поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.03.2009 Милләт

КЕМНЕҢ ТЕЛ ТЕГЕРМӘНЕНӘ СУ КОЯСЫҢ?

Ярамаган сүз сөйләшсәң, яисә эш башкарсаң, еш кына: “Кем тегермәненә су коясың?” – дип сораганнарын ишеткәнегез бардыр. Су коюга бәйле тегермән ташының көч-куәте арта. Җитәрлек су коелмаса, тегермән ташы тик тора, эш бармый. Тел белән дә шулай.

Яшәрлек күләмдә сөйләшүчеләр булмаса, телгә ихтыяҗ бетеп, ул әйләнештән чыга. Аннан тарих арбасыннан төшеп, үле телгә әйләнеп кала. Халыклар тарихына, теленә бәйле мондый мисаллар бихисап. Кызганычка каршы, бу заман чире туган телебез – татар теле яшәешенә дә куркыныч тудыра. Бу куркынычны тоеп, арабызда аңа каршы көрәшүчеләр дә, үзгәртүне башкалардан көтеп, шуның аркасында кемнәрнедер сүгеп яшәүчеләре дә бар. Тик кайчакта үзгәрүчеләре дә, үзгәртүчеләре дә үзебез икәнлеген аңлап бетермибез. Тел тегермәненә барыбыз бердәм рәвештә ярдәм кылсак кына телебез исән-сау булып, әйләнеш-яшәештә калыр.

 

Татар теле тегермәненә су койдыручы фактордан бер мисал. Шалтыраган телефонны алып, “да, слушаю” дип җавап бирсәң, телефон 100 процент урыс телендә сөйли башлый. Әгәр, “әйе тыңлыйм” дип, татар телендә дәшсәң, телефон 70-80 процент очракта татарча җавап бирә. Бары калган 20-25 процентында гына гафу үтенеп, татарча белмәүләрен искәртәләр. Уңайсыз хәлдә калу, күпмедер микъдарда булса да, тел өйрәнүгә ихтыяҗ тудыра.

 

Әмма башкача да була. Милләт, тел дип борчылучы, татар дөньясында исеме билгеле бер танышымны телефонын алганнан соң “әйе, тыңлыйм” дип әйтергә һаман күндерә алмыйм. Оялтып та, сүгеп тә карадым, әлегә файдасы юк. Әйтәсе килгән фикерем: бер төрле сөйләп, икенче төрле гамәл кылучылар да юк түгел шул арабызда. Дөрес, “кызың телефоннан минем белән урысча сөйләште” диюнең файдасы булды тагы. Башка андый очрак кабатланмады.

 

Тагын бер мисал. Курчак театрыннан бер ханым мәктәптә күпме бала укуы, кайсы вакытта театр карау мөмкинлеге һәм башкалар турында сораша. Ул урысча сорый, мин татарча җавап бирәм. Сизәм, аңлап бетерми, уңайсызлык кичерә. Берзаман түзмәде: ”Нәрсә, сездә урыса сөйләшә алучылар юкмы әллә?” – ди. Мин әйтәм: “бездә бар, ә менә сездә татарча сөйләшә алучылар калмадымы әллә, проблема сездә бит” – дим. Кая барсын, акча кирәк булгач, тирләп-пешеп, кабат-кабат сорашып булса да сөйләште инде. Ә балалар өчен куелган театрлары бик күңелле булды. Театр элгечтән башлана диләр. Минемчә, татар театры үз тамашачысын ишектән кергәндә үк татар телендә каршы алучыдан башлана.  

 

Мохтаҗлык чыгып, төрле оешмаларга барсаң безгә урыс телендә төрле белешмәләр тутырталар. Үзләренә кирәк булганда безгә дә төрле түләү кәгазьләре җибәрәләр. Шуларын татарча тутырып җибәргәннән соң ник берсенең бер авыз ачып, ризасызлык белгерткәне булсын! Үзләренә акча кирәк булганда кая барсыннар?! Татар теле әнә шулай үзенә юл яра ул!

 

Татар факторын арттыру турында искәрткәндә гади халык еш кына: “Язучы галим-голәмәләргә, тарихчыларга, артистларга җиңел ул. Китаплар язалар, кино төшерәләр. Җырчылар җырлый. Ә без, гади халык, тел үсешенә ничек ярдәм итә алабыз?” – дип искәртәләр. “Сөйләшкәч шул җитмәгәнме?” – ди алар. Әйе, туган телеңдә сөйләшсәң, шул җитә.

 

Әмма, сөйләшәбезме соң?!

 


Нурулла ГАРИФ
Матбугат.ру
№ --- | 27.03.2009
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»