поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.09.2014 Сәясәт

Ишетүдән мәхрүм балалар

Дөньядагы мең баланың берсе саңгырау булып туа. Кечкенә чакта ул меңлектәге тагын 2-3 сабыйга “телсез-чукрак” дигән диагноз куялар. Андый балалар ничек яши, кайда укый, нинди тәрбия ала? Телсез-чукракларны укыту үзенчәлекләре нидә?

Галимҗанның булдыклы балалары

Әлки районы Карга авылы халкы бүген дә: “Телсез Галимҗан кебек педагогларны эзләп табарга кирәк әле”, – дип Латыйповлар гаиләсен искә ала. Галимҗан – гаиләдәге бердәнбер малай, кечкенәдән ихластан шатлана, елый, ачулана, булганына риза булып яши, әмма сөйләшә генә белми. Беренче хатыны бала тудырганда вафат булгач, аны Яңа Чаллыдагы үзе кебек үк сөйләшү һәм ишетү бәхетеннән мәхрүм калган кызга – 18 яшьлек Галиягә димлиләр. Латыйповлар бик тырыш гаилә буларак дан казана. Ул чорда авылда бармак белән генә санарлык җир мунчаларының да берсе аларда була. Кызлары Нурия – Карга авыл советы рәисе, оста җырчы һәм биюче итеп таныла, гомере генә кыска була. Уллары Сәлимҗан Латыйпов – күренекле юрист, 1980-1993 елларда ТР юстиция министры урынбасары булып эшли. Тагын бер уллары Әнәс Латыйпов – “Оргсинтез” заводында цех җитәкчесенә кадәр күтәрелә. Төпчекләре Мансур – озак еллар “Оргсинтез” предприятиесендә кадрлар бүлеге башлыгы була, тәҗрибәле инженер һәм уйлап табучы, химия һәм нефть эшкәртү сәнәгате отличнигы. Шушы балаларының кадер-хөрмәтен күреп, Галия һәм Галимҗан Латыйповлар 86 һәм 91 яшькә кадәр гомер кичерәләр.

Телсездән телле туа


Казанның Елизавета Ласточкина исемен йөрткән 6нчы санлы I-II төр махсус (коррекцион) мәктәп-интернаты директоры Сергей Байкин да телсез-чукрак булуны нәселдәнлеккә аударып калу яклы түгел. “Балаларның төрлесе бар. Берсенең ата-анасы да чукрак, икенчесенең нәселендә андыйлар гел юк, өченчесенең беренче баласы – тел бистәсе, икенчесе менә шундый. Бернинди закончалык юк, – ди җитәкче. – Чукрак булып тууның сәбәпләре төрле булырга мөмкин: ата-анадан килгән геннар, туганда имгәнүләр, авырлы чакта әни кешенең авыруы яки авыр шартларда эшләве, антибиотиклар эчүе, начар экология һ.б. Ләкин барлык телсез-чукрак балаларның өчтән бере чамасы гына тумыштан шундый, калганнарының ишетү сәләте тора-бара юкка чыккан. Кечкенә сабыйның югары температурасын дарулар ярдәмендә кинәт төшерү дә саңгыраулыкка китерергә мөмкин. Иң кызганычы – чукраклык бердәнбер проблема түгел, андый балаларның күбесендә башка тайпылышлар да шактый. Шуны әйтә алам: баланың колакка каты булуын иртәрәк ачыклаган һәм чарасын тизрәк күрә башлаган саен яхшырак. Хәзер мондый төр авыруларның ишетү нервысына кукляр имплантат кую популярлаша бара. Әлеге операция арзан тормый – миллион сумнан артык. Аның каравы, бала кечкенәдән үк ишетеп, сөйләшергә өйрәнеп үсә. Безнең 40лап укучыбызга әлеге имплантат куелган инде. Сөйләшү дигәннән, буш сүзләр түгел бу – анысы да безнең укытучыларның төп максатларының берсе. Укучылар ым-хәрәкәтләр белән генә аралашырга тиеш түгел. “Исәнмесез”, “ипи”, “сөт”, “бирегез” ише көндәлек сүзләрне әйтә белсеннәр, кибеттә кирәк-яракларын сорый алсыннар дип тырышабыз. Моның өчен сурдопедагоглар махсус бүлмәдә һәркайсы белән көн саен 20шәр минут шөгыльләнә. Көзгеләр, аерым программалар ярдәмендә дөрес итеп авыз ачарга, суларга, хәрефләрне әйтергә өйрәтәләр. Бик зур хезмәт бу! Әниләре балаларыннан “әни” сүзен ишеткәч, күз яшьләрен тыя алмый хәтта. Мәктәп каршында ишетмәүче сабыйлар өчен махсус балалар бакчасы да эшли. Башта анда әзерлек үтеп, аннары мәктәпкә килгән укучыларга, әлбәттә, укып китү җиңелрәк. Күз алдыгызга китерегез, безнең укучылар мәктәп программасыннан тыш, сөйләшергә, авызга карап сүзләрне “укырга”, ым-хәрәкәтләр телендә аралашырга өйрәнә. Гади мәктәп укучылары белән чагыштырганда, алардан берничә мәртәбә күбрәк көч һәм тырышлык таләп ителә дигән сүз бит”.

“Аларны да тыңлый белергә кирәк”


“Монда башка мәктәпләрдәге кебек үк укучылар укый, – дип, директорның сүзен дәвам итә башлангыч сыйныф укытучысы Елена Баранова. – Арада тырышы да, акыллысы да, йомшаграгы да бар. Телсез-чукрак балаларның үзенчәлекләре шунда – алар нечкә күңелле, үзләренә булган мөнәсәбәтне нык тоялар, яхшылыкны аңлыйлар. Искиткеч сәләтлеләр! Бииләр, җырлыйлар, спектакльләр куялар – осталыкларына шаклар катабыз. Дәрестән соң түгәрәкләргә, театрларга йөгерәләр. Күбесе йөзү белән шөгыльләнә. Үзләре берсеннән-берсе матур! Аралашырга яраталар, аларның нинди тизлек белән смс-хат алышканын күрсәгез!”

Сурдопедагоглар нинди сыйфатка ия булырга тиеш икән? Биредә эшләү үзенчәлекләре белән кызыксынабыз. “Гадәттә, монда укытучылар – үзләре дә гаиләдә әлеге проблема белән очрашкан кешеләр. Телсез-чукраклар белән эшли алу-алмаягыңны беренче көннәрдән үк аңларга мөмкин. Бу балаларны йә кабул итәсең, йә юк. Бездә дәрес аңлату да гади генә бармый бит – сөйләмгә гәүдә хәрәкәтләре өстәлә, балаларны сабыр итеп тыңлый белү дә мөһим. Алар мәгълүматны күз белән һәм тән аша кабул иткәнгә күрә, сыйныф бүлмәләре диварлары да элмә такталары, кагыйдәләр, язулар белән шыплап тулган. Кайберләре түбән ешлыкларны ишетә, алар белән эшләү тәртибе тагын үзгә. Кечкенәләр белән “Кем әйтте?” уенын уйнарга яратабыз. Сыйныфтан берәү ниндидер җөмлә әйтеп куя да, калганнар бу сүзләрнең кем авызыннан чыкканын аңларга тиеш. Мондый төр белем йортының тагын бер үзенчәлеге шул – биредә 12 ел укыйлар һәм монда чит телләр өйрәтелми. Балалар рус телендә генә белем ала”, – ди сурдопедагог. Недавно был в командировке и решил снять сексуальное напряжение - в этом мне помогла прекрасная индивидуалка Казани , стройная и очень веселая девушка, которая без труда смогла доставить мне удовольствие.

“Сөенечләре дә, көенечләре дә шул ук”


Биредә бүген 160 бала укый, балалар бакчасына 30лап сабый йөри. 125 еллык тарихы булган әлеге белем йорты Россиядә дә мактаулылар исемлегендә. Монда техник база нык санала, укытучылар көчле. Аксубай, Нурлат, Чистай, Питрәч кебек районнардан килеп, мәктәп интернатында торып белем алуы табигый кебек. Менә балаларын биредә укыту өчен Себердән, Чиләбедән тиклем күченеп килүчеләр, чыннан да, мәктәпнең дәрәҗәсе турында сөйли.

“Укучыларыбыз мәктәпне тәмамлаганда башкалар кебек үк БДИ тапшыра. Белем алуны Казан милли тикшеренү университетында, Казан дәүләт медицина университетында, Казан Идел буе федераль университетта, берничә коммерция вузында, техникум һәм көллиятләрдә дәвам итәләр. Әлеге уку йортларында ишетмәүчеләр өчен махсус төркемнәр бар, анда әңгәмә һәм БДИ нәтиҗәләре буенча кабул итәләр, – ди Сергей Байкин. – Шулай ук үзебезнең мәктәп базасында да һөнәри училище эшләп килә, 9нчы сыйныфтан соң анда уку мөмкинлеге дә тудырылган. Укучыларыбыздан яхшы массажистлар, теш табиблары чыга. Чөнки аларның кул белән тоемлау сәләтләре бар, моторикалары үстерелгән. Элекке укучыларыбыз төрле урыннарда хезмәт куя, үзләре шикеллеләр белән гаилә корып, бер дигән балалар үстерәләр. Алар да безнең кебек үк гап-гади кешеләр, сөенечәре дә, көенечләре дә шул ук”.

Ата-аналарга киңәшләр


* Ишетмәүче бала белән дә өйдә сүз белән сөйләшергә кирәк. Аралашу көндәлек ым-хәрәкәтләр белән генә чикләнмәсен. Андый балалар да сөйләшергә өйрәнә ала. 
* Андыйлар хисчәнрәк, күбрәк игътибар таләп итүләре – гадәти күренеш.
* Баланың аралашуын чикләмәгез. Үзе кебекләр белән дуслашсын, күрешсен, җәмгыятькә яраклашсын.

Танылган телсез-чукраклар

АКШтагы беренче телсез-чукрак кара тәнле адвокат Клаудиа Гордон, дөньядагы ишетмәүче иң яхшы биюче Амнон Дамти, Мәскәү ишетмәүчеләр училищесына нигез салучы Иван Арнольд, Американың ишетмәүче язучысы Сьюзан Шаллер, ишетмәүче актриса Шошанна Стерн.

Ишетмәүчеләр өчен махсус мәктәпләр


Бөгелмә махсус (коррекцион) мәктәп-интернаты, Гоголь урамы, 21, тел.: (85514)4-33-75;
Алабуга махсус (коррекцион) белем бирү учреждениесе, Совет урамы, 3, тел.: (85557) 4-89-98;
Казан 6нчы мәктәп-интернаты, Попов урамы, 21, тел.: (843) 73-82-70;
Чаллы ишетүне тернәкләндерү махсус үзәге, Әхмәтшин урамы, 105, тел.: (8552) 51-92-96;
Чаллыдагы 89нчы махсус (коррекцион) гомуми белем бирү мәктәбе, Халыклар Дуслыгы проспекты, 3, тел.: (8552) 58-90-25;
Түбән Кама ишетмәүче балалар өчен мәктәп-интернаты, Спортивная урамы, 20, тел.: (8555) 34-29-55.
 


Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Гаилә һәм мәктәп
№ 9 |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»