поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.03.2009 Мәдәният

МОҢ ҺӘМ МОҢКОРТЛАР

Моң – татарда гына дигән тәкрарлар ешлады. Юк, әлбәттә, моң татарга гына түгел, ул һәр милләткә хас һәм моңсыз яшәүләр юк, була алмый...

  

Дүрт шагыйрьдә кунак булдыммыни,

Дүрт төрле моң һәр дүрт фасылда;

Моңым белән үз дөньямны корган,

Мин – бишенче фасыл асылда!

Эдуард МОСТАФИН.

 

Без француз фильмнарын ник яратабыз? Гадәттә аларда җиңелчә генә мәхәббәт тарихы (флирт), җылы юмор һәм матур, моңлы бер җыр булып, шуның аһәңе тамашачы күңелен (милләте нинди булуына карамастан), француз моңы дулкынына турылый, шуның илә иркәли һәм озата бара... Битлз, АББА төркемнәре, Демис Рус җырлары да моң белән алдырды лабаса. Ә Сан Ремо фестивалендә башкарыла торган итальян җырлары? Ә һинд киноларын ник яратабыз? Җавап бер: рухыбызга сулыш биргәннәре, аны моң белән сугарганнары өчен! Ни өчен Мөхәммәт Мәһдиев һәм Әмирхан Еники әсәрләре искерми? Аларда моң бар!

 

Элегрәк Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Фәридә Кудашева, Әлфия Афзалова, Таһир Якупов, Рафаэль Ильясов, Римма Ибраһимова һәм башка талантларыбызның һәр башкарган җырын иҗат җимеше буларак кабул итә идек. Алсуның да җырлавы иҗат биеклегендә. Аның татарча репертуары зәвык белән сайланган. Бәлкем кайберәүләр аңышып та җитмидер, онытып та җибәргән булулары ихтимал, әмма ләкин безнең телебез таң калдырырлык гүзәл һәм камил. (Шуңа да аны дошманнар, мәкерле кануннар чыгара-чыгара, юк итәргә җан ата да). Көй-моңнарыбыз да искиткеч. Алсу шуны аңлап җырлый һәм аның нәзакәтле башкаруында һәр татар сүзе асылташ дәрәҗәсендә җемелди! Ә артык прастуйланучы “йолдызларымыз” җырлавы ләгәндә кабыклы бәрәңге һәм ат тизәген тукмаклап тавык азыгы әзерләүне хәтерләтә шикелле... “Телене телгә бутап сөйләү наданлыктан әсәрдер”, – дип язган бөек Дәрдмәнд. Ә безнең сәхнә тотучы атказанган наданнарыбыз татарча җырлаганда инде урыс сүзләре дә катыштыра башлады!

 

Әниемнең иң өлкән апасы – Олы Нырсы авылының Касыйм атлы бае һәм бер үк вакытта мулласы хатыны Зәйнәп абыстай озын гомерле булды, әздән генә йөз яшен тутырмады. Авырлыкларны ул күп күргән, үктәбр түнтәрелешеннән соң өйләреннән куып чыгарганнар, ире кулга алынып, Беломорканал төзелешендә харап булган, үзен дүрт баласы белән бергә Чистай төрмәсенә дә ябып торганнар бер ара. Аннан котылгач, Урта Азиягә китеп, Биби атлы таҗик хатынына сыенганнар. (Бер оныгы Раиф Касыймов бокс буенча Таҗикстан чемпионы булды...) Менә шул тормыш сөючән апабыз Хәйдәр Бигичев җырлавына мөкиббән иде һәм шуның башкаруында һәр җырдан соң, чын йөрәгеннән: “Яшәң!” – дип куя торган иде... Зәйнәп абыстай бу дөньядан киткәч, бөек җырчыбыз да озак тормады: аңа ихластан озын гомер теләүче калмады микән әллә дип сызланып та куям... Алсу җырлаганда да рух канатлана, күңелебез ханлы, шанлы чорыбызны урый, күзләргә яшь тыгыла. “Ярлыкагыл дип үземне, әткәм-әнкәмне, Ходам...” – ничек урынлы яңгырый талантлы, итагатьле һәм сылу милләттәшебез җырлаганда Тукаебыз каләменнән төшкән әлеге гап-гади һәм чиксез кадерле сүзләр...

 

“Заманча” татар җырлары турында матбугатта инде байтак язылды. Мәдәният өлкәсенең кайбер җаваплы шәхесләре фикеренчә, мондый нәмәкәйләрне тәнкыйтьләп язучылар берән-сәрән генә, ә зарур санаучылар байтак, имеш. Мондый мантыйк белән китсәк, ялган аракы һәм наркотик кулланучылар ихтыяҗларын яклау да урынлы булачак.

 

Алга киткән илләрдә төрле дәрәҗәдәге – очсызлы, уртачак бәяле ашханәләр белән беррәттән, затлы кафелар, рестораннар да булып, кайсында гап-гади, ә кайсында үтә дә катлаулы, тәмледән тәмле нигъмәтләр тәкъдим ителә. Шуның шикелле, анда рухи азыкны да кулланучылар ихтыяҗының төрлелеген искә алып, төрлечә җиткештерәләр һәм адресатларга да ирештерәләр. Әмма зур сәнгать – дәүләт химаясында. Ул – башка. Аның чүп-чар белән бернинди алыш-биреше юк! Миңа калса, урыс попсасының олтаны югарылыгындагы татар попсасының да сәнгать, мәдәният белән бернинди уртаклыгы юк. Атамасын гына алыгызчы – “попса” диләр бит. Күз алдына ряса кигән дәү сакаллы лилипут поп килә дә баса. Менә шундый эмблемага лаек әлеге чидибырчыл “сәнгать”.

 

Менә бер “попса” остасы җырлый:

 

Үзең киттең, калды бары сары күзле ромашкалар...

 

Тыңлаганда колакка әле “сарык күзле”, әле “сарык үзле” сүз тезмәсе ишетелә... Халык җырларында, хакыйкый шагыйрьләр язган текстларда мондый җәпләкәлелек очрамый, әлбәттә. Ә “попсачылар”, күз карашларын уйнаклатып: “Бер тоттырып карадың”, – дип ишеттерергә дә күп сорамый.

 

Тавышлары юклар, теле көрмәкле яки сакаулар чүп-чарда казынсын да ди. Әмма бит тавышы, җырлау осталыгы барлар да шул юлда. Шундый бер башкаручыбызның “Ямчы” турындагы мәгънәле урыс җырын татарчалаштыруын искә төшерик. Бер дигән килеп чыкты ул. Ямчы дигән татар сүзен ямщик димәсә, тагы да шәп буласы иде. Җырчы һәр башкаруында тавышы белән иркен эш итә, югары октавадан түбәненә ансат күчә, әллә нинди бормалар кулланып, осталыгы белән тыңлаучыны таң калдырмакчы... Ләкин репертуарындагы җыр текстлары алда искә алынганыннан гайреләре – гомуми, эчпошыргыч, эчтәлексез, образлар ясалма һәм шапырынкы. Көйләр дә нигездә чеп-чи халтура, аннан-моннан йолкыштырылган умырыкларны корыштырып теркәлгән, япон тактасы банкындагы әзер протез башлам һәм очламнар белән ялганып тәпәләнгән нәмәрсәкәйләр... Һәм җырчының бар тырышлыгы, пафосы, нүлгә генә кайтып калмый, ә тамашачыны ирештерү булып аңлашыла башлый.

 

“Бер-беребезгә без кирәк, бер-беребезгә без терәк...”, “Мин нишләрмен сине югалтсам”, – кебек аһ-уһлар зифа буй-сынлы, ямьле йөзле, тавышлы бар җырчыларга гомумән төс түгел. Ике сукыр яисә аксак белән туксак шулай өзгәләнсә, әле бер хәл иде...

 

Кыскасы, бүген безне күмүче җыр текстларында рифма аксак, ритм туксак, йөз юк, ә фикер шулкадәр тирән яшерелгән, күпме генә эзләсәң дә, табып булмый.

 

Тыңлап карагыз әле:

 

Утлар яна, утлар яна юлда, олы юлларда.

Утлар яна, утлар яна юлчы көткән йортларда.

 

Менә шушы тезмәне бормалап җырлау акылы камил тыңлаучыда нинди тәэсир калдырырга мөмкин?

 

Халкыбызда шундый такмаза бар:

 

Тиле, тиле, тилергән,

Тиле бакча бүлдергән,

Бакчасының уртасына

Бер бәрәңге күмдергән.

 

Христианнарның Изге китабында “Не употребляй имя Господне в суе” диелгән. Хәдисләрдә дә урынсызга Аллаһы Тәгаләне телгә алу кирәксезлеге кисәтелә. Ә безнең “сәхнә йолдызлары” ярымшәрә кыяфәттә халык алдына чыгып тәкъвалыкта ярыша башлады... Берсе хәтта “кулга бокал тотып, бәхет сорыйм Ходайдан” дип үк тә җиффәрде сыман... Гомумән, татар җыры сәхнәсендә ыштансызлар артык күбәйде шикелле.

 

Мин ахмак җыр текстлары язучыларга үпкәләмим. Табигый хәл: графоманнар һәрчак булган һәм булачак. Мин алама-шалама нәрсәләрне сәхнә дәрәҗәсендә күтәрүче әфәнделәргә һәм туташ-ханымнарга шаккатам. Бәхәсләшмим, Хак Тәгалә матур тавыш белән бүләкләгән җырчыга бәлки тирән акыл, фәлсәфи аң кирәк тә түгелдер. Мокыт та булсыннар, сүзем юк, әгәр акыллы остазлар аларга репертуар һәм кием сайлашса, сәхнәдә үз-үзләрен ничек тотарга кирәклеген исләренә төшергәләп торса...

 

Бүген туган көннәр, туйларны тамада һәм артистлар чакырып уздыру модага керде. Менә шундый “гомер бәйрәмнәре” өчен әзерләнгән, хәмер кабул иткәндә үзенчәлекле кабымлык сыйфатында “йотарга” мөмкин “концерт”лар икенче кулланышта сәхнәгә күтәрелә һәм шундый “б/у”лар эфирны чүпли...

 

Чыңгыз Айтматовның җиңел кулыннан, дөресрәге, аның урыс телендә язылган “Плаха” романы сәбәбендә “маңкорт” дигән сүз-төшенчә пәйда булды. Миңа калса, әйләнешкә “моңкорт” дигәнен дә кертеп җибәрү урынлы булачак. Аңлы рәвештәме, аңсызданмы, моңыбызны үтерүгә алынучыларны нигә әле шул сүз белән тамгаламаска? Тагын бер тәкъдим. Папирос һәм сигарет капларында аларның сәламәтлек өчен зарарлы икәнлеге кисәтелә бит әле. Попсачы моңкортлар афишаларына да, милләтебезнең рухи сәламәтлеген кайгыртып, шундый кисәтү урнаштырырга вакыт түгел микән?

 


Рөстәм ЗАРИПОВ
Татарстан яшьләре
№ 37 | 26.03.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»