИНИ карашлдар яши ала. Дәүләт дингә акча бирә икән, ул дин дәүләт хезмәтчесенә әйләнә. Татар халкында Ислам сакланып калу да, аның дәүләттән аермланган булуында. Әгәр дә, дәүләт аны түләп тоткан булса, бездә дә, әллә кайчан, гарәп илләрендәге кебек диктатура идеологиясен кайгыртучы сектага әйләнгән булыр иде. Чынлап та мөселман булган кеше, БЕР ВАКЫТТА ДА дәүләт биргән акчаны алмаячак.

№11 (885781) / 06.10.2014 18:18:54

Шөпшә, дөрес әйтәсең, республика дин башлыклары муллаларга зарплата фонды оештырса да бик яхшы булыр иде, бәлки аларның болай да зарплата фонды бардыр, әмма үзләре өчен генә. Үзеңнеке үзәктә диләр, хаҗга барып һәрбер кеше үз гөнаһын юарга тырыша, анысы да кирәк эш инде, ләкин халыкны тәрбияләү турында да онытмасыннар иде..

№10 (885780) / 06.10.2014 18:13:02

Шэпшя, обновление ясамагансыздыр бит?!

нинди ОС W.XP,W ?

- пуск.
- понель управления кер. язык и региональные ст.
- языки и клавиатуры.
- языки ислуҗбы текст ввода.
- общие



№9 (885778) / 06.10.2014 17:47:00

Зимагур,кинэшегез эчен рэхмэт.
Хэзергесе вакытта комп настройкасы узгэргэн, (ничек ул хэл булды-анламый калдым), тт юкка чыкты. "База"да татар хэрефлэре кюренми.

№8 (885775) / 06.10.2014 17:35:53

Укыгыз эле Ренат Биккиннын "Ислам от монаха Багиры". Бик ошаттым, ислам кануннары тормыш эчен бик ипле икян. Гадел, э без ни дя белмибез.(Хич югы мин узем).
Мяйтям, мэфтият фятва чыгармасмы шул турыда: э-э....мэселманнарда бар туганлык, кардяшлек хисе. Беряуляр, акча тэяп, хажга китя, беряуляр карангылыкта томаланып кала. Шул акчаны сонгыларны коткару хакына сарыф итсян, эжере хаж савабыннан кюбряк буладыр бит ул? Беръюлы йезлягян-менлягян иманлы бяндяляр туа-арта дигян сюз.Сюз шул турыда бара: авыллардан яшь имамнарнын китю мисаллары татарнын hаман да аяныч хялдя калганына ишарэ. Имам булдым дип кеше ашамыйча тора алмый,эш хакы юк, булса да бик тюбян. Э бит анарга гаилясен тярбияляргя, башка ихтыяжларын утисе дя бар, шунын эчен алар авылдан китя. Шул...Хажлык акчаны авыллардагы акчасыз имамнарга эш хакы итеп бирюне оештырсалар,авыл имамнары ныгытып эшляп китяр иде, ничаклы бяндя имансызлыктан котылыр иде, мэгаен. Халыкны бит тярбия кылырга киряк, элек-электян имамнар шэгыльлянгян, эмма 30-нчы елларда аларнын башына життеляр. Татар бюген милли ансыз, кем эйтмешли, ник яшягянен дя ангармыйча гомер кичеря. Хяле ике сарылы : элля бетя, элля кала?

№7 (885774) / 06.10.2014 17:30:17

Шэпшя ханым, в панеле RU га прав кн. басыгыз.
параметры га басыгыз и т.д. уңышлар сезгә, Ф.!

планшет булмаса шулай.
планшетка ТТ шрифтын куя алганым юк.

№6 (885773) / 06.10.2014 17:25:41

Элля дигэндэ, эллэ дип язсан да, кузгэ яхшырак колакка жайлырак булыр иде.

№5 (885772) / 06.10.2014 17:17:18

Cин анда ырлап торма, татарча хярефляр жибяр!
Элля мине татарча яза белми дисенме?!

№4 (885760) / 06.10.2014 16:20:03

Шопшэн татарча да язарга ойрэнсэ....
Э урынына я куйганы очен, бармагын тояр идем, укытучы булсам.

№3 (885758) / 06.10.2014 16:17:32

һәрвакыттагыча Шөпшә ханымның сүзләре конкрет,ни эшләргә икәнендә күрсәтә!
молодец!

№2 (885746) / 06.10.2014 15:03:44

Бу мэкаляне дэньяга чыгаручыларга ряхмят.
Динчелэрнен тагын бер олуг максаты: миллэтне саклап калуны да кайгыртасы бар бит эле. Нэкъ шул турыда сезгэ мэгълюм Альбир хэзрэт Крганов "миллэтне саклап калу юлы бер: мэгърифэтне тарату" дип язып чыкты("Мэхэллэ" газетасы, 1октябрь 2014 саны)"
Хэзрэт бик яхшы мисаллар китергэн шул турыда: имамнар татар халкында уз-узен саклау инстинктын устерергя тиеш. Чуашстаннын кайбер авылларында, (бялки тагын да бардыр) кешеляр ай ахырында жыенга жыелып, авыл язмышына караган барча мясьялялярне кузгатып, хял итяляр икян. Безнекеляр элегя "сельсовет" эстеня салына. "Сельсоветка"нярся? Авылына фермада эшляргя эчкече ят кавемне китереп тутыралар, исе дя китми. Э инде жыенны бу борчуга салмый калмаска тиеш: яшьляр бит бик тиз начар гадятне узляштерючян...Кыскасы, авылда бик кюп проблемнар бар, някъ татар миллятен саклауга кагылышлы, хям бу элкядя дя халыкны оештыруда имамнар башлап йерся иде.

№1 (885745) / 06.10.2014 14:40:15

Cон, ничек кавказлар "менеп утырмасын"? Язулар урысча- кюреня татар теленя урын юк!
Бер танышым кичя сэйляп торды: Башкортстаннын бер татар авылында(Эстярлебаш тирясе) элекке 10 еллык мяктяпне 4 класска калдырганнар. Кара жирлярен кэнбагыш чячеп тутырганнар. Чячтерюче яна ряис - эрмян кешесе икян. Кэнбагыш жирнен бэтен маен ашап, яраксызга чыгара бит ул, яися бик озак - элля ничя еллар кэтяргя кала аннан ундырышлы бэртек алуны. Шушы надан татарнын уз-узен бетеруе тюгелме инде?

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments