|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.03.2009 Мәдәният
“ТУKАЙ ХАЛЫKKА ЯKЫНАЕРГА ТИЕШ”Татар “Без Тукайлы халык” дип әйтергә ярата. Урыслар Пушкинны искә төшергәндә, без Тукай дибез. Ләкин адым саен горурланып телгә алынган шәхескә карата мөнәсәбәтебез нинди соң? Урыслар үзләренең шагыйрьләрен зурлаган кебек, без дә әдибебезне югары күтәрә алабызмы? Бер уйласаң, Тукайның һәйкәлләре, китаплары бар, музейлары да эшли. Өч елдан соң аның тууына 125 ел булачак. Ничек уздырылыр ул? Тукайның тормышы, иҗатында яңа ачышлар ясалырмы? Аңа карата мөнәсәбәт нинди булырга тиеш? Бу турыда Г.Тукай әдәби-музыкаль музее директоры Рәмис АЙМӘТ белән әңгәмә кордык. – Рәмис әфәнде, Габдулла Тукай, башка күренекле татар шәхесләре белән чагыштырганда, берникадәр өйрәнелгән әдип. Шулай да, белгечләр аның тормышы, иҗаты халыкка ачылып бетмәгән сер, ди. Сез җитәкләгән Г.Тукай музее бу очракта нәрсәләр башкара? Соңгы елларда нинди дә булса ачышлар бармы?
– Тукай өйрәнелгән шагыйрь дип бәяләнә, ләкин А.Пушкин, М.Лермонтов, М.Горькийлар белән чагыштырсаң, киресен уйлыйсың. Урыс әдәбиятында аларга багышланган йөзләгән докторлык, кандидатлык диссертацияләре, фәнни хезмәтләр язылган. Ә Тукай буенча әллә ни күп шәрехләнде, эшләнде дип мактана алмыйбыз. Чыннан да, ул әле өйрәнелеп бетмәгән, ачылмаган шәхес. Шулай да, аның турында яңа сүз әйтү, ачышлар ясау җиңел түгел. Тукай хакында Ибраһим Нуруллин тәфсилләп язды, Әхмәт Фәйзи роман иҗат итте, пьесалар сәхнәләштерелде, фильмнар да төшерелде. Ләкин алар күбесе совет заманында язылды.
Миңа калса, Тукай нинди булган, күз алдыбызга шундый образ килеп басмый. Моңа талпынулар ясалды. Шагыйрьнең тууына 120 еллыгына матбугатта Ренат Харисның “Тукай даһимы?” дигән уйланулары басылды. Ләкин андый мәкаләләр, эзләнүләр күбрәк булырга тиеш.
Бездә Тукайны гына өйрәнүче, аның иҗатын, тормышын айкап чыгучы галимнәр, белгечләр юк. Кемдер аның Җаекта яшәгән чорын, башкасы лирикасын җентекләп тикшергән, ләкин “Тукаевед” дип атарлык кешеләребез юк. Ел саен музейда апрельдә “Тукай укулары”н уздырабыз, ярдәм өчен КДУ, ТДГПУ кебек уку йортларына мөрәҗәгать итәбез. Ләкин шагыйрь турында курс эшләре, диплом язулар юк дәрәҗәсендә. Моны Тукай хакында яңа сүз әйтү җиңел булмау белән аңлаталар. Безгә хәзер әдип иҗатын яңа аспектта өйрәнергә кирәк.
– Тукайны артык мактыйлар, идеаллаштыралар дип санаучылар бар. Мәсәлән, шагыйрьнең халык арасына чыкмаган порнографик шигырьләре бар. Ул үпкә чиреннән үлмәгән, диючеләр пәйда булды. Тукай да кимчелекләр һәм уңай сыйфатларга ия гап-гади кеше булгандыр. Укучыга аның башка билгесез якларын ачарга кирәкме?
– Тукайны халыкка якынайтырга кирәк. Аның иҗаты халыкчанлыгы белән аерылып тора. Әйтик, урыс, чит әдәбиятында Александр Пушкин, Гарсия Лоракларның моңа кадәр дөнья күрмәгән әсәрләре бүген дә басыла, халыкка мәгълүм булмаган яклары, сыйфатлары белән ачылалар. Ләкин шулай булуга карамастан, аларның талант югарылыгы кимеми.
Бездә язучы, шагыйрь, сәнгать кешесен бар яклап камил, матур, тәртипле итеп күрсәтү гадәте бар. Бу элеккеге тәрбиядән килә торгандыр. Тукай да идеаль, барысына үрнәк булмаган. Ул эчкәнме-юкмы, тәмәке тартканмы, хатын-кызлар белән мөнәсәбәтләре ничек булган, нинди чир белән авырган – боларны яшерергә кирәкми. Әйе, аның порнографик шигырьләре дә бар. Ләкин һәр шагыйрьдә андый мавыгу була. Урыс әдәбияты классикларының да шул рухтагы китаплары басылып чыкты. Шул ук вакытта шагыйрь укучы алдында серле булып калырга тиеш. Бөтенләе белән чыгарып селкесәк, кызыгы бетәр дип уйлыйм.
Авыруы шиккә куелганын ишеткәнем бар, ләкин аның үпкә чире белән интегеп үлүе расланган факт. 1912 елда Петербургка баргач, шагыйрьне дуслары Александр Поль исемле танылган табибка күрсәтәләр. Тукайны тикшергәч, ул дусларына аның үпкәсенең дүрттән бер өлеше белән һава сулаганы турында әйтә. Иң күбе бер ай яшәргә калган, дип кисәтә. Дуслары Швейцариягә, Кырымга барырга үгетлиләр, ләкин Тукай моңардан баш тартып, Җаек ягына чыгып китә. Табиб фаразыннан соң, ул бер елдан артык яши.
Тукайның өйләнмәве дә шуңа бәйле булгандыр. Дусты Фатих Әмирхан үзенең кардәше Зәйтүнә Мәүледова белән таныштыра, ләкин алар дуслашып китә алмый. Тукай авыруы турында белгән, шуңа да кызны өметләндерәсе килмәгән, ятим бала калдырырга теләмәгән. Үзе дә ятимлек ачысын татыган кеше бит ул.
– Тукай музеенда әдәби салон эшләп килә. Аның эшчәнлеге нидән гыйбарәт?
– Әдәби-музыкаль салон – музеебыз йөрәге. Музейның эшчәнлеге күпкырлы, ләкин ул кеше күзенә чалынмый. Экскурсияләр, лекцияләр, мәктәпләр белән эшләү, музей фондын тулыландырып тору – тавык чүпләп бетермәслек эш. Ә менә әдәби-музыкаль салонда үткәрелгән кичәләр музейны җанландырып җибәрә. Бездә теләсә нинди кичә үткәрелми. Төп максатыбыз – Тукай, аның даирәсе, замандашлары, ул вакыттагы әдәби мохитне күрсәтү. Чордашлары, каләмдәшләре белән бергә караганда, өйрәнгәндә генә шагыйрь ныграк ачыла. Салонда берничә цикл эшләп килә: “Тукай һәм аның даирәсе”, “Тукай һәм аның замандашлары”. “Мәгърифәт нуры” – Тукайның рухи остазларына багышланган цикл.
Музейны шагыйрьләр йорты итеп күз алдыма китерәм һәм шулай булуын телим. Ул борынгы, Тукай заманы һәм бүгенге шигъриятне күрсәтергә тиеш. Беренчедән, бу яшь шагыйрьләргә осталык мәктәбе, алар бик еш чыгыш ясый. Икенчедән, бүгенге заман танылган каләм ияләре белән очрашуларда аларның иҗатлары белән танышырга мөмкинлек бар. Әдәби-музыкаль салон бу яктан бик актив эшли.
– Сер түгел, музейга халык ябырылып йөрми, шул исәптән Тукайныкына да. Казанда милли музейлар ятим кала бирә шикелле. Үзәк музейларда кызыклы проектлар турында ишетергә, күрергә мөмкин. Мәсәлән, башкала музейларында еш кына “восстановление событий” кебек чаралар уздыралар. Халыкны, бигрәк тә яшьләрне кызыксындырыр өчен Тукайның үзен, замандашларын, алар яшәгән чорны гәүдәләндергән ниндидер бер тарихи вакыйганы искә төшерү кебек чаралар уздырып булыр иде. Бу турыда уйлаганыгыз юкмы? Гомумән, музей ачылганнан бирле үзгәреш кичерми. Монда бер тапкыр булган кеше башка килмәскә дә мөмкин. Халыкны кызыксындыру буенча ниндидер эшләр башкарыламы?
– Дөрес, мәгълүмат, интернет заманында яшибез. Интернетта виртуаль музейлар бар. Дөньяның нинди генә почмагында булмасын, кеше музей экспонатлары, дөньякүләм танылган сәнгать шедеврлары белән таныша ала.
Бүгенге заман баласын җәлеп итү җиңел түгел, бигрәк тә милли музейлар белән. Алар, һичшиксез, яңача яшәргә, башкача суларга тиеш. Музейда классик экскурсияләр генә үткәрелсә, кызык түгел, ул ялкыта. Шуңа да без театральләштерелгән экскурсияләр уздырабыз. Берәү шагыйрь образында булырга мөмкин, мизансценалар, төрле әкиятләрдән, әсәрләреннән өзекләр куела, укулар була. Музейга кешене тартып китерү өчен яңалык кирәк. Тукай белән генә чикләнмибез. Мәсәлән, күптән түгел безнең кулга шагыйрь белән бер заманда яшәп, аралашкан драматург Галиәсгар Камалның шәхси Коръән китабы, кулъязмалары, фоторәсемнәре килеп керде. Уникаль әйберләр табылу уңаеннан моны зур вакыйга итеп оештырдык. Шулай ук Дәрдмәнднең күргәзмәсе булды. Заманында Тукай белән бик үк дус булмасалар да, кызыксынучылар өчен беренче тапкыр Уфадан аның шәхси әйберләрен алып кайттык, киң җәмәгатьчелеккә күрсәттек.
Шундый акцияләр оештырып, музейга тартырга тырышабыз. Ике ел элек “Төп нөсхә” көнен уздыра башладык. ТР Милли архивында Тукайның кулъязмалары саклана, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында аның ун шәхси хаты, ТР Милли музей фондында фоторәсемнәре бар. Ел саен апрельдә аларны халык хозурына чыгарабыз. Мәктәпләргә электрон презентацияләр белән йөрибез. Кешене тартып китерү авыр, ул безгә генә кагылмый, мондый проблема урыс музейларында да бар.
– Ә музейга килүчеләр артамы соң?
– Дүрт ел элек музейга директор булып эшкә килгәндә елына 12-15 мең исәпләнә иде. Соңгы өч елда бу сан артты, хәзер 25-26 мең кеше йөри. Начар күрсәткеч түгел. Санкт-Петербургтагы А.Пушкинның әдәби музее аша елына 20 мең кеше үтә. Бу аз, әлбәттә. Үзебезне дә мактамыйм, миллион ярымлы башкала өчен бу күрсәткеч чик түгел. Казан тамашачысы әле йөри безгә, ә менә район-авылларны тартып китерү бик авыр. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы аша хатлар да юллап карадык, тәкъдим ителәчәк чараларның исемлеген дә җибәреп, чакырып торабыз, ләкин Тукай музеена экскурсиягә килүче юк. Бу безнең генә түгел, республика проблемасы да. ТР Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр, спорт һәм туризм министрлыклары ярдәм итсәләр икән?! Бергәләп эшләгәндә генә моны хәл итеп булыр иде.
Авыл мәктәпләренә автобуслар бирелгәч, балалар Казанга, музейларга килерләр, безгә агылырлар дип бик сөенгән идек. Кызганычка каршы, аларны алып килүчеләр күренми. Авыл баласын рухи байлыкларыбызны күрсәтмичә, аларны шулардан мәхрүм итәбез кебек. Әлбәттә, районнарга электрон экспозиция белән дә чыгып китәр идек, ләкин иң кызыгы – Тукай белән аның махсус оештырылган музей атмосферасында танышу. Шагыйрьнең шәхси әйберләрен үз күзләрең белән күрү башка хис-тойгы тудыра. Казандагы музейдан башка аның туган авылы Кушлавычта, Кырлайда һәм Җаекта бар. Ләкин экспонатларга иң бае башкалада.
Музейның кыйммәте нәрсәдә? Шәхси әйберләр булу белән әһәмиятле. Тукайның туган нигезе юк, гаиләсе булмаган, шуңа да аның әйберләре бик аз сакланган. Беренче гонорарына апасына бүләк итеп сатып алынган фаянс шкатулка, 1907 елда тәүге шигырьләр җыентыгы өчен фотога киеп төшкән түбәтәе, дусты Әхмәтгәрәй Хәсәни Австриядән бүләккә алып кайткан көмештән эшләнгән җиң каптырмалары, Петербургка сәяхәте вакытында каләмнәр сала торган стакан һәм үлеменнән соң алынган битлеге. Бу – алыштыргысыз ядкәрләр. Музеебызда Тукай яшәгән чорга караган җиһазлар да кыйммәтле. Камил Мотыйгыйның эш бүлмәсе интерьеры бар, шкаф, өстәл, сәгате – барысы да Тукайның Җаектагы остазының шәхси әйберләре. Шулай ук Фатих Әмирхан, Гафур Коләхмәтовның әйберләре саклана.
– “Болгар номерлары” җимерелде. Милли интеллигенция моны авыр кичерде. “Тукайны таптадык” дигән сүзләр йөрде. Казанда Тукай булган биналар бар, “Болгар номерлары”н саклап кала алмагач, һичьюгы башка биналарны барлап, анда истәлекле такталар куярга мөмкиндер бит? Бу эш башкарылырмы?
– Өч ел элек Тукайның 120 еллыгы үткәрелгән вакытта ТР Мәдәният министры Зилә Вәлиева: “120 еллык юбилей чаралары – Тукайның 125 еллыгына старт”, – дип әйткән иде. Ел ярым элек 2011 елда уздырылачак юбилей проектлары турында документлар дәүләт органнарына кертеп бирелде. Ул проектта шагыйрь яшәгән биналарга, йортларга мемориаль такталар кую да каралган. Шул проектлар арасына Тукай музеена капиталь ремонт эшләү дә кертелгән иде. 23 ел элек ясалган экспозицияне яңарту каралган. Экраннар, электрон киосклар куеп, музейны яңа технологияләр кулланып эшләтеп җибәрергә кирәк. Тукай әкиятләре залын эшләргә телибез, балалар әкиятләр тыңлап, геройлар белән аралашыр, аларның рәсемнәр күргәзмәсен оештырып булыр иде. Әлеге юбилейга әзерлек башлау өчен президент фәрманын көтәбез.
Планнар зур, әлбәттә. Мин, мәсәлән, Тукай музее янындагы бакчаны ял итү урыны итеп эшләр идем. шагыйрь яшәгән заманны хәтерләткән, милли ризыклар белән сыйлый торган кафе, балалар өчен таганнар, карусельләр урнаштырып, Тукай әкиятләре геройлары белән фотога төшү мөмкинлеге тудыру хыялы бар. Инвесторларга да тәкъдим итеп карадык, ләкин әлегә эшкә тотынам дип өздереп әйтүче юк.
– Ә ике елдан соң Тукайның 125 еллыгына тагын нинди чаралар уздыру планлаштырыла? Шагыйрьнең академик басмасы да юк. Бу булачакмы? Русиядә бер елны А.Пушкин елы дип игълан итеп, аңа багышлап шактый чаралар уздырганнар иде. Быел Н.Гогольне зурлап искә алалар. Дәүләт дәрәҗәсендә Тукайга багышланган масштаблы проектларны тормышка ашырып булыр иде. Бу мөмкин эшме? Мондый инициатива белән чыкканыгыз бармы?
– 125 еллыгына аның академик басмасы әзерләнә. Ә менә җәмәгатьчелек көткән Тукайның энциклопедиясе чыкмаячак. Ул дәүләт проектына кергән иде, тик 125 еллыгына өлгертеп булмаячак. Ләкин аның буенча эшләр дәвам итә.
Тукай елы – әйбәт идея. Чыннан да, 2011 елны Тукай елы дип игълан итү яхшы булыр иде. Алдан фаразларга да куркыныч, икътисадый кризис ничек хәл итәр моны, билгесез. Кем белә, бәлки, ул вакытка тормыш рәтләнеп китәр. Беләсезме, шуны күзәтәм, Тукайның гомере кыска була һәм аңарда акка караганда кара полосалар күбрәк. Тууына 115 еллык юбилей уңаеннан экспозицияне яңарту планлаштырылды, ләкин ул вакытта илдәге дефолт бу эшне өлешчә генә башкарып чыгарга мөмкинлек бирде. Өч ел элек 125 еллыгына яхшырак әзерләнәбез, зурлап үткәрербез, диделәр һәм менә тагын кризис.
– Узган ел “Татмедиа” “Интертат” электрон газетасы белән берлектә Г.Тукайга багышланган интернет сайты эшләячәге турында әйтте. Моңа республика бюджетыннан 2 миллион сум бүленеп бирелүе хакында билгеле булды. Белгечләр, интернет сайтын ясау уртача 40-50 мең сумга төшәчәк, диләр. Артык зур бәя түгелме соң? Бу проект кысаларында ниләр башкарылды әле?
– “Интертат” белән берлектә Тукайга багышланган интернет сайтының концепциясен төзедек. Бүген әлеге сайт формалашып килә. Ул татар, урыс, инглиз телләрендә булачак. Тукай биографиясе, иҗаты, аның замандашлары турында бай мәгълүмат урын алачак, Тукай музейлары буенча экскурсияләр оештырып булачак. Тукайга багышланган видеофильмнарны карау, аудиоязмаларны тыңлау мөмкинлеге эшләнәчәк. Укытучылар, укучы-студентларга менә дигән кулланма булачак ул. Безнең бурыч – сайтны материаллар белән тәэмин итү, финанска катнашыбыз юк.
– Шушы көннәрдә Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә дәгъва кылучылар исемлеге билгеле булды. Бу премия турында да төрле сүзләр йөри. Аның кадере бетте, берничә елга бер тапкыр гына бирергә кирәк дигән фикерләр әйтелә. Менә быел исемлектә премияне дәгъвалаучылар арасында 2-3 язучы-шагыйрь һәм дистәгә якын рәссам бар. Сезнеңчә, Тукай премиясе кемгә һәм ничек тапшырылырга тиеш?
– Сүз нигезсез йөрми. Язучы-шагыйрьләр белән дә еш кына бу хакта уйланабыз. Тукай – шагыйрь, шуңа да бу премия язучыларга гына бирелергә тиеш дигән теләк бар. Алайса, монда сынчылар да, композиторлар да, җырчылар да – барысы да бер өемгә өелгән. Әйтик, композиторлар өчен Г.Тукайга тиң булган Салих Сәйдәшев премиясе булдырылса, ә сынчы-рәссамнарга Бакый Урманче бүләге оештырылса, дөресрәк булыр иде.
Чыннан да, премиянең дәрәҗәсе төшкән очраклар була. Халык арасында популярлык яулаган эстрада җырчыларына премия бирелү дөрес түгел дип уйлыйм. Кайвакыт урта кул иҗатчыларга да эләгеп куя ул. Премиянең максатында, бүләк сәнгатьчә эшләнеше ягыннан иң югары, камил әсәрләргә бирелергә тиеш, диелгән. Иҗатның сәнгати ягына игътибар итеп бетермиләр. Вакытында шагыйрь Зөлфәт тә Тукай премиясен ел саен бирмәскә кирәк дигән фикерне әйтте. Аның белән тулысынча килешәм. Көндәлек премиягә әверелергә тиеш түгел ул. Биш яисә ун ел эчендә сәнгать дөньясында вакыйга булырлык берәр әсәр туса, шуның өчен бирелергә тиеш. Татар дөньясын дер селкеткән әсәрләр ел саен тумый. Ул башка милләтләрдә дә шулай. Әйтик, Чыңгыз Айтматовның “Плаха” кебек даһи әсәре язылса, татар әдәбиятында гына түгел, Русия күләмендә шау-шу тудырса, шундый әсәр Тукай премиясенә лаек булырга тиеш.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|