• 28.03 Айгөл Сагынбаева. Филармония. 18.30
  • 28.03 "Шәй-бу! Шай-бу! премьера. Кариев тетары. 18.00
  • 29.03 "Шәй-бу! Шай-бу! премьера. Кариев театры. 18.30
  • 30.03 Әнвәр Нургалиев "Бәхет сере". УНИКС. 14:00
  • 01.04-02.04 Зинира һәм Ризат Рамазановлар концерты. Филармония. 18:30
  • 01.04-02.04 Данир Сабиров концерты. УНИКС. 18:30
  • 06.04 Сиринә Зәйнетдинова һәм Рөстәм Насыйбуллин концерты. Филармония. 18.00
  • 11.04 Булат Нигъмәтуллин концерты. Филармония. 18:30
  • 13.04 Дуслык күпере. Пирамида. 17:00
  • 17.04 "Мунча ташы" театры. Филармония. 18:30
Туган көннәр
  • 22 Март Сергей Погодин
  • 22 Март Ди-джей Радик
  • 22 Март Ләйсән Рәхимова
  • 22 Март Вадим Кешнер
  • 23 Март Ранил Нуриев
  • 24 Март Алексей Еременко
  • 24 Март Хәсән Сарьян (1930-1978)
  • 24 Март Эльнар Яркәев
  • 24 Март Венера Ганиева
  • 24 Март Рамай Юлдашев
  • Казанда Советский площадь янындарак уземэ снимать итэргэ бер булмэ эзлим. Вредный привычкаларым юк.Егет кеше. 21 яшь. Жду звонки от собственника, риелторы мимо.89083489977 Рамиль.
  • Сдаю посуточно 2 комнатную квартиру в Центре (2 тыс.) 89276766077
  • Массажистка эзлим мед образование белэн ойгэ килеп ясарга татар хатын кызы булсын тел.89178840723
  • Казанда Глушко урамында яна йорттан бер булмэ кызларга арендага бирэм. Яна холодильник, стиральная машинка, микроволновка. +79179361290 (ватсаптан языгыз яки шалтыратыгыз). Риэлтор тугел. 7000 мен сум
  • Муса Җәлилнең совет чорында чыккан шигырь җыентыкларын Казандагы музее китапханәсе өчен алабыз. тел. 8(843)238-50-48
  • Сатам болын печэне тубэ астында 89874227660
  • Сдаю 2 комн.квартиру на ул. Спартаковской 88Б,хороший ремонт,мебель,бытовая техника.т.89276766077
  • 1 булмэле фатир Жк Салават Куперендэ тэртипле гаилэгэ арендага бирелэ.собственник. 89509488227
  • Әлмәт шәһәрендә бер бүлмәле квартираны сдавать итәбез, кыйбат түгел 9274897219
  • Әлмәттә бер бүлмәле квартираны сдавать итәбез, мебель белән. 89274897219

 

 
Архив
 

06.10.2014 Фаҗига

Янгында үлгән сабыйларымны сагынам

Яшел Үзән районының Норлат авылында булган янгында ике баласын югалткан Ләйсән Хәйретдинова әле дә елаудан туктый алмый. “2 яшьлек Ниязым, ике айлык Илназым әле дә күз алдымда торалар. Аларны уйламаган көнем юк”, – ди ул.

– Янгын быел июль аенда чыкты. Бу хакта газеталарга да язганнар. Әмма анда күп нәрсә дөреслеккә туры килми. Хәс­рәтле көннәремдә хәлем авыр булганга, мин беркем белән сөйләшә алмадым. Ике айлап вакыт узгач, азрак тынычлангач, бу хакта сөйлисем килде. Әтием 2005 елда, әнием 2011 елда үлеп китте. Әнинең үлеме сәер генә булды. Гыйнвар ае иде ул. Мин Яңа елдан соң әни янында 10 көн яшәдем. Казанга киткән генә идем, 14е көнне әнинең үлүе турында хәбәр килде. Ул елны бик салкын булды. Әнием кемнедер өстенә дә кимичә озатырга чыккан да күпер төбендә утырган килеш үлеп киткән. Ни өчен шулай булган? Бу гомерлеккә сер булып калды. Тик серләр моның белән генә бетмәгән икән әле”, – ди Ләйсән.

Ләйсән Казанда әйбәт кенә эшләп йөргән җиреннән, туган йортын ялгыз калдырмас өчен, авылга кайтып китә. “Ярты ел узгач, эш урынымнан шалтыратып чакырдылар. Әмма мин кире китмәдем инде. Ул вакытта Ильяс белән никах укытып яши башлаган идек. Башта бер улыбыз туды, аннары аңа иптәш булыр дип икенчесен алып кайттык. Яшем дә бара иде инде”.

Янгын чыгар алдыннан эт­ләре бик каты улаган. “Әбием дә аның улаганын яратмый иде. Этебезне сүгеп тә карадык – туктамады. Фаҗига буласы көнне иремнең әниләрендә авыз ачтыру мәҗлесе иде. Нәкъ шул көнне туганнан-туган сеңлем Айгөл мунча ягуымны сорады. Без җомга гына ягып юынган идек югыйсә. Сеңлемә: “Ике бала бе­лән миңа кыенрак. Үзең як”, – дидем. Без сәгать 7ләр тирәсендә әниләргә киттек. 12 тулганда өйгә кайттык. Балалар бик арган иде. Аларны тиз генә йокларга яткырдым. Ирем Ильяс та йок­ларга ятты. Бу вакытта Айгөл кызы Айсылу белән мунчада иде. Алар янына юынырга киттем. Мин кергәч тә Айгөл бәдрәфкә чыгып китте. Ул керүгә мунчада ут сүнде. Баштарак Ильяс: “Чык!”– дип сигнал бирәдер дисәм, ут кабат янмады. Айгөл чыгып китте. Шул ук минутта йөгереп тә керде. “Янгын”, – дип кычкыра башлады. Мин шәрә килеш урамга чыктым. Иң элек кухня ягы тәрәзәсенә барып карадым. Аннан соң түр тәрәзәгә килдем. Ачып җибәргән идем, кара төтен чыкты. “Ильяс, янабыз. Балаларны коткар!” – дип кычкырдым. Каяндыр бер төркем яшьләр килеп чыкты. Бу вакытта бер сөлге алып капланган идем инде. Егет­ләргә: “Түр якта, тәрәзәдән метр ярым гына ераклыкта кечкенә балам йоклый, аны алып бирегез әле”, – дидем. Бер әйбер тартып чыгардылар, бала караваты түгел иде ул. Аптырагач, олысын алып чыгыгыз, дидем. Тик янгын эченә керүче табылмады. “Су кирәк”,– диделәр. Ул вакытта Ильяс урамда ята иде. Эчке киемнән генә булганга, тәне пешеп беткән. Ә мин караңгыда аның нинди хәлдә икәнен күрмим дә. “Ильяс, балаларны кереп алучы юк. Син кер инде”,– дип ялынам. Әй­бәт­ләбрәк карасам, аның хәле бик авыр икән. Шул арада “Ашыгыч ярдәм” килеп, аны алып китте. Мин күр­шеләргә суга кердем. Чыккач, балаларсыз калганымны аң­ла­дым”, – дип сөйли Ләйсән.

Ильясның тәненең 80 проценты пешү сәбәпле, Казан хастаханәсенә үк җибәрәләр. Ул әзрәк рәтләнә башлау белән сабыйлары хакында сорый. Ләй­сәннең аңа, балаларың үлде, дип әйтергә теле әйләнми. “Яшел Үзәндә хастаханәдә алар”, – дип әйтә. Бу вакытта малайларны бер кабергә күмеп, ашларын уздырган булалар инде.

Ләйсәннең еш елаганын кү­реп ире Ильяс шушы көннәрдә генә малайларын югалтканын белгән. “Без хастаханәдә ятабыз. Әлегә иремнең хәле уртача. Телефоннан кешеләр белән сөй­ләшкәнемне тыңлап, сабый­лар­ның юклыгын аңлаган. “Ник әйт­мәдең?” – ди. Ә мин аны кызгандым. Бик авыр иде бит хәле. Сабыр итәргә тырыштым. Иремнең сәламәтлегенә зыян килмәсен дип, балалар үлемен яшердем. Хәзер икәүләшеп уйланабыз, борчылабыз, кайгырабыз. Йок­ларга яткач, догалар укыйм. Шул гына тынычландыра мине”, – ди Ләйсән.

Янгын узган, әлегә аның сәбәпләрен әйтмиләр. Тикшерү нәтиҗәсе октябрь ахырында булачак, ди Ләйсән. Әмма ул бу кинәт булган янгында кемнеңдер катнашы бар дип уйлый. Әлеге хәл хакында туганнары белән сөйләшәсе килгән иде. Тик элем­тәгә чыга алмадым.

Ничә еллар дус-тату яшәгән туганнар янган йорт аркасында авыр хәлдә калган. Тик алар арасындагы аңлашылмаучанлыкка сабыйларның гаебе юк бит! Тик­шерү эшләре ни белән төгәл­лә­нер, гаепле кеше булырмы, әлегә билгесез. Тик нигәдер кайчак дөнья малы дигәндә, татулык, туганлык, дуслык югала да куя.

Ләйсәнгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Сбербанктагы исәп-хисап счеты: №42307810962486704387/48 Хәйретдинова Ләйсән Илдаровна. 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ 144 | 03.10.2014
Ватаным Татарстан печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

№2 (885814) / 06.10.2014 20:53:13

Аллаха Тагэлэ каршында да жавап бирэсе бар бит эле ,эгэрдэ ут торткэннэр икэн шушынын белэн яшисе бар бит Аллам сакласын.Аллаха Тагэлэ зур сынау биргэн сезгэ сынмагыз сыгылмагыз зинхар яшэргэ алга таба коч табып кулга кул тотынып яшэгез.

№1 (885797) / 06.10.2014 19:48:59

Сабыр хатын икэнсен,Лэйсэн.
Ходай ярдэменнэн ташламас сезне!

Ничә еллар дус-тату яшәгән туганнар янган йорт аркасында авыр хәлдә калган. Тик алар арасындагы аңлашылмаучанлыкка сабыйларның гаебе юк бит! )))))
Дус -тату яшэгэч, нигэ йортка ут торткэннэр? Бу очракта, туганнар куздэ тотылыдыр бит?
Тикшерулэр нигэ шул кадэр озак?

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D