поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.10.2014 Мәгариф

Кызыл Октябрь районы Куйсуы авылында ачылган “Укытучы йорты”на - 3 ел

Өч ел элек, 2011 елның 1 сентябрендә, өлкәдә “Укытучы йорты” дигән проект старт алды. Аның максаты – авыл балаларына югары сыйфатлы башлангыч белем бирү. Балалар саны кискен кимү сәбәпле авылларда мәктәпләр ябыла, укучылар иртән торып автобуслар белән бүтән авыл мәктәбенә укырга йөрергә мәҗбүр була.

“Балалар башлангыч мәктәпне үз авылларында укырга тиеш”, - ди өлкә мәгариф министры Сергей Наумов. Һәм шуларны истә тотып, өлкәдә бу проектны тормышка ашыра башладылар.

Өч ел элек Кызыл Октябрь районының Куйсуы авылында ачылган шундый “Учительский дом” проектның беренче карлыгачы булды, өлкәдә беренче булып биредә шундый мәктәп ачылды. Аның хуҗабикәсе – Рамилә Хәсәнова. Әйе, ялгыш әйтмим, ул чын-чынлап хуҗабикә. Чөнки балаларны укыту, ашату-эчерү, класс бүлмәсен җыештыру – барысы да аның өстендә. Куйсуында мәктәп ябылгач, 17 ел стажлы педагог эшсез кала һәм проект турында ишеткәч, тормыш иптәше белән киңәшләшеп, анарда катнашырга булалар. Әйтүе генә җиңел, ә эше бихисап – барлык инстанцияләрнең таләпләрен үтәрди, балаларга тиешле белем-тәрбия бирерди шартлар тудыру өчен күп тырыша Рамилә, күп кәгазь тутыра. Ул бит үзе директор да, укытучы да, тәрбияче дә, пешекче дә, җыештыручы да һәм башкалар һәм башкалар... Шулай да барлык киртәләрне ерып чыга ул һәм 2011 елның беренче сентябрендә ике катлы өйләренең класс бүлмәсе итеп җиһазландырылган матур, иркен залында беренче класска ике бала кабул итә. Хәзер Илнур Хәсәнов белән Фәнис Юсипов дүртенче класста инде, икесе дә тырыш, яхшы билгеләргә генә укыйлар. Илнурга бигрәк уңайлы, беркая да йөрисе түгел – ул Рамиләнең улы. Айгөл Үмәрова белән Алина Истомина өченче класста укыйлар. Шулай ук икесе дә тырыш, сәләтле балалар, әти-әниләрен дә, апаларын да яхшы укулары белән гел шатландырып торалар.

Без килгәндә рус теле дәресе бара иде. Бердәм мәктәп формасы кигән бу дүрт укучыга сокланмый мөмкин түгел. Класс бүлмәсе дә матур, чиста, диварларда төрле стендлар, таблицалар эленгән, интерактив такта, компьютер – барысы да бар. “Укучыларым бигрәк тәртипле, активлар. Аз булуларына карамастан, төрле класстан тыш чаралар уздырабыз, әти-әниләрне дә чакырабыз аларга. Район күләмендә уздырылганнарында да уңышлы катнашабыз. Мәсәлән, үткән уку елында “А ну-ка, девочки!” район конкурсында Айгөл икенче урын алган иде, ә Алина “Мисс осень” бәйгесендә өченче булды. Илнур математика буенча район олимпиадасында беренчелекне алды. Спорт ярышларында да уңышлы катнашабыз”, - дип сөйләде Рамилә.

Өлкә хөкүмәте күп кенә проектлар тормышка ашыра килә, “Учительский дом” проектын да иң уңышлыларның берсе дияргә була. Беренчедән, балалар башлангыч белемне генә булса да үз авылларында алалар, икенчедән, мәктәп ябылгач бер генә укытучы булса да эшле була. Дөрес, мәшәкате бар, әмма нәтиҗәсе куандыра. “Кәгазь эше бик күп, кайчак төнгә тикле утырам”, - ди Рамилә. Ни хәл итмәк, кәгазьне генә тутыралар инде безнең бар нәрсәгә дә чыдам укытучыларыбыз, ике-бер генә булса да укучылары гына булсын. Куйсуындагы “Укытучы йорты”ның әле алдагы берничә елга перспективасы бар – киләсе елга беренче класска бер укучы керер, аннан соңгыларында да шулай. Бер генә әти-әни дә баласын башлангыч мәктәпкә Уразавылга йөртми, биредә укытуны кулайрак күрәләр.

Бу мәгариф учреждениесе турында өч ел элек беренче тапкыр язып чыккач, газетаның сайтында бәхәсләшүләр күп булды, әле дә фикерләр төрле булыр, бар ягы да камил булган, бөтен кешене канәгатьләндерерди бер нәрсә дә юк, әмма бу очракта бер мөһим як бар – балалар ана телен башлангыч класста булса да өйрәнәләр һәм аннары инде аны онытмаячаклар. Шуңа да өлкә хөкүмәтенә, Кызыл Октябрь районы мәгариф комитетына, шәхсән Рамиләгә бу проектны тормышка ашырган өчен рәхмәт әйтәсе генә кала. Рамилә сайлаган һөнәрен чын күңелдән ярата, җаны-тәне белән башкара, шуңа күрә килеп чыккан авырлыклар алдында югалып калмый, куйган максатларына ирешә. Без аны профессиональ бәйрәме белән котлыйбыз, эшендә уңышлар, гаилә бәхете телибез. Куйсуындагы “Укытучы йорты” тагы да күп еллар эшләсен иде.
 


Наилә ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ |
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»