|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.09.2014 Интернет
Кибет.рф доменын 35 мең сумга саталар (Avito-күзәтү)"Авито" сайтына күзәтүне дәвам итәбез. Берәү "Кибет.рф" доменын сата әнә. Бәясе 35 мең сум. Домен - сайт өчен адрес ул. Иң уңышлы адреслар сатыла һәм сатып алына. Бу күренеш киберсквоттинг дип атала. Закон тарафыннан ул тыелмаган, шуңа күрә өлгер интернетчылар уңышлы исемнәрне эләктереп кала да, соңыннан кирәк кешегә сата. Дөрес, киберсквоттерлардан доменны сатып түгел, ә судлашып алу очраклары да бар. Сәүдә маркалары хуҗалары, теге яки бу интеллектуаль милек ияләренең юридик өстенлекләре бар. Әйтик, КамАЗ заводы заманында kamaz.ru доменын киберсквоттер егеттән судлашып алган иде. Кибет.рф да кызыклы исем. Әмма татарлар өчен генә. Сатучысы исә аны интернет-кибет өчен уңайлы дип язган. Димәк, бу интернет-кибет татарлар өчен генә товар сатачакмы?
--- |
Иң күп укылган
|