|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.09.2014 Җәмгыять
Илназ Баһ: Китап укымаучыларга аптырыйсы юк, Интернет заманы бит (СОРАШТЫРУ)оңгы биш ел эчендә Россиядә китап укырга яратмаучылар саны 27 проценттан 36 процентка җиткән. Халыкның 46 проценты гына китап белән дус. Россиякүләм халык фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) тарафыннан уздырылган сораштыру барышында шундый нәтиҗә ясалган. Ә менә китапның электрон вариантына өстенлек бирүчеләр саны шул вакыт эчендә 3,5 мәртәбә арткан. Электрон “китап кортлары”ның күпчелеген яшьләр тәшкил итә. Ә сез соңгы тапкыр кайчан китап укыдыгыз? Илназ Баһ, җырчы: – Китап укуны мәктәптә укыганда ук яратып бетерми идем. Хәзер күбрәк шигърияткә өстенлек бирәм. Кибеткә баргач та күпләп шигырь китаплары җыеп кайтам. Аларның иң элек эчтәлегенә, мәгънәсенә игътибар итәм. Күбесенә көй язылып, ул җыр булып, репертуарга да кереп китә. Ә китап укымаучыларга килгәндә, аларның саны артуга аптырыйсы юк. Хәзер бит Интернет заманасы. Бер яктан караганда, бу – алга китеш. Биредә үзеңә кирәкле мәгълүматны да тиз арада табып була. Шәхсән үзем дә аннан еш файдаланам. Шулай да китап тормышыбыздан төшеп калыр дип уйламыйм. Кәгазьдәге китап бөтенләй башка инде ул. Язылган һәр әсәр дә Интернетка чыгып бармый бит. Шуңа күрә китап уку бетәргә тиешле әйбер түгел.
Алсу Каюмова, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты:
– Китап укырга бик яратам. Рус телендәге китаплар озаграк укыла. Театрыбызның яңа режиссеры танылган төрек язучысы Орхан Памукның “Меня зовут Красный” романын сәхнәләштерергә җыена. Соңгы арада шуны уку белән мәшгульмен. Китапларны электрон вариантта укыганым юк, кәгазь китапка өстенлек бирәм. Аның битләре кыштырдаган тавыш кына ни тора! Гомумән, китап кулланылыштан беркайчан да төшеп калмас. Чын китап, укучылар аз булса да, сакланыр.
Илфар Кәримов, “Болгар” радиосы ди-джее:
– Китап укырга яратам. Татарча укыган соңгы китабым Фоат Садриевның “Бәхетсезләр бәхете” романы иде. Шулай ук чит ил язучылары иҗаты белән дә кызыксынам. Әле күптән түгел генә, Холлед Хосейниның 2013 елның иң яхшы китаплары исемлегенә кертелгән “И эхо летит по горам” китабын укыдым. Хәзерге вакытта Ремаркның “Гемм” әсәрен укыйм. Нәбирә Гыйматдинованың яңа китабын бүләк иткәннәр иде, ул үз чиратын көтеп тора. Миннән гел: “Син радиода ничек шулай бер дә төртелмичә, камил итеп сөйлисең?” – дип сорыйлар. Мин: “Бар хикмәт – китап укуда”, – дип җавап бирәм. Китапларны планшеттан укый алмыйм. Аларны “тере” килеш уку уңайлырак та, күңеллерәк тә. Миңа калса, һәр чорның үз язучысы, үз укучысы булыр. Бездә бит яшьләр модага, яңалыкка иярергә ярата. Бәлки, китап укуны модага кертергә кирәктер. Бәлки, шуннан соң алар китап укуның нинди күңелле һәм рәхәт, ә иң мөһиме – файдалы шөгыль икәнен аңлар.
Фәнзилә Мостафина, КФУ студенты:
– Хәзерге вакытта Грегори Робертсның “Шантарам” исемле китабын укыйм. Китапны нәкъ менә китап килеш укырга яратам. Аның исе дә килеп торсын, авырлыгы да сизелсен. Кайчак китапханәдә булмаган сирәк китапларның да кирәге чыга. Аннары ерак юлга чыкканда сумкага авыр китап та саласы килми. Бу вакытларда инде аның планшеттагы электрон вариантына өстенлек бирәм. Статистик мәгълүматлар китап укучыларның саны кими барганын күрсәтсә дә, “китап уку” дигән төшенчә тормышыбыздан бөтенләй үк югалмас, минемчә. Бу очракта рус һәм татар әдәбиятлары зыян күрергә мөмкин әле. Ә менә дөнья әдәбияты әлеге шаукымга бирешмәс. Яшьтәшләрем арасында да китап укучылар бик күп. Алар да күбесенчә дөнья әдәбияты әсәрләренә өстенлек бирә.
Лилия Гыйбадуллина, оператор (Балтач районы, Кариле авылы):
– Дөресен генә әйткәндә, китап укыган юк. Хәзер күп мәгълүмат Интернетта бар бит. Шулай да китап уку тормышыбыздан төшеп калыр дип уйламыйм. Бөтен кеше мин түгел бит. Дусларым арасында да китап укучылар бик күп. Ни генә дисәң дә, китап – белем чишмәсе.
|
Иң күп укылган
|