поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
30.09.2014 Мәдәният

Рәшит Ваһапов фестивале “Илһамга мәдхия!” дигән концерт тәкъдим итте (ФОТО)

Казан үзәгендәге Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залы. Сәхнә түрен иңләгән экранда – Илһам Шакиров җырлап тора. Аңа бәйсез рәвештә, Илһам Шакиров башкаруында җыр агыла, әмма язмада гына. Атамасын башка телләргә тәрҗемә итеп тә булмаган моң, чып-чын татар моңы күңелгә кереп оялый, тамаша залын әсир итә, дөнья мәшәкатьләрен оныттырып тора.

Язмада гына булуга карамастан, Илһам абыйның йөрәге аша узган җыр әнә шундый көчкә ия. Ләкин нишләп Үзе чыкмый соң әле? 

Бу үзенә күрә кисәтү кебек кабул ителде: беркем мәңгелек түгел, шундый язмаларга гына калуыбыз бар, исән чагында кадерен белик, хөрмәтне күрсәтеп калыйк! Илһам Шакиров татар җыр сәнгатенә 60 ел хезмәт итеп, ул инде күптән аның символына әверелгән – моны күкрәгендә татар йөрәге типкән һәркем таный. ТРның Рәшит Ваһапов исемендәге милли мәдәният фонды рәисе, әлеге проектның авторы һәм җитәкчесе Рифат Фәттахов шуны аңлап, башкаларны да сәнгать теле белән шулай кисәтә сыман.
 
Әйе, Илһам ага Шакиров бик зарыктырып, бик көттереп кенә, 2,5 сәгать барган концертның азагында гына, сәхнәгә аяк басты бу кичәдә... Аерым нибары бер җыр җырлады ул. Тамаша башында туган әлеге фикер үзенең хаклылыгын шунда бик анык раслады...
 
Бүген Рәшит Ваһапов фестивале саф татар җыр-бию сәнгатен яратучыларга уникаль проект – “Илһамга мәдхия!” дип аталган концерт-тамаша тәкъдим итте. ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Р.Ваһапов исемендәге фонд, шул рәвешле, бөек остазга җырлы-биюле рәхмәтен җиткерергә, халкыбызның легендар җырчысына дан җырларга булган. 
 
Сүз алып микрофонга чыккан Рифат Фәттахов тамашада катнашкан җырчылар – абруйлы Ваһапов фестиваленда лауреат булып танылган, олы сәхнәгә шушы фестивальда канат ярган, татар җырын башкаруда югары сыйфади планка аша сайланган яшьләр булуын, фестиваль конкурсларының 4есендә жюри рәисе Илһам ага Шакиров аларны бәяләвен, хәер-фатыйхасын бирүен искәртте. Хәер, фестивальның үзен дә заманында бетүдән саклап калган абруйлы, сүзе үтемле шәхес ул Илһам Шакиров – бу хакта Рифат Фәттахов, билгеле, әйтми кала алмады. Фестивальның быел үзенә күрә зур юбилее – 10 еллыгы, һәм без аны иң югары даирәләр белән билгеләп үтәчәкбез, ә 2004 елның 1 апрелендәге аның беренче концерты Илһам ага Шакиров белән булды, Илһам ага безнең белән гел бергә, диде Рифат Фәттахов. “2015 елның 15 февралендә Илһам абый Шакировка 80 яшь тула. Миннән торса, 2015 елны шул уңайдан бөтен төрки-татар дөньясында Илһам Шакиров елы дип игълан итәр идем. Бүгенге бәйрәм – Илһам Шакиров бәйрәме. Аның белән янәшә булуыбыз, аңа хөрмәтебезне күрсәтә, данлый алуыбыз белән без бәхетле”, - диде “Илһамга мәдхия!” проектының авторы һәм җитәкчесе Р.Фәттахов.
 
Хәер, бу кичәдә татар әдәбиятына, мәдәниятенә хезмәт итеп, үзенең хезмәтләре белән үлемсезлеккә юл ярган шактый иҗатчыларыбызның әсәрләре башкарылды, әдипләребезнең Илһам Шакиров, татар җыры турында, ә алар аерылгысыз, язган тирән мәгънәгә ия сүзләре өземтәләр итеп китерелде: Нәкый Исәнбәт, Сибгат Хәким, Илдар Юзеев, Мөхәммәт Мәһдиев, Туфан Миңнуллин, Нияз Акмал, Марсель Галиев, Ренат Харислар...
 
Милли җыр сәнгатенең бүгенге танылган иҗатчылары - Рөстәм Асаев, Илһам Вәлиев, Ришат Төхвәтуллин, Артур Исламов, Сиринә Зәйнетдинова, Илүсә Хуҗина, Марсель Вагыйзов, Гөлсирин Абдуллина, “Болгар кызлары” триосы, Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге “Казан нуры” халык уен кораллары оркестры, Халыклар Дуслыгы йортының “Мирас” ансамбле, виртуоз музыкантлар Ринат Вәлиев (гармун, баян, курай) һәм Татьяна Максимова (рояль) башкарган көйләргә кушылып, легендар Илһам Шакиров хөрмәтенә җырлады. Җырчыларның кайсылары Башкорстаннан, Санкт-Петербургтан, Германиядән, Казакъстаннан Казанга махсус кайтуын да билгеләп үтик. И агылды татар җыры, и моңланды бу кичәдә безнең халык! Җырларның шактые Илһам ага репертуарыннан булуын искәртеп, берничәсен генә булса да атыйк: “Сарман”, “Китмә, сандугач”, “Менәргә иде Урал тауларына”, “Өнсә авылы көе”, “Сөмбел”, “Халисә”, “Бибисара”, “Ахун авылы көе”, “Шахта көе”, “Таң җыры”, “Серле күзләр”, “Күңелем өзгәләнгән минутларда”, “Шәл бәйләдем”, Синең өчен”, “Син кайтмадың”, “Хушлашырга ашыкма” һ.б.лар. Ришат Төхвәтуллин башкаруындагы “Күзләреңә” дип аталган яңа җыр да яратып кабул ителде. Илһам Шакировның шәкерте дип игълан ителгән Фердинант Сәлахов исә үзенең шәкерте Ярамир белән шәп итеп дуэт башкарды.
 
Гомумән, вакыт сынавы узган һәм иң югары дәрәҗәдә фәкать тере тавышка башкарылган җырлар өчен рәхмәтле тамашачының бу кичтә уч төпләре ут кабар дәрәҗәгә җитте, милли бәйрәм тамашасында сәхнәне генә түгел, йөрәкләрне дә ду китергән “Казан” бию ансамбленың чыгышлары турында да шуны әйтергә була. Җырчы гүзәлләрнең сәхнәгә озын күлмәкләрдән, бик тыйнак һәм зәвык белән киенеп чыгуларын, биючеләрнең костюмнары милли төсмерле заманча булуын билгеләп үтәсе килә. Татар биюләрендә озак еллар дәвамында тамашачы ир-егетләрне хатын-кызлар артыннан вак-вак атлап биеп йөргәнен, коллык психологиясенең гасырлар буена ияргәнен күрергә гадәтләнгән. Ә бит милли сәнгатьтә халык рухы чагыла. “Казан” бию ансамбленың сәнгать җитәкчесе Чулпан Закировага ир-егетләрне хатын-кыз күләгәсе, "иярчен кисәге" булудан “азат итеп”, көч-кодрәте ташып торган, нык рухлы итеп гәүдәләндергәне, биючеләрнең шуны күрсәтә алганы өчен аерым рәхмәт белдерик. Татар биюе заманча да була ала, хәтта татарча стэп та башкарып була – “Казан” бию ансамбле репертуарында тагын әллә ниләр бар! Бүген алар тугандаш үзбәк биюен дә шактый кызыклы итеп башкара белде. Ринат Вәлиевнең татар кураенда уйнавына, тартма кадәр бәләкәй гармуннан, зурысыннан, баяннан ничек итеп милли моңнарыбызны җай белән чишмәдәй “агызганына” хозурланып, тамашачы күңел кылларын иркәләтте.
 
“Илһамга мәдхия!” концерт-тамашасына килгән IV чакырылыш ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев сүзләренчә, татар халкын Илһам Шакировтан, Илһам Шакиров җырларыннан башка күз алдына китереп булмый. “Без бик бәхетле – Илһам ага Шакиров белән бер заманда яшәвебез белән бәхетле. Гомумән, безнең буын – Илһам Шакиров җырларын тыңлап үскән, татар җыр-моңнарының ни икәнен төшенеп формалашкан буын. Илһам аганың беренче тапкыр олы сәхнәгә аяк басканына быел – 60 ел”, - дип искәртте ТР парламенты депутаты, ТРның халык шагыйре Р.Вәлиев. Илһам Шакировның үзенә заказ биреп яздырган “Бер алманы бишкә бүләек” җыры тарихын телгә алып, миңа ул чакта нибары 20 генә яшь иде, минем кебек бик күпләрне Илһам абый җыр сәнгате дөньясына алып керде, диде. 
 
Чыннан да, бик көттереп кенә, бик зарыктырып кына, ниһаять, Илһам ага Шакиров сәхнәгә атлады. Аклы күлмәкле биюче кызлар төркеменә күмелеп, дөресрәге, алар җитәкләп чыккан бөек җырчыбыз Илһам Шакировны халык дәррәү аягүрә алкышлап каршы алды. Экранда да - Илһам Шакиров. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән көлешеп сөйләшкән мизгелләре...
 
Илһам Шакиров Ринат Вәлиев баянына кушылып бүген аерым бер генә җыр башкарды. Тын да алмый тыңлаган зал, һәр мизгелне истә калдырырга тырышып, моң патшасының җырын онытылып тыңлады. Габдулла Тукай шигыренә халык үзе көй чыгарган һәм татарлар яшәгән һәр төбәктә рәсми булмаган милли гимнга әйләнгән “Туган тел”не Илһам Шакировка кушылып бүгенге кичәдә чыгыш ясаган һәм тамаша кылган һәркем аягөсте бергәләп, рухланып җырлады.
 
Тормыш мәшәкатьләрен оныттырып, югарырак идеаллар турында уйланырга этәргән, милли талантларны барлап, татар күңелен чәчәк аттырган өчен рәхмәтле булып, казанлылар һәм башкала кунаклары, фикер уртаклаша-сөйләшә, кайтыр юлга кузгалды. Матур фикерләр ташкыны филармониянең концертлар залында гына кала алмастан, урамга да ташып чыкканын исәпкә алып, онытылмаслык тамаша булып чыкты бу, дип һич икеләнүсез әйтергә була. Соңгысы гына булмасын иде!
 
 
Җырчы Айгөл Хисмәтуллина, алып баручылар Раил Мөхетдинов, Алсу Каюмова, Инсаф Абдулла һәм “Казан нуры” оркестры.
 
 
Ришат Төхвәтуллин.
 
 
Гөлсирин Абдуллина.
 
 
Илһам Вәлиев.
 
 
Марсель Вәгыйзов.
 
 
“Казан” бию ансамбле.
 
 
Рөстәм Асаев.
 
 
“Болгар кызлары”.
 
 
“Казан нуры” оркестры.
 
 
Сиринә Зәйнетдинова.
 
 
Разил Вәлиев.
 
 
Илһам Шакиров.
 
 
“Туган тел”.
 
 
Концерттан соң.
 

 


Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА
Рәшит Ваһапов фестивале
№ |
Рәшит Ваһапов фестивале печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»