• 22.10 Бизнес-форум (Радислав Гандапас, Маршалл Голдсмит, Аллан Пиз), Казань, «Korston Club Hotel».
  • 26.10 "Ут чәчәге" премьерасы. Кариев театры. 18.30
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
  • 01.11-05.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. Уникс. 18:30
  • 02.11 "Мин Үзгәрдем SHOW". Лилия Хәйруллина концерты. Махсус кунаклар: Нурминский, Хаким. Эрмитаж. 19:00
Туган көннәр
  • 21 Октябрь Раил Шәмсуаров
  • 21 Октябрь Фәйзи Гаскәров (1912-1984)
  • 21 Октябрь Рауза Әхмәрова
  • 21 Октябрь Илдус Зиннуров
  • 23 Октябрь Марсель Зарипов
  • 23 Октябрь Дания Гыймранова
  • 23 Октябрь Ленар Сәйфиев
  • 24 Октябрь Софья Гобәйдуллина
  • 24 Октябрь Рәис Шәйхелисламов
  • 26 Октябрь Раил Өметбаев
  • Казань. Сниму изолированную комнату в 2-х комнатной квартире на долгий срок, заселюсь 24-25 октября, районы советский, вахитовский, частично московский, в пределах 6-7 тыс все включено. Чистоту и своевременную оплату гарантирую, без вредных привычек. Связаться можно по ватсапу 89033532034.
  • Булмэгэ иптэшкэ бер егет кертэм. Мавлютова урамы. 89274433797
  • Зурларга 3ле (памперслар, пролежной матрас, инвалидное кресло ) сатыла кыйммэт тугел 89393972773
  • Казанның Новоселье урамы 4 йорт адресы буенча вакытлыча яшәп тору өчен 2 бүлмәле фатир тапшырыла. Мәйданы 58 кв.м. Җиһазландырылган, табак-савытлар да бар. Кер юу машинасыннан башка барлык техника куелган. "Глушко" тукталышына 5 минутлык юл. Якында гына кибетләр, мәктәп, балалар бакчасы. Яшь гаилә, тәртипле татар кызлары варианты беренче чиратта карала. Түләү айга 13000 сум+ ЖКХ түләүләре. Килешү өчен телефон: +79173960491 (Марат)
  • Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәләр төзим. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 5 елдан артык. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин. Чаллы
  • Казан шэхэре Ново Савин районында ике булмэле квартир сдавать итэм озак вакытка. Тел.89520460614
  • Угез ите сатыла 280 сумнан. Актаныш. 89063247545
  • Авиатозелеш р-нында 6 сотка жир сатыла. Ой хэм свеча очен фундаменты, сарае бар. Участокка кадэр асфальт юл, кыш коннэрен хэрчак юллар чистартыла. Ел эйлэнэсе яшэучелэр куп, куршелэребез дэ шунда кышлый. 89377752225
  • Яхшы хәлдә погрузчик сатыла. Актаныш 89196399203
  • Тана ите 280 ботлап Актаныш 89376101008

 

 

 
Архив
 

01.10.2014 Милләт

Илфак Шиһапов: Интернетта русча язып татар телен күтәреп булмый

Интернет заманы хәзер. Контакт, Фейсбук, ЖЖ, Твиттер, тагын әллә нәрсәләр бар. Кызык. Шунда керәсең дә, әллә кайларда яшәүче кеше белән рәхәтләнеп аралашып утырасың. Милли активистлар күп анда. Иң активлары да шулар бугай. Милләтче өянәге кузгалганда, интернетка кереп, безнең татар милләте ниләр уйлап яши, аны нәрсәләр борчый икән дип, кем тарафыннандыр «глобаль чүплек» дип аталган челтәрдә әзрәк казынырга яратам мин.

Татар теле проблемаларын күтәргән темаларны уку күңелле. Чөнки ул темаларны күтәрүчеләр, гадәттә бөтен фикерләрен кеше аңламаслык итеп һәм урысча яза. Мескенкәйләрем, безне урыслар да укысын диптер инде. Иң кызыгы, русчалатып татар теле мәсьәләләрен кайгыртучыларның күбесе урысча да юньле‑башлы белми. Ә язалар...

Менә, мәсәлән, берәрсе ике дә уйламыйча, «Повышинию статуса татарсково языка протевятся многие» дип язып куя да, татар мәктәбе бетергән, еш кына, президент сүзендә дә ике хата ясаучылар, берсеннән-берсе уздырып урысча комментарийлар язарга тотына. Рәхәт. Укып ләззәтләнәсең... Бик сирәк кенә арага берәр чын урыс та кереп чыгарга мөмкин. Ул чакта бөтенесенең дә чын күңелдән халыклар дуслыгы яклы булуы ачыклана. Аннан бүген туган телебез язмышын кайгырттык, дипме, тынычланып, әзрәк тынып торалар.

Гадәттә, андыйлардан нигә урысча язуларын сорасаң, мыгырданудан узмыйлар. «ВКонтакте» челтәрендә туган телеңне билгеләү мөмкинлеге бар. Бу юлларны язган мизгелдә, анда 358,309 кеше үзенең туган теленең татар теле булуын күрсәткән. Түгәрәкләп кенә алганда да 300 мең (!) азмыни? Менә бу халык, бер-берсенә көненә берничә тапкыр: «Привет, как дила», дип язу урынына: «Хәлләр ничек», дип яза башласа я булмаса, статусларына: «Так тижело любить» дип язасы урынга: «Яратуы җиңел түгел», дип яза башласа, телебезнең дошманнары бермә‑бер кимер иде дә бит.

Интернетның бөтен якларына кагылмыйм, мин гади кулланучы, тик шулай да, колхоз персидәтеле әйтмешли, кайбер нәрсәләргә тукталып китәргә рөхсәт итегез, иптәшләр. Менә бик күпләр шул ук интернетта да, басма матбугатта да татарча сайтларның аз булуы турында язгалыйлар. Алар чыннан да аз. Интернетын интернет та бит, ул да гәҗит кебек – укырлык нәрсәсе булганда гына кызык. «Азатлык», «Матбугат ру» һәм кайбер татарча гәҗитләрнең сайтлары бар. Кайбер чын татар сайтларын төшереп калдырган булсам – гафу итегез. Сайтлар аз – шул ук вакытта, үз сайтларын булдыру турында хыялланучылар байтак. Сайт үзенә күрә бер аралашу урыны гына түгел, интернет-матбугат та бит әле ул. Тик сайтны ясатыр өчен акча кирәк. Замана технологияләре һәм тагын кемнәрдер бу чарасызлыктан чыгу юлын да булдырган. Бүген берничә бик популяр блоглар ресурсы бар.

Әйтик, шул ук «Живой журнал» системасы (башкалары да байтак). Интернет-көндәлек кебегрәк дип исәпләнгән нәрсә инде ул үзе, тик аның мөмкинлекләре бик зур. Анда каенга терәлеп төшкән фотоларны да куеп була, видео урнаштырырга да мөмкин, башка сыймаган акыллы фикерләреңне язу турында әйткән дә юк инде. Бушка. Ач, яз татарча. Контент, ягъни блогны тутыру өчен язмалар төрле булырга мөмкин. Теләсә нәрсә булсын – тик татарча гына булсын. Әгәр дә интернетта актив булган 300 мең татарның йөздән бере генә шулай итсә дә, 3 мең татарча блог булыр иде – рәхәтләнеп укыр идек үз телебездә. Ичмасам, шул ук «милләт өчен кайгыручылар» ачсын иде татарча сәхифәләр, бер файдалары булыр иде ичмасам татарга. Юк бит. Бүген чиста татарча блоглар саны дистәдән артмыйдыр. Монысына да кемдер гаеплеме? Һич ышанмыйм. Урыс телле блоглар бихисап, сәясәтчеләр дә, журналистлар да, артистлар да блоглар алып бара, алай гына да түгел, шул блоглар аша ил сәясәтенә шактый гына йогынты да ясыйлар. Ә безнеке юк. Нәрсәдән бу? Белмим, һәм аңлый да алмыйм. Ә урысча язган татар блоггерларын укыйсым килми минем. Алайга китсә, урысча шул ук урыслар һәм яһүдләр кызыклырак яза.

Гомумән, интернет теләсә кайсы милләт өчен зуу‑ур бүләк ул. Тик без аны кулланмыйбыз. Интернет турында әле язылыр, тик әлегә шуны әйтәсем килә, тел мәсьәләсенә килгәндә, интернетта татарның бер генә дошманы бар – ул татарча язмаучы татарлар.

Ояла шул татар үз теленнән. Интернеттан аз гына чынбарлыкка күчәм: мине Казандагы бер кибеттә күргән хәл тетрәтте. Светлана исемле марҗа хатыны сата анда. Азык-төлекне шуннан алабыз.Чибәр. Муенында хачы дә бар. Татарча бик яхшы сөйләшә.

– Кирәк дип уйладым да – өйрәндем, – ди. Кызы да татар мәктәбендә укый. Берьюлы шуңардан чиратта безнең алда ике чеп‑чи татар егете азык‑төлек ала. Светлана тегеләргә татарча дәшә – тегеләр вата-җимерә урысча. Тегесе – татарча, болар – урысча. Видеога төшерсәң, Ютубта хит булырдай күренеш. Алып чыгып киттеләр сораган нәрсәләрен. Светлана көлә. Оят бит. Мескенлекнең аръягы. Читтән килә халык – үзбәге, әзәрие, башкасы – үз телләрендә сөйләшә. Машиналарында үз музыкаларын акырталар, базарларга алар хуҗа. Син йә Бакуга, йә Ереванга, йә Ташкентка барып Рөстәм Закиров җырларын акыртып бәрәңге сата аласыңмы? Юк. Ә алар сата. Нигә? Чөнки үз телләрен, үз мәдәниятләрен, үзләрен хөрмәт итәләр. Ә без юк. Нигә хөрмәт итмибез – бүген татарлар бөтен төрки дөньяны әйдәп бара ала бит. Аптыраш. Сәбәпләре дип кузгатсаң, «460 ел инде...», – дип тотына милләтчеләр. Әлбәттә, 460 ел – сүз дә юк. Без 460 ел, кемнәрдер – азрак, кемнәрдер – күбрәк. Урыслар безнең бабайлар кул астында – 300 ел...
 

Илфак ШИҺАПОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№75 (885557) / 05.10.2014 14:43:24

дөресрәк, әллә руччамы?

Әле якындагы(бәлки 100ел гына элек?) бабайларыбыз, "дус"ың урыс булса, билеңдә балтаң булсын", дип әтә торган булганнар, имеш.

Урыччаны гына кушып сүләмиләр хәзер, ике сүзне бергә бәйләү өчен, урычча сүгенү сүзләрен кушып сүлиләр, индее хәзеер. Татарларыгыыз. Урамдагылары гына тегеел, мәктәпләрегездәгеләрее. Ир балаларыгыз гына тегеел, кызларыгыз инде, хәәзер.

Һәм бу күпчелеек. Кая барып җиткәнегезне, әле җүнләп күз алдыгызга да китерә белмисезз, ичмаса. Әз-мәзләрегез генә бу рәттән исключение.

№74 (885494) / 05.10.2014 01:03:29

Русча кыстырып сөйләшү татар кешесенең имиджы бит инде ул, яулык япкан әбиләренә кадәр шулай сөйләшә.

№73 (885473) / 04.10.2014 22:22:55

КАТЫННАР ирләр ашагач ,калганын ашап бетереп савыт-саба җулар. Аннары каядыр чиратка басалар.НИгә икәнен үзләре дә белмиләр. МИн дә белмим.

№72 (885306) / 03.10.2014 16:13:26

Интернетта гел урысча язалар дип кайгырасыз икән, үзегез башлап татарча языгыз. Мин татар группаларында, кайчакта урысныкында да комментарийларны гел татарча язам, барысы да аңлыйлар.
Илшат, галәмдә йөзеп йөрүче шәһәр чынлап та бар, аны хәтта Хабл да төшереп алган. Җентекләбрәк Николай Левашовның "Зеркало моей души" китабының икенче томында язылган, укып кара.

№71 (885301) / 03.10.2014 15:54:38

Эйтуен эйтеля дя бит, Зимагур эфенде, мясьялэнен чишелешен табарга кирэк. Ничек бу хэлдэн чыгарга? Ничек итеп татар телен би-ик тансык телгэ эверелдерергэ?

№70 (885297) / 03.10.2014 15:34:01

бик яхшы әйттең Шөпшә ханым!

№69 (885295) / 03.10.2014 15:23:33

"Нигә хөрмәт итмибез – бүген татарлар бөтен төрки дөньяны әйдәп бара ала бит".
Илфат эфэнде, милли тормыш яшягян жирлекнен экономик халятеня бяйле дисям ышанырсызмы?
"Музыка"ны кем куя? Чиновниклар. Алар ошамаганны эштян куа, дяшми торганнарны жыя. Милли проблемнар аларга кирякме?"Яшясен дуслык" диляр хям татар нифте акчасына тэзелгян боз сараена "Юбилейный" дип язып куялар. Шулай тиря-юньне урысча атама белян тутыралар. Татарча атама янына , наданлыкларын кюрсятергя оялмый, урысча тяржемясен дя эляляр. Татар жирендяге бакча "Каенкай" булса, янына "Березка" дип язалар, барча кягазь-документларда да шулай бара. Каян киля андый наданнар? Гаилядян дияргя тел эйлянми, гаилядя ата-ана ат урынына жигелеп эшли, баласына тярбия бирерлеге юк, еш кына узендя юк.(милли ан). Мяктяп гаепле кала...Укытучылар да дер калтырый, алай-болай милли низаг чыкмасын дип, ул теманы читлятеп узалар булса киряк. Э инде без яшягян сявит заманында мяктяптя татарлыкны саклау юллары турында бэтенляй сюз булу мэмкин тюгел иде, шунын эчен без оланнар устергяндя бу элкяне уйлау булмады. Безнен буын аны-моны уйламый баласын урысча укытты, урыс тярбиясе бирде, мяктяп аша. Хям меня нятижясе:уз телебезгя битарафбыз.

№68 (885273) / 03.10.2014 11:32:23

3. Интернетта татар телен юри кулланырга кирәк.)))

Аңламадым нигә ЮРИ кулланырга?!? Чынлап куллану ник ярамый?

4. Бөек Татар Теленнән оялмаска))))

Нәрсәсе белән БӨЕК ул?
Борынгы татар теле дисәң килешеп булыр иде.
Биек урыс теле белән,Бөек татар телен куясың киләме?
Мин татар телен,бөек булмаган,борынгы Гарәп,Кытай телләре белән рядом куяр идем.

9. ТАТАРЛАР - АЛГА.)))

Татарлар рәсәйдә болай да алда баралар. Бар популяр булмаган нәрсәләрне,законнарны,камераларны һ.б. тәҗрибә рәвешендә Татарстанда эшләтеп карыйлар.

Вообщем, әйткәннәрең белән килешергә була. Хуплыйм.

№67 (885267) / 03.10.2014 09:41:19

10белән үтердең))))тик бернәрәс аңлашыдмады шул.чыкты аша күпер дә түгел хәтта. Фәнни терминология ул сезгә кухня теле түгел

Акуннины укыгыз. Беренче тапкыр Чыңгыз ханны плюс билгесе белән аңлаеәлы, эзлекле язгылган урысча материал. Чүт урыс материалы димәдем)))))

Мин бит Чыңгызхан токымыннан. Битем түгәрәк, күзем кызык, аягым кәкре, күкрәгем яссы)))))

№66 (885264) / 03.10.2014 09:25:32

НӘТИҖӘДӘ:
1. Татарча күбрәк сөйләшергә кирәк.
2. Татарча күбрәк язышырга кирәк.
3. Интернетта татар телен юри кулланырга кирәк.
4. Бөек Татар Теленнән оялмаска
5. Татарча аш-су бүләмсеннән башка БӨТЕН ҖИРДӘ сөйләшергә кирәк.
6. акунин-шмунин укымаска.
7. Иркәгә - "кисәтү" чыгарабыз, урыс теленә бирелер өчен.
8. Галәмдә бернинди "очучу шәһәр" юк, бу ялган фото.
9. ТАТАРЛАР - АЛГА.
10.ЭЗОМЕПРАЗОЛ ашказанның протон сурдыргычы - H+-K+-АТФ-аза ферменты тотыла торучы лайла тиречәсенең париеталь күзәнәкләрендәге вак секретор каналының эчкеле күп булган мохитендә актив формага күчүче көчсез нигез булып тора ул.
Шул вакытта тоз әчкеленең базаль дә, стимуллашкан да секрециясе тотылып тора.

№65 (885256) / 03.10.2014 00:52:01

61-карт, намаздагы муллаларга нигә агач кистерәләр, сора әле яме. Намазга басмаган хатыннарга нинди эш бирәләр, анысын да сора. Монда безнең белән элемтәне бетермәсеннәр, анысын да сора. Кәмпитереңне үзең белән алырга онытма. Чәчәкләргә су сипкән вакытта эш арасында булса да М.руга кереп язып чыккаларсың, яме.

№64 (885255) / 02.10.2014 23:37:08

ул суга да охшамаган,бер эфир кебек нәмәмтә инде.Фу дип өрсәң юкка чыга,бул дисә сибелә башлый.

№63 (885252) / 02.10.2014 23:12:42

Cуны бездэн аласызмы?
Эйтэм,тулэп бетерэ торган тугел суга. җэйлэр дэ янгырсыз шул,хэзер. Ботен сэбэп сездэ,алайса.

№62 (885251) / 02.10.2014 23:09:38

Намаз укырга кирәк,намаз. Мин намазда утырмасам да,күңелем гел шунда инде. Күктә безне күзәтеп торучылар бардыр дип уйлый идем,хәзер ышандым инде. Бар икән күрәчәкләр. Путека-мазар сорамадылар,тәлинкәгә суырып алдылар да киттеләр.АНда чәчәкләргә су сибүче булып эшлим.Муллаларга урман кистерзләр. Агачлар үсә тора,муллалар кисә тора.Эшләре бик авыр аларның.

№61 (885248) / 02.10.2014 22:33:48

син эшлэрне җайлагансын икэн, путевка сатып алмыйсың! Туроператорлар кирәк тугел! Белсәләр, юлны япмагайлары!

№60 (885246) / 02.10.2014 22:25:55

бирделәр.Бар җиргә,барысын да сүлә диделәр. Явызланып ятмасыннар диделәр. ТИздән мине алып китәчәкләр Тарелкага утыртып.

№59 (885245) / 02.10.2014 22:22:34

Сами размеры плывущего города в космосе поражают. Еще не один из известных всем объектов не может не как соперничать с нашем исполином. Вся наша планета Земля с этим городом в космосе всеволиш пылинка на пляже.

Җир йөзендә генә җитмәгән,үлгәч тә нуҗа күрәчәкбез икән эле. Ник тудырдылар мине. Без бит шуларның уенчыклары,алар безнең белән уйныйлар,нуҗа күрсәтәләр.Без аларның КЛОННАРЫ. Мин моңа ышанам.

№58 (885244) / 02.10.2014 22:13:29

"Мин бүген татар телендә генә аралашыр өчен надан бер зомби булырга тиеш."
Иркә, зомби инде без. Урыс тавыкларына әйләнеп беттек тәмам, урысча гына җырлап җиффәрәбез."Куткудах!" Татар тавыклары нинди матур җырлыйлар югыйсә:"Кыткытыйк!" Оныттык!

№57 (885243) / 02.10.2014 22:07:33

Ник кайттын сон 56?

№56 (885242) / 02.10.2014 22:04:22

җәннәттә булып кайттым отпускага-карагыз № 55 не

№54 (885238) / 02.10.2014 21:59:42

Кайгырма, учетта цифрлар барчагызга да, җитә!

№53 (885237) / 02.10.2014 21:59:38

Мин Иркэ фикере белэн тулысынча килешэм. Эйе, зомби булырга кирэк...

№52 (885236) / 02.10.2014 21:54:55

БАРЫСЫН ДА учетка ала башласаң,үз акылында булучылар почти беткән дигән сүз бит индн. Басмагыз учетка,болай да билгеле инде ,кемнң-кем икәнлеге.

№51 (885234) / 02.10.2014 21:51:16

гимназияне тәмамлагач булган икән инде. ТАГЫ БЕР НАДАН АРТТЫ ДИГӘН СҮЗ.

№50 (885231) / 02.10.2014 21:48:10

Иркә, малаеңның исеме ничек? Аңа укуында, киләчәк тормышында уңышлар телим.

№49 (885230) / 02.10.2014 21:45:51

Урысча. Ник татарча түгел ул????)))
Урыс телендэ язылганга, татарча тугел.

№48 (885229) / 02.10.2014 21:44:52

укыган нәрсәңне чыннан да аңласаң аның турында икенче телдә (татар, урыс, инглиз һәм башка үзең белгән телләрдә) сөйләшеп була. Әгәр сөйләшә алмыйсың икән я фәнне белмисең, яки телне))))))

Белгэн телдэ яки ойрэнгэн телдэ генэ сойлэшеп була.Бусы- беренчедэн.
Икенчедэн,белгэнне рус яки инглиз телендэ анлатып биру очен, аны кухня дэрэжэсендэ генэ тугел, яхшы дэрэжэдэ белу кирэк.
Татар телендэ белмэгэн сузнен, инлизчэсен белу дэ авыр.

№47 (885227) / 02.10.2014 21:40:06

Ярар, Акунинны укырга киттем әле. История, Ордынский период дигәнне...Урысча. Ник татарча түгел ул????

№46 (885226) / 02.10.2014 21:39:08

Иркә, бигрэктэ "куп" белэсен, менэ минем балалар мэктэптэ ботен фэннэрнедэ татарча ойрэнэлэр.

Фэннэрнедэ тугел, фэннэрне ДЭ, бигрэк ТЭ, бер дэ, 39!!!

Менэ балаларын татарчаны синнэн яхшырак белсен очен, УКЫТУ кирэклеген язабыз бит!
Кухняда синен дэрэжэдэ була ойрэнеп, суз дэ юк.

№45 (885223) / 02.10.2014 21:33:46

Мин бүген татар телендә генә аралашыр өчен надан бер зомби булырга тиеш. Татар теле даирәсе шул төштә хәзер.

Мыруга да мин күңелем татарча сөйләшергә теләгәнгә генә кирәм.

Әмма әйтергә кирәк, Сәфәров молодец, соңгы һәр төр яңалыкларны вакытында биреп бара. Һәм ул аларны татарча!!! гына бирми. Яртысы татпрессада урысча.

Һәр төр мәгълүмәтне урысча алам. матбугатруның сул яктагы тәрәзәсеннән калганнарын.
Миңа ТНВ дигән пошлятина бөтенләй кирәкми.Телевизор эстинәгә караган, диван янында, менә эчке киемнәрне элеп куйдым әле))))

№44 (885220) / 02.10.2014 21:26:18

№43))) ул икенче буын Казан егете))))
Ә авылга кайткач, бөтенесе белән менә дигән итеп татарча сөйләшә.Кабатлый башлый иде әле хәтта, авылда татарча сөйләшергә кирәк дип.

Гомумән, сезнең аның белән сөйләшкәнегез юк, татарча беләме, юкмы, әйтә алмыйсың.Әле бу ел эчендә ниһаятҗ инглиз телендә сөйләшә башлады. Европа серверында уйный инде))) Хәзер нимес телен өйрәнеп маташа.

№43 (885219) / 02.10.2014 21:16:54

Иркә,№41 вот дорес эйткэнсен "Авылчалык, менә шул урысча сөйләшү шәһәрчәлек дип аңлау инде ул" менэ шунын очен малаен урысча сойлэшэдэ инде

№42 (885218) / 02.10.2014 21:14:51

Иркә, шул бик эйбэт тэмамлаганга оендэдэ урысча сойлидер инде. Егэ га килгэндэ татарчасын эйбэт анлаган кешегэ урысчага авыштырунын бер авырлыгыда юк анын. Э менэ синен шикелле ана теленэ сойлэшергэ оялган(а вдруг деревенщина дип уйларлар) кешедэн аны омет итеп булмый

№41 (885217) / 02.10.2014 21:12:10

Русча белү городскойлык билгесе түгел, синең кебек тар маңгайлылар гына шулай уйлый.Алайса урыс авыллары шәһәргә тиң булып чыга.

Авылчалык, менә шул урысча сөйләшү шәһәрчәлек дип аңлау инде ул, мескенем.

№40 (885216) / 02.10.2014 21:05:12

№39!!!! Казанның 16 нчы татар гимназиясен тәмамлады.

Ничек соң, ЕГЭны да татарча бирәләрме??? Кайда ул соңгы могикан??? Адресын китерегез.Исемсез, адрессыз б.к чәйнәүгә кайтып кала.

№39 (885215) / 02.10.2014 21:00:13

Иркә, бигрэктэ "куп" белэсен, менэ минем балалар мэктэптэ ботен фэннэрнедэ татарча ойрэнэлэр. Бердэ татарча анлауы унайсыз дип эйткэннэрен ишеткэн юк.Син узеннен малаенны татар мэктэбендэ укытырга иде, ато утырасын узеннен манкортлыгында дэулэтне яманлап. Городская булып куренэсен килдеме?

№38 (885212) / 02.10.2014 20:35:09

№22((( кем укытып булмый иде. Була билгеле. Нәкъ менш бар фәннәрне татарча өйрәнгәнгә язышып утырабыз да.Тик хәзер укытылмый!!!Фәнни, профессиональ әйберләрне кухня телендә аңлатып булмый!!!

Сүз шул турыда.Ягъни 21 гасырда фәнни һәм мәгълүмәти телсез яшәп булмый.

№37 (885210) / 02.10.2014 20:19:03

кухня сандугачларына №25




укыган нәрсәңне чыннан да аңласаң аның турында икенче телдә (татар, урыс, инглиз һәм башка үзең белгән телләрдә) сөйләшеп була. Әгәр сөйләшә алмыйсың икән я фәнне белмисең, яки телне


№36 (885209) / 02.10.2014 20:15:44

кухня сандугачларына №22 (885159) / 02.10.2014 13:59:48

№35 (885207) / 02.10.2014 19:40:58

Илфак, татарга ни етешмәгәнен яхшы белә. Астагы кыскача гына юллар мында кереп укучылар өчен.
Татарларның, башка милләтләрнең үз телләрен яратмауларының иң беренче һәм төп сәбәбе милли идея-идеология булмавында ! Милли идея бу хыял, киләчәккә өмет дигән сүз. Өмет юк, яшәүгә тырышу да өмет юк, менә шунда инде аерым бер кеше кебек үк, бөтен бер милли оешма булган милләттә үзен үзе “асу, үтерү” башлана... Бу ничек булуын сез сез инеттагы татар хатын-кызларының фамилияләренә карап та белә аласыз, бик күбесенеке урыс, сез аңласын өчен язам : ирләре урыс, димәк балалары да урыс... бу милли суисид дигән сүз ! ирләре татар түгел татар кызларының % саны 1979 елгы сан алу мәглүматы буенча инде 42 % иде, инде бу сан 75 % лар булырга тиеш...
Яки сез татар милләтен ислам дине сакларга тиеш, “һзм саклый” дип уйлыйсыздыр ? Юк, беркайчан да. Киресенчә. Ислам-буйсыну бу чит милләт идеологиясе. Карагыз “ничек итеп ислам милләт саклаганын” https://www.youtube.com/watch?v=g_OlKdu9JX8
Яки милли идея-идеология генерасиясе-программасы өчен мия юкмы ? Яки тарих чүплегенә юл алдыкмы ? Кем яшәргә, тарихта калам дисә мотлак шуны эшләргә тиеш !

№34 (885203) / 02.10.2014 19:11:25

Үзбәк,Азари,Тадҗик,Төрекмән халыклары да урысча өйрәнәләрме?
узган гасырның 60 елларына кадәр,мәктәпләрдә бар фәннәрне дә татарча укыйлар иде. алар ничек укып булдырганнар,бүгенгеләр укып булмый татарча диләр))))
Алла бэндэлэре! Сез проблеманын узен курмисез бит!
Кем эйтэ укытып булмый дип????
Суз, аны укытмаулары турында бара?
Тошендезгезме?
Мэктэптэ белем биру, кухня телендэ бара алмый, ул купмедер дэрэжэдэ фэнни, купмедер эдэби телдэ барырга тиеш. Ну берничек тэ, кухня телендэ бара алмый.

№33 (885201) / 02.10.2014 19:06:37

Иркә, рычаг плечосын татжур аңламас инде. Син врач була торып аңламадың ич.

№32 (885194) / 02.10.2014 17:50:48

Иркә, я булмаса№28 башта китергән текстыңны тулысынча русчага тәрҗемшә итеп кара. Анда 40% ка якын сүз русча түгел. Әгәр дә берәр яисә берничә сүзне кайсыда булса да телгә тәрҗемә ясап булмый икән ул телне "кухня теле" я башка төрле итеп мыскылларга дигән түгел.

№31 (885193) / 02.10.2014 17:01:15

Чыннан да татар телендэ аралашырлык бер генэ сайтлар да,чатлар да юк.Безгэ чит жирлэрдэ яшэучелэр очен бигрэк тэ кирэк узебезнен телебездэ аралаша алырлык сайтлар. Булганнарында да аралашу куп очракта урыс телендэ бара или бала чагалар очен.

№30 (885170) / 02.10.2014 15:00:55

син аңларсыңмы икән.
Төрекчә:

Esomeprazol salgı canaliculus parietalnah hücre zarı mide yüksek asitli ortamda etkin bir form içine gider nerede Proton pompa enzim H +-K +-ATP-Azu engeller zayıf bir temelidir. Bu durumda, her iki Bazal ve teşvik secreta hidroklorik asit inhibisyonu.

№29 (885168) / 02.10.2014 14:56:28

бу татар!
Фармакологияне,физика,химияне - вообще фәннәрне башка:Африка,Азия,Нимесләр һ.б. халыклар урыс телендә генә өйрәнәләр микән? татар гына үз телендә ул фәннәрне белми микән? кеше көлдермәгез инде. ачып күрсәтмәгез инде үзегезнең кем икәнегезне!!!

Үзбәк,Азари,Тадҗик,Төрекмән халыклары да урысча өйрәнәләрме?
узган гасырның 60 елларына кадәр,мәктәпләрдә бар фәннәрне дә татарча укыйлар иде. алар ничек укып булдырганнар,бүгенгеләр укып булмый татарча диләр...

бабаларыгызның физика химиә дәреслекләрен табып укыгыз. бик яхшы дәреслекләр бар! аңлаешлы.


"Әгәр сөйләшә алмыйсың икән я фәнне белмисең, яки телне" дип,бик матур итеп әйткән,кухня сандугачларына.

№28 (885166) / 02.10.2014 14:36:39

Аңларсызмы, s-омапразолның фармакологик действиесын китерәм.

Эзомепразол является слабым основанием, который переходит в активную форму в сильно кислой среде секреторных канальцев париетальных клеток слизистой оболочки желудка, где ингибирует протонный насос - фермент H+-K+-АТФ-азу. При этом происходит ингибирование как базальной, так и стимулированной секреции соляной кислоты.

Менә татарча тиз генә тәрҗемә итеп бир әле кухня телең белән!!!! Иркә

№27 (885165) / 02.10.2014 14:31:21

Менә монда берсе спорттемасын тәрҗемә итергә ярдәм сораган иде.Иттегезме, кухня сандугачлары.Рычаг плечосын кеше плечо дип аңладыгыз!!!!

Фән теле һәм анда фикерләү татфак бетергәннәрнең сүз болгатуы түгел ул сезгә!!!!

№26 (885164) / 02.10.2014 14:27:40

Кая инеде ул безгә,сезгә җитәргәә,ойдэн, кухнядан...

кухня сандугачларына №25 бик аңлаешлы итеп аңлаткан сиңа. үзең чамаларсың кем булуыңны.

№25 (885162) / 02.10.2014 14:15:15

син фәнеңне теләсә кайсы телдә укый аласың, хет кытай телендә. Но укыган нәрсәңне чыннан да аңласаң аның турында икенче телдә (татар, урыс, инглиз һәм башка үзең белгән телләрдә) сөйләшеп була. Әгәр сөйләшә алмыйсың икән я фәнне белмисең, яки телне

№24 (885161) / 02.10.2014 14:10:57

Эйе, спорт турында сойлэшеп була ди.
Ышанабыз. Физиканы юк, биологияне алдан укыдык,хэзер сойлэшмилэр.
Фэнне урысча укыгач, кешенен фикерлэве урысча була дигэн суз, аппагым!
Синен белэн мин менэ, русча ишеткэч,шуны татарчага тылмачлый башлыйбыз,чонки телебез татарча ачылган.

21,жанкисэк! Монда хокук очен корэшучелэрнен, ойдэ татарча сойлэшсэн житэ!!!!,дэн узганнары юк!
Шул исэптэн синен дэ!

Абзар буеннан китэ алмаслыгын куренэ.

№23 (885160) / 02.10.2014 14:02:41

кухня сандугачларына.

№22 (885159) / 02.10.2014 13:59:48

дөньяда имтихан һәм гаризалардан кала да бик күп кирәкле, мөһим әйберләр, пирожкидан кала сөйләшер темалар күп. информатика, физика, химия, биология, спорт, музыка, кыскасы бөтен әйберләр турында сөйләшеп була татарча.Фәннәрне урыс телендә укырга һәм алар турында татарча сөйләшергә була. Бары тик телне белергә, ялкауланмаска һәм туган телеңә төкереп карамаска гына кирәк.

№21 (885158) / 02.10.2014 13:59:18

Ойдэн, кухнядан! син өйдә утырып,мәскәү сиңа ана телеңне,өйрән дип кулыңа тоттырырмы.
үз хокукларың өчен,үз телең өчен,ДНР,Кырым урыслары шикелле көрәшергә кирәк.

№20 (885157) / 02.10.2014 13:55:11

ТНВдан, татарчага тылмачла дигән, Нафиков алып барган, тапшыруны карап алдым.

Ояты ни тора!! Арча пед училищасын тамамлаган хатын Оялып-кызармый да,горурланып "чорма","бусага" сүзләрен белмим дип тора.
Ничек оялмыйча авыз күтәреп торалар. Авыл балалары,лапотный авыл кешеләреннән туган балалар ла баса! Укып та ана телләрен белмәгәннәрен,наданлыклары белән мактанырга, ТНВга килгәннәр.
Нәрсәләре белән мактаналар? Мактанырлык эшме бу? Янәсе без шундый надан,ана телебезне дә белмибез,педагогия училищасын тәмамлап та дип укытучыларының дәрәҗәләрен төшереп торалар. Янәсе алар кулУтУрныйлар - урысча беләләр! Уммора!!!
Тудырган ата-аналарыннан да йөз чыерачаклар болар.

Нинди халык соң без??
Ул кадәр толиран дигәч тә,артыгын кыланырга кирәкми бит инде. Башка халыклар арасында аФтаритетыбыз төште бит.
Туфанга куелган һәйкәл язуы ни тора!
Үз-үзен хөрмәтләмәгәнне,башкалар хөрмәтләмәс.


Миңа калса Нафиков бу тапшыруны юри наданнар өчен ясаган дигән фикер кала. Карагыз, менә нинди надан безнең яшьләр,дип әйтә шикелле.
Әгәр шулай булса,Нәфиковка алкышлар.

№19 (885154) / 02.10.2014 13:43:16

Ана телендэ экият укып, кубэлэгемне жырлап кына, аны устереп, килэчэген дэвам иттеру момкин тугел.
Бер гариза язарга, телеграмма сугарга ярамаган, имтихан биреп булмаган телдэ, кухняда пирожки турында гына сойлэшергэ момкин. Кызганычка каршы шулай.
Ойдэ сойлэшэбез дип,уз-узенне алдалап утыру гына ул. Эдэби телне алай саклап булмый.Сойлэм телен билгеле ничэдер буынга житкерергэ була.
Бу хакта барыбыз да яхшы белэ, шуна да Иркэгэ ташлану урынсыз. Мэгарифе булмаган телнен-килэчэге юк, жаннарым. Анлагыз инде.

№18 (885153) / 02.10.2014 13:32:26

Хэй,,

№17 (885148) / 02.10.2014 13:17:43

Иркә№9, синдэ озакламый пинсэгэ чыгарсын, кирәген бетэр. Нәрсәгэ малаена кирәкмәгән артык йөк!

№16 (885145) / 02.10.2014 13:09:38

Хэерле кон! Купме генэ сойлэсэлэр дэ татар теле "аш-су булмэсе" теле булып кала бирэ.Рус кызына словарь белэн перевод ясаганга 5 куялар, э татар кызы грамматиканы белмэгэн очен 4 ала. Шул доресме инде?!!! Рус теленнэн дэ 4 кенэ татар кызына, "татары не могут знать русский на 5",-дип куйды рус укытучысы. Татарча укып рус телендэ ЕГЭ бируне эйтергэ ОЯТ. Рус кызына гына файдага пока

№15 (885140) / 02.10.2014 12:19:31

менэ мэсэлэн тере мисал оендэ баласы белэн урысча сойлэшкэн Иркэ. барысына да мэктэп гаепле булып кала анынча. гаилэдэ ойрэнгэн татар теле яшэр чак житкэч, тел улэ ди Иркэ. Э Иркэ очрагында гаилэдэ дэ ойрэнгэн тел тугел, аныкы гаилэдэ чакта ук улгэн. шул кеше монда акыл ойрэтеп утыра телне сакларга дип. сон сакла син бердэнбер баландагы татар телен саклый алмаганны башкалардан нидер талэп итеп монда язарга нинди хакын бар

№14 (885139) / 02.10.2014 11:42:21

Шигаповның ФБдагы "Метеоритов"ы бигрәктә татарга туры килә - мәкәләнең базардагы татар яшьләрен сүрәтләүче мизгелдән табылган интернет-кушамат шуннандыр инде туган күрәсең...Тик үзеңнеме, яисә башка милләтәшеңнеме, шулай йомшак булсада, сырхаулылыгын искә төшереп торудан нинди файда.Журналист-сәхифәче генә булып калудан хәзерге заманда андый гәҗит-журналларның кызыгы да, файдасы да булмаячак

№13 (885127) / 02.10.2014 07:21:41

узган гасырда әйтем бар иде:
русски язык я бы изучил,за то что раговаривал лилин. (точносын хәтерләмим).

иркә,татар телебез ана теле булган өчен генә булса да өйрәнү лязим. үз-үзен хөрмәт итмәгән кеше,ана телен дә хөрмәтләми! Ира,Галя,Валя булып,вата җимерә урысча сүләп йөри.

мин үзем мәктәптә укыганда ни татар телен,ни урыс телен дөрес яза белми идем. ничек ишетсәм шулай яздым. матматика,физика,химия,астраномя һ.б. 5ле иде. нишләмәк кирәк.

Мруда язышып,сезнең "ярдәм" белән,татарча хатасыз язарга өйрәнеп киләм. ә урысча - кәк ыслышу тәк и пишу. нишлим инде яза белмәгәч.
телләрне беләм - 6 телдә иркен сөйләшәм,әмма яза белмим...

№12 (885126) / 02.10.2014 07:11:14

Татар теле бетәме, каламы - анысы Аллаһ теләгендә, Иркәдән сорап тормаслар. Бер халык та мәңгелек түгел. Җир йөзендә юкка чыккан халыклар да бихисап. Шул ук рус халкын да мәңге яшәячәк дип әйтеп булмый. Хәзергә аларның санын башка халыклар тулыландырып тора, Бөтен урыслар арасында төп урысларның саны 10-15%тан артмый. Урыс авылы белән татар авылын чагыштырып карасаң, җир белән күк арасы. Юк белән башыгызны бутамагыз, булганына шөкер итеп яшәгез.

№11 (885118) / 02.10.2014 00:55:22

туганкай, синең сүзләрдә дә хаклык юк түгел. Алай да төп сәбәп нәрсәдә соң? Мин мәсәлән, милләтнең сәламәтлеген, исәнлеген, ана телебезнең торгызылуын һәм саклануын һичшиксез Аллаһ Тәгәлә белән бәйлим. Чөнки барлык сәбәпләрнең сәбәпчесе Ул! Барча барлык һәм бөтен нәрсә Аның карамагында!

Төп сәбәпләрнең берсе итеп мин, бүгенгә кадәр татар телендә Коръәннең урыс башкорт һәм башка телләрдәге кебек сүзгә сүз туры тәрҗемәсе булмавын, Коръәннең, ислам диненең татар телендә бик примитив(артык гади) рәвештә, урыс телендәге белән чагыштырып булмас дәрәҗәдә, пропагандалануы турында ачынып сөйлим. Миңа калса, Аллаһ Тәгалә татар халкын урыс белән алыштыра кебек. Шул турыда уйласам, вакыт-вакыт чәчләрем үрә тора. Дәлил итеп, Аллаһ Тәгаләнең Коръәндә безнең ишеләрне кисәткән аятләрен китерәм. Мәсхәрәләп куылган шайтаннан Аллаһка сыенам:

"39. Əгəр ҙə һеҙ (кəрəк саҡта дин өсөн) һуғышҡа сыҡмаһағыҙ, (Аллаһ) һеҙҙе һыҙландырыусы ғазапҡа дусар итəсəк һəм һеҙҙең урынға башҡа бер ҡəүемде килтерəсəк; һеҙ һуғышҡа сыҡманы, тип кенə Аллаһҡа зарар килмəҫ. Аллаһ бар нəмəнəн дə ҡөҙрəтлеҙер."(9.Тәүбә).
------------------------------------
"(55) — Унан башҡа (табынған һындарығыҙ) менəн бергə барығыҙ ҙа миңə ҡаршы, тын алырға ла ирек бирмəҫтəй, мəкер ҡороғоҙ. (56) Ысындан да мин, Раббым, һеҙҙең Тəңрегеҙ булған Аллаһҡа һыйындым, Ул мөгөҙөнəн, ялынан тотмаған бер генə януар ҙа донъяла юҡ. (Ул башҡара алмаған, уның ҡөҙрəте етмəгəн нəмə юҡ.) Шөбһəһеҙ, Аллаһым минең тура юлдың хужаһылыр. (57) Əгəр йөҙ сөйөрһəгеҙ (уныһы һеҙҙең эш, телəһəгеҙ нимə эшлəгеҙ, əммə үҙемə тигəн бурысты мин үтəнем) күндерелгəн хəбəрҙе мин һеҙгə белдерҙем. Раббым (ихтыяр итһə) һеҙҙең урынға башҡа бер халыҡты килтерер, лəкин һеҙ Уға бер ниндəй ҙə яманлыҡ ҡыла алмаҫһығыҙ. Хаҡтыр, Раббым һəр нəмəне күҙəтеп тороусылыр." (11.Һуд)
----------------------------------------
"38. ...Əгəр Унан йөҙ сөйөрһəгеҙ , һеҙҙең урынға Ул башҡа тоҡомдо килтерер. Улар һеҙгə оҡшамаған булыр."(47.Мөхәммәд).

Сысысырдан калган мактанасы килү, гигантомания чире белән авыру көчле генә түгел, зарарлы да. Мисал өчен, Болгардагы күргәзмәгә куелган Коръән дә шул хисапта.

Мәсьәләне тагын да тирәнәйтү, көчәйтү һәм беркадәр генә булса да сәбәпне ачыклау өчен, "Азатлык"ка элгән "Башнефть"кә кагылышлы язманы китерәм. Админ да әле бәлки нык торыр, алып бәрмәс дип уйлыйм. Монда ачыну да, әрнеш һәм каргау да бар, Нишлибез соң, мөмкинлекләр шуның хәтле генә.

-------------------

"Мортазаны да, Минтимерне дә малайлары белән бергәләп тә, аерым да аклап булмый. Берничек тә! Нәфеснең чиге юк, әгәр Аллаһ Тәгаләнең безгә-кешеләргә биргән бүләге - ихтыяр көчен дөрес юнәлештә эшкә җигеп, үзеңне үзең чикли белмәсәң.

"Балык башыннан чери дигән" мәкаль хак. Әмма, тәре йөртүче, явыз һәм әшәке, исерек һәм сүгенүче урыс яулап алган һәм аннексияләгән мәйданнарда йөзүче, балыкларның башы мәскәлләр кирмәненә барып тоташа. "Блаженный вася" чиркәве артына яшеренә. Алай гынамы соң.. хәтта, әби патшалары заманында ук мөселманнар өстеннән күзәтчелек итү өчен оештырылган мөфтият-мәчетләр артына да яшеренмәкче ул "шома койрыклар". Хәтта!

Теге исерекбашның "мөстәкыйльлекне күпме йота аласыз, шуның хәтле алыгыз" дигәне, күрәсең боларга, ягъни КПСС ҮК әгъзаларына, өстәл артында бергәләп кәефләнеп утырганда, бу җөмләдәге сүзләрнең ни турында барганы һәм аның эчтәлеге нидән гыйбәрәт икәне әйбәтләп аңлатылган?! Күрәсең..! Карый күрә белсәгез, ягъни күңел күзләрегезне ачыбрак карасагыз, күрерсез!

Аларның әвәлгеләре дә, бүгенгеләре дә гади халыкның башын катырырга маһир икәнлекләре, инде түбәндәгеләргә, гадиләргә дә, көннән көн ачыклана бара, ин шәә Аллаһ!

Адаштырылган кяфер дөньясындагы атеизм-большевизм идеологиясе, башка төр адашкан диннәргә сыенучы кяфер дәүләтләре, хакимиятләре тарафыннан оештырыла торган всякий - "военный коммунизм", "белый, красный" һ.б. төр дәүләти террорлар, соңрак "халык дошманнары"н уйлап чыгару һәм эзләп табу(охота на ведьм), кыскасы акны кара итеп күрсәтү - кяфергә хас мәкер-гамәлләр. Көчкә көч белән генә каршы торып була. Гитлер да Сталинга каршы тору өчен килгән, китерелгән көч дип аңлыйк!

Бүгенге вәзгыять тә шуңа охшаш. Тарих дәреслегеннән алар, дөрес итеп дәрес тә ала белмиләр. Ичмаса. Бетсеннәр шунда үзара чукынышып! Кадалып китсеннәр тәрегә һәм Аллаһтан башкага табынучы кяфер дөньялары белән. Яһүди-яврейләре, иуда-хаиннары, мөнәфыйклары, җәбрәйлекләре белән бергәләп. Олаксыннар шунда - җәһәннәм базына!

Аллаһ Тәгаләне, Аның китабы Коръәнне, исламны мөселманнарны, таныйсылары килмәгәннәре өчен. Ялганчы булганнары, алдаганнары өчен. Мөселман исламчы булмый, кяфер исламчы булмас бит инде.

Өстенлекне Аллаһ Тәгаләнең Сүзләре Хөкемнәренә бирәбезме, әллә бәйдән ычкынган, котырган эт кебек селәгәй таратучы, берсен берсе котыручы, котырынучы ҮТВ диктор-комментарларның, сатановский җирикларның, проханный никиталарының һ.б. шундыйларның, сүзләренәме?

Билгеле, Аллаһ Тәгалә сүзләренә өстенлек! Һәм бу - сезнең белән безнең позициябездән - мәгълүмәт кырында да бара торган көрәш, сугышларда тоткан урыннарыбыздан да тора. Мөселманнарга яга торган пычракка ышанмагыз, аларны кыерсытуга битараф булмагыз! Хакыйкать Коръәндә һәм пәйгамбәребез сала Аллаһу гәләйһи вәссәлләм күрсәткән юлда! Аның үрнәгендә!

"21. В Посланнике Аллаха был прекрасный пример для вас, для тех, кто надеется на Аллаха и Последний день и премного поминает Аллаха."(33нче сүрә. Фиркаләр-Сонмы)

Хәзергә, боларның кыланыш - котырынуларына - Аллаһның ачык аятьләренә караган кебек карабрак торсак, бәлки безнең өчен бүгенгә, шулай гына да хәерле булыр, ин шәә Аллаһ!

№10 (885117) / 02.10.2014 00:52:26

Иркә, алайга китсә, бернәрсә дә мәңгелек түгел.

№9 (885112) / 02.10.2014 00:00:27

Гаиләдә өйрәнгән татар теле яши башлар чак җиткәч, аңа озак калмады, татар теле үләчәк.
Әлегә менә без татар телендә урта белем алганнар языша. Татфак бетерүчеләр һәм гаиләдә сакланган теллеләргә калгач, сөйләшү темалары бетәчәк.

Хөрмәттән түгел ул, Илфак иптәш.21 гасыр өчен татар теленең куллану даирәсе тар. Кирәге юк. Нәрсә кешеләргә кирәкмәгән артык йөк!

№8 (885100) / 01.10.2014 21:42:43

битләрне яратып укыйсыңмы Илфат. СИне кемнәр кызыксындыра ?

№7 (885098) / 01.10.2014 21:37:44

мин сине яратам.СИн ялкау түгелме ?

№6 (885096) / 01.10.2014 21:37:07

Татарча да, русча да яхшы бел!Илфак ,үзең дә татарча язганда хаталар ясыйсың бит, ә газетада синең мәкаләләреңне корректорлар тикшереп бастыра. Татар теле турында борчылуыңны хуплыйм. Дәүләт тарафыннан каты чаралар күрелмәсә, әллә нәрсә үзгәрмәс шул. Һәр татар гаиләсе баласына туган телен бишектән үк өйрәтергә тиеш, моның өчен өйдә татарча сөйләшү дә җитә. Калганын бала мәктәптә үзе өйрәнә

№5 (885095) / 01.10.2014 21:32:02

№4, юк, мин чуаш ягыннан. Әйдә, алып чабыгыз инде теманы башка якка, давай, башлагыз...

№4 (885093) / 01.10.2014 21:26:54

син башкорт икәнсең яки актаныштан. КАзан татарлары "нык" дип сөйләшмиләәәәр. хушкай.

№3 (885092) / 01.10.2014 21:14:40

Илфак нәкъ мин уйлап йөргән нәрсәләрне күтәргән. Мин дә шуңа игътибар итәм гел: татар үз теленнән ояла! Кереп карагыз социаль битләренә, татар җырчылары, редакторлары, журналистлары булып утырган, тел дә тел дип чаң суккан бәндәләр тырыша-тырыша урыс телендә яза! Дусларына кереп карыйсың - Ходаем, күп булса бер 20ләп кешедер инде урыс телле. Бу нәрсә - урыска ялагайланумы, урысча ныыык белгәнне күрсәтүме, нәрсә бу? Шул ук Шәһри редакторы да урысчаны ныыык әйбәт белә дип уйларга була... Җырчылар, тамада ише "клоун"нарның язуыннан көләргә була рәхәтләнеп. Күбесе ни урысча, ни татарча грамоталы яза белми! Бәлки шундадыр да сәбәп?

№2 (885081) / 01.10.2014 19:24:33

Иркә дә бит, үзен акыллы итеп күрсәтү өчен, институтта укыганда яхшы урысча сөйләшкәнем өчен, ты городскаямы дип сорыйлар иде дип яза бит. Барысы да, урысча белүне белемлелеккә саный.

№1 (885079) / 01.10.2014 19:15:44

Сэбэбе- безнен артык толирант булуда, Илфак!

Челтәрдә русча язмаган кешене, урысча белми дип мыскылларга да, күп сорамыйлар ич.
Анда да, рус телле татарлар көлгән була.

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments