поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.09.2014 Авыл

Мисырныкы түгел, үзебездә үскәне әйбәтрәк

Матур килде узган яллар. Яңгыр яуган җир булмады бугай республика тирәсендә. Казанда эш күп булып, авылга кайта алмадым. Эш дигәнең ял икәнен белми бит ул. Әле теге нәрсә килеп чыга, әле бу нәрсә. Редакторыбыз Гөлнара Сабировага шалтыратам. Элемтә начар. Шытырдаган тавышлар арасыннан Гөлнараның: «Мин авылда әле, бәрәңге алабыз, соңрак шалтыратырмын», – дигәне ишетелде. Әһә, минәйтәм, Аксубай ягында бәрәңге яхшы чыга диләр, болар рәхәтләнә икән. Димәк, ач калмыйлар. Соңрак тагын шалтыраттым редакторга.

– Гөлнара, син бәрәңгене күп ашыйсыңмы? – дип сорыйм. Бераз уйланып торгач:

– Ике атна элек ике кило алып кергән идем, үреп-йомшап бетте бугай инде ул, – диде Сабирова.
 
Язылып бетмәгән бер язма буенча Рәмис Латыйповка шалтыраттым.
 
– Кукмарада әле без, бәрәңге алып ятабыз, – диде ул тонык тавыш белән. Рәмиснең арыганлыгы сулышыннан ук сизелә иде. Марат Кәбировкә шалтыраттым. Монысының телефоны гомумән дәшмәде. Боларын да көн саен кәстрүл-кәстрүл бәрәңге ашап утыра дисәләр, ышанмыйм. Ияләнелгән гадәт буенча утырталар, алалар. Чөнки каладан авылга бәрәңге алырга кайту – үзе бер йола.
 
Бәрәңгегә багышлап берничә җыр иҗат иткән халыклардан татар берүзедер, мөгаен. «Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле...» яки «Тәгәрәткә-ә-н бәрәңге-е-е» дип без генә суза алабыз кебек тоела миңа. Хәер, бәлки ялгышамдыр, тик шулай да. Кечкенә чакта, 40 сутыйлы бакчаны тутырып утырткан бәрәңгене казып алып, берничә сортка бүлеп (кайсысы симәнәгә, кайсысы көздән ашарга, кайсысы язга кадәр торырлык), базларга салгач, әбинең: «Ходайга шөкер, быел да ач калмыйбыз», – дип шатланганына сәерсенә идем мин. Чөнки ул чакта  авылдагы төп ризык нигездә бәрәңге белән ит булса да, ашарга башка нәрсәләр дә бар  иде. Җәен без интегә-интегә баздан үргән бәрәңгене кире чыгара идек. Ярарлыгы малга туралган инде, калганы – чүплеккә. Чөнки бәрәңгенең яңасы өлгерә, базны яңа уңышка әзерләргә кирәк. Тик бәрәңге әле ул чакта изге нәрсә иде. Кышын базыңда бәрәңге черү – үзе бер трагедия иде. Ә бәрәңгене утырту яки алу – олы йола, ритуал иде. Теге колорадо коңгызы дигән зәхмәт тә күренми иде әле ул чакта, җәен бәрәңгене утау, күмү, матиклау, кәтмәнләү – төрле җирдә төрлечә әйтәләр – авыр булса да, гаиләне еллык ризык белән тәэмин итүнең бер өлеше дип кабул ителә иде.
 
40 сутыйдан җыеп алынган бәрәңгенең вагын берәмтекләп чүпләп, пешереп, төеп,  әз генә икмәк белән бутап, тавыкларга ашаталар иде. Бәрәңге утыртмаган, үстермәгән татар гаиләсе булмагандыр дип беләм. Хәер, хәзер дә шулай. Бераз кадере китте кебек бәрәңгенең. Чөнки бүтән төрле ризык күп.  
 
Бәрәңгенең иң абруйлы чагы үзгәртеп кору елларында булгандыр ул.Чөнки кибетләрдә сатып алып ашар нәрсә калмады һәм шул чор халыкны бәрәңгедән дистәләрчә төр ризык әзерләргә, гомумән бакчасында бик күп төрле яшелчә үстереп, аны кышка төрлечә әзерләргә өйрәтте бугай.
 
Әйткәнемчә, хәзер бераз төште бәрәңгенең абруе. Тик шулай да авылларда  шактый кеше зур бакчасына печән, башка яшелчә чәчкән булса да, төп культура бәрәңге әле.
 
– Нәрсәгә шулкадәр утыртканбыздыр, хәзер балалар да алып китми, шул элекке гадәт буенча чиләнәбез инде, – дип зарлана күрше апа.
 
–  Ашалса, аена бер чиләк ашаладыр, – ди якын бер иптәшем. Алай да утырта татар бәрәңгене.Чөнки ул запаслы булырга өйрәнгән, чөнки әби-бабалары күргән берничә ачлык – аның геннарында.
 
Быел җәй Америка акчасына яшәп ятучы бер татар сайты кызыклы гына материал язды. Анда ике егет, Балык Бистәсе тирәсендә микән, авыл халкыннан сораштырганда, халык Мисыр бәрәңгесе ашавын әйткән. Шул урынны сүзен сүзгә китерим әле:
 
«Быел җәй башында корылык булу сәбәпле, бу авылда күпләрнең бәрәңгеләре тишелмәгән. «Мисырдан китерелгән бәрәңгене бик яратып ашыйбыз», – ди авыл халкы. Моңа кадәр кыяр белән помидордан кала барлык яшелчә дә Европа илләреннән китерелгән булган». Материал август башында язылган. Иренмичә Балык Бистәсе, Теләче, Мамадыш якларындагы танышлардан сораштым – бәрәңгенең начар булуыннан артык зарланучы булмады. Аннан быел яз бәрәңге тишелмәү белән җәй уртасында Мисыр бәрәңгесе ашауның ни бәйләнеше барлыгы да аңлашылмады.  
 
Әлбәттә, без дә бәрәңгене сатып алгалыйбыз. Алай булса да, Мисырда үскән бәрәңге сатып алмыйбыз. Базарда үзебезнең татар абый-апалары саткалап тора – шулардан алабыз.
 
Лаеш районының Хәерби авылына кайткан идек, кичен бөтен авыл өстен зәңгәрсу томан баскан, бөтен җирдә яндырылган бәрәңге сабагы исе. Көлдән аралый-аралый,  көлгә күмеп пешерелгән бәрәңге ашыйсы килеп китте. Нишлисең, балачактан канга сеңгән нәрсә гомер буе онытылмый бит ул.
 
Әз утырта  халык бәрәңгене. Заманасы шуңа этәрә. Башка ризык күп. Дәрәҗәсе бераз төшсә дә, диетологлар әйткәнчә, тазартса да – булсын инде ул базларда бәрәңге.

Илфак ШИҺАПОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»