поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.09.2014 Мәгариф

Йөргән таш шомара (Мәскәүдәге татар мәктәбе турында)

Мәскәүдә якынча йөз меңләгән татар яши. Аның төгәл санын беркем дә белми. Татарлыкны онытмыйча, әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрне үтәп яшәргә тырышабыз.

Аллага шөкер, берничә ел элек халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Үткән елны патриот шагыйрь Муса Җәлилгә дә һәйкәл куелды.

Яшь буынны үзенең идеалына тиң итеп үстерү борын-борыннан милләтебезнең иң изге бурычларыннан саналган. Ана теленә, милли традицияләргә тугрылык саклауга булган омтылыш хәзерге заманда ныграк сизелә башлады. Үз телебездән оялмыйча сөйләшергә, милләттәшләребез белән курыкмыйча аралашырга мөмкинлек туды. 
 
Ә хәзер бераз тарихка күз салыйк. Сугышка кадәрге чорда Мәскәүдә 7 татар мәктәбе булган, барысы да әкренләп ябылып беткән. Ә соңгысы 1941 нче елда ябылган. 
  
Бары тик 56 ел үткәч кенә Мәскәүдә этно-мәдәни компонентлы татар мәктәбе ачылды. Билгеле, мәктәпнең үз бинасы юк иде. Бу максатка 3 ел ябылып торган балалар бакчасы бинасы бирелде. Шуңа да чиксез сөенеп, эшне башлап җибәрдек. Әмма эшли башлауга, ул бинаның балаларга тулаем белем бирергә яраксызлыгы ачыкланды. Мин төрле дәүләт оешмаларына мөрәҗәгать итә башладым. Шул исәптән Татарстан Республикасы президенты Минтимер Шәрипович Шәймиевка хат яздым. Мәскәү шәһәрендәге бердән-бер татар мәктәбе укучылары мондый уңайсыз шартларда укырга тиеш түгеллеген дәлилләп аңлаттым. Аллага шөкер, олы татар җанлы Минтимер Шәрипович һәм Мәскәүнең ул вакыттагы мэры Юрий Лужков, бер-берсе белән уртак тел табып, безгә ярдәм кулы суздылар, һәм без 2007 нче елда заманча җиһазландырылган яңа бинага күчендек. Мәктәпнең ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит  Мөхәммәтшин һәм Бөтендөнья Татарлары Конгрессының Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та катнаштылар.
 
2008 нче елда мәктәп Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты шагыйрь Муса Җәлил исемен йөртергә лаек булды. Шуннан соң миндә мәктәп ишегалдына шагыйрьнең һәйкәлен кую теләге уянды. Бу теләгемне мин шәһәрнең Көньяк-көнчыгыш округы префекты Владимир Зотовка ирештердем. Максатыбыз балаларны дөрес тәрбияләү икәнлеген аңлатып, аның ярдәм итүен сорадым. Ул каршы килмәде, кирәкле документларны әзерләргә кушты. Скульпторны да үзем таптым, эскиз-макетларын да үзем эшләдем һәм документларны Владимир Борисовичка күрсәттем. Нәтиҗәсе озак көттермәде: 2008 нче елда, “Моабит дәфтәрләре”нең басылып чыгуына 55 ел тулган көнне бик тантаналы рәвештә мәктәп ишегалдында патриот шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачылды. 
 
“Йөргән таш шомара, яткан таш мүкләнә”,- ди халык. Әмма “ташны” һәрдаим кузгатып торырга, планнар корып, аларны тормышка ашыру өчен һәрвакыт хәрәкәттә булырга кирәк.
 
Яшерен-батырын түгел, ачыктан-ачык әйтәм: квадрат тигезләмәләр чишәргә, Бердәм Дәүләт Имтиханнарын яхшы бирерлек итеп  укучыларны әзер-ләргә була (аю да бии). Ә менә яшь буынны әхлакый яктан дөрес, әдәпле, илгә-халкына тугрылыклы булырлык итеп тәрбияләү - хәзерге заманда бик мөһим мәсьәлә.
 
Мәктәбебездә 400 дән артык бала укый. Шуларның 49% ы татар фамилиясен йөртә, әмма мохит булмау сәбәпле, балаларның күпчелек өлеше ана телендә сөйләшми. Шулар арасында 20 ләп бала гына саф татар телендә аралаша. Катнаш никахтан туган балалар белән дә шул ук проблема: аларның күбесе татарча аңлый, ә рус телендә җавап кайтара. Укучы балаларның 25% ы рус милләтеннән.  Ә калган балалар Урта Азиядән, Кавказ республикаларыннан, Төркия һәм башка илләрдән. Гомумән алганда, мәктәптә 33 төрле милләт балалары белем ала. Аларның әти-әниләре балаларын үзләре теләп татар мәктәбенә бирәләр икән, моның сәбәбе - мәктәптә әхлакый тәрбия мәсьәләсенең югары дәрәҗәдә  булуында, минемчә. Аллага шөкер, 17 ел эшләү дәверендә укучыларыбызның,  тәртип бозып, бер тапкыр да төрле оешмалар тарафыннан исәпкә алынганнары булмады. Нык ышанып әйтә алам: бездә сагыз чәйнәү, тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану кебек начар гадәтләрнең булганы юк. 
 
Предмет буларак татар теле атнага 3 сәгать керә. Моннан тыш этно-мәдәни компонент  сыйныфтан тыш чараларда, төрле түгәрәкләрдә һәм иҗади берләшмәләрдә тормышка ашырыла. Һәр сыйныфны өч төркемгә бүлеп укытабыз: яхшы белүчеләр, телне аңлаучылар һәм өйрәнә башлаучылар. Балалар татар телендә үткәрелә торган бөтен чараларда теләп катнашалар.
 
Укучыларыбыз менә икенче ел инде татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиадада катнашып, призлы урыннар алып кайттылар. 
 
Татар теленнән тыш мәктәптә тагын инглиз һәм гарәп телләре дә укытыла.
 
Дөресен әйтергә кирәк, кырыс базар шартларында татар мәктәбен балалар санын киметмичә саклап калу җиңел түгел, әлбәттә. Алай да булганына шөкер кылырга кирәк, чөнки безнең мәктәптә Мәскәүнең төрле районнарыннан килеп укучылар да бар. Кайберләренең юлга 2 шәр сәгать вакытлары китә. Балалары татар мәктәбендә укысын өчен, кайбер гаиләләр фатирларын алмаштыралар яки бу районнан торак сатып алалар. Человечество за всю свою историю не придумало одежды сексуальнее чулков! Эти манящие сетки и кружева Вы в огромном количестве можете посмотреть в порно в чулках на https://ебака.com/categories/chulki Секс в чулках и обалденные ножки, игриво закрывающие желанные дырочки в привлекательной обертке ждут Вас! 
 
Шуңа күрә укытучылар коллективы алдында зур бурыч тора: бала мәктәпне икенче өе итеп тойсын өчен, биредә гаиләгә якын атмосфера булдырырга кирәк. Уку йорты шул вакытта гына яхшы булып санала, әгәр һәр бала үзен монда үз өендәге кебек хис итсә.
 
Капкадан кергәч тә, ишегалдында балаларны Җәлилебез каршы ала. Ул җәен дә, кышын да тере чәчәкләргә күмелгән. Балалар һәйкәлне саклап, тирә-ягын чистартып торалар.
 
Февраль аенда, шагыйрьнең туган көнендә, аның якты истәлегенә багышлап, менә 8 нче ел инде билбаулар белән көрәш буенча ярышлар үткәрәбез. Бу ярышларны башта мәктәп күләмендә генә башлаган идек, ә хәзер инде ул Бөтенроссия турнирына әйләнде. Бу чарада Россиянең төрле регионнарыннан 300 ләп бала катнаша. Префектура һәм управа җитәкчеләре җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшыралар. Ярышлар Россия һәм Татарстан Республикасының Дәүләт гимннары белән башлана һәм Муса Җәлил исемендәге татар этно-мәдәни компонентлы 1186 нчы мәктәп гимны белән тәмамлана. Гомумән, мәктәптәге спорт түгәрәкләре үзенә бер дан һәм горурлык хисе тудыра.
 
Югарыда әйтеп үткәнемчә, безнең мәктәбебез патриот шагыйрь Муса Җәлил исемен йөртә. Шул уңайдан аның якты исеменә багышлап бик күп чаралар уздырыла. Иҗат кичәләре, шигърият бәйгесе, Җәлил укулары һ.б. Җәлил укулары башта үзебезнең мәктәп эчендә генә уздырыла иде, аннан соң округ, ә менә икенче ел инде бу чара шәһәр күләмендә үткәрелә башлады. Бу көнне 30 лаган мәктәптән килгән балалар төрле телләрдә Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйлиләр, аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар җырлыйлар, төрле проект эшләре белән чыгышлар ясыйлар. Чын мәгъ-нәсендә шигърият бәйрәме була бу! Ә инде билгене даими жюри әгъзалары һәм аның рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, олы татар җанлы шагыйрә Нәзифә Харисовна Кәримова куя. 
 
Шулай ук бездә исемнәре бөтен илгә танылган милләттәшләребез белән очрашулар еш була. Үткән ел балалар белән очрашу кичәсенә Юрий Гагаринның космоска очуын фильмга төшергән, Сергей Павлович Королев белән бер кабинетта эшләгән күренекле совет кинорежиссеры Мәхмүт Рафиков килгән иде. Яше 90 га җитүгә карамастан, үзен яшьләрчә җиңел хис итүче бу шәхес белән очрашу безнең күңелләрдә әйтеп бетермәслек горурлык хисләре уятты. Ул бит татар улы!
 
Безнең мәктәптә өч музей эшли: этнография музее, “Разведка легендасы” һәм “1186 нчы татар мәктәбе тарихы” музейлары. Һәр музейның үз активы бар. Музей әгъзалары төрле дәрәҗәле бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар яулыйлар. 
 
Татар этнография музеенда башлангыч сыйныф укучылары төрле әкиятләрне сәхнәләштерәләр, язучы һәм шагыйрьләрнең иҗат кичәләрен үткәрәләр.
 
Мәктәп тарихы музее экспонатларга бик бай. Монда да корылтайлар, төрле тематик кичәләр, күренекле шәхесләр белән очрашулар еш булып тора. Быел   музейның эшчәнлеге бик югары бәя алды: шәһәр күләмендә үткәрелгән бәйгедә ул беренче урынга чыкты.
 
Ә “Разведка легендасы” музее аерым игътибарга лаек. Бу музей әгъзалары искиткеч зур хезмәт башкаралар: татар милләтеннән булган разведчикларны эзләп табып, алар турында проект эшләре иҗат итәләр, округ, шәһәр, Бөтенроссия һәм Бөтендөнья бәйгеләрендә катнашып призлы урыннар яулыйлар. Алар махсус рөхсәт белән хәтта Лубянка хәрби архивларында да эзләнү эшләре алып баралар. 
 
Яшь буынны илебезнең патриотлары итеп тәрбияләүдә “Җәлилчеләр” дип аталган балалар оешмасының роле искиткеч зур. Бу оешмага 5 нче сыйныфтан кабул итәләр. Аларның үз формалары, девиз һәм гимннары бар. Өлкән сыйныфлар кечкенәләрне шефлыкка алалар, бергәләп төрле чаралар үткәрәләр.
 
Мәктәбебездә  тагын “Ата-аналар академиясе” дә үзенең эшчәнлеген уңышлы башкара, укыту-тәрбия эшләрендә администрация һәм укытучылар коллективына ярдәм итә. “Гаилә фонды” дип аталган хәйрия оешмасы ярлы гаиләләрдән укучыларга материаль ярдәм күрсәтә.
 
Моннан берничә ел элек Татарстанның халык язучысы, мәрхүм Туфан ага Миңнуллин юлламасы буенча мәктәптә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә башлады. Ул көнне без уку йортыбызга өлкән яшьтәге укытучыларны, балаларның әби-бабаларын    чакырабыз, аларны концертлар куеп, чәй табыннары хәзерләп кунак итәбез. Минем уйлавымча, безнең балаларыбыз олы яшьтәге кешеләргә шундый мөнәсәбәтне күреп үсәргә тиеш.
 
Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: хәзерге катлаулы сәяси һәм икътисади шартларда Мәскәү регионында, югары дәрәҗәдә белем һәм тәрбия бирә алырлык итеп, бердәнбер татар мәктәбен яшәтү һәм саклап калу җиңел түгел, әлбәттә. Әмма без хәлебездән килгән кадәр илебезгә, халкыбызга файдалы булырга тырышабыз. Татар халкында шундый мәкаль бар: май чүлмәге тышыннан билгеле. Безнең балаларыбыз да кая гына барсалар да, Муса Җәлил исеме йөрткән  татар мәктәбе данын горур тоталар, үзләре турында һәрвакыт уңай тәэсир калдыралар. Бердәм Дәүләт Имтиханнарын лаеклы тапшырып, бик күбесе югары уку йортларында түләүсез уку бәхетенә ирешә.
 
Лемма Гирфанова, Мәскәүнең Муса Жәлил исемендәге этно-мәдәни компонентлы 1186 номерлы мәктәп директоры.
 

Лемма ГИРФАНОВА
Туган як
№ |
Туган як печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»