поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.09.2014 Авыл

Үрнәк авылы исән, һаман яши әле... (ФОТО)

Алдагы көндә татар авылларын ни көтәсе билгеле түгел. Бүгенге көнгә караганда, аңа игътибар артырмы?! Аны яшәтү өчен авыл кешесенең түземлеге җитәрме? Киләчәктә матур итеп, туган авылларның юбилейларын үткәрү шатлыгын күрү насыйп булырмы соң?! Менә шундый сораулар бөтерелде минем башымда Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылы җирлегенә кергән Үрнәк авылының 90 еллык юбилеен билгеләп үтү тантанасына барган чакта.

Бәйрәм үткәреләчәк урынга килеп җиткәндә ул җыелган халыктан шау-гөр килеп тора иде инде. Бирегә шушы авылда туып үсеп, язмышын чит төбәкләргә бәйләгән авылдашлар, Похвистнево муниципаль районы башлыгы Юрий Рябов, аның урынбасары Мөдәррис Мамышев, районның инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәридә Вагыйзова, озак еллар район башлыгы булып хезмәт иткән, хәзерге вакытта өлкә хөкүмәтенең урман хуҗалыгы министры Александр Ларионов та килгән иде. 

Тантананы алып баручылар Алия Әхмәтова белән Наташа Атрохова кунакларны сәламләп, матур чараны башлап җибәргәч, авыл мәхәлләсе имамы Сәйфулла Рәхмәтуллин Коръән аятьләре укып, ата-бабаларыбыз рухына багышлап, дога кылды, матур теләкләрен теләде. Аннан соң Иске Мәчәләй авылында гомере буе китапханәче булып эшләгән Разия Канюкаева кыскача гына авыл тарихы турында сөйләп үтте. 
 
Хәзерге вакытта Үрнәк авылында 80гә якын йорт хуҗалыгында 160 кеше яши. Тарихи чыганакларга караганда, аларның тамырлары Иске Мәчәләй авылыннан килеп чыккан. 1924 елда бирегә өч бертуган - Зиннәтулла, Галиулла һәм Кәлимулла Маньжуковлар килеп төпләнә. Алар әти-әниләреннән яшьли ятим калганнар. Егетләр үзләре белән бирегә Дәүләт Иваевны да алып киләләр. Озакламый Зиннәтулла икетуган агасының ятим калган улы Абдулланы да үз янына ала. 
 
Өлкәннәр сөйләвенә караганда, биредә куе урман үсеп утырган, диләр. 
 
Көннәрнең берсендә кинәт кенә зур өермә күтәрелә һәм Кара күл дип аталган күлдән зур аждаһаны суырып алып, каядыр алып китә. Бу риваять телдән-телгә әлегә кадәр күчеп, сакланып калган. Кем белә, бәлки, ул уйлап чыгарылган әйбер түгел, чынлап булган хәлдер?! 
 
Шәхси хуҗалыкларны күмәкләштерү чоры башлангач, биредә “Үрнәк” колхозы оеша. Авыл халкы күбрәк Кинел елгасыннан балык тотып, игенчелек, терлекчелек, йоннан киез итекләр басу белән шөгыльләнеп яши. Биредәге тимерче алачыгыннан һәрчак чүкеч тавышы ишетелеп тора. Ә буш вакытларда кичке авыл өстендә гармун моңына кушылып җырлаган көйләр яңгырый. Кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булып, аралашучан Зиннәтулла, өч сыйныф кына белеме булуга карамастан, урманчы да, секретарь да, аннан соң колхоз җитәкчесе дә булып эшли. 
 
Минем кулыма искереп, бераз саргая төшкән бер фоторәсем килеп эләкте. Анда салам түбәле өйләр янында, колхозга алынган беренче трактор янына басып, рәсемгә төшкән эшләпәле авыл агайлары (шулар арасында Зиннәтулла белән Хөснетдин дә бар, диләр), хатын-кызлар, сабый балалар тасвирланган. Алар барсы да бу тракторның авыр эшләрне җиңеләйтәчәгенә шатланалар төсле. 
 
Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларында да бирешмичә яшәгән авылда үткән гасырның сиксәненче еллар азагында үзгәртеп кору чоры башлангач, биредә гомер иткән, күп көч, авыр хезмәт куеп, барлыкка килгән күмәк хуҗалык тар-мар ителә. Терлекчелек фермалары таркала, басуларда икмәк чәчеп, мул уңыш җыеп алу да тукталып, матур истәлек булып, бары тик данлыклы колхозның “Үрнәк” дип аталган исеме генә сайланып кала. 
 
Тик бу авыр сынауга да бирешми Үрнәк авылы. Кайберәүләр ата-бабалары васыятенә тугры калып, биредә шәхси хуҗалыклар - умартачылык, терлекчелек, теплицаларында яшелчә үстерү белән шөгыльләнә башлый. Ә кайберәүләр күрше Подбельскида үз эшләрен ачып җибәрәләр. 
 
Бүгенге көндә авыл уртасыннан асфальт юл үтә, Аллаһы ризалыгы өчен, намаз укырга чакырып, манарасыннан моңлы азан тавышы яңгыратучы мәчет, кирәк-яракны сатып алу өчен кибет бар. Яшьләргә күңел ачу өчен Мәдәният йорты басып тора. Тик ул бик искергән һәм хәзер инде эшләми, дип әйттеләр миңа.
 
Ә бәйрәм тантанасы тирә-ягы агачлар белән уратып алынган, легендар Кара күл буендагы яшел болында үткәрелде. 
 
Похвистнево муниципаль районы җитәкчесе Юрий Рябов халыкны бәйрәм белән котлап, озак еллар биредә бергә гомер итүче  Ильяс ага белән Фәния Курмаевларга, Ильяс белән Галия Субеевларга, мәхәллә имамы Сәйфулла хәзрәт Рәхмәтуллинга һәм бәйрәмне оештыруда үз өлешләрен кертүче кешеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Аннан соң Иске Мәчәләй авылы җирлеге җитәкчесе Равил Уразмәтов үзенең матур теләкләрен әйтеп, авыл мәхәлләсенә матур картина бүләк итте. Ә Фәридә Вагыйзова шушы авылдан чыккан күренекле шәхесләрне искә алып, аларга рәхмәтләрен җиткерде. 
 
Иске Мәчәләй авылының бүгенге “Восток” хуҗалыгы җитәкчесе Ринат Искәндәров заманында колхозда хезмәт куйган уңган хезмәткәрләрне барлап, аларның барсына да Рәхмәт хатлары тапшырды һәм алга таба Үрнәк авылы җир хуҗаларының “Восток” хуҗалыгына кушылуларын үтенде.
 
Тантананың менә шундый иң матур ноктасына килеп җиткәч, урам уртасыннан үтеп баручы туй машиналары яныбызга тукталып, матур күлмәкләр кигән яшь пар - Эмиль белән Алия Курмаевлар, каршыбызга килеп тә басты. Үрнәк авылының дәвамчыларына Александр Ларионов чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды. Яшьләр хөрмәтенә Алия Әхмәтова башкаруында  “Бәхеттә, шатлыкта” дип аталган матур җыр яңгырады.
 
Авылга беренче нигез салган Дәүләт бабайның оныклары тантанага - мәчет макеты, ә Галимә Уразмәтова белән Саҗидә Субеева “Үрнәк авылына 90 яшь”, дип язылган, күпереп пешкән икмәк алып килгәннәр. Дәүләт бабайның улы Исмәгыйль ага гомере буе чит җирләрдә яшәсә дә, үзенең балачак, яшүсмер елларын, туган авылын сагынып, җирсенеп кайтуы турында сөйләде. Колхоз җитәкчесе булып озак еллар хезмәт иткән Хәсән Шабаев та авылдашларына - үзенең истәлекләрен җиткерде. Иске Мәчәләй авылының данлыклы гармунчысы Таһир Абдерахманов бәйрәмгә җыелган халыкка “Үрнәк авылы” дип аталган җырын тәкъдим итте. Тантана Иске Мәчәләй авылы үзешчәннәре тарафыннан хәзерләнгән җыр-биюләр белән үрелеп барды.
 
 
Галимә УРАЗМӘТОВА һәм Саҗидә СУБЕЕВА.
 
 
Колхоз оешкан елларда беренче трактор янында.
 

Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ 38 |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»