поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.09.2014 Җәмгыять

“Балаларымның ятим калуын теләмим...”

Казанда яшәүче яшь әни Гүзәл РӘХИМОВА һәм аның гаиләсенең дә ишеген бәхетсезлек шакыган: быел февраль аенда аның ашказанында яман шеш тапканнар.

— Аңа кадәр Гүзәлнең хәле әйбәт иде, авыртуга зарланганы булмады. Барысы да кинәт, уйламаганда килеп чыкты, — дип сөйләде Гүзәлнең ире Данияр Рәхимов. — Февральдә хатынымның эче кисәк үсә башлады. Табибка барган иде, ашказанында су җыелган, анда яман шеш барлыкка килгән, диделәр. Бу сүзләр бөтенебезне өнсез калдырды. Тормыш без дигәнчә генә бармый, мондый борылышлар да ала икән... Яман шешне ничек җиңәргә? Гүзәл белән матур гаилә кордык, ике балабыз бар, сөенеп яшисе дә яшисе иде бит. Бик авыр хәлдә калдык. Игелекле кешеләр ярдәменә генә өметләнәбез.

— Кабат химиотерапия үтеп кайттым. Хәлем ярыйсы кебек. Аңа кадәр үткән химия бик авыр булды: ике атна яттым, бу авырлыкка да, аппетитка да нык тәэсир итте, — дип яза Гүзәл интернетта үзенең хәле турында. — Авырлык югалту — иң куркынычы. Алдагы химиядән соң, миннән тагын килограммнар “китте”. Организмым бар көченә көрәшә инде. Израильгә барып кайткач, хәлем бераз яхшы якка үзгәргән кебек булды. Анысы өчен җыелган акчаның 1 058 708 сумын тоттык. Кабат барасы була әле. Шушы араларда гына томография үттем, нәтиҗәләрен алдым. Кызганыч, бик үк сөендерерлек түгел. Химиотерапия булышмый. Ашказанындагы шеш 10 мм дан 12 мм булган. Сөякләрдә метастазлар барлыкка килде. Бер бөер дә эшләүдән баш тарта. Асцит, ике яклы плеврит... Никадәр химия үтеп тә, яхшы нәтиҗәләр булмау, билгеле, кызганыч. Бик кызганыч...

Авырганымны күреп, биш яшьлек балам да үзгәрде: җитдиләнде, үсеп киткәндәй булды, күп уйлана башлады... Улымның да, кызымның да барысын сизеп, белеп торуын теләмим. Әмма яшереп бетерү дә мөмкин түгел. Җиңәсе иде бу чирне! 30-40-50 яшьтә дә әнисез читен. Балаларымның ятим калуын теләмим. Сабыйларга әни генә бөтен җылысын, мәхәббәтен бирә ала. Зинһар, ярдәм итегез миңа! Ходайдан, аякка бассын иде, дип сорагыз. Барыгызга да рәхмәт!

Гүзәлне бу авырудан коткару өчен, “ВКонтакте” сайтында төркем дә ачканнар: http://vk.com/club69326575 (Поможем спасти жизнь Гузель Рахимовой).

— Төркемебезгә керүчеләр саны 1600 дән артып китте. Израильгә бару өчен тагын 2 229 885 сум кирәк. Төркемдәге кешеләр санына бүлеп карасак, һәрберебезгә 1400 сум чамасы килеп чыга. Кемгәдер бу акча күп кебек тоелыр, әмма кеше тормышы турында сүз барганда әллә ни зур мәгънәгә ия сумма да түгел шикелле. Әгәр шуны игелекле нияттә тотсак — Гүзәлгә булышсак, аны коткара алыр идек. Ул да, якыннары да безнең ярдәмгә өметләнә. Бәхетсезлек һәр өйгә килергә мөмкин. Авыр минутларда бер-беребезгә терәк булыйк! — дип дәшә төркем әгъзалары.

ГҮЗӘЛГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ ӨЧЕН БАНК КАРТАЛАРЫ:


КАРТА “СБЕРБАНК” Maestro 67619600 0291803576
Срок действия 03/17 Получатель: Рахимов Данияр Ринатович

Карта СВЯЗНОЙ-БАНК
№ 2989392061845 Срок действия 01/17 Получатель: Рахимова Гузель Дамировна

ЭЛЕКТРОН КОШЕЛЕК:
“QIWI кошелек”: +7-917-262-04-00
“Webmoney”: сумнарда — R307285185605, долларларда — Z398782632202

ТЕЛЕФОНГА АКЧА САЛУ:
“Мегафон”: 8-927-403-03-40
“МТС”: 8-917-262-04-00
 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»