• 14.02-23.02 Мунча ташы. Кырыкта да кызыкта. КСК "Уникс"
  • 25.02 Алия Карачурина "Тәүге тапкыр". Филармония. 18:30
  • 25.02 Гөлсирин Абдуллина , Азат Абитов . " Туйның 5 нче көне". ДК Ленина.
  • 29.02-09.03 Фирдус Тямаев. Ялгыз торна. КСК "Уникс"
  • 02.03-03.03 "Казан" бию ансамбле концерты. Г.Камал театры. 19.00
  • 03.03 Айдар Габдиновның юбилей концерты. Филармония. 18.30
  • 05.03 "Микулай" спектакле. Кариев театры 18.30
  • 12.03-13.03 "Карурман" спектакле премьерасы. Тинчурин театры
  • 18.03 Рузия Мотыйгуллинаның иҗат кичәсе. Камал театры. 19.00
  • 26.03 Казан шәһәр филармония концерты. 18:30
  • 09.04 Казан шәһәр филармониясе артистлары концерты – "Поющие сердца"(Р.Асаев, Н.Коновалов, Г.Имамиева, А.Шәрипҗанова) Филармония. 18.30
  • 14.04 "Безнең җыр". Филармония. 18.30
  • 15.04 Казан шәһәр филармониясе артистлары концерты – "Без танышбыз сезгә җыр аша" (Рөстәм Закиров, Эльвира Хәйруллина, Вәис Бәйрәмов)
  • 15.04 Казан шәһәр филармониясе артистлары концерты – "Без танышбыз сезгә җыр аша" (Р.Закиров, Э.Хәйруллина, В.Бәйрәмов, А.Вәлиуллина, А.Хәсән
  • 20.04 Вәис Бәйрәмовның иҗат кичәсе.Филармония. 18.30
  • 29.04 Фердинанд Фәтхинең юбилей концерты. Филармония. 18.30
Туган көннәр
  • 23 Февраль Алсу Фазлыева
  • 23 Февраль Әнгам Атнабаев (1928-1999)
  • 23 Февраль Айдар Галимов
  • 23 Февраль Эмиль Айзатулла
  • 23 Февраль Флүн Мусин (1939-2009)
  • 23 Февраль Искәндәр Мотыйгулла
  • 23 Февраль Госман Садә (1949-2014)
  • 23 Февраль Бакый Урманче (1897-1990)
  • 24 Февраль Сәгыйть Рәмиев (1880-1926)
  • 24 Февраль Рәшит Сафиуллин
  • Казань шэхэре. Новоселья урамы з булмэленен залына керергэ телэучелэр юкмы. 1 марттан. 89277896680
  • Мтз 82 тракторына алгы мост Хэм ЗУР кабина сатып алам тел 89274931646
  • Казан шәһәре Портовая урамында 2 бүлмәле квартира 49 кв.м. озак вакытка сдавать ителә. Туалет, душевая кабина үзендә. 4 квартирага бер кухня. Речной порт тукталышыннан 2 км ераклыкта. Бәясе 13000 квартплата белән бергә. 89272439077.
  • Арча районы Татар Кәдрәге авылында 2 катлы йорт сатыла.170 кв.м, 20 сутый җир.Йортта газ, су, санузел, пластик тәрәзләр, биметалл радиаторлар.Яхшы мунча, гараж, хуҗалык корылмалары бер түбә астында.Аерым гараж да бар. Җиләк-җимеш агачлары, куаклары, чәчәкләр утыртылган бакча, бетонланган бакча юллары,су сибү өчен зур бак бар.Шәһәр ыгы- зыгысынган туйган, өлкән яшьтә табигать кочагында яшәргә хыялланган пенсионерларга да, яшь гаиләгә дә менә дигән вариант. 2км да мәктәп, балалар бакчасы бар, 8км Арча шәһәренә, 800 м тимер юлга.Казанга бик якын, автобус йөреп тора.Ашыгыгыз.Тел.89600832277.
  • Авыл кукэе сатам. Казанга алып килу момкинлегебез бар. Тел: +7 937 525-51-46
  • Сдаю комнату девушкам в 2-х комн.кв по улице Гарифьянова на длительный срок. В шаговой доступности находятся остановки общественного транспорта, Медучилище через дорогу. В квартире имеется всё для проживания - холодильник, стиральная машина, микроволновка. Санузел раздельный. Недорого. 7 тысяч рублей. Не риэлтор. 89178738213 (ватсап)
  • Бер булмэле квартира 1млн.800ка кадэр сатып алырга телим. Тел. 89093621287
  • Казань. Продается трехкомнатная квартира в кирпичном доме в 7 мин ходьбы от ст метро Яшлек. 2/10, 95кв м, кухня 16кв.м, дом 2003 года. Чистая продажа. Тел. 8(950)321-73-45
  • Казанда Братьев Касивых 22/7 урамында урнашкан общижитиядэн булмэгэ яшэргэ кеше кертэм. Булмэдэ холодильник, микроволновая печь, мультиварка, чэйник, диван, кресло бар. Куршелэр эйбэт. Метрога, остановка якын 89274031912
  • Дербышки да булмэ озак вакытка арендага бирелэ.Бэягэ коммуналка кергэн. Тел:89534010031

 

 
Архив
 

               

31.03.2009 Җәмгыять

СӨЕМБИКӘ МАНАРАСЫ АВАЧАКМЫ?

Казан шәһәренең горурлыгы булган Сөембикә манарасы хакында бик күп сүз сөйләнде. Шулай да, ава баручы бу тарихи ядкарь турында без барысын да беләбезме соң? Ул кайчан һәм нинди максаттан төзелгән? Каталогларда, юлкүрсәткечләрдә аның торгызылу вакыты 1645-1650 еллар дип бирелә. Ә данлыклы профессор С.Шпилевский исә, “башня имеет татарское происхоҗдение” дип саный. Татарның данлыклы мәгърифәтчесе Каюм Насыйри, киресенчә, Сөембикә манарасы Казан ханлыгы таркалгач, күзәтү-саклау корылмасы буларак төзелә дип яза.

Олугъ манараның кайчан төзелеүе хакында галимнәребез әле бүген дә бәхәсләшә. География фәннәре кандидаты Фирдәвес ханым Салихова исә, манараны җентекләп өйрәнгәннән соң, үзенең фаразын чыгарган. Галимә белән узган әңгәмәбез нәкъ менә Сөембикә манарасы хакында.

 

- Фирдәвес ханым, Сөембикә манарасының төзелеше, тарихы хакында төрле галим төрле фикердә. Ә Сезнең бу өлкәдәге эзләнүләрегез нинди нәтиҗә бирде?

 

- Манараның төзелеше 1500 елга карый. Бу - документаль дәлилләнгән факт. Россиядә 1852 елны Казанны яулап алуга 300 еллыкны билгеләгәннәр. Шул вакытта бик билгеле галим, Казан университеты профессоры А.Н.Ракович Казанга нисбәтле плакат-картина чыгарган. Анда Казанның иң борынгы архитектура һәйкәлләре салыну вакыты белән бергә күрсәтелгән. Һәм шунда Сөембикә манарасы дип язылган, ә кырыенда “1500 елны төзелгән” дигән язу да тора.

 

- Бер гипотеза буенча, манара итальян проекты нигезендә 1487-90 елларда    Мөхәммәтәмин хан белән кенәз Иван өченче арасындагы мәңгелек тынычлык килешүенә бер истәлек рәвешендә төзелгән дигән фикер әйтелә. Шушы солых нигезендә Бөек Мәскәү кенәзлеге Казан ханлыгына ясак түләүдән мәңгелеккә котыла. Сезнең уйлау буенча, манараны үзебезнең осталар торгызганмы?

 

- Манараны үзебезнең осталар эшләгән. 1500 елда. Манаралар төзү чал тарихка барып тоташа. Борынгы заманнардан бирле манара төзү культурасы камилләшә барган. Татар җирлегендә бик күп архитектура ядкарләре булган. Кала тау дип йөргәннәр аларны. Кала – манараны, тау - мәгәрәне аңлаткан. Андый күзәтү корылмалары халык күп яши торган калаларда, гадәттә калку җирдә - тау башларына салынган. Борынгы мәдәниятебез шундый.

 

- Нинди шартларда төзелгән соң ул?

 

- Әвәл әйткәннәр: килдек тә, манара салдык һәм шәһәр салдык, дип. Кала шәһәрне генә түгел, манара дигәнне дә аңлаткан. Манара төзелгән очракта гына шәһәргә нигез салынган.

 

- Дөньяда безнеке кебек авыш манаралар 40лап исәпләнә диләр. Бөтен Җир шарына билгеле булганы Пиза шәһәрендә, мәсәлән. Ә Россиядә Уралның могҗизаларыннан саналган Невьянский манара бар. Ул манаралар нигә авышкан? Алар ашыгып салынганмы яисә башка сәбәпләре бармы?

 

- Бу өлкәдә мин шактый тикшерүнүләр үткәрдем. Озак еллар ни өчен авышканын өйрәндем. Манараның инженер геологиясен тикшердем. Анда борынгы заманда изге чишмә булган. Борын заманнарда андый манараларны изге җирдә төзегеннәр. Изге чишмәне торбалар сузып, Тайницкий капкасына хәтле агызып төшергәннәр. Шунда су җыелган. Шуңа күрә Тайницкий манараны Су манарасы дип тә атап йөрткәннәр. Шул суны бөтен Кремльгә таратканнар, суүткәргеч эшләгәннәр. Вакытлар узу белән су торбалары тузган, сафтан чыккан. Яңадан су җәелеп, манараның нигезенә зыян салган. Манара ХХ гасырга хәтле авышмаган, ә менә ХХ гасырның башында шуа башлый. Мәсәлән, 1930 елда аның үзәк күчәреннән авышлыгы 1м 28 см тәшкил иткән. Ә хәзерге вакытта ул 2 метр тирәсе.

 

- Сөембикә манарасы аумас микән?

 

- Алла боерса, юк. Фундаментын ныгыткач, ул күчәргә тиеш түгел. Инде чишмәнең дә көче азайгандыр. Манараны күзәтеп, тикшереп торалар. Ул аварга тиеш түгел инде.

 

 

- Данлыклы Пиза манарасыннан да 2 метрга озынрак булган Сөембикә нинди максаттан чыгып төзелде икән?

 

- Манара акыл белән, бик уйлап эшләнгән. Язма китапларда, Казанны алгач, Нургали капкасы дип языла. Янында Нургали мәчете. Ә “Нур Али” дигән сүз борынгы бөтен цивилизацияләрдә, Якын көнчыгышта астрономия обсерваторияләренә бирелә торган исем булган. Аларда йолдызларны, күк җисемнәрен күзәтеп, календарьләр билгеләгәннәр. Кала таулар 3 мең ел элек тә төзелгәннәр. Бөтен Идел буенда чәчелгән алар.

 

- Фирдәүс ханым, манарага Сөембикә исеме кайчан бирелә?

 

- Бу турыда мин «Башня Сююмбики и истоки цивилизации булгаро-татар» дигән китабымда да язып чыктым. Казанга воевода князь Лопухин килгән. Аның кызы Петр1 кияүдә булган. Петр беренче хатынын яратмаган, аны монастырьда тоткан. Лопухин Казанга килгәч, манараны күреп таң кала һәм әйтә: «Бу искиткеч Азиатская башня. Мин аның копиясен үземдә салачакмын (Чиркәү итеп). Кызымны шунда тотам. Минем кызым - патшабикәне хурладылар.Сезнең патшабикәгез дә авыр язмышлы икән. Аның исемен мәңгеләштерү йөзеннән бу манараны Сөембикә исеме белән атарга кирәк, язмышлары бигрәк охшаган...”.

 

- Безнең милли горурлыгыбыз булган Сөембикә манарасына исемне дә руслар биргән булып чыгамы инде?

 

- Әйе, документларга таянып әйтәм мин моны.

 

Үз эчендә төрле серләр саклаган Сөембикә манарасы хакында төрле риваятьләр яши. Шуларның берсе. Иван Грозный Казан ханлыгының ханбикәсе хакында ишетә. Аның чибәрлегенә гашыйк була. Казан ханбикәсен үзенә алдырырга ниятли һәм Казанны басып алырга килә. Ул Сөембикәне үзенә кияүгә чыгарга үгетли. Патшабикә ризалаша, ләкин үзенең шартын куя, имеш. Җиде көн эчендә биек манара төзергә куша. Явыз Иван җиде көн эчендә Казанда җиде катлы манара төзетә. Мәскәүгә китәр алдыннан патшабикә манарага менеп халкы белән хушлашырга рөхсәт сорый. Һәм манараның өске катына менеп аска ташлана...

 

Менә шул вакыттан башлап әлеге мәһабәт бинаны Сөембикә манарасы дип атап йөртә башлыйлар. Әлбәттә, бу матур бер халык риваяте генә. Ләкин әлеге һәйкәл тарихыбызны бәян итүче Таш китап, һәр татарның йөрәк түрендәге Ватан символы булып кала бирә...

 

P.S. Хөрмәтле укучылар! Сөембикә манарсы хакында сез дә уйлансагыз, рәхим итегез, алар белән уртаклашыгыз.

 

Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ --- | 26.03.2009
Интертат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№16 (870531) / 02.03.2014 17:14:51

№15 (836645) / 12.04.2013 21:14:25

№14 (15458) / 01.04.2009 21:21:51

Cоембикэ манарасын янадан "Нур Али" исеме белэн атарга кирэк. Э бер ике елдан сон йомшак кына итеп "Нугалиевич" мэчетенэ эверелдерергэ.
Шул очракта кэкресен тозэтергэ дэ, дорес тарихын билгелэргэ дэ акча табылачак.

№13 (15439) / 01.04.2009 17:07:31

Аны да сутеп атырга куп сорамаслар...

№12 (15432) / 01.04.2009 14:08:15

Сэембикэ манарысын тикшергэннэр ул аш 5 метрга авышкан ди. жемерелеп тошкэнче барып куреп калыгыз, бэлки терэу куеп караргадыр....

№11 (15428) / 01.04.2009 11:13:15

Иркә,
Галилео Галилей әйтмешли, җирне әйләнми дип әйттертсәләрдә ул барыбер әйләнә.
Монда да шуның кебек. 17 нче елга кадәр шушы манараны Хан мәчете дип йорткәннәр. Нигә шулай әйткәннәрдер, бәлки бабайларыбызның фикер йөртүләре шулай булгандыр, бәлки Нурали мәчетенә терәлеп торганга шулай әйтелгәндер.

№10 (15423) / 01.04.2009 00:22:50

Укымышлыга. Беренчедэн, ботен кеше дэ укымышлы булырга тиеш дигэн канун юк. Э кызыксыну укымышлылыкка турыдан туры бэйле тугел. Укымышлы тарихчыларны я укый, я тынлый башласам, йокыга китэм. Татар тарихы буенча хэр кызыксынучы анлый торган фэнни популяр эшлэр, китаплар кирэк. Бу интервью беренче анлаешлы язма. Минем бу ханымга сорауларым куп иде башта, уйлап карагач, алар барысы география фэннэре кандидатына булып чыкмады. Ул уз олкэсен бик ачык ышандырырлык хэм дэлилле анлаткан.

№9 (15419) / 31.03.2009 19:54:57

башкача фикерләүче галимнәрнең фикерләрен дә шунда язарга иде

№8 (15417) / 31.03.2009 19:17:49

Фирдэвес Салихованын китабын кайдан алырга???...

№7 (15416) / 31.03.2009 18:59:19

Моршидэ, тарихи темаларга фикер алышыр очен, белемле баш кирэк бит. Татар тарихы белэн кызыксынсалар да, тирэнтен фикер ойртучене врядли монда булыр...

№6 (15415) / 31.03.2009 18:19:21

Хади Такташ дэлиллэу базасымы?Анын кузэту манарасы икэне куренеп тора бит.Кайчан, кем хэм ничек, шулар туган сораулар.

№5 (15412) / 31.03.2009 17:42:52

Ышанырга кушкан юк!
Берәр Хади Такташны укып чыгарсың әле...

№4 (15408) / 31.03.2009 17:25:47

Гали, шулайдыр инде. Манараны мэчет дип йорткэннэрдер...Ышанмыйм. Кайдан укыдын?

№3 (15407) / 31.03.2009 16:53:33

Бабаларыбыз ул манараны ХАН МӘЧЕТЕ дип йөрткәннәр бит...

№2 (15386) / 31.03.2009 11:06:09

Сэембикэ манарасы хакында торле галим торлечэ сэйли. Мондый фикерне беренче ишетэм. Э яшьрэк галимнэр ни ди сон?

№1 (15385) / 31.03.2009 10:38:24

Интервью очен рэхмэт. "Бу нинди тарихчы?" - дип оскэ янадан кутэрелеп карасам, география фэннэре кандидаты икэн. Тарихыбыз турында нэкъ менэ шушы стильдэ язылган фэнни- популяр эйберлэр куп булсын иде. Алар точно китап шурлеклэрендэ тузан жыеп ятмаячак.Алайса бер тарихи факт табу очен, эллэ никадэр буталчык материал актарырга кирэк. Э вакыт – акча.
Соембикэ манарасына кайтып, археологлар тозу технологиялэренен кайсы вакытка караганы турында ни сойли?Ул технология башкалардан аерыламы? Аерылса, нэрсэсе белэн. Узебезнекелэр тозегэнлеге ничек дэлиллэнэ?
Минем шулар турында да белэсем килэ. Хэр жомлэ дэлилле булырга тиеш, умозаключение тугел.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR