поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.09.2014 Шоу-бизнес

Эльвира Розалиның елан белән күргәннәре... (ФОТО)

Узган ялларда җырчы Эльвира Розали тормыш юлдашы Илсур белән гөмбә җыярга дип, Лаеш районының Комлы Кавал авылы тирәсенә барып кайткан булган. Үзләренең бакчалары да әлеге авылдан ерак түгел икән.

Гөмбә дә бик күп, гаиләләре белән үсеп утыралар, ди. Бер сәгать эчендә генә җырчы ике чиләк гөмбә җыйган. Нигездә, майлы гөмбәләр икән. Араларында каен гөмбәләре дә очраган. Эльвира Розалиның бик тиз гөмбә җыярга осталыгы бар шул. Ул кечкенәдән үк гөмбә җыярга яраткан. Үз гомерендә әле аның бер мәртәбә дә гөмбә җыйганда елан очратканы булмаган. Бу соңгы баруында елан белән күзгә-күз очрашкач, курку хисе әле дә сүрелмәгән. Еланны күрүе дә булган, бар булган тавышы белән кычкырып, артка ике метр сикергән. Аннары ире Илсур тынычландырган инде үзен.

- Ел саен без ирем Илсур белән гөмбә җыярга барабыз. Гөмбәсез яши алмыйбыз без. Аны мин маринадлыйм да, кыздырып та пешерәм. Гөмбә ашы шулхәтле тәмле килеп чыга. Менә бу юлы да иртән торып гөмбәгә киттек. Илсурның бер чиләге гөмбә белән тулырга торганда, мин инде ике чиләк гөмбәне җыеп та аттым. Шулхәтле аларны тиз җыям. Быел гөмбә бик чиста. Кортсыз дип әйтүем. Елан белән якыннан күрешкәч, бу баруым гомерлеккә истә калыр. Артка сикереп, кара еланнан котылып калдым. Илсур мине ничек кенә тынычландырырга белмәде. Минем истерика башланды. Алла саклагандыр инде мине. Чакмый калды бит! Болай гөмбә җыйганда елан очратканым бер дә булмаган иде. Тагын бер хәл булды бит әле. Быел август аеның эссе көннәрендә 13 яшьләрдәге өч укучымны бакчабызга кунакка алып бардым. Бакчадан ерак булмаган күлгә коенырга төштеләр. Мин дә артларыннан бара калдым. Күлдә тагын бер яшь пар да булган. Кызларым янына килеп, яр буеннан төшеп барганда, тузбаш еланы шуышып чыкмасынмы?! Кычкырып җибәрдем. Миңа кушылып күлдә коенган кызларым кычкыра башлады. Тынычлана алмыйлар. Аннары елан яр буендагы куаклыкка кереп югалды. “Кычкырмагыз, тавышсыз каласыз бит”, - дип үзем кызларга кычкырам. Вокал ягыннан алар минем иң яхшы тавышлы укучыларым бит әле. Миңа кушылып, күлдә коенган яшь пар да кызларымны тынычландырырга тотынды. “Елан сезнең яныгызга килмәде бит”, - диләр. Шул сүзләрдән соң кызларым пуля атылгандай судан йөзеп чыктылар. Бераз тынычлангач, минем белән коена башладылар инде, - дип сөйләде Эльвира Розали.
 
Җырчы шактый еллар гастрольләргә йөрмәгәч, сәхнәдән бөтенләй киткән ахры, дигән имеш-мимешләр дә йөрде. Ә чынлыкта исә, җырчы инде ничә еллардан бирле вокал буенча дәресләр бирә. Белем бирү өлкәсендә кайный дисәм, бер дә ялгыш булмас. 7 ел Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында студентларга вокал дәресләреннән белем биргән. Аннан китүенә бер ел гына икән. Ике җирдә дә эшләргә өлгермәгәнгә, ул музыка мәктәбендә генә калырга булган. Бүгенге көндә җырчы Казанның музыка мәктәбендә балаларга вокал дәресләрен укытса, инглиз мәктәбендә педагог-оештыручы булып эшли икән. Тормыш юлдашы Илсур да ул эшли торган мәктәпләрдә музыкант, режиссер вазыйфасын башкара. Икесе дә бер өлкәдә кайнагач, эшләүләре җиңел, күңелле икәнлеген дә әйтеп узды җырчы.
 

Эльза ГАЗИЗОВА
Интертат.ру
№ | 16.09.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»