|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.09.2014 Матбугат
"Идел" журналының рус варинатына яңа мөхәррир билгеләнде (ВИДЕО)Бүген "Идел" журналы редакциясендә яңа редакторны тәкъдим итү булды. Рус телендәге "Идел" журналының редакторы итеп Альбина Әпсәләмова билгеләнде. "Татмедиа" ширкәтенә караган "Идел" журналында моңа кадәр бер директор-баш мөхәррир иде – Рөстәм Галиуллин. Ул филиалның директоры булып һәм татар телендәге "Идел" журналы мөхәррире вазыйфасында калачак. Рус телендә басыла торган журналны язучы Габдрахман Әпсәләмовның оныгы Альбина Әпсәләмова җитәкләячәк. – Яңа мөхәррир журналга яңа сулыш өрер, эчтәлек ягыннан да камилләшер дип өметләнәбез, – диде "Татмедиа" ширкәтенең генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов. Корпоратив үсеш буенча җаваплы урынбасар Сөмбел Таишева ел ахырына кадәр "Идел" журналының сайты яңарачагы, берничә яңа проект тәкъдим ителәчәге турында әйтте.
Белешмә өчен:
Альбина Булат кызы Әпсәләмова 1981 елның 24 августында Казан шәһәрендә язучы Габдрахман Әпсәләмовның улы гаиләсендә туа. 1998 елда инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 18 нче номерлы урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. 2003 елда Казан дәүләт финанс-икътисад институтында укып, «предприятиеләрнең тышкы икътисад эшчәнлеге белән идарә итү» белгечлеге ала.
Мәктәп елларыннан ук республикада чыгучы газеталар белән хезмәттәшлек итә. 2002-2004 елларда «Восточный экспресс» газетасының культура бүлегендә корреспондент булып эшли, 2004 елның маеннан «Парадигма» матбугат йортында директор урынбасары вазифаларын башкара.
Беренче шигыре («Подснежник») 1995 елда «Пионерская правда» газетасында басыла. 1995 елдан башлап шигырьләре һәм чәчмә әсәрләре «Идель», «Казань», «АНКО» журналларында, «Казанские ведомости», «Молодежь Татарстана», «Женщина», «Экономист», «Татарские края» газеталарында дөнья күрә. 1997 елдан Альбина Әпсәләмова шагыйрә Наилә Ахунова җитәкләгән «Белая ворона» әдәби үзәгенә йөри.
А.Әпсәләмова – шәһәр һәм Бөтенроссия бәйгеләре лауреаты. 1997 елда Казан шәһәрендә яшь журналистлар арасында үткәрелгән «Алтын каләм» бәйгесендә ул лауреат исеменә лаек була. 1999 елда һәм 2002 елларда ел саен үткәрелүче «Галактика любви» дип аталган поэзия һәм автор башкаручылар бәйгесендә беренче урынны ала, 1999 елда яшь шагыйрьләрнең «Нәфис» бәйгесендә призлы урынга чыга.
А.Әпсәләмова — 2001 елдан Татарстан, 2002 елдан Россия Язучылар берлеге әгъзасы.
|
Иң күп укылган
|