поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.09.2014 Язмыш

9 бала белән хатынсыз калган Илдар: “Хәзер мин – әти дә, әни дә!” (ФОТО)

Арабызда кемнәр генә юк. Бер карасаң, тормыш җиңел, илләр тыныч. Кибетләрдә ни теләсәң – шул бар. Ә менә Ситр­лар гаиләсе өчен дөньядагы бар нәрсәдән дә кадерлерәк бер кеше җитми. Тугыз бала әниләрен сагынып яши. Лениногорск районының Тимәш авылында яшәүче Илдар Ситр 9 бала белән хатынсыз кала

Илдар белән Ләйсән 1996 елның 12 июнендә өйләнешәләр. “Бер-беребезне бик тиз ошаттык. Шуңа күрә озак очрашып йөрмәдек, бергә яши дә башладык. Ләйсән бик акыллы, уңган-булган хатын иде. Беркайчан да зарланмады. Хәтта, фәлән җирем авырта минем дип тә әйтмәде. Балаларны бик яратканга, аларны планлаштырып алып кайтмадык. Һәр бала үз ризыгы белән туа, диләр бит әле. Без дә шулай уйладык. Аллаһы Тәгалә бала бирә торды, Ләйсән исә беркайчан да йөклелеген өздермәде”, – дип сөйли гаилә башлыгы.

Ситрларның фамилияләре ке­бек, сабыйларына кушкан исем­нәре дә гадәти булмаган. Илдар фамилиясен Ситр дигәч, баштарак аптыраган идем. Аннары ул аңлатып бирде. “Ба­бай­ларның фамилиясе Гыймадиев булган. Явыз Иван чукындыра башлагач, алар урманга качканнар. Менә шунда аларга “чытыр” дигән кушамат такканнар. Ә аннары шул сүз Ситрга әйләнеп киткән”, – ди ул. Иң олы уллары Давидка – 17, Рувимга – 16 яшь. Хәзерге вакытта алар колледжда белем алалар икән. Аннан соң 14 яшьлек кызлары Зәринә, 13 яшьлек Рүфинә туа. Ләйсән 2004 елда тагын бер кыз бала – Рәхилне таба. Ә тагын 4 елдан – Йософат, өч елдан Айдар туа. Шуннан соң Ләйсәннең анализлары начарая. Табиблар төгәл генә диагноз да куя алмый. Әмма Ләйсән авыруына игътибар биреп тормый. Өстәвенә ире көне-төне эштә, балаларны карыйсы бар. “Ул шулкадәр сабыр хатын иде. Һәр бала белән дәрес әзерләде. Йорттагы эшләрне төнлә башкара иде. Аның өчен беренче урында һәрвакыт сабыйлар булды. Улларым мәктәптә гел яхшы билгеләргә генә укыды. Кызларым да алардан калышмый. Беркайчан да аларны үпкәләтмәде, хәтта сүкмәде дә”, – дип искә ала Илдар.
 
2013 елда Ләйсән тагын авырга кала. Бу юлы уллары Самир туа. Шуннан соң Ләйсәннең авыруы тагын кузгала. Табиблар: “Үзеңне дәваларга кирәк. Балаңны төшертмичә булмас”, – диләр. Әмма ул каршы килә. “Мин бит бу баламны Аллаһы Тәгаләдән сорадым. Тагын бер кыз табасым килде. Аның йөрәге тибә бит. Ничек итеп аның гомеренә кагылыйм”, – дип җавап бирә.
 
“Исән калырга язса, яшәрмен...“
 
Тугызынчы балалары Элеонораны күтәргәндә, Ләйсәннең хәле тагын да авырлаша. Ул бик нык сызлана. Температурасы күтәрелә. Әмма ничек итсә итә, түзәргә тырыша. Авырлы вакытта бары тик парацетамол гына эчә. Ләйсән урынга яткач, гаи­ләдәге олы балалар үзләре дә сизмәстән үсеп китәләр. Малайлар – бакча, кызлар йорт эш­ләренә керешә. “Без Ләйсәннең китәсен белә идек. Ул соңгы вакытта сөйләшә алмый башлады. Әйтәсе килгәнен язып кына бирде. Элеонараны тапкач, Ләйсән дәвалана башлармын дигән иде. Әмма өлгермәдек. Тамагында яман шеш бар иде. Бервакыт ул миңа хат язып бирде. “Язган булса, мин яшәрмен. Әмма шулай да беләсем килә – Аллаһы Тәгалә мине терелтер микән?” – дип сораган. Тик аңа аягына басарга насыйп булмады. Үләренә 20 минут кала тагын сөйләштек. “Әгәр дә тагын гомер бирелсә, башкача яшәр идеңме? Минем белән бер­гә уздырган көннәреңә үкен­мисеңме?” – дип сорадым. Ә ул: “Юк, киредән яшәсәм дә, нәкъ шулай яшәр идем”, – диде. Шул көнне иртән торды да ваннага юынырга кереп китте. Чыкканда егылды. Мин күтәреп алдым. Бер мизгел эчендә Ләйсәнем кулларымда җан бирде”, – дип искә ала Илдар.
 
“Байлыкка  кызыкмадык“
 
Ситрларның хәзерге вакытта яшәгән йортлары бик начар хәлдә. 1990 елда төзелгән бер катлы йортта яши алар. 10 кешегә өч бүлмәләре бар. “Ситрлар гаиләсе 2008 елда торак шартларын яхшырту өчен районда исәпкә баса. Шушы вакыт эчендә тагын дүрт балалары туарга өлгерде. Күп балалы гаи­ләләргә фатир бирелә торган рес­публика программасына да өмет­ләнәләр. Бу гаилә турында ишеткәч, ярдәм итәргә алындык”, – ди Лениногорск шә­һә­рендә оешкан “Шифа” хәйрия фонды директоры Зөлфия Кандаурова.
 
Бу гаиләнең моңарчы кер юу машинасы да, йорт өчен кирәкле башка техникасы да булмаган. Әлеге фонд ярдәме белән ига­нәчеләр табылып, аларга зур бүләкләр тапшырганнар. “Хәзер­ге вакытта йортны төзеклән­дерергә җыенабыз. Бу гаиләне 1-2 айга каядыр күчереп торырга кирәк иде. Түбәләреннән су ага. Машиналары да ватылган“, – ди фонд җитәкчесе. “Без беркайчан да байлыкка кызыкмадык. Машинабыз иске булса да, йөреп тордык. Ләйсән бүгенге көненә риза булып яши белде. ”Без болай да бәхетле бит. Бүгенгә шулай яшәү рәхәт. Иң мөһиме – балалар исән-сау”, – дип әйтә торган иде. Соңгы елларда күңелем дә үсмәде. Ләйсән авыргач, эштән аның янына йөгереп кайта идем. Ки­тәсен белгәнгә, янында буласым килде. Һәр минутны бергә үткә­рергә теләдем. 2010 елда Ләй­сәнгә “Ана даны” медале тапшырдылар. Бу бүләк безнең өчен иң зурысы булды. Хатынымның тырышлыгын күреп, аны бүләк­ләүләре икебезне дә сөендерде. Ләйсән кебек аналар сирәк була”, – ди Илдар.
 
“Үзем дә – ятим бит мин!“
 
Балалар әниләрен башка күрә алмаячакларын аңлый. Шу­ңа күрә олы уллары кечеләрен тәрбияләргә булыша. Ә кызлар исә камыр ашларына кадәр пешерергә өйрәнгән. Ятимлекне сиздермәскә тырышып, бер йодрык булып яши алар. Ятимлек ачысы Илдарның үз башыннан узган. Аны әнисе бала табу йортында ук ташлап китә. “Мине бер гаилә үстерде. Бернинди мохтаҗлык күрмичә яшәдем. Хәтта алып үстергән әнием авырып урынга егылганчы чит бала икәнемне дә белми идем. Әниемә рәхмәт. Нинди акыллы хатын булган ул. Үләр алдыннан янына чакырып алды да: “Илдар, без синең чын әти-әниең түгел. Сине ташлап калдырганнар иде, ә без алып үстердек кенә. Алданрак әйтмәгәнгә үпкәли дә аласың. Әмма без моны синең өчен эш­ләдек. Телисең икән, тудырган әниеңне эзли аласың”, – диде. Шушы сөйләшүдән соң аңа булган хөрмәтем тагын да артты. Ләйсән дә әниеңне эзләп кара дигән иде. Нигәдер моны эшлә­мә­дем. Ә менә хәзер 9 балам да минем кебек әнисез калдылар. Ләйсәнне беркем дә алыштыра алмаслыгын аңла­ганга, кечкенә балаларымны үзем генә тәрбия­ләргә булдым“, – ди әти кеше.
 
Илдар элегрәк токарь булып эшләгән. Хатыны үлгәч, эшеннән декрет ялы алган. “Балаларым үзләрен бөтенләй ятим итеп сиз­мәсеннәр дип шулай эшлә­дем.Әгәр эштә булсам, аларга бик кыен булыр иде. Кайбе­рәүләр: “Сиңа өйләнергә кирәк”, – диләр. Тик бу тиз генә эшләнелә торган эш түгел. Беренчедән, 9 балам бар. Икенчедән, хатын кирәк дип кенә өйләнеп тә куеп булмый. Иң элек балалар турында уйларга кирәк. Аларга әни булырга теләк белдергән кешене кабул итсәләр генә, мин бәлки өйләнә алырмын”, – ди ул.
 
“Кешедән сорарга оят”
 
Ситрлар гаиләсе күп балалы булуга карамастан, беркайчан да мохтаҗлык кичермәгән. Илдар гаиләне тәэмин итеп торырга тырышкан. Ә менә бу фаҗигадән соң алар чит кешеләр ярдәменә мохтаҗ. 10 кешегә ашар-эчәр өчен генә дә көненә күпме акча кирәк. Өстәвенә быел аларның яшелчә, бәрәңге бакчаларында да уңыш артык зур булмаган. “Нинди ярдәм булса, шуңа риза без. Кешедән нидер соравы оят инде. Мин бит балаларны үзем өчен үстерәм. Әле күптән түгел аларга пенсия билгеләделәр. Тик Ләйсәннән башка яшәү бик авыр. Безгә аның җылы карашы, назы, тәмле ризыклары җитми. Ә моны бернинди акчага да алып булмый. Аллаһы Тәгалә ташламас дип өметләнәм”, – ди Илдар.
 
Кечкенә Элеонорага – бары тик 4 кенә ай  
 
Ходайдан сора, әмма үзең дә тик утырма. Әнә шундый гыйбарә дә бар бит әле. Ситрлар гаи­ләсенә ярдәм барыбер кирәк. Ялгыз ир-ат үзе генә күреп, белеп бетермәгән эшләр дә булырга мөмкин. Әле бит йортларын яңартасы, ут чыбыкларын алыштырасы, мунчаны төзек­лән­дерә­се бар. Әле бит балаларның өс-башларын да карамыйча булмый. “Хатыным үлгәннән соң, кемнәр генә шалтыратмады. Яхшы күңелле кешеләр күп икән. Аларга зур рәхмәт. Әйбер бирү генә түгел, хәлемне белүләренә дә шат мин. Алар шуның белән булса да хәлемне җиңеләйтә! – ди ул. – Ләйсән еш кына: “Тәмле телле булыгыз. Мин үлгәч, башка тормыш башла. Беркем белән дә талашма, сүзгә килмә, кешеләргә үпкәләмә. Үпкәләтсәләр, гафу ит”, – дигән иде. Мин шул сүзләр­не исемдә тотам. Балаларыма да әйтеп торам”.
 
 
1
 
 
Ләйсәннең истәлеге булып шушы медаль калган 
 
 
Кечкенә Элеонорага – бары тик 4 кенә ай
 
Әлеге гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен:
Сбербанк картасы
№ 63900262  9016000852 срок окончания 08/17
ILDAR SITR
Илдарның телефон номеры: 89270461213.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ 136 | 19.09.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»