|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.09.2014 Шоу-бизнес
Рөстәм Исхаков: Зөлфәт Зиннуров белән Казан үзәгендә авылча яшәдек (лифт-интервью)Интервью урыны: "Татмедиа" бинасының 1 каттагы кафесы. Интервью вакыты: 18.09.2014. - Рөстәм, сине хәзер ди-джей Шәкерт дип сирәк әйтәләр.
- Бу псевдоним тарихта калып бара. Шәкерт дип Зөлфәт Зиннуров һәм тагын берничә дустым гына эндәшә хәзер.
- Шәкерт дип кем кушкан иде?
- Студент чакта шигырьләр язгач, Зөлфәт шундый кушамат такты.
- Син Зөлфәттән берничә елга яшьрәк. Төрле курс студентлары ничек дус була алды?
- Беренче курсларны багышлау бәйрәмендә дуслашып киттек.
- Әле бергә яшәгәнсез дип тә беләм.
- Әйе. Подлужная урамындагы иске йортның бер өлешендә тордык. Бәдрәф урамда, су колонкада иде. Зөлфәтнең “шестерка” машинасын ишегалдына кертер өчен көн саен кар көрисе. Казан үзәгендә авылча яшәдек.
- Йортның икенче өлешендә кем яшәде?
- Ул йорт дүрткә бүленгән иде. Кайсында гаилә, кайсында квартирантлар.
- Хәзер дә торамы әле ул йорт?
- Әйе. Сүтмәделәр.
- Укырга өлгерә идегезме соң?
- Әле эшли дә идек. Мин шуннан җәяү генә Горький урамындагы “Азатлык” радиосына менеп китә идем. Зөлфәт “шестеркасы” белән понтон күпереннән “Татар радиосы”на эшкә бара. Төне буе каядыр йөргән Зөлфәт иртәнге 6да башланасы эшенә сигездә генә килеп җитә иде (көлә).
- Бу вакытларны сагынасыңмы?
- Күңелле чор иде бу. Һәр яшьнең үз кызыгы. Хәзер барыбыз да гаиләле, балалар үстерәбез.
Капкадан өченче тәрәзә безнеке иде, ди Рөстәм
--- |
Иң күп укылган
|