|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.03.2009 Мәдәният
БУ АТНАДА – «ТАТАР МОҢЫ»3нче һәм 4нче апрельдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының мәгърур сәхнәсендә "Татар моңы" Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсының гала-концертлары узачак. 5 ай буена дәвам иткән моң бәйгесе, ниһаять, ахырына якынлаша! Тиздән без беренче халыкара моң конкурсының җиңүчеләрен беләчәкбез. Алар тәүге тапкыр зур сәхнәдә чыгыш ясаячак. Һәм алар белән бергә бер сәхнәдә милли эстрадабызның якты йолдызлары, конкурсның жюри әгъзалары да балкыячак: Римма Ибраһимова, Миңгол Галиев, Салават, Зөфәр Хәйретдинов һ.б. Кырымнан - дөньякүләм танылган гитарачы Әнвәр Измайлов, Мәскәүдән - Алсу, Америка Кушма Штатларыннан саксофончы Эдуард Әхмәтшин киләчәк. "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе "Татар моңы" гала-концертларын төшереп, аларны соңрак, һичшиксез, күрсәтәчәк. Халыкара моң бәйрәменә рәхим итегез!
--- |
Иң күп укылган
|