поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.09.2014 Җәмгыять

Таһир Метшин: “Россия Президенты бүләген отмыйча тынычланмаячакмын” (әңгәмә)

Таһир Метшин ат чабышы белән 11 ел шөгыльләнә. Казанның “Актай” клубы өчен чыгыш ясый. Ул катнашкан ярышларның саны – 49, алган алдынгы урыннары – 22, беренче урыннар – 19. Бу сезонда 19 яшьлек жокей Татарстанның зур бүләге – Derbyны отты һәм мастер-жокей исеменә лаек булды. Спортчы “ВТ” хәбәрчесенең сорауларына җавап бирде.

– Бу сезонда ирешкән уңышларың – Derbyны оту һәм мастер-жокей исеменә лаек булу синең өчен никадәр әһәмиятле? 

– Мастер-жокей исемен алу Россиядә, мөгаен, иң югары дәрәҗә булып тора. Шунысы да күңелле: мин – Татарстаннан беренче мастер-жокей. Моңарчы мастерлар арасында татарлар бөтенләй булмаган. Әлегә иң яше дә. Ә Derby – ул шундый бүләк, аны отмыйча бер мастер-жокей да үзен мастер-жокей дип атый алмый. Анда ипподромның 3 яшьлек иң яхшы чабышкысы һәм иң яхшы жокей билгеләнә. Бу ярыш Мәскәүдә, Пятигорскида, Ростовта, Краснодарда да, ягъни һәр ипподромда үткәрелә. Казандагы ярышның дәрәҗәсе югары. Анда Рамзан Кадыйров атлары да катнаша. Шулай ук безнең “Актай”, “Ягуар” клубла­рының да абруе зур. Бу уңышлар барысы да әһәмиятле. Алар бер-берсен тулыландыра.
 
– Әлеге уңышлардан әһә­мият­лерәк нинди максатың бар?
 
– Россия Президенты бүләген отасы килә. Бу ярышта инде ике тапкыр катнаштым. Берсендә 2нче урын алдым, ә быел – 11нче урын. Шул бүләкне отмыйча тынычланмаячакмын.
 
– Былтыр Россия Президенты бүләгенә ярышта ниндидер хата җибәрүеңне әйт­тең. Бу нинди хата иде?
 
– Аны белгеч булмаган кешегә күрүе дә авыр. Эш шунда: старт бирелгәч, без атның тизлеген билгелибез. Кызурак яки акрынракны сайларга мөмкин. Башта түбән пейс (чабыш темпы) сайладым һәм дистанциянең беренче өлешен артык акрын уздым.
 
– Ә быел ни өчен килеп чыкмады?
 
– Быел атка нидер булды. Мин Лемон Шайнинг Мунда чаптым. Ул гадәттә бу дистанцияне (2 мең 400 метр. – ред.) 2 минут 35 секундта уза. Ә ярышта 2 минут 53 секундта килде. Бу – зур аерма. 1 секундны югалтсаң, якынча 5 корпуска артта ка­ласың. Бәлки, кәефе булмагандыр. Ул бит тере җан иясе. Башы авыртырга да мөмкин, эче дә. Әйтә генә алмый.
 
– Cинең уңышларыңда тре­нерның өлеше күпме?
 
– Уңышның 50 проценты – аның өлеше. Минем тырышлык никадәр булса, аның тырышлыгы шулкадәр. Минем җиңү – аның да җиңүе. Беренчедән, ул мине барысына да өйрәтте. Икен­чедән, ул атларны өйрәтә. Безнең клубта бар нәрсә аннан тора.
 
– Тренер биргән киңәш­ләрнең кайсы истә калган?
 
– Ул алай күп киңәшләр бирми. Гомумән, бик сирәк өйрәтә. Хаталар булса, әлбәттә, әйтә. Әмма тегеләй ит, болай ит дип тору – андый әйбер юк. Хәзер без формаль мөнәсәбәтләр белән генә бәйләнгән. Бер клубта эшлибез. Ул атларны өйрәтә. Мин – ялланган эшче. Без, жокейлар, үзе­безне үзебез әзерлибез. Үземә таянам. Үз хаталарымда өйрәнәм.
 
“Жокейлар мәктәбе ачарга ният бар”
 
– Бу спорт төре белән ни өчен шөгыльләнәсең?
 
–  Бу – миңа ошый торган шөгыль, яраткан спорт төре. Шулкадәр зур акча эшлим дип әйтә алмыйм. Әмма эшләгәнем җитә. Мин булмасам, кем шөгыльләнәчәк? Башка бер кандидатура да юк. Әгәр чабышларны ташласам, “Актай” клубы да элеккечә булмаячак. Ул Татарстан данын яклый. Татарстан данын яклагач, анда бер татар булса да булырга тиеш бит.
 
– Татарстанда ат спорты үсешен ничек бәялисең?
 
– Ул бездә берничек тә үсми. Жокей буларак кына түгел, татар буларак, милли спорт төренең игътибардан читтә калуы кәефне кыра. Бүген әлеге спорт төрен Татарстанда кем­нәр тотып тора? Ат хуҗалары, ат спорты клублары. Атлар классы ел саен үсә. Ел саен көчлерәк атлар сатып алырга кирәк. Ә бүләкләр күләме – көлдергеч. Атның бәясен һәм ул отарга тырышкан бүләк күләмен чагыштырып та булмый. Мондый мөнәсәбәт булганда ат спорты озак яши алмый. Татарстанда да, гомумән Россиядә дә жокейлар мәктәбе юк. Планда бар: чабышларда катнашудан туктагач, жокейлар мәктәбе ачып, тәҗри­бәмне башкаларга бирәсе килә.
 
– Беренче тапкыр атка уты­руыңны хәтерлисеңме?
 
– 8 яшьтә утырдым. Озакламый Түбән Камада ат спорты мәктәбе ачтылар. Яшьтәшлә­ремнән буйга кечерәк идем. Ә жокей өчен моның әһәмияте аз түгел. Тренер Роман Рухтин шуңа игътибар итеп мине аз-азлап өйрәтә башлады. Зур атка утыртты. 9 яшьтә мин беренче тапкыр атны сикертеп чаптым. Әмма үзем аны туктата алмаган булыр идем. Тренер янәшә иде. Бер кулына – үз атының, икенчесенә – минем атның камытын тотып барды. Шулай башланды. Күп­медер вакыттан нәрсәдер булдыра алуымны аңладым. Ярышларда катнашасы килә башлады. Ярышта беренче тапкыр 14 яшьтә катнаштым.
 
“Иң авыры – иртә тору”

– Жокей өчен нинди сыйфатлар мөһим?
 
– Чыныгу һәм салкын канлылык. Ярышларда катнаша гына башлаган жокейлар гел беренче булып барырга, үз урыннарын бирмәскә тырышалар. Икенче, өченче урында барып, ахыргы ыргылышка көч калдырырга кирәген аңламыйлар. Мондый вакытта салкын канлы булып бәя бирергә кирәк.
 
– Синең өчен салкын канлы булу авырмы?
 
– Башта авыр иде. Аннары үзеңне чыныктырасың.
 
– Чабыш алдыннан үзеңне ничек көйлисең?
 
– Хәзер инде берничек тә. Тренерны тыңлыйм. Иң мөһиме – ул кушканча эшләргә. Derby, Президент бүләге кебек мөһим ярышлар алдыннан, әлбәттә, борчыласың. Әмма атка утыруга бөтен дулкынлану юкка чыга. Ничек дөрес башларга, дөрес чабарга дип кенә уйлыйсың. Азарт барлыкка килә. Әгәр бик әһә­миятле ярыш булмаса, без Мыр­забәк белән (Мырзабәк Каппушев – “Актай” клубы жокее. – ред.) ат өстендә бер-беребез белән сөйләшеп алырга, шаярыр­ га да өлгерәбез. Булгалый кайвакыт.
 
– Синең өчен иң авыры нәрсә: чабышны дөрес баш­лау­мы, ат белән идарә итү­ме яки тренировкалармы?
 
– Иң авыры – иртә тору. Якшәмбедән кала көн саен сәгать 4тә торырга туры килә. Бу сезон дәвамында – апрельдән сентя­брь­­гә кадәр шулай. Атлар белән көн саен эшләргә кирәк. Бер атка 40 минут тирәсе вакыт китә. Без­нең клубның 14 аты бар, 2 жокей (мин һәм Мырзабәк Каппушев) һәм 3 ат караучы. Тренер һәр­беребезнең кайсы ат белән эш­лә­ячәген билгели. Җомга һәм шим­бә көннәрендә атлар өчен йөгерек күнегүләр уздырабыз. Бу көннәрдә атлар белән жокейлар гына эшли. Һәр атны дистанция буенча дөрес итеп уздырырга, аның көчен дөрес бүләргә, бөтен көчен файдаланырга тиешбез.
 
– Атларга бәйлелек барлыкка киләме?
 
– Башта булгалый иде. Әмма алар клубка килә тора, китә тора. Һәрберсенә күңел биреп бетереп булмый. Атларга күбрәк спо­рт җиһазына караган кебек карыйм.
 
– Үз атың бармы?
 
– Юк. Алырга да җыенмыйм.
 
– Аттан егылулар булгалыймы?
 
– Чабыш вакытында егылганым юк. Әзерләнгәндә ничек кенә егылмадым. Ат белән бергә дә егылдым. 11 елда, тфү-тфү, бер имгәнү дә булмады.
 
“Әлегә чабышлар беренче урында”

– Бу спорт белән ничә яшькә кадәр шөгыльләнергә җыенасың?
 
– Авырлык мөмкинлек биргәнче. Тагын ничә ел икәнен үзем дә белмим. Бәлки 10, бәлки 20. 3-4 ел әле чабачакмын, анысы төгәл. Алла боерса.
 
– Тагын кайсы ярышларда катнашып карарга телисең?
 
– Чит илдә катнашу кызык булыр иде. Бер генә чабышта түгел, ә кимендә бер ай дәвамында ярышларда катнашырга. Тәҗ­рибә тупларга. Анда стратегия ягыннан аерма бар. Европада жокейлар көчләрен ахыргы 200 метр өчен саклый. Америкада, мәсәлән, башта ук кызу темп сайлап, бер-берсенә терәлеп диярлек баралар. Озакламый Америкада ярышларда катнашып карый алачакмын. Мырзабәкнең абыйсы Могамет Майамида атлар өйрәтә. Ул безне үзе өй­рәткән атларда чыгыш ясарга чакырды. Анда, мөгаен, 3 айга калырмын.
 
– Спорт укуыңа зыян китермиме? (Таһир Казан федераль университетының юридик факультетында укый. – ред.)
 
– Әгәр приоритетлар бил­геләсәм, әлегә чабышлар беренче урында. Шулай да, дәресләрне калдырмаска тырышам. Мөһим сәбәп булганда гына калдырам.
 
– Чабышлардан кала нинди мавыгуларың бар?
 
– Футбол, хоккей уйныйм, сноубордта шуам. Хоккей буенча Университет командасында чыгыш ясыйм.
 
– Атка утырырга куркучыларга киңәшләрең?
 
– Күпләр егылудан курка. Егылуга 15 сөягең дә сыначак ди­гән сүз түгел. Җиргә килеп тө­шәсең – шул гына. Инстинкт буен­ча үзеңне җыярга өлгерәсең барыбер. Башта куркыныч булса да, аннары бу хисне җиңәсең. Куркырга кирәкми.

Ләйсән ФӘЙЗУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 140 | 26.09.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»