|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.09.2014 Фаҗига
Әлмәт районында таудан төшкәндә трактор капланганӘлмәттә бәхетсезлек очрагы эш вакытында предприятиедә килеп чыга. “Кичүчат” җәмгыяте хезмәткәрләре тракторда таудан төшкәндә капланганнар. Нәтиҗәдә, бер әлмәтленең умыртка сөягенә зыян килә. Хәзерге вакытта бу уңайдан тикшерү эшләре бара. Татарстанда узган атнада хезмәт урынында теркәлгән бәхетсезлек очрагы моның белән генә чикләнми. Буада “Ак Барс” җәмгыятендә ат түшкәсен күтәргән вакытта штырь-фиксатор ычкынып китеп, терлекчене яралый, башына зыян килә. “ДорСтройКазан” җәмгыятендә йөк төягеч машинисты машинага май салганда таеп егыла һәм шулай ук умырткасына зыян килә, дип белдерә “Әлмәт таңнары” газетасы.
|
Иң күп укылган
|