• 26.04-09.06 "Тукай карашы" И. Майоров күргәзмәсе (Санкт-Петербург). Г. Тукай әдәби музее
  • 31.05 "Тапшырыл...ган хатлар" спектакле премьерасы. Кариев театры. 18.30
  • 08.06-09.06 "Лето Балета" фестивале. УНИКС
  • 19.06 MUBAI & ELMIR NIZAMOV. "Маяковский" иҗат киңлеге
  • 25.06 "Ленинград" рок-төркеме концерты. Татнефть-Арена
Туган көннәр
  • 27 Май Рафис Җәмдихан
  • 27 Май Илдус Габдрахманов
  • 27 Май Әхәт Мушинский
  • 28 Май Шәриф Биккол (1924-1995)
  • 28 Май Илгәрәй
  • 28 Май Нурзадә
  • 28 Май Нур Баян (1905-1945)
  • 29 Май Роза Әдиятуллина
  • 29 Май Әбрар Кәримуллин (1925-2000)
  • 29 Май Әмир Камалиев
  • Кар базы бэрэнгесе сатыла Актанышта 89274846434
  • Кызыклы уку: http://www.proza.ru/2019/04/20/83 http://www.proza.ru/2019/04/29/84 http://www.proza.ru/2019/03/24/679
  • Натяжной потолоклар эшлибез. Светильниклар алыштырабыз. Пенсионерларга, яна ойгэ чыгучыларга скидкалар ясыйбыз. шалтырату очен телефон 3-25-26, 8-927-489-51-08, 8-950-947-00-40 Наиль Актаныш
  • Ботлап үгез ите сатабыз. 280 сумнан. Арча. Белешмәләр өчен телефон: 89534975861
  • Химчистка АВТО (Чистка сидений, Потолка, Багажника, Пола, Детских сидений) тел 8-927-041-05-62 АКТАНЫШ
  • Арча. Васильев Бужада 12 сутый җир сатыла. 89370045793
  • Татар телендә төрле дәрәҗә катлаулылыкта чыгышлар, докладлар язып бирәм яки тәрҗемә итәм. 89869257507
  • Казан шәһәре, Константиновка поселогында дача сатыла, 6 сот. 89370037412
  • 14R дисклы җәйге көпчәкләр сатыла. Яхшы хәлдә. 8мең.8655823885
  • Редакция тирәсендә эш эзлим. Белемем буенча югары белемле журналист. Журналист, текст басучы, корректор вазифаларын карыйм. Телефон: 89991574961

 

 

 
Архив
 

               

01.10.2014 Җәмгыять

Миңнехановның укытучысы: Рөстәм – минем өчен һаман да укучы әле

Саба районының Лесхоз бистәсендә гомер кичерүче 79 яшьлек Фагыйлә апа Талипова Президентыбыз Рөстәм Миңнехановны башлангыч сыйныфларда укыткан. Дөрес, аңа хәреф танырга, язарга өйрәтергә туры килмәгән, 2–4 сыйныфларда белем биргән. Республика башлыгының белеменә нигез салырга ярдәм иткән педагогның бүген хәле ничек икән?

Рус сыйныфын биргәч, каушап калдым

– 1964 елда гаиләбез бе­лән Лесхоз авылына күченеп килдек. Урманчы иремне бу авылга юллама буенча җи­бәр­гәннәр иде. Миңа башта беренче сыйныфны биргән­нәр иде, әмма бер-ике атнадан, ике сыйныфны бергә кушкач, эшсез калдым. Чөн­ки норма буенча бер сыйныфта 22 укучыдан ким булмаска тиеш иде. Ә мин җи­тәкләгән татар сыйныфында укучылар саны нибары 14 кенә булды. Эшсез калганым­ны ишеткән урман хуҗалыгы директоры Нургали Миңне­ханов мәктәп хуҗасына миңа эш табарга кушкан. Шулай итеп, икенче сыйныфны бир­деләр. Монда инде сыйныфтагы укучылар саны – 22. Анда Рөстәм дә бар иде. Әмма бу юлы рус сыйныфын тапшырдылар, – ди Фагыйлә апа, бу авылда эшли башлаган елларын искә төшереп.
 
Рус сыйныфын биргәч, укыта алырмынмы икән дип, куркып кала ул. Белем ягы проблема түгел, ә менә татарча укыгач, аралашкач, тел мәсьәләсе кытыршырак. Тик ишек артында иртән полит­ин­формация сәгатенең ничек үтүен тыңлап торган мәк­тәп директорының: “Молодец, булдырасың, шулай дәвам ит”, – дигән сүзләре шикләнүләрен юкка чыгара. Сыйныфтагы 4 укучының рус милләтеннән булуы да аңа тел ягын шомартырга булыша. Русча аралашкач, әлеге проблема борчымый башлый.
 
Берьюлы дүртәр сыйныфны укыткан чаклары да була аның. “Болай укытуның начар ягы бар дип уйламыйм. Хәзер бит бер укытучының бер балага белем биргән чак­лары да бар. Аның файдасын күз алдына китерә алмыйм. Дәрес планын 4 сыйныфка төзи идем. Укучылар барысы да бер бүл­мәдә утыра, һәр сыйныфта бер­ни­чәшәр бала. Һәммәсе дә тыңлыйлар. Югары сыйныф материалын эләктереп алучыларга катлаулырак эш бирә идем. Укучыларымның һәр­кайсы тормышта үз юлын тапты”, – ди ул.
 
Заман үзгәрә, бүген инде укытучы өчен шартлар да, таләпләр дә башкача. Ә Фа­гыйлә апа бүгенге мәк­тәптә укыта алыр идеме икән? “Яхшы белем бирү өчен укыту­чының ныклап әзерләнгән булуы кирәк. Балалар, оныкларым компьютерга өйрә­теп карарга теләгәннәр иде, булмас, дидем. Әмма яшьрәк вакыт булса, өйрәнер идем. Хәзер укытучылар төн буе утыра. Киленем Розалия төн­ге сәгать икеләрдә генә йокларга ята. Без дә кич буе дәфтәрләр тик­шердек, әмма алай соң ятмый идек. Ул вакытта күбрәк дәрес планына игътибар итәләр иде”, – ди 33 ел стажы булган педагог.
 
Укытмаган фәне калмаган...
 
Заманында аның үзенә дә күп укырга туры килгән. Хи­миядән кала барлык фәннәр­дән дә дәрес биреп караган ул. Югыйсә үзе – башлангыч сыйныф укытучысы гына. Мамадыш педагогия училищесын тәмамлагач, аны Зәй районы­ның Яңа Налим авылына математика укытучысы итеп җи­бәрәләр. Математиканы яхшы белгән Фагыйләгә бер ай курсларда уку да җитә. Анда бер ел укытканнан соң элеккеге Тәкәнеш районының Хәсән мәктәбенә урнаша. Аннан соң инде укытучы эшчән­леген Лесхозда дәвам итә. Педучилищега укырга кер­гән елларын да яхшы хәтерли Фагыйлә апа. Укырга керер өчен алты фәннән сынау билгеләнгән була. Әмма, ни хикмәттер, һәр фәннән ике­шәр имтихан тотарга туры килә. Фагыйлә апаны исә рус әдәбияты сынавыннан башка гына кабул итәләр. Кү­рә­сең, алдагы сынау нәти­җәләре канәгать­ләндергән­дер. Ул чакта бер урынга 6 кеше дәгъва кылган. Аны укытучы һөнәре кайсы ягы белән җәлеп иткән соң? Әтисенең энесе укытучы Рәкыйп абый­сының дәрес бирүе сокландырган аны. Үзе дә яшьтәш­ләрен, сеңел­ләрен җыеп, укытучы булып уйнаган. Акбур дигәнең – кү­мер, ручкасы – корымнан ясалган кара һәм каз каурые. Әтисенең склад мөди­ре булуының да файдасы тигән. Квитанцияләрне бер­ләштер­гән китапчыкларның икенче ягы дәфтәр урынына яраган. Соңыннан кибетләрдә кә­газь сатыла башлаган. Әмма аны берәрне генә алырга акчасы җиткән. Ике сеңлесе дә педагог белгечлеген сайлаган. “Сеңлем, ул чакта күбрәк матди ягы кызыксындыргандыр. Укытучылыкка киткән­нәргә 120 сум стипендия тү­лиләр иде. Ә авылда мондый акча беркайда да юк. Әти үлгәч, әни 3 бала белән ялгыз калды. Ул көне буе колхоз эшендә, аңа акча түлә­миләр. Хәлебез авыр иде”, – ди Фагыйлә апа.
 
Шулай да Фагыйлә апа үзен башка берәр һөнәр буенча күз алдына китерә алмаган. Ә бит ул елларда укытучыга төр­лесен кичерергә туры килгән. Мәктәпләрнең матди ягы авыр, кышларын салкын үзәк­кә үтә. Кочегар иртәнге сәгать 4тә килеп мичкә ягып куйса да, алданрак килгән кайбер шук малайлар, эссе дип, ишекне ачып куя торган булган. Аннан инде: “Апа, монда суык, укып булмый”, – дигән­нәр. Кулларына бияләй киеп утыр­ган чаклары да булгалаган.
 
Тел байлыгына сокланам
 
Ә менә кечкенә Рөстәм нин­дирәк булган соң? “Кыш кө­не пәлтә киеп йөрүне бел­мәде ул. Башка туганнары да шу­лай иде. Свитер, аның өс­теннән мәктәп формасы киеп йөрделәр. Чаң­гыда шуарга яра­талар иде. Әтиләре кышын күлдә коена иде. Рөстәм аз сөй­ли иде. Хәзер, Президент булгач, аның тел байлыгына сок­ланып утырам. Минем дә өлеш кергән бит дип горурланып куям. Ул күз алдыма һаман да бәләкәй Рөстәм булып, мәк­тәп формасыннан килеп баса. Гадилеге белән аерылып тора, иптәшләрен хөр­мәт итә. Директор баласы дип үзен өстен куймый, яр­дәм­чел иде. “4ле” һәм “5ле” бил­геләренә генә укы­ды”, – дип искә ала Фагыйлә апа.
 
Аша, Рөстәм, аша...
 
Кызыклы хатирәләр ди­гәндә, 4 сыйныф укучылары белән бергәләшеп бәрәңге алырга барган чакларын ис­кә төшерде. “Ул вакытта балалар су багы алып килгән­нәр иде. Шуны каплап, бәрәңге пешер­деләр. Бәрәңге күмер­лерәк иде. Башкалар ашап китте, ә Рөстәм һаман ашый да ашый. Шулчак бер малай: “Аша, Рөстәм, без аны тавык­ларга гына пешерәбез, өеңдә аша­мыйсыңдыр әле”, – дип куйды. Агач утыртырга барган чакта укучыларым: “Апа, барыгыз, өегезгә кайтып ял итегез, без тәртипле генә торабыз, сугышмыйбыз”, – дияләр иде”, – ди Фагыйлә апа.
 
Җыелышларга әтисе Нур­гали абый үзе дә йөри торган булган. Ул исә Рөстәм­нең билгеләре белән кызыксынган. Янәсе, арттырып куелмаганмы, үзе көч түгеп алганмы? “Билге мәсьәләсендә таләпчән булырга куша иде ул. Минем исә бер укучыга да билгене күтәреп куйганым булмады”, – ди Фагыйлә апа, үзенең яратып эшләгән елларын сагынып.

Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 143 | 30.09.2014
Ватаным Татарстан печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом