поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.09.2014 Җәмгыять

Рөстәм Миңнехановка Instagram аша халык нәрсә яза?

Instagram социаль челтәрендә утыручы татарстанлылар арасында республика Президенты Рөстәм Миңнехановның битенә язылмаганнар сирәктер. Әлеге челтәр аша халык Президентның тормыш-көнкүреше белән генә танышып калмый, ә аңарга үзенең моң-зарлары, проблемалары турында да хәбәр итә.

Күпләргә мәгълүмдер, Рөстәм Миңнеханов үзенең Instagram ына фотоларны бернинди комментарийларсыз гына урнаштыра. Кагыйдә буларак, төрле республикакүләм һәм халыкара чараларда төшерелгән фотоларга комментарийларны Президентның матбугат хезмәтендә эшләүчеләр калдыра. Ә шәхси фотолар, үз чиратында, аңлатмаларсыз гына чыга.

Балалар чирли, җылы кирәк

Президентның һәркөнне иртәнге 6:00-7:00дә урнаштыра торган “Хәерле иртә!” исеме астындагы фотолары күптән инде матур гадәткә әверелде. Халык исә бу фото асларын Президентка үзенең моң-зарларын, теләк-тәкъдимнәрен җиткерү өчен файдалана кебек.

Шуңа күрә без Татарстан Президентының Instagram ын өйрәнеп, халыкның биредә нәрсә турында фикер алышуын, нинди проблемалар белән аеруча еш мөрәҗәгать итүен ачыкларга булдык. Аларны укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез.

Беренче урында, әлбәттә, торак-коммуналь хуҗалык белән бәйле проблемалар тора. Кагыйдә буларак, бүгенге көндә халыкны борчыган иң актуаль мәсьәлә фатирларга җылы бирү белән бәйле.

“Җылы бирегез инде, зинһар! Фатирларда үлеш салкын”, - дип зарлана Әдилә исемле интернет кулланучы. Аны Ильмира исемле туташ та хуплый – фатирының “катып үлешле” булуы турында хәбәр итә. Илнур исемле кулланучының да салкын үзәгенә үткән.

- Дубравная, 10. Җылы бирмиләр, туңып үләбез, балалар авырый. 21 гасыр, газ иле, - дип язган ул.

Кайнар су, түләүле паркинг һәм... чүп савытлары


Президентның Instagram ындагы битендә торак-коммуналь хуҗалык белән бәйле башка мәсьәләләр дә күтәрелә.

- Дубравная” дагы фатирларда инде икенче көн рәттән көрән төстәге су ага, - дип яза Илнур исемле интернет-кулланучы. Зәния исемле туташ исә Себер тракты, 13нче йортта инде бер ай дәвамында кайнар су булмаудан зарлана.

Араларында аеруча җитди проблемаларны күтәрүчеләр дә бар.

- Шуртыгин урамы, 32нче йортта урнашкан “Искра” торак милекчеләре ширкәтендәге тәртипсезлек белән көрәшергә ярдәм итегезче. Оешма җитәкчесе биредә яшәүчеләргә документларын күрсәтми, йорт ишегалдында түләүле паркинг булдырылган. Йортта гомер итүчеләрне исә анда кертмиләр. Прокуратурага да, милициягә дә язабыз... - дип белдерә интернет-кулланучы.

Әлмәттә гомер итүчеләрнең берсе исә шәһәр урамнарына энергия саклый торган лампалар өчен чүп савытлары урнаштырырга чакыра.

- Без алдынгы республикада гомер итәбез. Күпкатлы йорт яннарына энергия саклый торган лампалар өчен контейнерлар куелса, яхшы булыр иде, - дип яза ул.

Президент, кунакка кил!


Шунысын да билгеләп үтү кирәк, Instagram Президентка төрле актуаль проблемалар турында хәбәр итү урыны гына түгел. Әлеге социаль челтәр аша Рөстәм Миңнехановны кунакка да чакыралар.

- Хэерле иртә))) Безнең бүген никах була))) Сезне бик көтәбез. Килсәгез, бик шат булыр идек))), - дип яза Алсу исемле кыз. Ул биредә никах мәҗлесе узачак урынның адресына кадәр күрсәткән.

Икенче берәү исә Президентны Казан шәһәре үзәге буйлап велосипедта йөрергә чакыра. Иртәнге сәгать 8.00дә Ирек мәйданында очрашырга “сөйләшкәннәр” икән.

Шунысы да билгеле, Рөстәм Миңнеханов әлеге комментарийларның барысын да укып бара. Кайбер мөрәҗәгатьләр буенча тиешле күрсәтмәләр бирергә дә өлгерде инде. Мәсәлән, Казанның 4нче санлы бала тудыру йортында ятучы булачак яшь әниләр Татарстан Президентының микроблогына борчулы хат юллагач, Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин биредә тикшерү уздырырга боерган иде.

Әйтергә кирәк, Татарстан Президентының халык өчен ачык булуын федераль дәрәҗәдә дә югары бәялиләр. Мәсәлән, күптән түгел генә Рөстәм Миңнеханов Мониторинг буенча милли хезмәт оештырган медиа-рейтингта Россиянең социаль челтәрләрдә аеруча актив җитәкчеләре исемлегенә кергән иде. 


Галия САФИНА
Интертат.ру
№ | 23.09.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»