поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.09.2014 Җәмгыять

Авыл тарихлары ки­тап­лары авторы Гөлүсә Закирова белән ӘҢГӘМӘ

Күптән түгел редакциягә олпат язучы килеп керде. Кәефе кырылган, дәгъвасы да җитди: “Менә район тарихына багышлап китап чыгарганнар, ә шундый зур шәхесне искә алырга онытканнар. Тарихи китапларны үзешчәннәр чыгаргач, ни көтәсең инде?!”

Чыннан да, соңгы вакытта авыл, район, нәсел тарихы белән кызыксынучылар күбәйде. Эз­ләгән, тапкан материалларны китап, җыентык итеп чыгаручылар да шактый. Автор-төзүчеләр дә төрле даирәдән: тарих фәннәре кандидатларыннан башлап журналист, язучы, кызыксынучан пенсионерга кадәр шушы теманы яктыртырга алынган. Әлеге теманы кем күзәтеп бара? Бу эшкә алынгач, нәрсәләргә игътибар итәргә? Менә шундый сорауларны без авыл тарихлары ки­тап­лары авторы, “Гаилә һәм мәк­тәп” журналы баш мөхәррире Гөлүсә Закировага бирдек.

– Тарих кебек катлаулы һәм җитди темага алынырга нәрсә этәрде?
 
– Кызыксынып кереп киттем. Мин КДПУның татар филологиясе һәм тарих факультетында укыдым. Коммунистлар партиясе беткән чак иде. Татарстан тарихын укыта башладылар. Укытучы үткәнебезне, Чыңгыз атка утырып киткән дә, барып чыккан да...  дип мәзәксыман итеп сөйли иде. Без инде, Чыңгызхан атта һай-һайлап йөреп кенә империя кадәр империя төзи алдымы икән, дип елмаеша идек. Әмма күңелгә, архивларда казынасы иде һәм чын дөресен беләсе иде, дигән корт кереп калды. Минем тарихка битараф булмавымны күреп, сизеп йөргән хезмәттә­шем Хәмзә Бәдретдинов бер авыл тарихын өйрәнергә тәкъ­дим итте. Башта икеләнеп калдым. Бу эш­нең тәртибен дә белмим, җаен да. Әмма журналистлык кызыксынуы үзенекен итте, Милли архивка юнәлдем. Шул ук вакытта авыл тарихына багышланган китапларны өйрәндем. Кайсы ничек язылган, нинди сә­хифәләр бар, нәрсә төшеп калган.
 
– Архив дигәннән, анда килгән кешегә эш тәртибен өйрәтүче бармы?
 
– Эш тәртибен беркем дә өйрәтми, билгеле. Бәхеткә, Татарстан Милли архивы залында үз эшенең чын остасы булган Ләлә ханым Хәсәншина эшли. Ул иренмичә барысын да бәйнә-бәйнә аңлатып бирә. Шулай итеп, тарихи документлар белән эшләргә өйрәндем. Бу гына җитмәгәч, Уфа, Мәскәү архивларына мөрәҗәгать иттем. Бак­саң, без өйрәнгән тарих белән чынбарлыктагысы шактый аерыла икән. Шуңа күрә һәр авылның тарихы, укытучы тарафыннанмы ул, башка кешеме, өйрәнелергә тиеш дигән фикер туды. Китап булмаса, кулъязма формасында гына булса да дөнья күрсен иде ул. Әлеге җыентык берәр данәдә Тарих институтында, китап­ха­нәдә, архивта булырга тиеш. Бу һич югы эш башланганны күр­сәтә.
 
– Бу эшне тарих укытучысы булса да башкарырга тиеш, дидең. Аның тәртибе ничег­рәк соң?
 
– Эшемне үз авылымны кү­зал­лап башлыйм. Туган авылымда нәрсә кызыклы? Риваять­ләреме, фольклор язмаларымы? Шуларын гына тупласаң да, га­лим­нәргә зур ярдәмлек булыр иде. Ник дигәндә, бүген совет заманындагы кебек экспедицияләр оештыру мөмкинлекләре дә бик юк. Авыл һөнәрчеләргә бай булырга мөмкин. Күп һөнәрләрне бүген өлкән яшьтәгеләр генә хәтерли. Авыл тарихын өйрә­нергә алынганмын икән, мин гадәттә әби-бабайларга кич утырырга барам. Шунда хәтер йомгагы сүтелә башлый. Мич чыгаручылар, чыпта сугучылар искә төшә. Шул һөнәрнең үзенчә­лекләре ачыклана. Бу материалны архив документлары белән чагыштырасы гына кала. Әмма авыл тарихын хәтерлә­рендә сак­лаучы әби-бабайлар бик сирәк калды. Бүген авылыгызда хәтере саф әби-бабайлар исән икән, зинһар, аларның белгәннәрен язып алырга тырышыгыз. Әл­бәттә, тарихны кабер ташлары буенча да өлешчә торгызып була. Эшләве авыр, шулай да зиратта тарих ятканын истән чы­гар­мас­ка кирәк.
 
– Югалган һөнәрләр шактыймы?
 
– Замана техникасы җан җы­лысы кушып эшли торган һөнәр­ләрнең барын да юк итте. Хәзер авылларда такта яручылар, тимерче, зәрканчылар, пәл­тә тегү­челәр, чигүчеләр, челтәр үрүче­ләр дә юк. Рәсем буенча үзе өчен эшләп караучылар бар барын, әмма бу һөнәр саналмый инде. Һөнәр ияләре игенен дә иккән, хуҗалыгын да алып барган. Әмма иген уңмаса, гаиләне ничек туендырырга? Менә монда һөнәр ярдәмгә килгән.
 
– Тарихны барларга нәсел шәҗәрәләре дә ярдәм итә торгандыр.
 
– Кайбер авылларда һәр йорт­та диярлек шәҗәрә бар. Ләкин безгә метрика, ревизия кенәгәләренә таянып авыл шә­җә­рәсен төзүе җиңелрәк. Татарстан архивларындагы ревизия кенәгәләре – 1811, ә метрикалар 1886 елдан башлана. Аннан элгәреләре Мәскәүдә саклана.
 
– Һәр кеше үз гаиләсе тарихын булса да белсен, дидек. Чыннан да, бүген мондый мөмкинлек бар. Әмма архивлар һаман да һәр кеше өчен ачык булмас бит.
 
– Чыннан да шулай. Әлегә Ләлә ханым кебек ярдәм итәргә атлыгып торучылары да бар. Ләкин бу вәзгыять тора-бара үзгәрергә мөмкин. Әйтик, Мәс­кәү архивында кулга нибары бер генә документ бирелә. Әле ул документны соратасы, кулга алганчы берничә көн көтәсе була. Күпчелек документларны укуы бик авыр. Алар таушалган, язулары беленер-беленмәс кенә. То­ра-бара аларны кулга бөтенләй бирмәскә мөмкиннәр. Кайбер документлар тасмага күчерел­гән. Анысына бик озак чират торырга кирәк. Мәскәүдә, бервакыт, тагын Татарстаннан килгән­нәр, дип каршы алганнар инде. Мин, татарлар тарих белән кызыксына икән әле дип, дорфа мөнәсәбәткә дә сөенеп кайттым. Чагыштыру өчен шунысын да әйтим: Уфада ревизия кенәгәлә­ре цифрлы форматка күчерелгән. Татарстанда да мондый очрак­лар бар, ләкин миңа мондый язмалар бик сирәк очрый.
 
– “Морт – туган йорт”, “Каргауыл”, “Шушмабаш” китаплары авторы икәнеңне беләбез. Ә үз туган авылың тарихын өйрәндеңме?
 
– Туган авылым – Апас районындагы Кече Болгаерның тарихын бик тәмләп өйрәнәм. Башка авылныкын эш итеп, кәсеп итеп эшлисең. Җаваплылык бар, вакытында өлгертергә дигән максат бар. Үзеңнекенә мөнәсәбәт үзгәрәк. Мәсәлән, Илдар Кыямов авыл тарихын ун еллап яза бугай инде. Бервакыт, үзеңне ничек шатландыра аласың, дип сора­гач, буш вакыт булу белән архивка чабам, дип җавап биргән иде. Миндә дә шундый халәт. Кечкенә генә мәгълүмат тапсаң да кош тоткандай шатлану – ул, мөгаен, “авыру”дыр инде. Авылым тарихын җыям, әмма китап итеп чыгарырга мөмкинлегем юк әле. Гомумән, һәр авылның тарих җене кагылган бер сәер кешесе булырга тиештер, дип саныйм. Бар да инде ул. Күп җирдә моны мөгаллимнәр, муллалар башкара.
 
– Метрика кенәгәсендәге саннар нинди ачышлар ясарга нигез бирә?
 
– Бер караганда саннар язылган гадәти кенәгә инде ул. Кеше кайчан туган, никахланган, күпме мәһәр бирелгән, балалары саны, үлгән еллары. Кайвакыт ул никахлар ике-өч була, сәбәпләре язылып куела. Никахка алынган хатынның нинди мал белән килгәне теркәлә. Шулай итеп акрынлап кына ул вакыттагы кешенең яшәү рәвеше күзалла­на. Бу җәһәттән галим Әнвәр Хәйригә рәхмәт әйтәсем килә. Безнең җылы сүзләребез рухына дога булып барсын иде. Ул миңа метрика кенәгәләрен укып, шул чордагы кешеләр тормышын ачыклау буенча бәһасез дәрес бирде. Борынгы язуларның һәркайсы билгеле бер чорда халыкның яшәеш дәрәҗәсен, нинди чирләр таралуын һәм башка күп кенә фактларны ачык­ларга мөмкинлек бирә. Шунысына игътибар итәсең: элеккеге чорда гаилә институты бик көчле булган. Гаилә башлыгы үлеп китә икән, хатын, яшь аермасы шактый булса да, аның энекәшенә барган. Шулай итеп балалар ятим үсмәгән. Бу чорда ялгыз хатын, ялгыз ир булмаган дигән тәэсир кала.
 
– Тарих шулкадәр популярлашып китте, чыннан да, барган җирдә, менә безнең үткә­небез дип, җирлек тарихына багышланган китап бүләк итү гадәткә әйләнде. Кайсыбер­ләрен укыйсы җиңел, әмма мәгълүматка ярлы. Кайбер­лә­рендә фактлар шактый, әмма гади кеше аңларлык телдә түгел. Урталыкны ничек табарга?
 
– Саба районыннан бер авылның тарихын язарга куштылар. Автор буларак мине сайлаганчы, төзегән китапларымны карап чыкканнар. Шулай итеп, берсен – артык фәнни, берсендә архив материаллары күбрәк, дигән нәтиҗә ясаганнар. Болар­ның исә тарихи фактларга таянып әдәби әсәр яздыртасылары килә. Минем, эчтәлек заказ бирүченең телә­геннән тора, дип әйтәсем килә. Әлбәттә, китапны төрлечә язарга була. Ләкин ничек кенә язган очракта да, бу материалның чыганакларын күр­сәтергә кирәк. Мин – һәвәс­кәр өйрәнүче, чын галим түгел, шуңа күрә фактлардан тайпылмаска тырышам. Шул ук вакытта тарих китапларын фәлән даирә генә язарга тиеш дигән чикләү куймас идем. Һәр кеше үзеннән мөмкин кадәр күбрәк өлеш кертсен. Шулай берәмтекләп күмәк көч белән җыйганда ил тарихындагы ак таплар да азаер иде.

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ 136 | 19.09.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»