|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.10.2014 Яңа китаплар
Вәсилә Рәхимова. Кабан арты мәчете серләреСовет хөкүмәте урнашкач, Казанда иң беренче кайсы мәчет төзелгән? Бик тиздән татар халкының бөек композиторы булып танылачак, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкерте Сәлих Сәйдәшев эзләрен саклаган иман йортын беләсезме? Дин иреге килгәч 17 ел имам-хатыйб, 7 ел мәдрәсә ректоры, мөгаллим, нәшир булып торган, яңа заманда имамәтчелек, хәйриячелек эшен кабаттан торгызган дин әһеле кем ул? Бүген Казанның яшь имамнары арасында нәселендә дүрт буын муллалар булган, үзе дә шушы вазыйфаны дәвам итүчене кем дип беләсез? Әлеге сорауларга җавапны шушы көннәрдә генә ”Идел-пресс” нәшриятында татарча-русча зур тираж белән дөнья күргән “Исхак хәзрәт Лотфулла” китабында таба аласыз.
|
Иң күп укылган
|