поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
24.09.2014 Җәмгыять

Күңелең киң булса, кече өй дә зурая

Актаныш районының Бикчәнтәй авылында яшәүче Айгөл һәм Зиннур Хисамовлар гаиләсенең тарихы белән танышкач, шактый вакыт аңыма килә алмыйча йөрдем. Гаиләдә ничә төрле бала һәм ничә төрле язмыш...

Айгөл – тумышы белән Түбән Кама шәһәреннән. Шә­һәр кызы булса да, кечке­нәдән бар эшнең дә тәрти­бенә өйрәнгән. Ике энесенә олы таяныч, әти-әнисенә булышчы булган. Кияүгә чыгып яши башлагач, улы Фазыл белән кызы Миләүшә туган. Ләкин тормышлары җайла­шып китә алмыйча, ире белән юллары аерылган.

Зиннурның да беренче никахы уңышлы булмаган. Минзәлә районында яшәүче, бер яшьлек улы булган Фаизәгә өйләнә ул. Уртак балалары – кызлары Энҗе туа. Матур гына яшәп ятканда, Фаизә эчә башлый. Зиннур моның белән килешә алмый, аерылышырга мәҗбүр була. Кызы әнисе белән яшәп кала. Баштарак Зиннур кызы янына барып йөрсә, соңыннан Фаизә аларның аралашуларына каршы төшә, шулай итеп ара өзелә.
 
Язмыш Айгөл белән Зиннурны очраштыра. Сигез ел элек алар гаилә корып яши башлый. Зиннур Айгөлнең балаларын үзенекедәй кабул итә. Бер елдан – уртак балалары Булат, дүрт елдан Әмир­ләре туа. Зиннур кызы Энҗе­не кунакка алып кайткалый. Балалар үзара дус­танә мөнә­сәбәттә аралаша. Айгөл дә Эн­җегә караңгы чырай күрсәтми. Фаизә Зиннурны Энҗе белән аралашудан тыйгач, әти ке­шенең йөрәге өзгәләнә. “Мин­зәлә ягына ша­башкага барырга туры кил­де. Шунда Фаизә­нең, пе­чән өс­теннән егылып төшеп, умыртка баганасына зыян килгән­леген ишеттем. Урын өстендә генә ята, ди­деләр. Авыр хәлдә булгач, балаларын кем карый икән, Эн­җе нишли икән, дип хәл­лә­рен белергә бардым. Балалар берсе дә өйдә юк иде. Миңа: “Балалар җәйге лагерьда”, – диделәр, дип сөй­ли Зиннур. “Без үзебез шәһәрдә торсак та, балаларга бераз ярдә­ме­без тияр дип, апрель ахырларында авылга кайтабыз да октябрьдә генә кире Түбән Камага кайтып китәбез, – дип сүзгә кушылды Айгөлнең әнисе Рәмилә апа. – Нәкъ шул вакытларда Миләү­шәнең тешен дәвала­тырга Пучыга барган идек. Шунда Зиннур­ның тормышын белү­челәр кызының приютка эләккән­леген хәбәр иттеләр. Юл буе уйланып кайттым да: “Менә дүрт балагыз. Аларга дүрт тәлинкәгә дүрт чүмеч аш бүлгәндә, бишенчесенә дә табарсыз, җитмәсә, су салып сыеклап булса да җиткерерсез. Бала приютка эләккән, ул анда яшәргә тиеш түгел, кияү, ул  – синең ка­ның бит”, – дидем. Кияү: “Рәх­мәт, әби”, – диде”.
 
Шулай итеп, Энҗе яңа гаи­ләдә яши башлый. Абыйсы Фернандо приюттан качып кайтып, әнисен карый. Чөнки Фаизә ятим үскән­лектән, аның беркеме дә булмый. Хәле авырайган Фаизә­нең көннәре санаулы калганны аңлап, Зиннурлар ике-өч көн саен аның янына барып йөриләр. Эн­җене дә әнисенә күрсәтеп калырга телиләр. Айгөл авыр­тудан ыңгырашып яткан Фаи­зәнең чи яраларын бәй­ли. Алар килмәгән көн­нәрдә бу эшне Фернандо баш­кара. Аны кызганып, өл­кәннәрнең үзәкләре өзгәлә­нә. Җыелып барып, кәфен­лекләренә тикле үзләре алып, бөтен йолаларын туры китереп, Фаизәне дә алар җирли. Кеше булмагач, юуын да үзе башкара Айгөл.
 
Көннәр әкренләп уза тора. Тик өлкәннәр күңеленнән Фернандо чыкмый. Ул бала приютта нишли икән, дигән сорау миләрен бораулый. Өстәвенә аның әнисен җир­ләгәндә “мин приютта сагынып үләрмен инде” дигән сүзләре һәрчак колак төбен­дә яңгырап тора. Энҗе дә абыйсын сагына.
“Айгөл, әни, мин ул баланы жәлләп үләм инде, дигәч, гаиләдә бөтенебез бергә җыелып киңәшләштек тә, алып кайтырга кирәк дигән нәти­җәгә килдек, улларым да кулдан килгән кадәр ярдәм итәрбез, иң мөһиме – үзе тәртипле булсын диделәр”, – ди Рәмилә апа. Узган елның ноябрь аенда Фернандоны алып кайталар. Мәктәпкә укырга бирәләр. Гаилә тагын ишәя.
 
Бүген әлеге гаилә тырыш кырмыскалардай дөнья көтә. Балаларның күзләрендә киләчәккә өмет чаткылары ялтырый. “Олы улыбыз Фазыл хәзер читтә инде, эшли. Калган бишесе яныбызда. Иң элек бөтенесе дә ал да гөл булды дисәм, берәү дә ышанмас. Энҗене Зиннур элек тә кунакка алып кайтыштыра иде. Ул безгә тиз ияләнде. Ә менә Фернандо белән авыррак булды. Алып кайткач, башта бер айлап сөйләшмәде дә. Мөгаен, әнисен бик нык сагынгандыр. Шуннан әкрен­ләп ачылды. Хәзер, Аллага шөкер, гел елмаеп кына тора”, – ди Айгөл. “Балаларның берсен дә аермыйбыз. Аларны хезмәт белән тәрбияләргә тырышабыз, – дип сүзгә кушылды Зиннур. – Фернандо белән Булат маллар карарга булыша. Су эчертү, ашарга салу шуларга йөкләнгән. Фер­нандоның кулы техникага ятып тора. Ватылган телефон, велосипед кебек әйберләрне төзәтә. Булат, полицейский булам, ди. Әйбере ватылса, абый, рәтлә әле, дип Фернандога тоттыра. Дүрт яшьлек Әмир дә техникага тартыла. Гел Фернандо тирәсендә бөтерелә. Энҗе белән Миләү­шә бакчадагы түтәлләрне карыйлар”.
 
Дәү әниләре Рәмилә апа – балаларның сердәше. Ул аларның холык-фигыль­лә­рен белеп бетергән инде. Күз карашларыннан ук аң­лый.
 
– Язга таба Фернандо боегып йөри башлады. Чакырып алдым да: ”Нәрсә булды, улым, нигә боегып йөрисең?” – дидем. Ул: ”Әнине сагынам бугай мин”, – ди. Ярар, мин сезне алып барып кайтырмын, дидем. Көтү чираты үт­кәч, Энҗене дә алып, Минзә­ләгә киттек. Өйләренә дә кереп чыктылар, зиратка да алып бардым. Шуннан сагынулары басылды. Иң мөһиме – балаларны хөрмәт итәргә кирәк, – ди ул.
 
Әлеге гаилә бүген яңа йорт төзү белән мәшгуль. Тү­бәсен япканнар инде. Калган эшләрен төгәл­ләү өчен авыл җирендә яшәү­челәргә кагылышлы махсус программа буенча акча кайтканны көтәләр. Яңа өйгә күчүне балалар да түзем­сезләнеп көтә. Чөнки хәзер яши торган өйләре кечкенә. Ә яңа өйдә һәркемгә урын иркен булачак. Өстә­венә бу гаилә тагын бер бәби көтә.
 
– Хисамовларның тырыш­лыгына, уңганлыгына сок­ланмый мөмкин түгел. Алардагы кебек олы йөрәк бөтен кешедә дә булса, ятимнәр булмас та иде, – ди районның опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Глүзә Хә­ертдинова.

Рузилә ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 139 | 24.09.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»